СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Татар халык әкияте "Тутый кош"
Әүвәлге заманда яшәгән, ди, бер патша. Патшаның бик яратып асраган тутый кошы булган. Берникадәр вакытлар яшәгәч, кош патшага әйткән:
—Мин ничә еллар инде синдә яшим, инде туган илемне күреп кайтырга рөхсәт ит,— ди.
—Аның өчен син миңа бүләк итеп нәрсә китерерсең,— ди патша.
—Мин сиңа бүләк итеп бу җирдә булмаган әйберне китерермен,— ди.
Шулай дигәч, патша читлекне ачып чыгарып җибәрә. Тутый кош туган илен барып күрә. Туганнары моңа әйтәләр:
—Син китмә, патшалар ышанычсыз алар — монда гына кал,—- диләр.
— Юк, ди, мин бит кайтам дип сүз бирдем,— ди кош.
Патшага бүләк итеп тут агачының орлыгын алып кайта бу. Кайткач патшага орлыкны илтеп бирә. Патшага әйтә: «Сиңа тут агачының орлыгын китердем, ди. Шушы орлыкны чәчеп үстергәч, орлыгын-җимешен үзең генә аша, бик тәмле була ул»,— ди.
Патша орлыкны бакча караучыга чыгарып бирә. Ул орлыкны бакчага чәчә. Агач үсә, җимеш бирә башлый. Моның өчен патша тутый кошны беренче вәзире иттереп куя. Шуның өчен элеккеге вәзирләрнең моңа бик ачулары килә, тутый кошны ничек булса да үтермәкче булалар икән. Вәзирләрнең берсе әйтә: «Без тутый кош китергән агачның җимешен патшага агулап бирик, аннан кошны да бетерербез»,— ди. Бакчачыны да күндерәләр болар күп кенә акча биреп.
Җимеш өлгергәч, җимешне агулыйлар да патшага әйтәләр вәзирләр: «Син беренче җимешне үзең ашама, берәр зәһәр нәрсә булмасын ул»,— дип.
Җимешне китергәч, патша моны бер кошка ыргыткан иде, кош ашый да үлә. Шуннан соң патша тутый кошка әйтә: «Син миңа шундый начар нәрсә китергәнсең икән, мин сине хәзер юк итәм»,— ди.
—Юк итү озак түгел, эшне эшләгәнче уйларга кирәк, ди. Җимеш бик әйбәт, ләкин монда ниндидер дошманлык булырга тиеш. Хәзер мин җимешне үзем агачтан өзеп ашыйм, ди, аннан син ашарсың,— ди.
Патша риза була. Тутый кош агач башына очып менеп ашарга тотына, бакчачы да ашый, берсенә дә берни булмый. Шуннан соң патша тутый коштан гафу үтенә, тагын да шулай минем белән яшә, ди.
Тутый кош әйтә:
—Патшага ышанырга ярамый дип дөрес әйтәләр икән, ди. Кешене бер генә сыныйлар, ди. Читлектә яшәгәнче иректә яшәвең мең өлеш артык,— дип хушлашып чыгып китә бу кош. Шуның белән әкият тә бетә.
2025-07-10 14:35