Өйлә намазын укыгач, чәй эчәргә ниятләп, Кәүсәрия аш бүлмәсенә керде. Фильтр аша чыгарып, банкаларга тутырылган суны чәйнеккә салуга, ишектә кыңгырау чыңлады. «Кем булыр бу?» - дип, үз-үзенә сорау бирә-бирә, ишеккә таба китте ул. Инде чалара башлаган калын чәчләрен ак яулыгы астына яшергәләп, эчке яктагы келәне ычкындырды. Ишекне ачып җибәрүгә, кинәт артка чигенде. Каршысында үги әнисе басып тора!
Кем уйлаган ул килер дип? Ничәмә-ничә еллар узгач, Кәүсәрия кичергән газаплы көннәр инде шактый еракта калгач, үги әнисе Сәлимә килеп аның ишеген кагар дип башына да китермәгән иде. Ә менә ул килгән, ишеге төбендә басып тора! Өстендә җиң очлары кыршылган, шактый таушалган юка гына пәлтә. Башындагы шәленең дә мамыгы күптән коелган, коры җепкә калган. Йөзе дә шул иске шәленең дәвамы сыман: кипкән яшел алмадай сулган. Элек очкынланып усал ялтыраучы яшькелт күзләре дә тоныкланган сыман. «Мөгаен, минем бусагадан атлап керү аңа да читендер», - дип уйлап алды Кәүсәрия.
Кәүсәриянең сүз таба алмыйча кыюсыз гына торуына игътибар итеп, ниһаять, үги әнисе тәвәккәлләп сүз башлады:
- Килдем әле... кызым... ачуланма...
«Кызым» диде ул. Шушы сүзне ишетүгә, Кәүсәриянең бөтен гәүдәсе калтырап куйды. Әй кадерле иде аңа бу сүз. Бик кадерле иде. Әтисе вафат булгач, уттай янып чирләгән чакларында, матур итеп киенеп йөрүче кибетче кызлары «хәерче тәре» дип кимсеткән вакытларда, күңеле сагышланудан үксеп-үксеп елаган мизгелләрдә и кирәк иде аңа бу кадерле сүз. Бик кирәк иде. Тик Сәлимәнең теленнән төшмәде шул...
Кәүсәриянең күңеле тулды. Бу халәтен сиздермәскә тырышып, яулыгын гөзәткәләп, йөзен яшергәндәй итте.
«И әни, әни! - диде ул эченнән генә. - Мин синнән бу сүзне ничә еллар буе көттем бит! Ә син... Бу кадерле сүзне бер генә тапкыр да әйтмәдең... үткән көннәрдән калган күңел җәрәхәтенең җөйләренә бүген инде нигә кагыласың?» Юк, Кәүсәрия барыбер түзә алмады. Мөлдерәмә күзләреннән чык тамчыларыдай яшьләре ике бите буйлап эз салды...
Аның маңгаена язмышның тау-ташлы сикәлтәле юлы язылгандыр, күрәсең. Сынауларның кыенын, катлаулысын кичәргә туры килде... Үз әнисен ул бөтенләй хәтерләми. Ике яшендә үк әнисез калган ул. Нарасыен куенына алып, әтисе Казанга күчеп килгән еллар ерак калды инде. Әтисе заводка эшкә кергән. Башта алар үз йортлы хуҗаларда фатирда торганнар. Ике елдан соң завод үзләрен тораклы иткән. Аннары әтисе Сәлимә апаны очраткан. Ул да нәни кызы белән генә яши икән. Кәүсәриянең әтисе Фәрит кызлар турында: «Бер-берсенә туган булып бергә үсәрләр», - дип уйлаган, шулай хыялланган.
Яңа кыз туганы Гөлнарага Кәүсәрия тиз ияләште. Әтисе эштән кайтуга, аларның икесен берьюлы күтәреп сөяр иде дә түшәмгә чөяр иде. И-и, ул чактагы рәхәт, бәхетле мизгелләр... Фатирлары да зурайды. Гөлнараларның кечкенә фатирлары белән Кәүсәрияләргә завод биргән бүлмәне яңа квартирга алыштырдылар. Кызларның үзләренә аерым бүлмә! Икесенә ике өстәл, ике карават! Ул чактагы бу олы бәхетне әйтеп бетерерлек түгел! Алар икесе бергә укырга керде. Бергә дәрес әзерләделәр...
Гел шулай булыр сыман иде дә бит... Тик... беркөнне Кәүсәриянең әтисе авырып түшәккә ауды. Яман шеш, диде табиблар. Берничә айдан Кәүсәрия әтисез дә калды. Ул бары бишенче сыйныф укучысы иде.
Ярый әле аны укытучылары игътибарсыз калдырмады. Кәүсәрия һәрдаим аларның күңел җылысын тоеп яшәде. Өйләрендә генә җан өшеткеч салкынлык урнаша башлады. Гөлнара да нигәдер көннән-көн читләште. Ул читләшү аның үз-үзен тотышында гына түгел, гамәлләренә дә керде. Кәүсәриянең киеменә кайчакта «ялгыш» кына чәй түгелде. Кайчакта... «ялгыш» кына инша язылган дәфтәр бите ертылды... Кәүсәриянең өйгә кайтасы килми башлады. Дәресләрен ул мәктәптә калып әзерләргә күнекте. Аннары озаклап спортзалда шөгыльләнде... Болай соңлап йөрүләр Сәлимәгә тавыш кубарырга әйбәт сылтау булды.
- Шушы көнгә хәтле кайда өстерәлдең? - дип кычкырды ул аңа беркөнне.
- Мәктәптә идем, - диде Кәүсәрия.
- Сөйләп тора тагын! Бу вакытта нинди мәктәп! Торма тораташ кебек! Идәнне ю! Бар!
- Кичә генә юдым ич, әни, - ди Кәүсәрия.
- Юсаң соң! Мин ашарга көн дә пешерәм! Санап тормыйм!
Әйе, әниләре, эштән кайткач, кайнар ризык әзерли. Кәүсәриянең менә хәзер дә бик ашыйсы килә дә бит...
Башбаштакланып аш бүлмәсендәге ризыкка кагылырга рөхсәт кенә юк. Идән юарга кирәк икән, димәк, юарга... Ул өс-башын алыштыра да эшкә керешә. Әле балалыктан чыгып җитмәгән үсмернең башын авыр уйлар урый. «Әни мине нишләп яратмый икән? Элек кычкырмый, болай шелтәләми иде. Табак-савытны да юып торам, өйне дә җыештырам, керләрне дә үтүклим... Ә ул һаман мине ачулана. Ни гаебем бар соң минем?!» Ул һәр төнне шушы сорауларга җавап эзли...
Кыз баланың сусыз калган гөлдәй сулып баруына класс җитәкчеләре Флүрә апасы игътибар итте. Укытучы Кәүсәрия белән озаклап сөйләште. Аннары Сәлимә әнисе янына өйгә килде. Укытучы апасыннан соң әнисе аңа артык бәйләнми башлады. Әмма өйгә җылылык иңмәде - салкынлык көннән-көн артты гына.
Шулай ул сигезенче сыйныфны тәмамлады. Бары тик ике генә «4» лесе булган (калганнары гел «5» ле!) таныклыгын тотып, очып өйгә кайтуы әле дә хәтерендә. Әнисенең төсе кара корымдай иде.
- Ярар, эшкә керерсең. Мин әрәмтамак асрый алмыйм! - диде ул аңа. «Котлау» сүзе шушы булды.
Шатлыклы хисләрне янгын ялмагандай итте, әйтерсең лә зәңгәр күкне иңләгән кыр казы канатына аучы ядрәсе тиде дә, яралы кош, кайнар канына батып, җиргә егылды. Кәүсәриянең башы әйләнеп китте.
Яралы кош исән канаты белән бәргәләнә-бәргәләнә ачыргаланып аваз салыр иде. «Кый-гак, кый-гак! Мин - яралы, ярдәм итегез, ярдәм!» - дип үрсәләнер иде. Калган казлар, каңгылдаша-каңгылдаша, иптәшләренең хәлен белер иде... Кәүсәрия аваз сала алмый шул. Ул эчтән генә сулкылдый, эчтән генә елый. Ул, бу юлы да яшьле күзләрен күрсәтмәскә тырышып, Сәлимәгә:
- Әни, нигә алай дисең? Миңа әти өчен пенсия килә ич, - диде.
- Ха, сөйләнеп тора тагын! Күпме соң ул пенсия? Сине ашатырга, киендерергә җитәме соң ул?!
- Минем укыйсым килә, - диде Кәүсәрия, яшь белән тулган күзләрен кул аркасы белән сөртеп.
- Укы соң! Тик минем чутка түгел!
Кәүсәрия укуын дәвам итте. Тик аның үз сүзендә нык торуы, катгый адымы, һай, кыйммәткә, бик кыйммәткә төште. Ул кайтканда йозакны алыштырып әнисе белән Гөлнараның кунакка китүләре, подъездда төн кунулар, өйдән акча «югалулар»...
Кәүсәрия класс җитәкчесе белән киңәшмичә, аңа эчен бушатмыйча булдыра алмады.
Берничә көн үтүгә, кичләтеп, Флүрә апалары тагын аларның өенә килде. Үзе генә түгел, участок милиционерын да иярткән. Алар Сәлимә белән озак сөйләште. Китешли милиция капитаны катгый итеп әйтте:
- Зиннурова иптәш, киләчәктә дә бу баланы кагып яшәсәгез, үзегезгә үпкәләгез! Мәсьәләне суд аша хәл итәрбез! Квартирагызның Кәүсәрия өлешен бүлеп бирербез!
Бу хәлдән соң аңа тимәделәр. Тимәделәр дә, сөймәделәр дә. Ашарга дип табын янына чакырмадылар. Авырган чакларында хәлен белмәделәр. Китек күңеле белән кимсенүле ялгызлык эчендә ул унынчы сыйныфны тәмамлады. Химия-технология институтына имтиханнар тапшырды. Кич укыды, көндез заводта эшләде. Инде үзе акча таба. Матди яктан берәүгә дә бәйле түгел. Тормышы көйләнә башлаган да кебек иде дә...
Беркөнне эштән кайтып ишектән керүенә, Сәлимә аның каршысына чемодан китереп куйды да, бөеренә таянып, болай диде:
- Мә, бар әйберең шушында! Ышанмасаң, кара!
Кәүсәрия бу тамашаның асылын бөтенләй үк төшенеп җитмәдеме? Әллә төшенеп тә башына сыйдыра алмадымы? Әтисеннән калган иске чемоданга сүзсез генә карап торды. Аннары, аптыраудан, сорыйсы итте:
- Әни, нәрсә соң бу?
- Әйберләрең, дим ич! Бар, фатир эзлә. Гел шушында торырмын дип уйлыйсыңмыни?! Үз көнеңне үзең күр! Гөлнара кияүгә чыга. Монда урын юк!
Кәүсәриянең кинәт кенә тез буыннары мамыктай йомшарды. Аяк астындагы идән каядыр шуыша, түшәм әйләнә сыман тоелды. Ул үзенең басып торырлык хәле калмавын чамалап, аркасын стенага терәде. Күзгә күренмәс кара авырлык аның иңнәренә сарылды, ниндидер бер көч түбәнгә тартты.
Үги әнисе аңа һаман нидер сөйли, нидер исбатлый. Кәүсәрия аларны аңламый да, асылына да төшенми. Аның күз алдында дөм караңгы дөнья. Күзеңә төртсәләр дә күрерлек түгел. Шушы караңгылыкта ничек юл табарга?
Кая барырга? Ничек барырга? Кемнән ярдәм сорарга? Бүген төн чыкса, иртәгә үк заводның профсоюз оешмасына керер керүен. Анда да урын әзерләп куймаганнар бит әле...
Идәнгә чүгәләгән хәлендә шактый хәрәкәтсез торганнан соң, ул әкрен генә күтәрелде. Әзерләп куйган чемоданны кулына алды да аптыраулы караш белән Сәлимәгә төбәлде. Ул карашта ятимлек ачысы, кимсенүле язмыш, газаплы сагыш дәрьясы да чайкала иде.
Кыз, бер кәлимә сүз әйтмичә, инде караңгы төшкән шәһәр урамына чыгып китте.
Кәүсәрия туп-туры Флүрә апасына китте. Ул, ул, бары ул гына ярдәм итәр аңа...
Ул чакта завод аны тулай торакка урнаштырды. Еллар үтә торды, әкрен-әкрен фатир чираты да җитте.
Бүген менә үги әнисе аның бусагасын атлап керде дә: «Кызым!» - ди.
Гомеренең чытырманлы юлларында уралган уйларын көчкә-көчкә аралап, Кәүсәрия кунакка эндәште:
- Әйдә, әни! Түргә уз!
Сәлимә ашыкмыйча гына чишенде. Инде юа-юа төсен югалткан кофта итәкләрен төзәткәләп, әкрен генә түргә узды. Йомшак кәнәфигә утыргач, затлы җиһазлы җыйнак фатирга күз йөртеп алды.
- Ару яшисең шикелле, - диде ул, ниһаять.
- Аллага шөкер. Зарланырлык түгел.
- Кемнәрең бар соң? - дип сорашуын дәвам итте Сәлимә.
- Улым белән икәү генә, - дип авыр сулады Кәүсәрия.
- Ирең юкмыни? - Бу сорауны биргәндә, Сәлимәнең тавышында ниндидер бер канәгатьлек төсмере сизелде.
- Ирем вафат, - диде Кәүсәрия, артта калган кайгылы көннәрен кабат күңеленнән кичереп, - ул үлгәндә, улым яшь ярымлык кына иде. Үзем авырып аяксыз калган идем.
- Ничек инде аяксыз? - дип аптырады Сәлимә.
- Йөккә узгач, кинәт йөри алмый башладым. Баланы ярып алдылар. Умырткалыгымда электән үк бер төер булган. Табиблар, балачакта сиңа йә сукканнар, йә егылгансың, диделәр. Йөклелек вакытында шул төер үскән. Аякларны хәрәкәтләндерә торган нервны кыскан. Бер-бер артлы ике операция кичердем.
- И-и, бик читен булгандыр, - дип куйды Сәлимә, Кәүсәриянең хәленә кергәндәй.
- Ирем белән әнием тәрбияләде.
- Әнием дисеңме? - дип кабатлады Сәлимә, гаҗәпсенеп. - Нинди әниең?
- Каенанам. Дөньядагы иң кадерле кешем иде. Ирем дә, әнием дә, безне ялгыз калдырып, мәңгелеккә күчтеләр шул. - Ирексездән дымланган күз төпләрен имән бармагының аркасы белән сөртә-сөртә, сүзне икенче агышка борып җибәрде ул: - Карале, мин һаман кунакка үз хәсрәтемне сөйлим дә сөйлим. Әйдә, чәй әзерлик. Кунакны сүз белән генә сыйлап булмас.
Сәлимә Кәүсәриягә ияреп аш бүлмәсенә керде. Плитә өстендәге чәйнек, астына ут кабызгач, озак көттермичә, җырлап та җибәрде. Ул арада зур суыткычның әле бер ишеген, әле икенчесен ача-ача, Кәүсәрия тәмле-тәмле тәгамнәр ала торды. Табын бай иде. Җимешләрнең ниндие генә юк!
Элек җырлардан гына ишетеп белгән хөрмә дигәннәре дә, күз явын алырдай алсу алмалары да, күрәгә, өрек дигәннәре дә җитәрлек.
Ашыкмый-кабаланмый, ипләп кенә табын әзерләүче үги кызының эшен күзәтеп, Сәлимә бераз тын гына утырды. Кәүсәриянең итәге аяк йөзенә үк төшеп торган яшел төстәге затлы күлмәгенә, башына япкан шикәрдәй ак яулыгына карап: «Бу бала намаз укый икән», - дип уйлап алды.
- Намаз да укыйсың, ахры? - диде Сәлимә, кызыксынуын яшермичә.
- Аллага шөкер, - дип кенә куйды Кәүсәрия, бу хакта сүз куертмыйча.
Ул арада табын да әзерләнеп бетте.
- Әйдә, әни, якынрак кил. Хәзинәдә бары белән чәйләп алыйк. Үзеңнең хәлләрең ничек? Сәламәтлегең арумы?
Сәлимә элек ашыкмыйча гына кайнар чәйдән авыз итте. Әйе, әйе, монда ул тикмәгә генә килмәде. Кәүсәриянең төпле киңәш бирердәй, теләсә ярдәм кулын да сузардай дәрәҗәле кеше икәнен белеп килде. Җае чыкканда, таныш-белешләрдән сораштыргалады. Кәүсәриянең инженер булып эшләве дә, улы белән генә яшәве дә аңа билгеле иде.
Кәүсәриянең катлаулы операцияләр кичерүен генә тәгаенләп белми иде.
- Бер чама яшибез инде, - диде Сәлимә боек кына.
Үги әнисенең йөзен каплаган буй-буй буразналарга, күгәреп торган күз төпләренә игътибар итеп, Кәүсәрия сорашуында булды:
- Оныкларың бардыр инде, әни?!
- Ба-а-ар, - дип авыр сулады Сәлимә, - ба-а-ар...
- Гөлнара нихәл? Бергә яшисезме?
Сәлимә, кайнар чәен чынаягына сала-сала, сак кына әйтә куйды:
- Менә шул хакта сөйләшеп карыйм дип килгән идем дә, кызым!
Тагын «кызым»... «И әни! Нигә син миңа шулай дип дәшмәдең?! - дип өзгәләнде Кәүсәриянең йөрәге. - Ул чакта шушы бер сүзең өчен җаннарымны фида кылырга әзер идем бит!» Кәүсәрия эчендәге әрнүле сагышын тышка чыгармады. Гадәттәгечә, сабыр, ипле тавыш белән:
- Аңламадым, әни! - диде.
- И-и, кызым, кызым! - диде Сәлимә, күз яшьләрен тыя алмыйча. - Йөрәккәем телгәләнгәнгә түзалмыйча, кая барып бәрелергә урын тапмыйча гаҗизләнгәннән килдем мин сиңа! Гафу ит син мине! Гафу ит! Сине рәнҗетүләремнең җәзасыдыр бу! Күршеләр битемә бәреп әйтә. Хәзер нишлим соң мин? Кая барыйм? Ниләр кылыйм? - Сәлимә куллары белән битен каплап үксергә кереште. Кәүсәрия, урыныннан торып, Сәлимә янына килеп басты да аның башын кочып күкрәгенә кысты.
- Елама, әни. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте зур, кодрәте чиксез. Аллаһы боерса, үз бәндәсен үзе ташламас. Син миңа аңлатып сөйлә әле. Ни булды?
Сәлимә кофтасы кесәсеннән кулъяулык алды да күз төпләрен сөрткәләде.
- И кызым, безнең өйдә мәхшәр! - диде ул, һаман әле мышык-мышык килә-килә. - Гөлнара - исерек! Малае, оныгым дигәне - наркоман! Бәреп кенә үтерәсеңмени соң! Бәреп кенә!.. Кешенең менә дигән асыл балалары фаҗигагә юлыга! Моңа таш та булмый! Аптыраган!
- Чү, әни! Андый сүз әйтә күрмә. Дөньяда яман вакыт бар, яхшы вакыт бар...
- Әйттерә алар! Төн саен, бүген исән чыгаммы, бүген мәет буламмы дип яши торгач, әйтәсең! Акча сорап үзәккә үтәләр. Өйдәге әйберне саталар... Сөйләп бетерә торган түгел.
- Милициягә мөрәҗәгать иткәнең бармы соң?
- Хе! Әйтеп кара! Күрмәгәнеңне күрсәтерләр!
- Әйбәт түгел икән шу-ул, - диде Кәүсәрия.
- Әйбәт түгел хәлләрем. Әйбәт түгел... Әллә, мин әйтәм, безнең квартирадагы үз өлешеңне миңа алып бирәсеңме? - Сәлимә, ни әйтерсең дип, тын калып, Кәүсәриягә төбәлде.
- И әни! - дип сәерсенде Кәүсәрия. - Улым белән икебезгә менә нинди зур фатирыбыз бар! Сезнең фатирны бүләргә теләп суд юлында йөрү үзе үк мәгънәсезлек, кешелексезлек булыр иде. Телисең икән, син бу эшне үзең эшли аласың ич!
- һи-и-и... Эшләрсең, бар! Белсәләрме?! Шул көнне үк суялар!
- Алай ук түгелдер инде. Син гомер буе эшләгән кеше. Суд та мәсьәләне синең файдага хәл итәр. Курыкма!
- Курыкмассың, бар... Доза кирәк чагында аларның күзенә берни күренми. Бик куркыныч...
Кәүсәрия үги әнисенә карап уйга калды. «Мондый чакта ни эшләргә була соң?» - дип, үз-үзенә сорау бирде. Шулай бераз акылы белән киңәш кылгач, фикерен Сәлимәгә җиткерде:
- Әни, анда торыр чамаң булмаса, күч соң безгә! Сыярбыз. Бары - бергә, югы уртак булыр.
Сәлимә мондый тәкъдим көтмәгән иде. Колакларым ялгыш ишетәдер, сүзеңне тагын кабатла дигәндәй, сораулы карашын Кәүсәриягә төбәде. Бу тиклем киң күңеллелек аның башына сыймый торды. «Мин бит аны куып чыгардым, - дип уйлады ул. - Куып чыгардым. Ә ул мине үзенә дәшә. Бәлки, юри генә чакырадыр... Мине сынар өчен генә. Әллә ул, минем хәлемә сөенеп, шул кирәк сиңа, ди торгандыр...»
Икеләнүле уйларыннан аны Кәүсәриянең сүзләре аерды:
- Түрдәге диван-карават буш. Шунда йокларсың.
- Рәхмәт, кызым, - диде Сәлимә, үз уйларыннан үзе оялгандай. - Әллә нишләп киттем әле... Рәхмәт сиңа!..
- «Кәүсәриягә ни дип җавап бирергә соң әле? Үги кызы белән бергә яши алырмы соң ул? Гөлнарам дип артыгын кыландым бит...»
Сәлимә уйларына уралган хәлендә, шикәрдәй ак өрфия пәрдә эленгән тәрәзә янына килеп басты. Кояшның кичке нурларыннан ерак офык итәгенә кызгылт келәм ябылган. Эреле-ваклы аксыл болыт төргәкләре, төрле-төрле сурәтләргә кереп, салмак искән җил уңаена чиксезлеккә агыла.
Тәрәзә каршысындагы кәрлә чия куаклары арасында чыпчыклар чыркылдаша. Кыяфәтләренә, үз-үзләрен тотышына караганда, аларның күңеле шат, күтәренке. Бер-берләре белән әнә ничек дустанә яшиләр. Янәшәдәге озын ак каенның чук-чук ботаклары, шул чыпчыклар өчен куангандай, әледән-әле шыбырдашып ала.
Олуг табигатьтәге кечкенә генә бу манзара гомер бакый шулай булган. Үзенең самимилеге белән кешеләрнең күңел кылларын кузгаткан, уйларына олы юл сапкан.