Дөресен әйткәндә, кешеләр мине яратмыйлар.
Ә ныклап уйласаң, яратмаслык нием бар инде минем?
Тешлимме, чагаммы, урлашаммы? Нәрсәдә соң минем гаебем?
Кагылучы булмаса, яман ният дигәнне бөтенләй белмәс идем әле. Билгеле инде, үземә һөҗүм итсәләр — анда да тиз качып китәргә урын тапмасам гына — тәнемне кабарткан булам, куркытырга дип, койрык очы белән җиргә шакылдатып суккан булам, яман да каты ыслап, авызымны мөмкин кадәр ямьсезрәк ачып, дошманыма ташланам...
Кешеләр исемсез яши алмыйлар. Мине «Тузбаш» дип йөртәләр. Нигә дисәң, башымда, ике яклап, җиз таплар — пар урак-ай төсле — янып тора. Җиз тапларым матур, алардан да бигрәк, зөбәрҗәт күзләрем матур. Түм-түгәрәк. Салават күпере төсле, якты бизәкле яры белән тышланган. Шул күзләрем бөтен кыяфәтемә килешеп тора.
Кешеләр минем шул матурлыгыма да бөтенләй диярлек илтифат итмиләр.
Алар дөньяда бөтен нәрсәнең эчтәлеге белән формасы бер төрле була, диләр. Хактыр инде ул. Әмма да минем хакта әйтүләре — хата. Карагыз сез миңа, бернинди алама гадәтсез җан иясенә Табигать нәкъ агулы елан кыяфәте биргән. Кайда инде монда эчтәлек белән форма берлеге?
Рәнҗеткән мине Табигать, бик нык рәнҗеткән. Шуңа күрә дә кешеләр яратмыйлар мине. Кара елан белән бер тиң күрәләр...
Эшең изге, ниятең изге килеш, йөр инде сөйрәлеп, кара елан хөкемендә! Ике аяклыларның бер ишеләре үзләре дә шуышып йөрергә тиеш була торып, мине елан дип мыскыл итәләр. Ә ныклап уйласаң, мин алар урынына ике аяклап йөрергә тиеш. Кайда монда гаделлек?
Башта мин бик кечкенә, унбиш сантиметр гына идем. Дөньяда бар булгач ук үз көнемне үзем күрә башладым. Күбесенчә җир тишегендә качып-посып яшәдем. Кеше күзенә сирәгрәк чалынырга тырыштым. Хәзер—дәү инде мин, озынлыгым бер метр чамасы. Олы тузбашларга карап исәпләгәндә, тагын ярты метр үсәрлек рәт бар әле.
Әмма яшәү бик җиңел түгел. Дөньяга ешрак чыга башлагач та, әллә нинди ямьсез көннәр башланды. Кешеләр бу көннәрне көз диләр. Әрләннәнме, бүтән җәнлектәнме калган чокырга яңадан төшеп ятарга туры килде. Шунда әллә ни гомер йоклаганмын. Уянып күзләрем ачсам, җир искиткеч матур кыяфәткә кергән — ап-ак җирләре дә, зәп-зәңгәр җирләре дә бар, ямь-яшел үлән дә баш төрткән. Монысы яз, имеш.
Җылы, якты көннәрдә җир астыннан чыгам да йомшак тирес өстенә бөтәрләнеп ятам. Гомер узган саен кызыныр мәлләр озыная. Тора-бара һава кичкә хәтле үк суынмый башлады. Ә алда — бөтен бер җәй. Юк, дөньяны ямьсез дияргә ашыкканмын икән. Шундый матур икән ул, шундый ягымлы!
Йөргән җирләрем — болын, сазлык. Арырак китсәң, күз күреме иңләмәслек су. Аны елга диләр. Коры җирләрдә бакчалар чәчәк атып утыра — алмагачлар, кура җиләкләре, карлыганнар, бүтән төрле агачлар һәм җиләкләр.
Беркөнне үзем ята торган тиреслектән аз гына киткән идем, бакча эчендә, былтыргы үлән һәм яфрак астында әллә нинди ямьсез нәмәрсәләр чи-чи килә. Аларның әти-әниләре бакчадагы агач һәм җиләкләрнең тамырларын ашап корыта. Болары да тиз арада шул эшкә керешәселәр иде... Хәерле булсын, ашамаганыма бүген ике йөз көн тула... кем, әйе... эммм... Тере килеш йоттым. Ярыйсы ук тәмле... Ә кешеләр, үземне бик яратмасалар да, моның өчен рәхмәт әйтәләрдер әле.
Берничә көннән соң, бакча тирәләрен йөреп-әйләнеп чыккач, сазлыкка төшеп, анда күпмедер шуышкач, күрәм, әллә нинди яшькелт нәмәрсә ике аяклап дүмгәктән дүмгәккә сикерә. Тиз генә куып җиттем дә, шуңа исем китте: бая озын-озын сикергән бака, мине күргәч, илке-салкы килә, вак-вак кына, сирәк кенә сикергәләп, мәзәк тавыш чыгара. Гадәти бакылдавын кай арада оныткан! «Мә-ә-э-э» дип тик әйләнә. Бәләкәй бака иде, җиңел йотылды...
Аннары елгага төшеп, рәхәтләнеп йөздем. Су төбендә ярты сәгатьләп торсам да, тыным бетмәде. Судан башны калкытып та йөздем, алай да күңелле. Тик куркыныч, һавада дошманнарым — ләкләкләр очына. Урман тирәсендә тилгән сагалый иде...
Су төбе дә ямьле. Кара, күпме балык! Янда гына, көтү-көтү. Тамчы да курыкмыйча, бер ишесе миңа кагылып диярлек узды. Билгеле инде, ник куркырга, бака булгач, миңа шул җитеп тә тора ич. Бик каты ачыккан чак кына туры килмәсә, майлы күз белән карамыйм мин балыкларга — йөзә бирсеннәр.
Әһә, ләкләкләр күздән югалган икән. Тизрәк үзем яшәгән җиргә кайтырга кирәк. Елан җылыга ияләшә, дип дөрес әйтә кеше. Мин дә җылы яратам. Минем тиреслегем менә дигән: җил тими, кояш күрә. Кайттым да бөтәрләнеп шунда яттым.
Оеп күпме кызынганмындыр, бер мәлне, нәрсәдер сизенеп, күзләрем ачсам, сөйкемсез кара әйбер... Берәү генә дә түгел, икәү. Итекләр дип йөртелә торган нәрсәләр. Шуларны киеп басып торган кеше үзе аерата ямьсез — яшь кенә килеш кап-кара олы сакал җибәргән! Бер генә дә юньлегә охшамаган моның нияте дә, кыяфәте дә. Качып китим дисәм, алда — тоташ койма. Каршыда — кеше. Кулында саплы иләк. Шуның белән сузыла...
Бүтән нишлим инде, куркытмакчы булып, телемне уйнатып, әледән-әле башымны алга ыргытам. Куркытырсың каһәрне! Минем кемлегемне белеп тотынган, мөгаен. Елан кыяфәтем дә ярдәм итмәде. Саплы иләге белән өстемә каплады да, кинәт... Мин елгыр, ул миннән дә елгыр... Исемә килгәндә, мин инде — иләк төбендә... Башымны сузган идем, кулы белән төртеп төшерде, әйтәм бит, белә ул минем кемлекне. Икенче кабат башым калкытып, ул тагы кул белән кагылгач, кул аркасын тешләп өлгергән ачудан, ул мине иләге-нисе белән таш шикелле каты юлга тондырды. Инде үлгәнгә сабышудан бүтән чарам калмады. Ә мине тоткан агайга шул гына кирәк иде, ахрысы. Бернинди куркусыз алды да буш тимер кәрҗингә салды. Балыкка дип барып, буш кайта, күрәсең. Шуның ачуын да миннән алмакчы әллә. Шулай, салды да алып китте — әллә кая, еракка-еракка. Нигә кирәктер мин аңа. Ә кирәкме икән соң? Кирәксә, ярый да бит...
Бара торгач, галәмәт тә шау-шулы бер җиргә килеп тукталдык. Монда иләмсез олы еланнар боргалана-боргалана шуыша. Биеклекләре өй хәтле, озынлыкларына күз җиткелексез. Үзләре колак саңгыраулатырлык дөберди, сызгыра, чырылдыйлар. Төрле төстәгелэре бар — кызылы, зәңгәре, сарысы, яшеле. Күбесе яшел. Яшел еланнар. Асларыннан тагы кап-кара еланнар сузылган... Болары хәрәкәтсез, тик барыбер куркыныч. Яратмадым мин аларны, һич тә.
Тирә-юньне күзәтеп торганда, ерактан чарылдап килгән сары елан тукталды да, аның корсагына кешеләр тула башлады. Агаем шунда мине дә алып керде. Кешеләргә күрсәтә, ах та ух киләләр. Тузбашны беренче тапкыр күрүләре диярсең.
Аннары күпме барылгандыр, әйтә алмыйм инде, тик шунысы көн кебек ачык — кешеләр кырмыска шикелле кайнап торган җиргә җителде. Ә кырмыскаларны беләм мин, килеп кенә кап син аларга. Бу ни хәл икән? Ник мине монда китерделәр?
Дөбер-шатыр итә торган еланнар монда да бар икән. Дөресрәге, шуларның өзелеп калган койрыклары... Шуларның берсе белән шактый ара үткәч, тагын төштек. Төшкән генә идек... башланды башка килмәс вәхшилек. Тузбашлар тормышында димим, еланнар арасында да күргәнем юк мондыйны. Бар икән хәлләр дөньяда, бар икән кешеләр!
Шул җирдә агаем әллә кемнәр белән авыз ерып сөйләшә-сөйләшә, мине кәрҗиненнән чыгарды да, муенымнан кысып, селтәргә кереште. Кешеләр көлә, минем койрык тия башласа, читкә тайпыла да, тагын хихылдый. Нәрсә бардыр инде монда күңел күтәрерлек. Була бит дөньяда буш җанлылык, акылсызлыкны белдерә торган көлү. Шул инде бу... Ә түгел дисәң, ник уйныйлар минем белән болай? Бүтән җан иясен рәнҗетүдән дә кызык табалармы әллә? Ай-Һай!
Шуның белән бетсә икән әле. Селти-селти туйгач, әдәмчеккенәм кинәт ычкындырып җибәрде дә, мин әллә кая, трамвай дигәннәре йөри торган, каты елан төсле нәрсәгә килеп бәрелдем. Юлга килеп тә төштем, миңгерәүләнеп, читкә дә тәгәрәдем. Шул вакыт өстемнән, үзенең бөтен калтыраулары, дөбердәүләре белән һуштан яздырып, трамвай атлы сары елан узды. Читкәрәк тәгәрәми калсам, ни белән бетәсе билгеле: көн урынына дөньяны караңгылык басарга тиеш иде. Ә ул шундый якты, шундый җылы, кояшлы! Ә мин, үземнең гүзәл сазлыгымда, елга буенда хозурланып йөрисе урында, ике тимер юл арасында шуышам. Ә кара сакаллы кыргыйга минем ни зыяным тигән? Кире илтеп куярлык булмагач, уйнап туярлык булгач, ник алып килде ул мине шушы хәтле ерак җиргә? Ә бүтәннәр ни карый? Аңламассың кешене.
Китереп олактыру гынамы, агаем үзенең мәгънәсез катылыгы белән, мине һаман мыскыллый, шаярта. Кемнәрдер җыелып алган да тамаша кыла. Кызык, янәсе. Мин үлгән булып кыланган арада агаем теге елан төсле тимергә сузып салмасынмы үземне — шоп-шома... Бөтәрләнәм, бөтәрләнәм, энә хәтле дә ара китә алмыйм. Шулай интеккәндә, тагын өй хәтле трамвай килеп изә язды. Тагын шау-шу, тагын чыелдау, тагын көчкә генә тайпылып калдым. Шунда зәп-зәңгәр күкнең бер чите җимерелде дә минем койрыкка төшеп, аның шактый зур кисәген өзеп тә чыгарды... Ярый әле бөтенләй җимерелмәде, гаепсез кешеләргә, гаепсез җәнлекләргә һәм кошларга нәрсә калыр иде әгәр ул җимерелсә?
Ә агаем, шуны аңламыйча, һаман тилерә бирә...
Мине, бер гаепсез җан иясен җәзалаудан оялыпмы, агаема усал тавыш белән кычкыручылар да булмады түгел, булды. Ә агаем аларны алдап, миңа яла яга:
— Елан бит ул, елан! Син аның туганымы әллә? Ник яклыйсың?
Дөреслеккә караганда, кешеләр ялага тизрәк ышаналар икән. Шулай дигәч, тынып калалар. Менә бит белмәгәнлек! Бөтен нәрсәне белмәгәнлек харап итә. Кешенең иң явыз дошманы -— белмәгәнлек, хәтта елан да аннан зуррак дошман түгел.
Минем бу кешеләргә кычкырасым килә: «Мин — елан түгел, мин — тузбаш, мин сезнең дустыгыз!—дип кычкырасым килә. Әмма үз хокукымны яклап кычкырыр өчен Табигать хәтта миңа тавыш кына да бирмәгән. Ул миңа эчтәлегемә туры килми торган форма, кыяфәт кенә биргән. Кешеләрнең телдә иң күп кабатлана торган фәлсәфәсен юкка чыгарыр өчен дөньяда мине бар иткән. Мин дөньяга елан кыяфәтендә килеп чыккан — бөтен гаебем шунда, бары тик шунда гына! Ләкин минем гаепмени бу, кешеләр? Уйлагыз, уйлап карагыз!
Уйлар иделәр дә, аларга колак пәрдәләрен ярырлык итеп кычкырырга кирәк шул, ә минем тавыш юк...
Ә агаем һаман тынычланмый, аңа минем койрык кына җитмәгән, күбрәк кирәк, күрәсең. Менә ул тагын дөбердәп килгән өйнең иң алгы тәрәзәсе янында утырган бер кешегә нидер әйтте дә, тегесе машинаны миңа якын китереп туктатты. Агаем исә, мине тагын шома тимер өстенә сузып сала. Сала да, җәһәт кенә читкә китә. Китә дә тагын килә. Трамвай якын ук килгәнче тотып тора мине... Менә трамвай килә — дөбердәү, чыелдау... Бу юлы бөтен дөнья чыелдый, бу юлы бөтен кала шаулый, бу юлы бөтен күк калтырап тора, бу юлы бөтен җир тетри. Әгәр мин тиз арада читкә шуышып өлгермәсәм, дөньяны харап итәчәкләр. Шушы якты, матур дөньяны! Ай, кызганыч та инде! Юк, аны коткарырга — ашыгырга кирәк, ашыгырга... һәм... Тиз генә агаемның иртән күргән кара итекләренә чорналып котылмакчы булам...
Әмма юк, кинәт итек күтәрелде до башыма тибелде. Чайкалып икенче якка тәгәри башлаган идем, агаем үзенең кап-кара йон баскан куллары белән мине яңадан тимер өстенә яткырды. Тайпылыйм дип мин тагын баш калкытсам, үзенең кулларыннан да ямьсез (кул аркасында бая мин тешләгән эз — тырналган шикелле генә, әллә шуңа да ачуы чыккан инде?) әйе, шул кулларыннан да коточкычрак аягы белән тагын башыма китереп типте дә... Инде мин нишләргә белми аптырап калсам... ишетәм, дөнья баягыдан да катырак чыелдый, баягыдай да катырак калтырый — ай бу тавышлар! Ә машина килә... Аһ... Кинәт күк җимерелде дә аның ватыклары тагып да катырак булып минем койрыкка төште дә... Юк, койрыкка гына түгел шул, бөтен тәнемә! Өлгерә алмадым... Кинәт шау-шу тынды, дөнья бетте...
I
Дөнья бетте? Юк, бетүен бетмәде, ләкин тузбаш хикәясе өзелде. Кояш яп-якты килеш, күк зәп-зәңгәр килеш калды. Ләкин ишеткән кешегә ул үлгәндә яңгыраган әче тавышлар тынмады гына түгел, яңа көч белән кузгалып, җәйге чиксез яшеллекләргә кагыла-кагыла, бик озак, бик озак чыңлап торды. «Нигә яратмадыгыз инде мине? Ни гаебем бар иде сезнең каршыда? Юк иде, һич тә, һич тә юк иде гаебем. Мин сезне ярата идем. Үземнең гүзәл тугаемны ярата идем!»