СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гарәп әкияте "Оча торган ат".

Борын-борын заманда бик зур бер патша һәм аның Хәсән исемле бик чибәр улы була. Бервакыт патша янына өч галим килеп керә Берсенең кулында алтын тутый кош, икенчесендә быргы, өченчесендә фил сөягеннән һәм кара агачтан эшләнгән ат була. Галимнәр, патшага сәлам биреп, болай диләр:
— Әй патша, без өч әйбер уйлап чыгардык. Аларның һәркайсының гаҗәпләнерлек һәм файдалы яклары бар. Бездән, үзеңнең хезмәтчеләреңнән, шуларны бүләк итеп алсаңчы.
— Аларның файдалы яклары нәрсәдә соң? — дип сорый патша. Беренче галим сөйләп китә:
— Әй ханым-солтаным, бу тутый кошка күзеңне сал әле, ул саф алтыннан эшләнгән, ә күзләре зур гына ике зөбәрҗәттән гыйбарәт. Койрыгындагы һәрбер каурый асылташ белән бизәлгән. Ләкин аның гаҗәпкә; калырлык ягы, кыйммәте бу түгел әле. Аның файдасы сәгать саен канат кагып кычкыруында. Ал син моны, ничә сәгатеңне эш өчен, ничә сәгатеңне уен-көлке, күңел ачу өчен тотарга кирәклекне белерсең.
Икенче галим болай ди:
— Әй ханым-солтаным, минем быргым бу тутый коштан файдалырак Әгәр дә аны шәһәр капкасы өстенә куйсаң, ул шәһәреңне саклап торачак. Бу шәһәргә берәр карак килеп керсә, ул күк күкрәгән тавыш чыгарып кычкырыр. Кешеләрең, сизенеп, каракны эләктереп алырлар.
Ә өченче галим болай ди:
— Әй хуҗам, аларның бүләкләре минем атым белән чагыштырганда бернигә дә тормый. Кайчан да булса синең һавада очып йөргән ат күргәнең бармы?
—Юк, — дип җавап кайтара патша, — бу була торган эш түгел.
—Бу атны миннән бүләк итеп ал, син, аңа атланып, үзең теләгән илгә оча алырсың.
Шуннан соң өч галим өчесе дә патша каршында баш иеп болай ди
—Әй падишаһыбыз, безнең бу гаҗәпкә калдыра торган һәм файдалы нәрсәләребез өчен безне бүләклә.
—Бу әйберләрнең гаҗәп эшләрен үзем сынап карамый торып. сезне бүләкләмим, — ди патша.
Патша тутый кошны үзенең каршына куярга куша. Тутый кош,бер сәгать үтүгә, канатын кага да кычкыра башлый.
Патша быргыны шәһәр капкасына куярга һәм төрмәдә каракларның берсен шул капкадан кертеп җибәрергә куша. Карак капкадан керүгә, быргы күк күкрәгән тавыш чыгарып үкерә башлый, карак куркуыннан йөзтүбән каплана. Патша ике галимгә дә алтын бүләк итә.Моны күреп, өченче галим алга чыгып баса:
—Әй ханым-солтаным, иптәшләремне бүләкләгән кебек, мине дә бүләкләсәңче.
—Башта мин синең атыңны сынап карыйм әле, — ди патша.
Шул вакытта патшаның улы, килеп чыгып, атасына болай ди:
—Миңа бу атка атланып сынап килергә рөхсәт ит.
—Теләгән хәтле сына, — ди патша.
Патша улы атка атлана, үкчәсе белән тибә, ләкин ат урыныннан да кузгалмый.
Хәсән кычкырып сала:
—Син, галим, бу ат хакында безгә әллә ниләр шапырындың, ә ул урыныннан да кузгалмый.
Шул чакны галим, патша улы янына килеп, атның уң җилкәсендәге винтны күрсәтә.
—Шушы винтны бор, — ди ул.
Хәсән винтны боруга, ат кинәт хәрәкәткә килә, болытларга күтәрелә һәм җилдән дә кызурак очып китә. Ә астагы җир куренми башлагач, Хәсән бик курка һәм кычкырып җибәрә:
—Нигә генә мин бу атка атландым икән? Акыл иясе мине үтерер өчен шулай эшләгән, — ди.
Хәсән атның уң җилкәсендәге винтны яңадан бора, ат тагын да югарырак күтәрелә, тагын да тизрәк оча башлый.
Шуннан Хәсән атны караштырырга тотына һәм атның сул як җилкәсендә шундый ук икенче бер винт күрә. Ул шул винтны борып җибәрә, очуы әкренәя һәм ул түбән таба төшә башлый.
- Хәзер инде мин төшү винтын да, менү винтын да таптым, бу атның сере нәрсәдә икәнне белдем, — ди патша улы.
Ул бик шатлана һәм әле биектән, әле түбәннән, әле әкрен, әле тиз — ничек теләсә, шулай итеп оча башлый. Аннан соң җиргә төшәргә була, Көнозын төшә җиргә, чөнки инде бик биек күтәрелгән була. Ул, җир өстеннән очканда, беркайчан да күргәне булмаган илләрне, шәһәрләрне карап бара. Ә кояш баеп килгәндә, Хәсән сарайлы, бакчалы, каналлы бер шәһәр өстенә килеп җитә.
Хәсән, шәһәр өстендә әйләнә-әйләнә, шәһәрне төрле яктан күзәтә башлый ә аннан соң төшү өчен уңайлы урын сайларга тотына. Менә ул аста калын стеналар белән әйләндереп алынган бер сарай күрә. Бу урын аңа төшү өчен җайлы булып күренә. Аның төшү винтын борып җибәрүе була, ат туп-туры зур сарай түбәсенә килеп төшә. Хәсән төнгә хәтле сарай түбәсендә утыра. Аның ашыйсы-эчәсе килә башлый. Һәм ул: «Шушындый зур сарайда ашарга булмавы мөмкин түгел», — дип уйлый. Шул уй белән Хәсән түбәдә йөри башлый. Бер баскыч күреп, шуның буенча мәрмәр түшәлгән ишегалдына төшә. Бер җирдә бернинди тавыш ишетелми, беркем күренми. Кинәт ул каршында ут күрә һәм кеше тавышлары ишетә. Хәсән стенаның эчкә кереп торган урынына поса. Аның яныннан кулларына шәмнәр тоткан кол кызлар төркеме узып китә, араларында шушы шәһәр патшасының кызы Зумурруд та була. Патша бу сарайны шушы кызына уен-көлке урыны итеп салдырган икән. Хәсән алар артыннан китә һәм, сарай эченә кереп, бер колонна артына кача. Кол кызлар идәнгә паласлар җәяләр һәм бүлмәне шәмнәр белән яктырталар. Аннан соң уен-көлке башлана. Араларында биленә кылыч таккан бик зур гәүдәле бер сакчы негр да була. Бу негр Хәсән качкан колонна янына килеп баса да иңбашы белән Хәсәнгә кагылып китә. Борылып караса, Хәсәнне күреп ала. Хәсән шунда ук негр өстенә ташлана һәм, аны егып салып, кулындагы кылычын тартып ала. Кол кызлар куркышып качалар. Ләкин патша кызы Зумурруд курыкмый, ул Хәсән янына килеп сорашырга тотына:
— Кем син, кешеме, әллә җенме? Кыланышың белән җенгә охшагансың. Ләкин минем җеннәр бик ямьсез була дип ишеткәнем бар, ә син матур.
— Мин — патша улы, — дип җавап бирә Хәсән. — Мин сиңа бертөрле дә усаллык эшләмәм.
Алар идәндәге паласка утырып сөйләшә башлыйлар. Ә негр бу хәбәрне патшага әйтергә дип йөгерә. Патша янына килеп керү белән:
— Әй ханым-солтаным, синең кызыңны кеше кыяфәтле җен әсир итте. Бар, җәзала үзен! — дип кычкыра.
Патша, бик борчылып, сарайга йөгерә. Кылычын чыгарып, Хәсән өстенә ташлана. Ләкин Хәсән сикереп торып патшага шулхәтле каты кычкыра, патша куркуыннан хәтта егыла яза. Ул бу хәлдән соң Хәсәннең үзеннән көчлерәк икәнлеген аңлый һәм ягымлылана төшеп сорау бирә:
—Әй, яшь егет, син кешеме, әллә җенме? — ди.
— Мин җен түгел, мин — Иран патшасының улы, — дип җавап бире Хәсән. — Кызың хакына гына калдырам, юкса мин сине үтергән булыр идем. Мине җен дип атарга син ничек батырчылык итә алдың?!
— Җен булмагач, син ничек итеп бу сарайга керә алдың? Хәзер хезмәтчеләремә кычкырам, алар сине үтереп ташлар.
— Әй патша, — ди Хәсән, — мин синең аңгыралыгыңа хәйран калам. Әгәр хезмәтчеләрең мине тотып үтерсә, бу турыда кешеләр ишетәчәк бит.
Алар синең турында: «Патша улын, үзенең кунагын үтергән», — дип сөйләп йөрерләр. Шулай итеп, син үзеңне үзең хурлыкка төшерерсең. Алай иткәнче, әйдә без синең белән бергә бер сугышабыз. Әгәр дә инде син, үзеңнең гаскәрләреңне һәм кораллы хезмәтчеләреңне миңа каршы куеп: «Менә бу кеше минем кызыма өйләнергә килгән», — дисәң, тагын да олырак булыр. Мин гаскәрең белән сугышырмын, әгәр шунда алар мине үтерсәләр, сиңа хурлык булмас, әгәр инде җиңә алсам, син миңа кызыңны бирерсең. Минем шикелле кешене кияү итү үзеңә дә зур дан булыр.
Бу сүзләрне ишеткәч, патша шакката:
—Син минем кол һәм якыннарымнан башка да кырык мең атлы гаскәрем барын беләсеңме? — ди ул.
—Мәйданга чыгар үзләрен, — дип җавап бирә патша улы, — ни булганны шунда күрерсең.
—Яхшы, — ди патша, — алып чыгып карыйк.
Иртән патша үзенең баштанаяк коралланган гаскәрләрен мәйданга чыгарып тезә һәм атларына атланырга куша. Патша Хәсән өчен бик яхшы сбруйлы иң әйбәт атын китерергә боера, ләкин патша улы:
—Мин синең атыңа атланмыйм, — ди.
Шунда патша үзенең гаскәрләренә кычкыра:
—Сугышчыларым! Бу яшь егет минем кызыма өйләнергә тели. Ул: Гаскәрең йөз мең булса да, мин аны җиңәм», — ди. — Сөңге һәм кылыч очларыгызга алып, һавага күтәрегез әле үзен. Ул кулыннан килмәслек эшкә тотынмакчы була, — ди.
Моңа каршы Хәсән болай ди:
—Әй патша, кайда синең гаделлегең? Ничек мин атсыз килеш синең атлы гаскәрләрең белән сугышыйм?
—Мин сиңа үземнең иң яхшы атымны бирмәкче булдым. Ә син баш тарттың, — ди патша. — Әнә сиңа атлар, теләгәнеңне сайлап ал.
—Миңа бу атлар ошамый, — ди Хәсән, — мин үземнең атыма атланам.
—Ә синең атың кайда соң?
—Синең сарай түбәңдә.
—Син акылыңнан язгансың! — дип кычкыра патша. — Ат нишләп түбәдә булсын? Хәзер мин синең ялганыңны фаш итәм.
Патша үзенең ике якын дустына менеп карап төшәргә куша. Мәйдандагы кешеләр, гаҗәпләнеп, бер-берсеннән сорыйлар:
—Ничек итеп ат түбәгә менсен? Мондый хәлне безнең беркайчан да ишеткәнебез юк, — диләр.
Патша кешеләре түбәдә кара агачтан, фил сөягеннән эшләнгән бик гүзәл бер ат күрәләр. Ләкин ул ат җансыз була. Патша кешеләре, көлеп:
—Ул безнең гаскәр белән шушы атына атланып сугышмакчы була микәнни? Акылыннан язгандыр ул! — диләр.
Алар атны, күтәреп, патша янына алып төшәләр. Атның матурлыгына, ияр-йөгәннәренә барысының да исе китә.
Ә патша Хәсәнгә шундый сорау бирә:
—Әй, егет, синең атың шушы үземе? — ди.
—Әйе, — ди Хәсән.
Патша, көлемсерәп:
—Атлан инде үзеңнең атыңа! — ди.
—Мин аңа бары синең сугышчыларың бер читкә киткәч кенә атланам, — ди Хәсән.
Патша үзенең сугышчыларына бер читкә тайпылырга куша. Шуннан Хәсән атка атлана. Ә сугышчылар аның каршысына килеп тезеләләр дә:
—Арабызга килеп керүенә, без аны сөңге һәм кылыч очларыбызга алып югары күтәрербез, — диләр.
Хәсән күтәрелү винтын борып җибәрүгә, ат хәрәкәткә килә, һәм һава кереп тула, ат һавага күтәрелә башлый. Патша тиз арада сугышчыларына кычкыра:
—Очып киткәнче тотыгыз тизрәк!
Ләкин аның якыннары һәм вәзирләре болай диләр:
—Очкан кошны кем куып җитә алсын? Әй патша, бу сихерче булса кирәк. Аннан котылуыңа шатлан.
Хәсән болытларга таба оча. Аннары атын янә патша кызы сараена таба бора. Ә бу вакытта патша кызы Зумурруд, Хәсәнгә нәрсә булганын белү өчен, үзенең кол кызлары һәм асраулары белән сарай түбәсенә менгән була. Хәсән, аны күргәч, төшү винтын борып җибәрә. Ат баруын әкренәйтә дә түбән төшә башлый. Асраулар һәм кол кызлар куркалар, чыр-чу килеп кача башлыйлар. Хәсән түбәгә төшә дә болай ди:
—Әй, Зумурруд, мин синең атаңны һәм аның сугышчыларын алдап качтым, минем белән китәргә телисеңме?
—Телим, мин синең белән син кая теләсәң, шунда китәргә риза, — ди Зумурруд.
— Алайса, хезмәтчеләр һәм сакчылар килеп җиткәнче, минем атыма атланырга ашык.
Ул патша кызын атка атландыра да, егылып төшмәсен өчен, бау белән ныклап бәйли, ә аннан соң күтәрелү винтын борып җибәрә. Алар һавага күтәреләләр дә очып китәләр. Алар шулай Иран патшалыгының баш шәһәренә җиткәнче очалар. Шәһәргә килеп җиткәч, бер бакчага килеп төшәләр. Хәсән Зумуррудны беседкага алып керә, агач атны ишек төбенә куя да кызга аны саклап торырга куша. Ә үзе атасы янына китә. Атасы улы өчен кайгы-хәсрәткә чумып утыра икән. Улын күргәч, бик шатлана, аны күкрәгенә кысып сөя. Хәсән әтисеннән:
— Бу атны ясаган акыл иясенә ни булды? — дип сорый.
—Башы гына бетсен шунда, — ди әтисе. — Син шуның аркасында безне ташлап киттең. Мин аны төрмәгә яптым.
—Син аны коткар һәм бирегә китер, ул — бөек акыл иясе.
Галимне алып килгәч, патша улы аңа затлы киемнәр һәм акча бүләк итә. Ләкин патша улының атка атланып очарга өйрәнүенә, атның серен ачуына галимнең ачуы килә.
Хәсән үзенең башыннан үткәннәрнең барысын да патшага сөйләп бирә:
—Бел, мин үзем белән бик гүзәл бер кыз алып кайттым һәм аңа өйләнергә телим. Мин аны Мәхмүт Әмир бакчасында калдырып тордым һәм сиңа бу турыда хәбәр итәргә килдем. Үзеңнең якыннарыңны һәм вәзирләреңне җыеп, аны каршы алырга баруыңны сорыйм.
—Яхшы, — ди патша.
Ул шунда ук шәһәрне бизәргә һәм патша кызын каршы алырга шәһәр кешеләренә боерык бирә. Ә Хәсән, атка атланып, Мәхмүт Әмир бакчасына чаба. Килеп җитсә, Зумурруд беседкада юк. Егет үзен үзе кыйнап кычкыра:
—Зумурруд кайда, агач атның серен кайдан белгән ул? — Ул бакча сакчыларын чакырып китерә һәм: — Бакчага берәр кеше кермәдеме? — дип сорый.
Сакчылар:
—Акыл иясеннән башка һичкем кермәде, — дип җавап бирәләр.
Патша улы кызны һәм атны шул галим алып киткәнлеген аңлый. Хәсән
патшага Зумуррудны кайда калдыруы турында сөйләгәндә, галим ишек артында тыңлап торган икән. Аннан соң ул Мәхмүт Әмирнең бакчасына йөгерә. Бакчага кергәч, үзенең атын күреп, бик шатлана. Винтлары үз урыннарында, атның бер генә җире дә ватылмаган. Шуннан соң галим, беседкага кереп, патша кызына сәлам бирә. Зумурруд аннан:
—Кем син? — дип сорый.
Галим җавап бирә:
—Әй ханым әфәнде, мине патша улы җибәрде. Ул миңа сине икенче бер бакчага күчерергә кушты. Әйдә минем белән, мин сиңа синең өчен әзерләп куйган әйберемне күрсәтәм, — ди.
Зумурруд аның сүзләренә ышана:
—Мин анда нәрсәгә утырып барырмын соң? — ди.
Галим аңа:
—Син монда утырып килгән атта барырсың, — дип җавап бирә.
—Ләкин бит мин аңа берүзем утырып йөри белмим.
—Бик яхшы. Мин дә синең белән бергә атланып барам, — ди акыл иясе.
Ул Зумуррудны үзенең атына атландырып бау белән бәйли дә күтәрелү винтын борып җибәрә. Ат очып китә. Алар шәһәр күздән югалганчы очалар. Шәһәр күздән югалгач, патша кызы:
—Без кая очабыз, патша улы кайда? — дип сорый.
Галим көлеп кенә җавап бирә:
—Нәләт төшсен синең ул Хәсәнеңә! Мин бу атны гомерем буе ясадым, ә ясап бетергәч, ул аны үзенә тартып алды, аның өчен миңа юклы- барлы бүләк биргән булды. Ләкин мин атыма яңадан хуҗа булдым, патша улы да минем төсле үк хәсрәт чиксен өчен, сине аннан аерып алып киттем.
Зумурруд үзенең котыла алмаячагын белеп елап җибәрә. Алар көнозын очып баралар да кич белән шәһәргә якын яшел кырга килеп төшәләр. Бу шәһәрдә шушы илнең патшасы тора икән. Бу патша нәкъ шушы вакытта ауга чыккан була һәм галим белән кызны күреп ала. Болар кузгалып өлгергәнче, патшаның коллары килеп җитеп аларга ташланалар һәм, икесен дә тотып алып, патша янына алып киләләр.
—Әй, кызый, кем син һәм бу карт нинди кеше? — дип сорый патша.
Галим ашык-пошык җавап бирә:
—Бу — минем хатыным.
Зумурруд кычкырып җибәрә:
—Әй патша, ышанма, ул ялганлый. Ул мине хәйлә белән урлап качты, — ди.
Патша акыл иясен шәһәргә алып кайтып төрмәгә ябарга, ә кыз белән атны үзенең сараена илтергә куша. Акыл иясе белән кыз шундый хәлгә дучар була.
Ә Хәсәнгә килсәк, ул, кәләше Зумуррудны галим алып киткәнен белгәч, юл киемнәрен киеп, кызны эзләргә чыгып китә. Ул, шәһәрдән шәһәргә йөреп, кара агачтан ясалган ат турында сораша. Ләкин кешеләр аннан көләләр генә:
—Андый ат булмый, син, егет, мөгаен, акылыңнан язгансыңдыр, — диләр.
Йөри торгач, шаһзадә бер шәһәргә килеп чыга һәм, төн куну өчен, кунакханәгә керә. Анда ул бер юлчының халыкка мондый сүзләр сөйләгәнен ишетә:
—Әй дусларым, мин шундый бер могҗиза күрдем.
—Безгә дә сөйлә, — дип үтенәләр аннан.
Юлчы сөйләп китә:
—Мин Кайсарый шәһәрендә булдым. Бу шәһәрнең патшасы мине үзе белән ауга алып чыкты. Без, кырдан узып барганда, бик ямьсез бер карт белән бик гүзәл бер кыз күрдек. Яннарында кара агачтан ясалган атлары да бар иде. Бу ат — могҗизаларның да могҗизасы, аннан матур һәм яхшы атның һичкайчан булганы юк.
—Алар хәзер кайда соң? — дип сорыйлар юлчыдан.
Юлчы болай дип җавап бирә:
—Патша картны төрмәгә япты, ә кыз белән атны үзенең сараена алып кайтты.
Хәсән, бу сүзләрне ишеткәч тә, юлчыдан Кайсарый шәһәренә ничек барырга икәнлеген сораша да, иртән торып, шул шәһәргә китә һәм берничә көннән шәһәрнең капка төбенә килеп тә җитә. Ләкин капка төбендә торучы сакчылар Хәсәнгә болай диләр:
—Безнең шәһәрдә гадәт шундый: чит илдән кеше килсә, патша аны үз янына чакырта да аның кем булуын, нинди һөнәр белүен сораша. Хәзер инде патша янына барырга соң. Әйдә безнең белән, бездә кунарсың, ә иртәгә без сине патша янына алып барырбыз, — диләр.
Сакчылар Хәсәнне үзләренә алып кайталар, тамагын туйдыралар, аннан соң Хәсәннең кайсы илдән килүен сорыйлар.
—Ираннан, — дип җавап бирә Хәсән.
Хәсән «Ираннан» дигәч, бер сакчы болай ди:
—Безнең төрмәдә бер Иран карты утыра. Минем бик күп кешеләр күргәнем бар, ләкин аның кебек ялганчыны очратканым юк иде, — ди.
—Нәрсә дип ялганлый соң ул?
—Ул үзен «мин — акыл иясе» ди.
Патша аны кырдан тотып алып кайтты, аның янында бер кыз белән кара агачтан ясалган ат та бар иде. Патша аны төрмәгә утыртты, кыз белән атны сараена китертте. Ләкин ул кыз бераз котырган, әгәр теге карт чыннан да галим булса, ул аны терелткән булыр иде. Ә ул аны эшли алмады. Патша әле дә кызны терелтерлек кеше таба алганы юк.
—Мине патша янына алып барыгыз, кызны үзем терелтәм, — ди Хәсән.
Таң аткач, Хәсәнне патша янына алып киләләр. Хәсән патшага болай ди:
—Әй патша, мин фән кешеләреннән булам, табиблык гыйлемен аеруча яхшы беләм. Мин һәртөрле авыруны, котыра башлаган кешене дә дәвалый алам. Авыру кеше мин бер күтәрелеп карауга терелә дә китә.
—Әй бөек галим, безгә нәкъ син кирәк! — дип кычкыра патша. — Миндә яши торган кызны дәвала, һәм мин сиңа теләгәнеңне бирермен.
—Кызда нинди авыру икәнен миңа сөйлә! — ди Хәсән.
Патша аңа кыз белән ат һәм галим башыннан үткәннәрне сөйләп бирә.
— Ә син атны нишләттең?
— Ат минем кыйммәтле нәрсәләрем белән бергә тора.
Бу сүзләрне ишеткәч, Хәсән, шатланып, болай ди:
— Мин ул атны күрергә телим. Күрсәм, бәлкем, кызны дәвалау чарасы да табылыр, — ди.
Патша Хәсәнне ат янына алып килә. Хәсән, атны караганнан соң, аның төзек булуын күрә һәм шатлыгыннан нишләргә белми.
—Хәзер мин кызны карарга барам, — ди ул. — Мин аны шушы ат ярдәмендә терелтермен.
Хәсән Зумурруд янына барып керсә, кыз котырган кеше төсле бәрелеп- сугылып ята. Ләкин ул котырмаган, бары патша үзенә хатынлыкка алмасын өчен генә юри шулай кылана икән. Менә Хәсән аның янына килә. Кыз, Хәсәнне танып, шатлыгыннан кычкырып җибәрә. Ә Хәсән патшага чыгып торырга куша. Патша чыгуга, Хәсән Зумуррудка болай ди:
—Моннан котылу өчен хәйлә кирәк. Мин хәйләсен таптым. Хәзер тынычлан. Патша кергәч, аның белән юмалап сөйләш. Ул сине терелгән икән дип белсен. Шул чакта безнең теләгебез үтәлер.
—Ярый, шулай итәрмен, — ди Зумурруд.
Шуннан соң Хәсән патша янына чыгып әйтә:
—Әй патша, син бәхетле, кыз терелде, — ди.
Патша Зумурруд янына керә.
Кыз, патша каршысына килеп:
—Рәхим ит, кер, — ди.
Патша шатлана һәм Хәсәнгә:
—Мин сине нәрсә белән генә бүләклим икән? — ди.
—Мин әле дәвалап бетермәдем, — ди Хәсән. — Сугышчыларыңны җый да кызны үзең табып алган җиргә алып бар. Кара агачтан ясалган атны да үзең белән ал. Мин кызны бозучы явыз рухны шунда юк итәрмен.
—Әйдә, синеңчә булсын, — ди патша.
Патша үзенең гаскәрләрен, атны һәм патша кызы Зумуррудны алып китә. Кырга җиткәч, Хәсән патшага һәм аның гаскәрләренә ат яныннан ук очып җитмәслек җиргә китеп торырга куша.
—Мин хәзер явыз рухка бәддога укыйм, куышын яндырам, ә аннан соң кызны, кара атка атландырып, синең янга алып киләм, — ди ул.
Патша, үзенең сугышчыларын ияртеп, ук очып җитә алмаслык җиргә китә. Шулчак Хәсән белән Зумурруд атка атланалар. Хәсән күтәрелү винтын боруга, ат һавага күтәрелеп очып китә. Патша да, сугышчылар да Хәсән белән Зумурруд күздән югалганчы карап торалар. Патша, баскан урыныннан кузгалмыйча, агач атны, кыз белән егетне ярты көн буе көтеп тора, ләкин алар әйләнеп кайтмый. Ниһаять, патша шәһәренә кайтып китә. Кызны һәм атны кулыннан ычкындыруы өчен, һәрвакыт борчылып йөри. Ә якыннары аңа:
— Бу табиб — сихерче, очып китүе дә, сихереннән котылуың да бик яхшы булды әле, — диләр.
Ә Хәсән ул арада, туган шәһәренә кайтып җитеп, сарай янына төшеп утыра. Ул патша кызы Зумуррудка өйләнә. Туйларында шәһәр халкы өчен дә сый мәҗлесе уздырыла. Хәсәннең атасы улының исән-сау әйләнеп кайтуына бик шатлана.
Улы беркайчан да оча алмасын өчен, патша тылсымлы атны ватып ташларга куша.