СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габделхәй Сабитов “Өянкеләр бөре яра” (Тапшырылган хатлар)

«Хөрмәтле Сәфәр абый Имашев!
Бу хатны мин язам Сезгә. Мин — Сөмбел Булатова. Советлар Союзы Герое Сәфәр Имашев исемендәге пионер дружинасының дружина советы председателе.
Әйе, дружинабыз Сезнең исемдә.
Мәктәп стенасында, кызыл бәрхет өстендә, зур рәсемегез тора. Шунда ук бөтен тормыш юлыгыз язылган.
Һәр пионер аны яттан белә.
Безнең авылда тугансыз. Яшьтән үк ятим калып, чит кеше кулында үскәнсез. Аннары, Урал якларына китеп, эшче булгансыз. Очучылар мәктәбендә укыгансыз. Сугышта фашистларның унсигез самолетын бәреп төшергән өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Без бик горурланабыз Сезнең белән.
Тик, Сәфәр абый, Сезгә зур үпкәбез бар. Айлар буе әзерләгән сборыбызны өздегез Сез безнең. Очрашу сборын...
Авылга кайттыгыз, мәктәпкә керми киттегез. Оныттыгыз!
Хәтерегездәдер, байраклар белән, быргы, барабаннар, җырлар белән каршыладык. Колхоз идарәсенә кадәр озата бардык. Ул чагында бик ягымлы кеше кебек тоелган идегез.
Иптәшләрнең күпчелеге Сезне шул көнне үк мәктәпкә чакырырга теләделәр. Мин каршы төштем:
— Юлдан арып кайткан көнне үк борчырга ярамас. Ял итсен, кунак булсын әле бераз, — дидем.
Ул чакта күнделәр. Ә хәзер күземне дә ачырмыйлар.
Сез өч көннән һичкем көтмәгәндә китеп баргач, сборны рәсемегез янында уздырырга киңәш иткән идем, берәү дә тыңламады. Җыйнаулашып тотып ачуландылар. Еладым мин ул көнне. Өйгә кайткач, берәүгә дә күрсәтмичә, кыяр бакчасына чыгып еладым...
Иптәшләр хаклы. Аларның ятлаган шигырьләре калды. Сезгә атап әзерләгән җырлары, биюләре калды. Аннары бик күп сораулар калды.
Ничек Сез шулай зур батырлыклар эшли алдыгыз?
Яшьтән үк курку белмәс кыю малай булып үстегезме?
Иптәшләрегез белән көрәшкәндә барысын да җиңә идегезме?
Сугышта дошманга каршы барганда ни турында уйладыгыз?
Безгә ничек итеп Сезнең кебек булырга?
Сорауларыбыз җавапсыз калды.
Хөрмәтле Сәфәр абый!
Әгәр тагын кайтсагыз, керми китә күрмәгез, яме! Шуны әйтү өчен яздым бу хатны.
Сәлам белән Сөмбел».

"Кадерле Сөмбел сеңлем! Хатыңны алгач, бик авыр булды миңа.
Керми киттең, оныттың, дип язгансың.
Юк, онытмадым. Сбор әзерләгәнегезне белмәсәм дә, каршылаган вакытта әйткән сүзләрегез күңелемне җылытып тора иде. Мәктәпкә керәсе идем. Бала чактан бирле күрмәгән туган авылымда кимендә бер ай торырга дип уйлап кайткан кеше идем мин. Булмады.
Өч көннән киттем.
Болай кинәт китеп баруымның сәбәбе бар... Күңелем рәнҗеде минем, торасым килмәде, кемгә, нәрсәгә икәнен әйтә алмыйм, әмма күңелем әрнеде, эчем пошты.
Ни өчен диярсең син, Сөмбел сеңлем.
Әмма бу сорауга бер сүз белән генә җавап бирсәм, аңламассың мине. Көлке тоелыр. Юкка вакланган бу абый, сәер кеше икән диярсең...
Шуңа күрә кайбер нәрсәләрне ерактан, бала чактан кайтып сөйләргә телим.
Әйе, мин шул авылда, Ташсарай авылында туып, малайлык елларымны шунда уздырдым.
Бик яшьләй чыгып киткән идем мин авылдан. Ул заманнардан соң күпме сулар акмады, күпме җилләр исмәде. Миңа инде алтмыш алты тула. Тик шул ялантәпиле бала чагым узган авыл, мәрмәр ташка уелгандай, һаман күз алдымда.
Алай искитәрлек матурлыгы да юк иде аның. Ни булсын ул заманда! Кыйшайган иске йортлар, салам түбә, җимерек читән, җилкапка. Урамдагы кайнар тузанда тавыклар коена. Һавалар корыга китсә, яңгыр теләп, өянке башларында каргалар кычкыра. Мәчет манарасы тирәсендә чәүкәләр чарылдап оча.
Әмма башка авыллардан аермалы бер ягы бар иде безнең авылның. Өянкеләр бик күп иде анда. Ерактан караганда биниһая зур бер яшел бакча. Тик өч урыннан очлаеп өскә чыгып, көмеш айларын күккә сузган өч манара гына моның авыл икәнен белгертеп тора.
Урамнарга килеп керсәң, урман юлы диярсең. Йөзләгән өянкеләр, бөдрә толымнарын салындырып, әкрен генә чайкалып утыралар. Шуңа күрә алар күләгәсендә калган каралты-куралар, җимерек читәннәр дә артык күзгә ташланмый.
Безнең ихатада да биек-биек өч өянке бар. Өчесе дә бәрәңге бакчасы буенда, киртәнең эчке ягында. Бер-берсеннән тигез ара калдырып тезелеп утырганнар. Өчесенең дә исеме бар.
Берсе — Яшел айгыр, икенчесе — Скрипкәче, өченчесе — Бәллү-бишек.
Бу исемнәрне мин үзем куштым һәм үзем генә беләм.
Нигә шундый исемнәр дисәң, һәрберсенең мәгънәсе бар. Әйтик, Скрипкәче...
Бәрәңге бакчасын казыганда, аның төбендәге мунча урыны кадәрле бер урынны әти никтер кул тидерми калдыра. Елның елында бу нәни яланчыкта сусыл куе үлән үсә. Үлән арасында вак-вак, телем-телем ука чуклы сары чәчәкләр.
Яз көннәрендә мин, шунда чыгып, өянке күләгәсендә берьялгызым утырырга яратам. Утырып арыгач, кулларымны баш астына куеп чалкан ятам. Баш очымда яшел толымнар чайкала. Вак-вак яфраклар, нәфис сары бөреләр кушып үрелгән озын толымнар... Умарта кортлары, мәш килеп, хуш исле шул бөреләргә ябырылган.
Мин күзләремне йомам.
— З-з-з-з-з...
Колагыма өзлексез бер көй, бик әкрен, бик моңлы бер көй ишетелә башлый. Әйтерсең еракта, бик еракта кемдер тылсымлы скрипкә уйный...
Җәй урталарында скрипкә моңнары тынып кала. Әмма мин, аны тагын ишетергә өмет итеп, һаман шул яланчыкка киләм.
Бу чак инде ука чәчәкләр түм-түгәрәк ак башлы тузганакка әверелгән була. Өф-ф... өф-ф итеп, ал арның ак чәчләрен җилгә очыртам. Әмма күпме көтсәм дә, скрипкә тавышы кабатланмый.
Мин Бәллү-бишегем янына китәм. Болай да теткәләнеп беткән ыштан-балакларымны ботакка эләгеп бөтенләй өзелеп калмасын тагын дип сызганып куям да кытыршы кайрыларга теземне суелдыра-суелдыра өскә үрмәлим. Өянкенең үзәк кәүсәсе очка җитәрәк дүрт ботакка аерыла. Шунда минем карга оясы кебек итеп, чыбык-чабык түшәп ясаган бишегем бар. Менеп ятам да тагын күзләремме йомам. Йомшак кына тирбәтә мине Бәллү-бишегем.
Яшел айгырга исә мин җил көчлерәк чакта атланырга яратам...
Гади айгыр түгел инде бу, күкләр гизеп оча торган канатлы айгыр. Ике чабата киндерәсен бергә үреп ясаган йөгәнемне айгырым башына — өянкенең чатлы ботагына кигезәм. Әз генә тезгенне кактыңмы, ала да оча канатлы аргамак.
Менәбез күккә-биеккә, менәбез... Эссе җил колакларда сызгыра, изүдән өреп, күлмәкне кабарта, якаларны ярканат канатыдай фырылдата.
Очабыз... Ак болытлар берәм-берәм артта кала... Йөрәк еш-еш тибә, бөтен көчкә тартып тотудан йөгән тезгене кулга батып керә...
Инде төшәргә вакыт! Юкса кояшка җитеп янып бетүең бар.
Сөмбел сеңлем!
Иләс-миләс малай булган икән дип көләрсең инде. Әйе, хыялыйрак идем шул. Яшермим, әле хәзергә кадәр калган, ахры, шуның шаукымы.
Шул өянкеләрне сагынып, аларның хуш исен суларга кайткан идем инде мин. Шул бала чактагы кебек, Бәллү-бишегемдә тирбәлермен дигән идем. Аның урынын да таба алмадым.
Скрипкә моңын тыңлыйсым килгән иде, аны яшен суккан. Көеп күмерләнгән төбе генә утырып калган, Яшел айгырым картаеп корыган. Шәрә ботаклары гына тырпаеп тора.
Ындыр артында яшь ботактан үзем утырткан өянке булырга тиеш иде. Хәсем чокырын язгы сулар ишеп, ул өянке дә тирән яр астына авып төшкән. Әле һаман, яшәргә өмет итеп, яфрак ярып ята.
Авылда искиткеч мул тормыш. Верандалап салынган зур яңа йортлар, яңа мәктәп, яңа таш клуб. Чуерташ җәелгән киң урамнарда кичләрен электр уты балкый. Ьәркайда тракторлар, машиналар гөрелди. Йортларда газ, урамнарда су колонкалары.
Тик чишмәләр корыган, җырчы өянкеләр юкка чыккан!
Сөмбел сеңлем!
Таулар илендә халыкның яраткан бер сүзе бар. Үзеннән яшьрәк кешегә ачуы килсә, өлкәннәр мәми авыз син дими:
— Гомереңдә бер агач та утыртканың юктыр әле синең! — дип әрли.
Күңелем әрнегәч, минем дә шул сүзне әйтәсем килде. Кемгә әйтергә белмәдем...
Тиз китеп баруымның сәбәбе менә шул.
Гафу ит, сеңелем, карт кешенең күңел кылы нечкә инде аның. Хәзер өзелергә тора.
Ә миңа дип әзерләгән теге сорауларыгызга ничек җавап бирим соң?
Юк, мин беркайчан да артык кыю, артык сугышчан малай булмадым. Күп чак әле үземнең борынны канатып кайтаралар иде. Кечкенәдән йомшак күңелле идем мин. Кешеләрне яраттым. Җирне яраттым, тереклек ияләрен, агачларны, урман-болыннарны, хәтта җирнең мәхлук бөҗәкләрен үлеп яраттым. Шуңа күрәдер, ахры, фашистларга нәфрәтем тыелгысыз көчле булды. Чөнки фашизм яшәүгә, тереклеккә каршы чыккан явыз көч иде.
Хат язуың өчен рәхмәт, сеңлем. Ләкин кабат кайчан кайтасымны әйтә алмыйм.
Хушыгыз. Сезгә ак бәхетләр телим!
Сәлам белән Сәфәр абыегыз».

«Хөрмәтле Сәфәр абый!
Хатыгызны барыбыз бергә җыелып укыдык, бик оят булды безгә. Тау халкының теге сүзләре безгә дә кагыла икән бит. Тикшереп карасак, беребезнең-бер агач утыртканы юк икән. Яшелчә утырткан бар, шикәр чөгендере үстергән бар. Елның елында мәктәп тирәсендә чәчәкләр шаулап үсә. Ә агачлар турында уйлый белмәгәнбез.
Шунда ук без команда төзедек. Аңа «Өянке командасы» дигән исем бирдек.
Сезнең теге ауган өянкенең ботакларын кисеп юеш җиргә кадаган идек, бик тиз яфрак җибәрделәр.
Бик күп аның ботаклары. Бөтен бер урам буена утыртып чыгарлык. Аларын элек Сезнең йорт урыны булган урамга дип торабыз. Ә башка урамнарга урманнан яшь юкәләр, каеннар алып кайтып утыртырга уйлыйбыз.
Һәр көн безне эшкә чакырып, «Өянке командасы»ның үзенә бертөрле күңелле сигналы яңгырый.
Туган авылыбызны яшел бакча итәргә Сезнең алда сүз бирәбез».