СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте “Башмак”

Борын заманда бер бабай яшәгән. Аның бер малае булган. Аталы-уллы яшиләр болар бер начар гына өйдә. Үләр алдыннан бабай малаена әйтә:
— Балам, ди, минем сиңа калдырырлык бернәрсәм дә юк инде. Тик бер башмагым гына бар. Кая барсаң да шуны калдырма, ул сиңа кирәк булыр,- ди.
Озак та үтми, бабай үлә, улы ялгыз кала. Егеткә, атасы үлгәндә, унбиш-уналты яшьләр була.
Егет уйлый-уйлый да дөнья гизәргә чыгып китәргә була. Әтисенең сүзен исенә төшереп: «Тукта, кая барсаң да, башмакны үзеңнән калдырма, дип әйткән иде бит әти», — Башмакны сумкасына салып, юлга чыгып китә бу. Аягына кияргә бернәрсәсе дә булмый моның, яланаяк китә.
Бара-бара моның аяклары авырта башлый да, сумкасындагы башмагы исенә төшә. «Тукта, башмакны алып киим әле», — ди. Башмакны алып кисә, аягына җиңел булып китә. Башмак үзе бии, үзе музыка уйный. Моның күңеле ачылып китә хәзер.
Ярый, бу шулай бара торгач, моңа бер кеше очрый. Ерактан карап тора бу моның шулхәтле шәп килүенә, исе китә. «Тукта әле, —ди теге кеше, — бу миңа башмагын сатмасмы икән», —ди, уен-көлке белән килә бит егет.
Әлеге кешенең кулында бәләкәй генә капчык белән алтын була, башмагын бирсә, шушы алтынны да бирер идем, дип килә инде бу. Килеп туктыйлар кара-каршы, ял итәләр.
Бу кеше әйтә:
— Син бу башмагыңны миңа сат, мин сиңа аның өчен менә шушы алтынны бирәм, — ди.
— Ал, — ди егет.
Сата бу башмагын.
Теге кеше башмакны алып аягына гына киюе була, йөгертеп алып китә, ди, теге башмак, һич туктый алмый, ди. Көч-хәл белән бер тал янына барып туктый да башмакны салып кулына тота.
— Әй, бу шайтанлы башмак икән, үзенә кире илтеп бирим, — ди.
Егет юлда моны карап утырган була. Кеше йөгертеп кулына башмакны тотып килә дә атып бәрә
— Мә башмагыңны, шайтанлы икән, үзеңә булсын, — дип әйтә дә үзе йөгерә бирә.
Егет тегенең артыннан кычкыра:
— Мә, хет алтыныңны ал, — ди.
Теге артына-алдына карамый китеп бара, алтынны да, башмакны да алмый.
Егет, тагын башмагын киеп, уен-көлке, музыка белән бер шәһәргә барып җитә. Бер бәләкәй генә өйгә керә. Өйдә бер карчык утыра. Егет сорый:
— Шәһәрдә ни хәлләр бар, әби? — ди.
— Ханның бер малае бар иде, — ди әби. — Шул малае үлде. Аның үлгәненә унбиш ел инде, бөтен шәһәр халкы кайгыда, көләргә ярамый. Хан үзе дә сөйләшми дә, көлми дә, — ди.
Егет әйтә:
— Ничек алай, аны юатырга кирәк; үлгән кире кайтмас, күңелен ачарга кирәк. Мин анда барыйм әле, — ди.
— Белмим, улым, хан йортына барсаң, аның вәзирләре сине шәһәрдән куар, — ди әби.
Ярар, бу китә урам буйлап хан йортына таба. Башмагын кигән, уен-көлке, музыка белән бара бу. Шәһәр халкының моны күреп исе китә: «Бу кеше ничек болай уен-көлке белән килә?» — диләр.
Хан йортына җиткәндә, атка атланган, кылыч тоткан вәзир моны куа башлый, халыкны бозып, yен көлке белән йөрмә, ди. Моны тәки шәһәрдән куып чыгара. Шәһәр читенә чыккач, утырып уйлый егет: «Мин нишләп вәзир куганга карап киттем әле? Тукта, яңадан барыйм. Мин ханның күңелен табарга тиеш», — дип, яңадан хан йортына таба китә бу.
Әлеге ханның капка төбенә килеп туктый уен-көлке белән. Вәзир янә куып җибәрә моны. Егет шәһәр читенә чыгып бераз утыра да яңадан китә, мине вәзир генә куды бит әле, мин ханның үзен күрергә тиеш дип уйлый. Уен-көлке белән хан капкасы төбенә барып туктый. Хан берүзе баскычка чыгып утырган икән. Хан солдатлардан сорый:
— Бу нинди тавыш? — ди.
— Ә-ә, бер малай килгән, шулай уен күрсәтеп йөри, — диләр алар.
Әлеге хан моны йортына чакырта. Егетне кертәләр. Хан шәһәр халкын җыйдыра. Мәйдан ясатып әйтә:
— Болай яшәргә ярамый, күңелне күтәрергә кирәк, — ди һәм башмаклы егеткә биергә куша.
Егет уйный-көлә, бии башлый. Халыкның күңеле күтәрелә. Шул вакыт мәйданга вәзир килеп чыга.
Килеп чыга да әйтә:
— Әллә бу малай үзе уйныймы? Аның аягында шайтан башмагы, шул башмак уйный бу музыканы, уен-көлкене, аны шәһәрдән куарга кирәк, — ди.
Хан әйтә:
— Алай булгач, син шул башмакны киеп биеп кара әле, — ди.
Әлеге вәзир башмакны алып кия дә биемәкче була. Биергә дип бер аягын күтәрә, ә икенче аягын кузгата да алмый бу.
— Ә-ә, — ди хан, — башмак биетә, дип әйтәсең, нигә үзең биемисең башмак биеткәч? — ди. Шулай итеп унбиш ел буена көлмәгән ханның күңелен ачкан, көлдерткән өчен, хан егетне үзенең йортына ала, кызын бирә. Хан үлгәч, халык егетне аның урынына утырта.
Вәзир ханның үлгәнен көтеп йөргән икән. Ул үлгәч, аның урынына үзе утырып, кызын алмакчы булган. Шуның өчен егетне үтертмәкче булып йөргән. Егеткә казыган чокырга вәзир үзе төшкән. Хан вәзирне йортыннан куган.
2024-01-23 15:20