СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Болгар халык әкияте "Михнәт барысына да өйрәтә"

Утын кисеп гомер итүче бер картның ике малае булган. Ул урманга барганда үзе белән бер малаен да алып бара икән. Үзе кисә, ә малайлары аңа булышалар икән. Бер заман уллары үсеп җиткән, аталары аларга:
— Улларым, хәзер инде урманга сез үзегез барыгыз, ә мин өйдә калам, — дигән.
Уллары аңа:
— Әткәй, әгәр безнең арба ватылса, кем төзәтер соң? — дигәннәр.
— Сез, улларым, арба ватылса, я берәр нәрсә булса, Михнәтне чакырыгыз. Ул сезне өйрәтер!
Көннәрдән бер көнне ике туган урманга чыгып киткән. Яшьләр бик тиз эшләгәннәр. Алар утынны хәтта кирәгеннән артык кисеп, ярып арбага төяп куйганнар. Өйгә кайтканда юлда чыннан да арба ватылган. Ике туган арбадан төшкәннәр дә бар көчкә кычкыра башлаганнар:
— Михнәт, арбаны төзәтергә кил!
Кычкырганнар, кычкырганнар, караңгы төшә башлаган, ләкин Михнәт һаман килми икән.
Шул чакны аларның кечесе:
— Килми бу каһәре төшкән Михнәт. Әллә үзебез төзәтергә тотынабызмы? — дигән.
Ә олысы:
— Әллә Михнәт бездән ерак китеп ишетмичә йөри микән? Әйдә тагын бар көчкә кычкырып карыйк әле! — дигән.
Кычкыра-кычкыра тамаклары карлыгып беткәй, ләкин Михнәт һаман юк та юк икән.
Кечесе тагын:
— Күрәсеңме, инде караңгы төшә бит! Без бер дә кирәкмәскә кычкыра торганбыздыр. Михнәт арбаны төзәтә беләме, юкмы — кем белә әле аны.
Шуннан соң аларның берсе — балта, икенчесе аталгы алган да эшкә тотынганнар болар. Алай иткәннәр, болай иткәннәр — арбаны төзәткәннәр.
Өйгә кайткач, аталары алардан:
— Я, ничек кайттыгыз, улларым? — дип сораган.
Ә тегеләр тотынганнар зарланырга:
— Их, әткәй, безнең арба юл уртасында ватылды бит. Каһәр төшкән Михнәтне тамакларыбыз карлыкканчы чакырсак та килмәде. Шуннан соң балта белән аталгы алдык та булдыра алганча үзебез төзәттек.
— Их, улларым! — дигән аталары. — Шул үзе Михнәт була инде ул. Гез аны чакыргансыз, ә ул сезнең яныгызда булган. Беркем ярдәм итмәсә дә, үзегез төзәтә.алгансыз. Тикмәгә генә: «Михнәт барысына да өйрәтә», — димиләр шул.