СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Владимир Даль "Кар кызы"
Бер карт белән карчыкның ни балалары, ни оныклары юк икән, шуңа күрә ялгызлыкта гомер итәләр, ди.
Кышкы матур көннәрнең берсендә болар урамга чыкканнар. Ә анда балалар шау-гөр килә: кар тәгәрәтәләр икән. Карт кулына кар йомарламы алган да:
- Эх, карчыгым, шушы кардай ап-ак, түп-түгәрәк бер кызыбыз булса иде! - дигән.
- Нишлисең бит, булмады шул, картым, булмады, - дип көрсенгән карчык та, кар йомарламына карап.
Шулай да бабай йомарламны өенә алып кайта. Чүлмәккә сала да, өстен каплап, тәрәзә төбенә куя. Кояш җылысыннан чүлмәктәге кар эри башлый. Шулчак карт белән карчыкка тәрәзә төбеннән бала тавышы ишетелгәндәй була. Чүлмәкне ачып карасалар, ни хикмәт, ап-ак, түп-түгәрәк бик матур бер кыз ята.
- Мин - Кар кызы. Ап-ак йөзле, алсу битле Кар кызы. Мин сезнең кызыгыз булырмын, - ди ул әби белән бабайга.
Картлар, бик куанып, Кар кызын чүлмәктән алалар. Карчык аңа шунда ук кием-салым тегә башлый, карт бишек җыры көйли:
Йокла, кызым-йолдызым,
Йокла, нәни Кар кызы.
Кадерлебез, диярбез,
Яратырбыз, сөярбез.
Карт белән карчыкны сөендереп, кыз ай үсәсен көн үсә. Матурлыгы, акылы ягыннан тирә-якта аңа тиңнәр булмый. Булса да, әкияттә генә булыр.
Картларның эшләре майлаган кебек бара: өй җылы, йортта тәртип. Тик кайгы белән шатлык янәшә йөри икән шул. Күңелсез хәлләр кыш узып, кош-кортны өйдән абзарга чыгаргач башлана.
Беркөнне картның тугрылыклы йорт сакчысы Жучка янына Төлке килә. Авыруга сабышып, хәлсез тавыш белән ялвара башлый бу:
- Жучка дустым, ак тәпием, ефәк койрыгым, абзарыңа җылынырга кертсәнә.
Көне буе урманда хуҗасы артыннан чабып йөргән эт әбинең тавыкларны абзарга чыгарганын белми, әлбәттә. Кертә бу Төлкене. Ә ач Төлкегә шул гына кирәк: ике тавыкны буып ала да чыгып кача.
Карт, моны белгәч, Жучканы куып чыгара.
- Теләсәң кая кит! - ди ул аңа. - Миңа мондый сакчының кирәге юк!
Карчык белән Кар кызы, этне бик кызгансалар да, йорт хуҗасына каршы сүз әйтә алмыйлар.
Ямьле җәй җитә. Урманда тәмле җиләкләр пешә башлый. Күрше кызлары җиләккә барырга җыена. Үзләре белән Кар кызын да чакыралар. Билгеле инде, карт белән карчыкның бу турыда ишетәселәре дә килми. Кызның югалуыннан куркалар. Әмма барыбер, иптәшләре дә, кыз үзе дә бик үтенеп сорагач, риза булалар.
Кызлар, җитәкләшеп, урманга йөгерәләр. Андагы җиләкләрне күрүгә, бар дөньяларын онытып, төрле якка сибелүләрен сизми дә калалар.
Менә бервакыт Кар кызының кәрзине тула. Башын күтәреп караса - янында берәү дә юк. «Ау-у-у!» дип, иптәшләренә кычкырып карый - җавап бирүче юк. Кар кызы, мескен, урманда беренче тапкыр бит. Ары йөгерә, бире йөгерә, ахырда бөтенләй адаша. Аптырагач, агач башына менеп кычкыра башлый.
Шулвакыт, куакларны таптый-сындыра, Аю килеп чыга.
- Ни булды, кызыкай? Ни булды, матуркай?
- Мин - Кар кызы. Ап-ак йөзле, алсу битле Кар кызы. Мине бирегә дусларым алып килделәр дә ташлап калдырдылар.
- Төш агач башыннан, - ди Аю. - Мин сине өеңә кайтарып куям.
- Юк, Аю, төшмим, мине ашарсың дип куркам.
Аю китеп бара. Аның артыннан соры Бүре йөгереп килә.
-Мин - Кар кызы. Ап-ак йөзле, алсу битле Кар кызы. Бирегә мине дусларым алып килделәр дә ташлап калдырдылар.
- Төш әйдә, өеңә кайтарып куям.
- Юк, Бүре, төшмим, мине ашарсың дип куркам.
Бүре китеп бара. Хәзер инде Төлке килә.
- Нигә елыйсың, кызыкай?
- Ап-ак йөзле, алсу битле Кар кызы мин. Дусларым урманга алып килделәр дә ташлап калдырдылар.
- И чибәркәем! И җанкисәккәем! Төш әйдә аннан. Мин сине өеңә үзем кайтарып куям.
- Юк, Төлке, төшмим. Син бик хәйләкәр. Аю белән Бүрегә тотып бирерсең дип куркам.
Шунда эт өргән тавыш ишетелә. Төлкедән җилләр исә.
- Ау-у-у, Жучка, ау-у-у! Мин монда, агач башында. Ап-ак йөзле, алсу битле Кар кызы мин. Дусларым урманга алып килделәр дә ташлап калдырдылар. Мине Аю алып китмәкче булды - ризалашмадым, Бүре килде - аның белән дә китмәдем, Төлке хәйләсенә дә алданмадым. Ә синең белән китәм!
Кар кызы агач башыннан төшә. Жучка сөенеченнән аның битләрен ялый. Алар икәүләп өйләренә кайтып китәләр.
Карт белән карчык, Кар кызы белән Жучканы күргәч, куанычларыннан елап җибәрәләр.
Сөекле кызларын, ашатып-эчертеп, ефәк юрганнарга төреп, мамык түшәккә йокларга яткыралар;
Йокла, кызым-йолдызым,
Йокла, нәни Кар кызы.
Кадерлебез, диярбез,
Яратырбыз, сөярбез.
Жучканы да кичерәләр, аңа яңа сауган җылы сөт эчерәләр һәм йортта калырга рөхсәт итәләр.
2023-10-17 14:34