СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Зиннур Тимергалиев “Болыннарда тургай бар”

Июнь аеның кояшы бик иртә уяна. Табигать шулай яралган, берни эшләр хәл юк. Әле иртәнге алты гына, ә кояш инде дилбегә буе күтәрелгән. Җәй быел бик эссе килә, каһәр. Юк, яңгырлары булып тора үзе. Вакытында явып тора, аның артыннан ук елмаеп кояш чыга. Быел авыл халкына бик мәрхәмәтле булды табигать, шуңа печәннең беренче кабаты өлгереп тә җитте, чабып, көнендә җыеп та бетерә алдылар.
Кояшы кыздыра. «Печән сәнәк очында җилли», — диләр бу вакытны авыл агайлары. Озаклап җир өстендә яткырырга ярамый. Артык кипкән печән, җыйган вакытта сынып, таралып бетә, сәнәккә дә керми.
Бәрәңге төбен өйделәр инде. Алга таба да шундый яңгырлы җылы көннәр дәвам итсә, быел көз бик уңышлы буласы икән, Алла бирсә. Саматның әбисе шулай дип әйтергә куша, «Алла бирсә» дип.
Авыл урамы буйлап чыбыркысын иңенә асып барган Самат күтәрелеп кояшка карады. Иртәдән үк кыздыра башлый бит, әй. Ул, көне буе болында шортик белән йөреп, кара чутыр булып янып бетте инде. Елмайса, ап-ак булып, тешләре генә ялтырып ала. Бер черек казык теше бар үзе, әй, ярарсана, ул безгә күренми. Кыздыра, каһәр.
Малай көтүнең беренче атнасында ук өйрәнгән гадәт белән ике теш арасыннан җиргә черт итеп төкерде:
— ...сатыйм...
Авыл халкы күптән капка төпләренә чыгып баскан. Олысы-кечесе көтүченең, чыбыркы шартлатып, көтү җыя башлаганын көтә. Көтү, вакытында җыелып бетмичә, кайчак ярты сәгатькә соңга да калгалый. Бу инде көтүченең чират буенча кемдә иртәнге ашны ашавыннан тора. Шулай күптән куелган инде авылда. һәркем чират буенча көтүчене үзенә ала. Бүген берсе, иртәгә икенчесе көтүчене ашата-эчертә, көндез ашарына биштәренә тутыра. Көтүченең кемдә ничек сыйлануы хуҗаның күпме малы көтүгә чыгуы белән билгеләнә. Зарланмый Самат, чөнки аларны авыл халкы кунак сыйлаган кебек сыйлый. Мичтә пешкән төрледән-төрле камыр сыйлары: өчпочмак, кыстыбый, пәрәмәч дисеңме... Тавык шулпасы да була, ә инде укытучы яки берәр зыялырак кешегә керсәң, ят ризыклар да булгалый. Ике көн элек Фәрит абыйларда иртәнге ашны ашадылар. Аларның киленнәре — Казан кызы. Ире белән бергә җәйге ялга кайтканнар. Яшь килен иртүк торып (һе, бер дә шәһәр кызы димәссең) көтүчеләргә «пицца» дигән нәрсә пешергән. Әллә нәрсәләр салган эченә. Болай тәмле кебек тоелган иде ашаганда. Тик ахыры яман булды. Андый ризыкка ияләнмәгән авыл малаеның ашказаны бик тиз бунт кузгатты. Авылны көчкә чыгып җитә алды Самат. Урам уртасында ук оятка кала язды. Көтүне, ут чаптырып, урам буйлап куган өчен, урам халкы сүгеп калды артларыннан.
— Артыгызга ут капканмы әллә, кая шуның кадәр куасыз малларны, сарыкларны сыерлар таптап бетерә бит хәзер. Чаптырмагыз!
Берәүнең дә сүзен колакка элмәделәр. Көтү белән бергә чабышып авылны чыктылар да икәүләп дәррәү ерганакка сикерделәр. Әй рәхәтләнде соң маллар кукуруз басуында! Бер сәгать тирәсе туйганчы сыйландылар. Куып чыгаручы булмады. Ерганактан башларын гына чыгарып: «Кая бара, борыл!» —дип, кычкырып утырган малайларга исләре дә китмәде малларның. Соңыннан рәистән яхшы гына эләкте үзләренә.
Менә бүген начар булмады иртәнге аш. Чират буенча Сәхия әбидә ашадылар. Әбинең дүрт кәҗәсе бар, мал саныннан исәпләсәң, көтүче аена бер көн була Сәхия әбидә. Үзе генә яшәп яткан кортка бик риза, ичмасам, аена бер кунак керә, сөйләшеп алыр кешесе була. Кияүгә чыкмый картайган, үз баласы булмаган әби көтүче малайларны бик яратып каршы ала. И-и-и, ниләр генә әзерләп бетерми ул аларга, кәнфитнең генә бер җиде төрлесе була өстәлдә. Менә иртүк, тәлинкә тутырып, яңа мичтән чыккан өчпочмаклар чыгарып куйды. Дүрттә үк торып эшкә керешкән бит ул, көтүчеләрне кайнар, тәмле ризык белән сыйлыйм дип тырышкан. Билгеле инде, биштәргә дә сый-нигьмәтне кызганмыйча, мулдан тутырган. Күтәреп барырга авыр, шуңа да Самат аны Сәхия әбинең капка төбендә калдырып торды. Көтүне куып алып килгәндә юл уңае алып китәр әле.
Көтүченең эше чыбыркы шартлатудан башлана, дип сөйләргә яраталар, беләләр, пычагым... Көтүченең иң беренче вазифасы — урам буйлап барганда һәрбер кеше белән исәнләшеп чыгу. Авылда шундый гадәт, кем очрый, исәнләшергә кирәк. Әллә каян читтән кайткан, таныш түгел кеше очраса да, исәнләшеп үтәсе. Матур гадәт, әлбәттә.
Менә әле дә Самат шул эш белән мәшгуль, капка төбендә көтү җыйганны көтеп утырган авылдашлары белән исәнләшеп бара.
— Исәнмесез, исәнмесез, исәнмесез...
Олысы да, кечесе дә аңа шулай ук җавап бирәләр.
— Сәлам, егет, киттекме?
— Киттек.
— Күтүмкәң кая?
— Сәхия әби капка төбендә калдырып тордым.
— Ә-ә-ә, Сәхия әбидәмени сез?
— Ие, шунда.
— Алайса, ике атнадан миңа чират җитә икән...
һоп, менә бу капка төбендә утыручы юк, йоклап калмасыннар тагын. Самат иңеннән чыбыркысын төшерде дә селтәп, шартлатып җибәрде. «Ша-а-а-а-рт!» — авыл өстенә чыбыркы тавышы яңгырады.
— Самат, йокламый ул. Сәкинә әле генә капка төбендә иде, берәр йомышы булып кереп кенә киткәндер.
Малай, чыбыркысын кабат иңенә асып, ары таба — Шакмак очына китте. Авылның ул башында зур гына калкулык бар. Шунда капма-каршы дүрт өй тора, шакмак кебек, төгәл, бер-берсенә тәңгәл урнашканнар. Шуңа авыл халкы ул очны «шакмак очы» дип өйрәтә. Авыл халкы шулай ияләнгән. Урам башындагы йортларда зәңгәр калайга урам исемнәрен язып, кадаклап чыксалар да, кешеләр урамнарны халык телендәге исемнәре белән атап йөртә.
Әйтик, авыл чатына бик ерактан кунак кайтып төште ди. Аңа шушы авылда торган бер кешене табарга кирәк. Менә ул каршысына очраган бер авыл кешесеннән ярдәм сорый:
—Гафу итегез, миңа Совет урамындагы бишенче йортта торган Вафин Фатыйх Мөбарәк улы кирәк иде.
Билгеле инде, авыл кешесе югалып кала, кемне сорый икән бу бәндә? Ят кеше бераз ачыклык кертә:
— Ул, хисапчы булып эшлим, дигән иде.
Менә бит, барысы да аңлашылды хәзер, кемне сораганын белдек моның.
—Ә-ә-ә, Фифти-фифти Фатыйхмыни?! Менә кара, шушы Мүкләк урамыннан кереп кит, алты өй узгач, Кәҗә тыкрыгыннан уңга борыл. Икенче йорт аныкы, — дип китеп бара.
Билгеле инде, чит кеше бу «ике аяклы» новигаторның аңлатуыннан берни төшенә алмый. Як-якка каранып басып торуын белә. Ә юл өйрәткән авыл кешесе, артына борылып карый-карый, үзенчә нәтиҗә чыгара — «яхшылып аңлаттым бит инде, аңгыраеп басып торамаса». Күрше авылдан гына килгән кеше булса, тиз аңлап-төшенеп алыр иде дә... Кәҗә тыкрыгында яшәп ятучы Фифти-фифти Фатыйхны шунда ук эзләп табар иде.
Ниһаять, Самат Шакмак очына барып җитте. Менә хәзер башлана да инде. Ул иңенә аскан чыбыркысын кабат селтәп шартлатып җибәрде: «Ша-а-а-а-рт!» Чыбыркы тавышы иртәнге авыл өстенә таралды. Бу тавышны ишетүгә, бар авыл халкы, сискәнеп, ух итеп, барысы бердәм булып, иркен сулыш алып куйды. Шушы тавыш аларга яңа эш көне башланганын да хәбәр итә иде. Капка төпләренә җыелып угыргап кешеләр, дәррәү кузгалып, үз хуҗалыкларына таралды.
«Ша-а-а-а-рт!» Тавыш авыл өстеннән бер әйләнде дә болыннарга таралды, иңкүлекләр буйлап алга таба йөгерде.
«Ша-а-а-а-рт!» Чишмә сазлыгында бака чүпләгән ике челән бер-берсенә карашып куйдылар. Башлана хәзер, китәргә кирәк. Кыр үрдәге үз бәбкәләрен камышлар арасына алып кереп китте, көтүне уздырырга кирәк, аннары кабат чыгарлар. Иртәнге салкынча җилдә изрәп утырган йомран кире оясына кереп качты. Әрәмәлек талларына кунган сандугачлар, бер мизгелгә генә сайрауларыннан туктап, әрәмәлек эченәрәк кереп кунакладылар.
Икенче урамнан, Сәет очыннан, Саматка башка чыбыркы тавышы җавап бирде. Бу — Саматның җан дусты Алмаз. Мин килеп җиттем, дустым, башлыйбыз дигәнне аңлата иде бу тавыш. Урам буйлап сыерлар кузгалды, алар арасында сарыклар теркелдәде. Сәхия әбинең дүрт кәҗәсе, командирлар кебек, алдан атладылар. Ике урамны тузанга батырып барган маллар, авыл башына җиткәч, елга кебек бергә кушылдылар да, бер ташкын булып, болынга агып чыктылар. Авылны чыгуга ук, ике малайны иң каты күңелләрне дә дулкынландырырлык гүзәл манзара каршы алды. Бар болыннар, тау башлары, агачлыклар тоташ яшел келәмгә төренгәннәр. Ул келәм өстенә төрледән-төрле, аллы-гөлле меңләгән чәчәк чигелгән, ул чәчәкләр өстендә берсеннән-берсе матур күбәләкләр очып йөри, һавага ике челән күтәрелеп китте, камышлык арасыннан үрдәк бакылдаганы ишетелде. Малайларны, тоташ бер оркестр булып, әрәмәлек сандугачлары каршы алды. Күктә берничә дистә тургай сайрап җибәрде. Көтү артыннан тузан сулап килгән малайлар, чишмә янында туктап, тамакларын чылаттылар. Салкын су аларның тешләрен камаштырды. Битләрен салкын суда юып алгач, балачак йокылары малайларны бүгенгә бөтенләй калдырып китте. Ике малай да тау башыннан үзләре кузгаткан җиһанны күзәттеләр...
Игенчеләр иртүк торып кырга чыга, дип язалар. Бу дөрес түгел. Иң беренче булып көтүчеләр чыга болыннарга. Аларның артыннан көтү озаткан абыйлар, техникаларын кабызып, басуларга таралалар.
Болынга таралган маллар дәррәү яшел үләнгә ябышты... Самат белән Алмаз тау башында, кырын ятып, астагы малларны күзәтергә керештеләр.
— Ник соңга калдың бүген, көтүне тагын авыл эчендә туктатып көтеп торасы булды? — дип сорап куйды Самат дустыннан.
- Әй лә, үзең беләсең бит инде, — дип җавап бирде аңа Алмаз.
— Тагын шул Роза апамы инде?
— Ие, шул инде.
Сәет очында яшәп яткан Роза апа ара-тирә малларын көтүгә чыгарырга соңга кала. Йоклан калган дип тә әйтеп булмый үзен. Сыерын савып утырган вакыты була аның көтү җыя башлаганда. Алай гел булып тормаса да, көтүне кайчак тоткарлый шул. Көтүчеләр дә, авыл халкы да аңа күптән ияләште инде. Ел саен шул ук хәл бит.
— Ярар, үзгәрмәс инде ул, — дип, олыларча әйтеп куйды Самат.
— Ие, үзгәрмәс инде, — дип, җан дусты аның сүзен пичәтләп куйды.
Самат аркасына ятты да күктә нокта кебек кенә күренгән тургайны өзелеп сайраган тавышы буенча эзләргә тотынды.
Хуш исле сусыл үлән борынын кытыклый, аста сөтлебикәләрнең уфылдап печән ашаганы ишетелә, шунда ук кыптыр-кыптыр килгән кәҗә, сарык тавышлары килә. Алар да чыклы печәннән аерыла алмый. Бер кат ашап тамакларын туйдырмыйча, маллар үләннән башларын күтәрмәячәкләр әле. Шуңа борчылырга урын юк. Кара бу тургайны ничек сайрый, көне буе туктап та тормый, ахры. Ничек арымый диген син аны.
— Самат!
— Нәрсә?
— Сәхия әби күтүмкәләрне кабат дыңгычлап тутырган, күтәреп йөреп булмас, мин яткулыктагы шалашка илтеп куям аларны.
— Ярар.
Алмаз — Саматның җан дусты, икесе дә быел җиденче класста укыйсы. Беренче класстан бирле бергә инде алар, елның-елында бер парта артында утырдылар, быел да шулай булачак, билгеле. Көтүне бергә көтәчәкләрен апрель ахырында ук килешеп куйдылар инде алар. Аннары, май ахырларында, авыл халкы көтү җыенына җыелгач, бар халык алдында шул теләкләрен белдерделәр. Авыл халкы, бу хәбәрне ишеткәч, җиңел сулап куйды. Соңгы елларда көтүче табу бик кыенлашты. Элек малайлар көтү дип атлыгып торалар иде, замана белән малайлар да үзгәрде, көтү көтәргә малайларның гына түгел, олыларның да теләкләре юк. Уку беткәнче, авыл халкы ике атна көтүне чират белән көтеп торды да, аннары, җиңел сулап, үз эшләренә чумды. Август беткәнче, көтү, дип борчыласы юк. Ике малай көтәчәк. Ике дусның да кәрәзле телефонлы буласы килә. Әти-әниләре колхоздан әллә ни акча ала алмыйлар. Ә менә хәзер бик кадерлегә әйләнгән көтүчеләргә авыл халкы алай начар түләми. Үзенә булмаса да, көтүчеләр өчен таба. Йорт буенча шулай җыеп чыксаң, саллы гына акча туплана. Малайларның әти-әниләре бик шатланып риза булды. Кәрәзле телефон алгач та акчасы шактый калачак бит, акчага кытлык заманда бер дә начар түгел бу. Алмаз — яхшы дус, аның әле дуслыкка беркайчан да хыянәт иткәне булмады. Самат та шулай ук дуслыкка тугрылык белән җавап биреп килде.
Дөрес анысы, узган ел дуслар арасына классташ кызлары Назгөл керә башлады. Нәрсә кирәктер аңа дуслардан — белмәссең. Елатып та карадылар инде алар ул кызны. Юк, икенче көнне кабат килеп җитә, авылда уйнарга кызлар беткән диярсең...
— Булды, илттем.
Уйларына чумып яткан Самат Алмазның тавышына сискәнеп китте.
— Син нәрсә, йоклап киттең мәллә?
— Юк ла, болай, уйланып ята идем әле.
— Нәрсә турында инде?
Малайлар арасында бернинди дә сер юк.
— Назгөлне.
— һ-и-и, тапкансың икән, туйдырып бетерде инде ул. Беләсеңме, мин сиздем инде, ул минем янга килми, синең яныңа килә.
— Нәрсә-ә? — Самат торып утырды, җан дусның талашырга исәбе бар, ахры. — Каян алып шулай дисең әле син?
— Юк, малай, чынлап, син булмасаң, аның минем яныма килгәне дә юк, ә хәзер син урамга чыгу белән йөгереп килеп җитә.
— һе... — Самат уйга калды.
— Чынлап, ахры, шулайдыр. Дусты ялган сөйләми, кызый күбрәк аның тирәсендә бутала бит. Бераз егетләр горурлыгы биләп алса да, Самат дустына сиздермәде.
— Син чамалап, — дип кенә куйды.
— Әй, ярарсана, мин әнә Сөмбелне кич җиләккә чакырган идем, бармыйм, диде, — дип, Алмаз борынын салындырды.
Ә, менә ничек икән әле монда эшләр. Саматның, элеккечә, дустын үртәп көләсе килде, тик күңелен тагын да төшерермен дип уйлады, шуңа Алмазның иңенә кулын салды да егетләргә охшатыбрак җавап бирде:
— Әй, малай, бу кызларны аңламассың инде... сатыйм!..
Алмаз дустына рәхмәтле күзләре белән карады, әле дә син бар, мине аңлаучы дустым, янәсе...
— Әйдә, сарыклар тау башына таба үрмәли башлады, кукуруз басуы янәшәсенәрәк күчеп утырыйк. Фәрхәт абыйдан тагын эләгер, алайса...
Ике малай да, җирдән күтәрелеп, кукуруз басуы ягына кузгалдылар.
Башын иеп аяк астына карап барган Самат кинәт көлеп җибәрде:
— Ха-ха-ха... Үлеш синең белән, малай!
Алмаз тиккә генә көлә башлаган дустына аптырап карап тора башлады.
—Син нәрсә, кисәк кенә шарикларың бушап китте мәллә?
— Сөмбелне җиләккә чакырдым, дисеңме әле? — дип, көлүеннән көчкә-көчкә туктап, сораша башлады Самат.
— Ие, чакырдым, шуннан нәрсә?
Самат тагын шаркылдап көлеп җибәрде.
— Син нишлисең, ә?! — Алмаз инде үпкәләргә үк җыена башлады.
— Соң, аяк астыңа күз сал бер генә, нинди җиләк ди әле?!
Алмаз, иелеп, үлән арасына күз салды, һай, җиләк пешмәгән икән бит! Үлән арасында ямь-яшел булып утыралар, үзләре зурлар — берсе-берсе баш бармак башы кадәр, тик пешмәгәннәр. Дустына кушылып,
Ул да көлеп җибәрде, һи, бигрәк тиле дә инде, көне буе болында йөреп, шуны да белмәгән бит... Җиләк пешмәгәч, Сөмбел нигә аңа ияреп йөрсен ди. Менә пешсен башта җир җиләге, аннары карарбыз...
Күңелләре күтәрелеп киткән малайлар кукуруз басуы кырыена килеп утырдылар. Көтү бераз арттарак калды калуын, зыян юк, озакламый, ашый-ашый, акрынлап көтүчеләр янына килеп җитәчәкләр. Әле төшке ашка кадәр этлек эшләү түгел, тамак кайгысы малларда.
Иртәнге алтынчы яртыда ук ашап алган малайларның ашказаннары борчый башлады.
—Малай, сәгать ничә инде? — дип сорады Самат дустыннан.
— Тугыз тулып килә, нәрсә, ашыйсың киләме?
— Ие, карыным ачты.
— Минеке дә.
Икесе берьюлы яткулык ягына борылып карадылар, .ә анда, көтүче шалашы эчендә, Сәхия әби тәмледән-тәмле ризык белән тутырып җибәргән ике күтүмкә ята. Шулай булгач, нигә ач утырырга әле?!
— Хәзер алып киләм, — дип, Самат урыныннан кузгалды.
— Ярар, бар, — Алмаз яшел үлән өстенә сузылып ятты.
Авылдан ерак түгел нарат агачлары үсеп утырган кечкенә генә посадка бар. Авыл халкы ул җирне «наратлык» дип атап йөртә. Шуның янында ук, көндезге челләдән малларны нарат агачлары күләгәсе астына качыра торган яткулык бар. Шунда малайлар әмәлләп куйган көтүче шалашы тора. Янында чәй кайнатырга кечкенә генә учак урыны да бар. Самат шул якка таба атлады.
Юл уңаеннан кукуруз арасына кереп китте ул. Теге көнне малларны мәтәлә-кадала кукуруз арасыннан куып йөргәндә, басу эчендә аның күзе бер урында куе булып үсеп утырган әрекмәнгә төште. Якынрак килгән иде, әрекмән арасыннан пырх итеп тургай очып чыгып китте, китте дә күккә күтәрелеп чырылдарга тотынды. Саматны кызыксыну биләп алды, нишләп утырган икән теге тургай әрекмән арасында? Шул кызысынуын җиңә алмыйча, ул, әрекмәннең яфракларын як-якка аерып, үрелеп карады. Ә анда, яфраклар арасында, нәкъ җир өстендә кечкенә генә оя тора. Үрелеп карый торгач, малай оя эчендә өч йомырка күреп алды. Тургай монда йомырка басып утырган икән, ә ул аны кузгатты. Самат, ярамаган эш өстендә тотылган кебек, тиз генә артка чигенде. Аның алдында моңарчы ул белмәгән табигать сере ачылды. Бу турыда дусты Алмазга да әйтмәде малай. Кая, мин дә карыйм дияр тагын, ә кошчыкны артык борчырга ярамый. Ләкин үзе көн саен бер тапкыр ояга күз салырга ияләнде. Билгеле инде, бик якын килми генә, чыбыркы сабы белән яфракларны як-якка аерып, сак кына эчкә күз сала.
Кошларның ояларына кагылырга ярамый, кагылсаң, кошчык беркайчан үз оясына әйләнеп кайтмый. Бу турыда аларга зоология укытучысы Нурия апалары сөйләгәне бар. Самат шуңа ояга кул сузмады, кошчыкны артык борчымады. Аннары тургайлар, сыерчыклар мәхәббәт аңлатып та, игенчегә дан җырлап та сайрамыйлар. Кошлар шулай үзләренең ояларын саклыйлар икән. Нурия апалары аларга шулай аңлатты. Аннары, карт кошчык яшенә караганда матуррак та сайрый, ди апалары. Малай кабат әрекмән янына килеп басты, сакланып кына эчкә күз салды, тик бу юлы таныш йомыркалар күренмәде, караңгы оя эчендә, сары томшыкларын югары каратып, өч соры кош баласы чыркылдаша иде. Кара инде син, ни арада булган бу хәл? Самат аларның йомыркадан чыкканын үзем күрермен дип уйлаган иде, әнә аны көтеп тә тормаганнар, төн узганчы инде дөньяга да килгәннәр. Малай, бераз кәефе кырылып, кире чигенде. Ярар, алай булгач, бер дә килмәс әле, ояга күз дә салмас. Үпкәләде ул кошчыкларга...
Шулай турсаеп бара торгач, Самат көтүче шалашы янына килеп җитте, аның ишеген ачып, эчкә узды. Шалашның эчендә ике якта такта сәке бар, уртада кечкенә генә өстәл, өске якта кирәк-ярак куяр өчен җыйнак кына такта шүрлек тора. Шуның белән шул. Самат килде дә, өстәл өстендәге күтүмкәләрнең бауларын чишеп, Сәхия әби сыйларын өстәлгә тезә башлады. Тәк, нәрсәләр бар монда: алты пешкән йомырка, гарык инде алардан, көн саен шуны пешереп тыгалар бит, алты өчпочмак, бусы шәп, ике шешә сөт, тәк, алга таба киттек... Ярты кило чамасы кәнфит — монысы аеруча шәп, ярты таба гөбәдия... Молодец Сәхия апа, малайларның нәрсә яратканын белә ул. Тагынмы? Пешкән бройлер тавыгының күсәк кадәр ботлары... Аннары ярты ипи, бер батон, ике банка консервы. Бүген сый байларча, көтү көтеп була болай, кәнишне. Ул ике өчпочмакны, бер шешә сөтне кулына алды, .аннары, чумырып алып, кесәсенә бер уч кәнфит тыкты да дусты янына ашыкты.
Ул килеп җиткәндә, көтү басу янына ук җыела башлаган иде. Алмаз дустының малларны басудан читкәрәк куып йөргән чагы туры килде. Самат чирәмгә утырды да дусты килгәнен көтә башлады. Каһәр генә суксын, өчпочмак исе борынны ярып керә, аның исенә ашказаны бүре булып котырына. Түзмәде малай, берсен ике кулы белән ябышып ашарга тотынды. Авыл өчпочмаклары шәһәрнеке кебек ике кабуга бетә торган түгел. Бер табага бары өчесе генә сыя аның, чөнки зур итеп пешерәләр. Шуңа ике кул белән тотарга кирәк тә инде... Тәмле өчпочмак, аның артыннан йотып куйган салкынча сөт. Табын өсте яшел печән, чиста һава. Менә шунда инде ул ризыкның иң тәмлесе.
— Син мине көтмәдеңмени?! — Алмаз эшен бетереп килеп тә җиткән икән.
— Үләм, малай, үтереп ашыйсы килде.
— Мин анда көтү куып йөрим, бу монда өчпочмак сыпыртып утыра.
— Алып килдем бит инде сиңа да. — Самат чирәм өстендә яткан икенче өчпочмакка төртеп күрсәтте.
— Алып килми генә кара идең, — дип, юри үпкәләгән кыяфәт ясап, Алмаз ризыкка үрелде. — Сәхия әби күп итеп ашарга тыкканмы бу юлы тагын?
Саматның ризык белән тулган авызы сүз әйтә алмады, бары тик муен астына баш бармагы белән сызып күрсәтте. Ике малай да тавыш-тынсыз ашауларын дәвам итте, Өчпочмакларны сыпыртып куйгач, Алмаз тагын эшлекле кыяфәттә сүз башлады:
— Сәгать ун тулып узды, көтүне наратлыкка таба борырга кирәк, ашый-ашый яткулыкка бара торсыннар. Ие, бара торсыннар. Көтүчеләр, шулай үзара килешеп, көтүне наратлык ягына таба сак кына борырга тотындылар. Каты куарга ярамый, каты кусаң, тамаклары туйган малларның туп-туры яткулыкка китеп барулары мөмкин. Әле иртәрәк. Ә бит көтү көтүнең дә үз серләре, үз нечкәлекләре бар. Тик торганда, белер-белмәс көе көтү көтәргә чыгып китәргә ярамый. Ике малай шулай көтүнең алдына чыгып бастылар да, малларга ашыгып атларга ирек бирми, акрынлап кына яткулык ягына таба хәрәкәт итә башладылар.
— Самат, кара әле, анда нәрсә бар?
Самат дустына күтәрелеп карады, Алмаз көтүче шалашы ягына таба бармагы белән төртеп күрсәтеп тора иде. Ул да шул якка күз салды. Нәрсәдер бар анда, чынлап та. Шалашның түбәсенә, аның тирәсендәге нарат агачлары ботакларына бер йөзләп кенә кара карга, чәүкә ише кошлар төшеп кунган. Дөнья куптарып чәүкәләр чыркылдаша, каргалар ду килеп талаша... Тукта, нишлиләр соң алар анда?
— Самат, син шалашның ишеген япкан идеңме?
— Белмим, хәтерләмим бит, малай...
Ике малай да, көтүне онытып, шалашка таба чаба башладылар.
— Ну, әгәр ишек ачык калган булса... — Чапкан шәпкә Алмаз, сулышын кысып, дустына эндәште.
Сүз дә юк, хәлләр булачак.
Ике малайның шалашка якынлашып килүен кошлар да күреп алдылар. Күреп алдылар да, куркыныч якынлашканын бер-берсенә хәбәр итешеп, дәррәү ыгы-зыгы куптардылар. Наратлык кошлар тавышы белән тулды. Дуслар бер-берсен ишетә алмас булды.
— Ишек ачык... — Алмаз көтелмәгән хәлдән каушап, сөрлегеп үк китте...
Самат үзе дә күреп алды, шалашның ишеге ачык, аннан, уктай атылып, берәм-берәм, чәүкәләр белән бергә аралашып, каргалар атыла-бәрелә очын чыгалар. Көтүчеләр килеп җиткәнче, аларның берсе дә калмады.
Малайлар, килеп җитүгә, эчкә күз салдылар. Булган монда хәлләр. Шалаш эчендә нәрсә бар — барысы пыран-заран килгән, бомба төшкән кебек. Анысы ярар иде дә әле, тик менә алты йомыркадан, калган өчпочмаклардан, кәнфитләрдән, кыскасы, Сәхия әби сыйларыннан җилләр искән. Алай гына түгел, калай банкалы консервыларны чукып ача алганнар, ничек томшыклары сынмаган диген син аларның. Берни калмаган, соңгы ипи валчыгына кадәр сыпыртып киткән бу кошлар өере!..
Самат һаман да баш очында каркылдашып очып йөргән кошларга карап йодрыгын һавага селкеде.
— У-у-у-у, бүксәләрегезгә таш кергере!..
— Тормоз.
— Кем?
— Кем булсын, син.
— Нәрсә?
— Нәрсә түгел. Нәрсә ашыйбыз инде хәзер, кичкә кадәр ач корсак белән йөрибезмени? Ярамыймыни артыңнан ишекне ябып йөрергә, тормоз!..
— Син, малай, чамалап, онытканмын, була ич инде алай.
— Ие, оныткан, — Алмаз кошларга таба төртеп күрсәтте, — әнә алар онытмаганнар кунакка кереп чыгарга, консервы банкаларын да чукып ачканнар бит, хәерсезләр!
Алларында тотып торучы булмагач, маллар да, көтүчеләрдән әллә ни калышмый, яткулыкка килеп керделәр. Аларның тамаклары тук, көндезге челләдән качып, күләгәдә ятарга бик ризалар. Төшке аш узганчы ике сәгатьтән артык кузгалмый ятачаклар. Көн дә иртәнге биштә йокыдан торган малайлар өчен дә яткулык бик кирәк. Маллар белән бергә алар да, ашап туйгач, бераз йоклап алалар иде. Куркасы юк, тамагы тук хайван чыгымламый ул. Күләгәдә изрәп тик ята бирә.
— Булмады инде бу, чиратлашып, өйгә кайтып ашап киләсе булыр.
Алмазга, ризыкка караганда, калган йокы кызганычрак иде, күрәсең.
— Мин өйгә киттем, син монда тәртип керт.
Алмаз чыбыркысын җиргә ташлады да авылга таба китте.
- Ярар, — дип килеште дусты белән Самат, гаеп барыбер анда инде, сатулашып файда юк.
Шалашны бераз тәртипкә китергәч, Самат чәй ягын хәстәрли башлады. Сәхия әби күчтәнәченнән бары кесәсенә салып куйган бер уч кәнфит кенә сакланып калган. Ярар, ач корсакка кайнар чәй белән бара инде ул. Учакны ул зур итми, чәйнек акрынлап лебер-лебер кайнап утырырлык итеп кенә яга. Бер чәйнек чәй кайнатыр өчен зур учакның кирәге юк. Малай яхшы белә: эссе көнне кипкән агачлык эчендә ут белән шаярырга ярамый. Шуңа да алар иң беренче эш итеп учак урынын кирпечләр беләй әйләндереп алдылар, ут-ялкынын беркайчан да зур итмиләр, чәйнек кайнап чыгу белән, тизрәк сүндерү ягын карыйлар.
Ул, учак өстендә торып каралып беткән чәйнекне алып, аскы болынга төште, анда Көтүче чишмәсе дигән чишмә бар, аның улагы да, бурасы да юк. Тирә-ягы елга ташы белән генә әйләндереп алынган. Ул менә шулай җирдән саркып, ташлар өстеннән тулып агып тора. Суы бик йомшак та, тәмле дә аның. Көтүчеләр елның-елында чәй өчен суны шушы чишмәдән ала. Самат чәйнегенә тутырып су алды да кабат учак янына менде, учак өстендә аркылы сузылган тимер кисәге бар, чәйнекне шуңа киертеп, астына аз гына коры-сары ботаклар тыкты да ут дөрләтеп җибәрде. Аннары кабат аска — тау буена төшеп китте. Бер-ике җир җиләге яфрагын өзеп алды, мәтрүшкәнең икесен дә — сарысын да, зәңгәрен дә... Чәйнектә су кайнап чыгу белән, бер әчмуха чәй белән кулындагы үләннәрне дә салып, бераз кайнатып алачак.
Көтүче чәе — дөньядагы иң тәмле чәй. Көтүчеләр җәй буе, аена карап, төрледән-төрле үләннәр салып, чәй кайнаталар. Халык аптекалардан кипкән үләннәр сатып ала, шул чәйне эчәр өчен санаторияләргә бара. Ә монда, рәхим ит, ниндиен телисең, шунысы аяк астында үсеп утыра, өзеп ал да, кайнатып, күпме телисең, шуның кадәр эч. Юк, саф чишмәдән алынган суга төрле хуш исле болын үләннәре салып пешергән көтүче чәеннән дә тәмлерәк чәй булмас.
— Самат!
Үз уйларына бирелеп, учак тирәсендә кайнашкан малай сискәнеп китте. Күтәрелеп як-ягына карады. Тфү, Назгөл икән.
— Нәрсә син шыпырт кына килеп арттан кычкырасың, ә?
Назгөл — Саматның классташы, сары чәчле, битләрендә сипкелләр дә бар бераз, өстенә зәңгәр күлмәген кигән, буйга Самат тирәсе булыр. Кызның кулында баш яулыгына төрелгән кечкенә генә төенчек бар. Назгөл чыркылдап көлеп җибәрде:
— Курыктыңмы миннән?
— Юк, курыкмадым.
— Курыктың!
— Курыкмадым, дидем бит, нишләп йөрисең син монда?
— Безнең сарык бәтиләргә тиеш иде, әти аны, белмичә, көтүгә чыгарып җибәргән, әни карап кайтырга кушты, бәтиләмәде микән, ди.
— һай Алла, бар икән хуҗа кеше, бәтилисе сарыкны көтүгә чыгарган, бәтиләр өстенә ялгыш сыер басса? Аннары көтүче гаепле була... Көне буе болында бәти күтәреп йөре тагын. Каргалар да шуларны гына карап тора...
Кызның классташы белән бер дә ачуланышасы килми иде. Кулындагы төенчеген селкеп, малайга эндәште:
— Ә мин сиңа кыстыбый алып килдем...
Саматның, билгеле, карыны күптән ачкан, коры чәй белән генә яшь организмны алдалап булмый. Тик сер бирәсе килми.
— Кыстыбый? Кем сораган аны синнән, күтәреп йөрисең юк иде.
Назгөл үпкәләмәде, энҗе тешләрен күрсәтеп елмаеп кына куйды.
— Ә мин беләм.
— Нәрсә беләсең?
— Көтү юлына төшеп килгәндә, Алмаз очрады. Сезнең төшке ашыгызны каргалар ашап бетергән икән, — кыз челтерәтеп көлеп җибәрде, — әти кайтышка әни белән кыстыбый пешергән идек, кире борылып кайттым да берничәсен яулыкка төреп алдым.
Саматның ачуы кабарды, дус, имеш, урам буйлап сөйләп кайтмаса тагы...
— Булса ни, ач калмаган булыр идем әле, — дип, исе китмәгән кыяфәт белән кызга аркасы белән борылды ул.
Тик Назгөл, кыз кеше буларак, тәмле телен кызганмады:
— Самат, чәй агызып бир әле, көтүче чәе тәмле була, диләр, бер генә чокыр эчим инде...
Малай карышмады, ике "калай кружкага кайнар чәй агызды, кыз каршына кәнфитен куйды. Назгөл дә төенчеген, чишеп, уртага куйды. Ну кыстыбыйлары да кыстыбыйлары! Каһәр, хуш исле, майлары тамып тора...
Саматның куллары үзеннән-үзе кызның күчтәнәченә үрелде. Исе китмәгән кебек кенә ашарга уйлаган иде дә, барып чыкмады шул. Минут эчендә кыстыбыйлардан җилләр исте. Назгөл, кайнар чәйне ваклап-ваклап йота-йота, үзенең күчтәнәчен умырып-умырып ашаган малайга карап, хәйләкәр елмайды:
— Тәмле булдымы, Самат?
— Ярыйсы гына булды бу, тамак туйды.
Кыз тагын елмаеп куйды. Елмаерсың да, ярыйсы гына түгел, бик шәп «шуды» күчтәнәч кыстыбыйлар.
Кинәт сызгырган тавыш ишетелде:
— Фииюю-фит!
Малай да, кыз да тавыш килгән якка күтәрелеп карадылар. Наратлык каршында печән җире бар, басу белән агачлыкны аерып, басу юлы үтә. Шул юл өстендә Алмаз басып тора, ул сызгырган икән.
— Тизрәк килегез монда, Самат, чыбыркыны алып кил, тиз бул, дим!
Самат, иелеп, бер кулына чыбыркысын алды, икенче кулына дустының чыбыркысын тотты да, кызу-кызу атлап, басу юлы буйлап китте. Аңа Назгөл дә иярде.
— Нәрсә бар? — дип сорады ул дустыннан, килә-килешкә.
Алмаз басу ягына таба төртеп күрсәтте, печәннең беренче кабаты чабылган, икенче кабаты әле үсеп кенә килә, тез тиңентен юк әлегә. Басу уртасын ярып, көтүгә таба эт дисәң эт түгел, бүре дисәң бүре түгел, ике алагаем зур җанвар якынлашып килә, аларга кечерәк сигез-ун тирәсе әнчекләр ияргән, балаларыдыр инде.
— Әнием, бүреләр! — Назгөл, куркып, малайлар артына качты.
— Юк, бүрегә охшамаган болар, әнчекләре төрле-төрле төстә, кыргый этләр, тик нигә шулкадәр зур икән алар? — Алмаз — сабыр холыклы, төптән фикер йөртә торган малай — бу сүзләрне шик-шөбһә белән, ниндидер бер карарга килә алмыйча әйтте.
— Нигә туктадылар? — Самат басудагы хәлгә ачык лык кертте.
Алмаз да җанланып китте:
— Алар, көтүне күреп, һөҗүм итмәкче булганнар, күрәсең, безне күргәч туктап калдылар, утырасыз анда чөкердәшеп, килеп җитмәгән булсам, сарыкларны харап итәсе булганнар бит...
— Малайлар, әйдәгез качабыз, ябышачаклар бит хәзер безгә.
— Ие, кач, бар! Ә көтү, сарыклар? — дип сүзгә кушылды Самат. — Син, бар, Назгөл, шалашка кереп утыр да ишеген эчтән бикләп куй, сиңа тимәсләр.
— Әй-ем, куркам мин. Кузгалдылар, малайлар, хәзер безгә ябышачаклар.
Әйе, көтүче малайларны күргәч, кыргый җанварлар, бераз шикләнеп туктап калганнар иде, кабат өрми-нитми генә аларга таба якынлаша башладылар. Үзләренә каршы торыр көч юк икәнен чамаладылар, ахры.
Ике дус, янәшә басып, Назгөлне артларына яшерделәр дә, кулларына чыбыркыларын тотып, дошман каршыларга әзерләнделәр. Берниди курку-каушау дигән нәрсә тоймадылар малайлар. Тыныч кына, бөтен кыюлыкларын күз карашларына чыгарып, якынлашып килүче кыргый этләрне көтә башладылар. Чыбыркы — яхшы корал ул, ялгыш берәр җиреңә тисә, тиреңне умырып төшерә. Тик алар бит уннан артык, бу һөҗүмнән исән калу бик икеле. Җитмәсә, икесе бик зурлар.
— Алмаз, борыннарына сугарга тырыш.
Дусты «аңладым» дип башын какты. Ничек кенә булмасын, малайлар көтүне тик торганнан таларга ирек бирмәячәкләр, бусы хак. Артта, көтү эчендә дә җанлану сизелде, күләгәдә изрәп яткан маллар да куркынычны сизеп алганнар, иң алгы якка сыерлар чыгып басты, алар артына сарыклар, кәҗәләр кереп качты. Сөтлебикәләр дә хәтәр алышка әзерләнде...
Самат түзмәде, чыбыркысын селтәп җибәрде. «Ша-а-артт!» Чыбыркы тавышы мылтык тавышы кебек наратлык эченә таралды: «ша-а-арт». Кыргый этләргә бу тавыш бик яхшы таныш, аларны көзге көннәрдә аучылар аз эзәрлекләми. Этләр өере туктап калды. Алмаз да дусты артыннан чыбыркысын шартлатты. «Ша-а-арт!» Этләр, кирегә борылып, төрлесе төрле якка йөгерә башладылар.
— Фиииююю-фит! — Алмаз аларны озатып сызгырып җибәрде.
Кыргый этләр, тизлекләрен арттырып, тиз арада күздән дә югалдылар. Дошман җиңелде, куркуыннан койрыгын бот арасына кыстырып качып китте. Ике дус аларны җиңде. Малайлар бер-берсенә борылып караштылар. Куркыныч узгач кына аларның аяк-куллары калтырый башлады. Каты киеренкелектә торган аяк буыннарын тотып торыр чама юк.
— Мылтыктан аттылар дип белделәр, — диде Самат, курыкканын сиздермәскә тырышып.
— Ие, шулай, алар башка монда килмәячәк, бездә мылтык бар дип уйлаячаклар хәзер.
— Малайлар, мин шундый курыктым, — Назгөл ике каһарман малайга сокланып эндәште, — сез ничек шулай курыкмадыгыз, бугазлап ташлыйлар иде бит безне алар.
— Бугазлаткан ди. Монда килеп карасыннар иде, күрсәткән булыр идек без аларга! — дип әйтеп куйды Алмаз, куркудан калтыранган кулларын яшерергә тырышып.
Тик аның сүзенә Назгөл ышанды. Малайлар сугышачак иде кыргый этләр белән. Моңа бернинди дә шик юк.
— Рәхмәт сезгә, малайлар.
Назгөлнең үзләрен яклаучы итеп кабул итүенә ике дусның да күңеле булды.
— Дәү үс, — дип җавап бирде кызга Самат.
Кыргый этләрдән куркып торып баскан маллар инде башка ятмаганнар, тынычланып, көтүчеләрне дә көтмичә, аскы болынга, инештән су эчәргә төшеп киткәннәр икән. Яткулыкта бары бер сарык калган, ә аның янында ике кечкенә сарык бәтие аякка басарга тырышып маташа. Боларны күреп алган Назгөл кычкырып җибәрде:
— Безнең сарык бит бу! Карагыз әле, бәрәнләгән, ике бәтие бар, ур-р-ра-а-а-а!.. — Кызның шатлыгы эченә сыймый, йөзендә нур балкый, әйтерсең әле генә кыргый этләр һөҗүме булмаган да. — Карагыз, берсе кап-кара, шундый мату-у-у-у-р.
— Менә булган икән хәлләр, — дип сүзгә кушылды Самат, — ярый әле аларга сыер басмаган.
— Аларны монда калдырып булмый инде, кичкә кадәр дә кулда күтәреп йөртү эш түгел. Кояшы да бик кыздыра, кичкә кадәр бәтиләр бу кызуда янарга мөмкин, исән калсалар да үсмәячәк алар, чирләшкә булып калачаклар, — дип, олылар кебек акыл йөртте Алмаз. — Назгөл, син алып кайтып кит боларны. Бәтиләрен күтәрсәң, әниләре синнән калмыйча ияреп кайтачак.
Кыз, бәрәннәрдән аерылып, малайларга күтәрелеп карады:
— Малайлар, мин теге этләрдән куркам.
— Нәрсәсеннән куркасын инде аларның? — дип тынычландырды аны Самат. — Качып киттеләр бит инде...
— Куркам, кукуруз басуы эчендә качып торсалар?..
Алмаз дустына карап эндәште:
— Бар инде, Самат, авыл башына кадәр булса да озатып куй!
— Бар икән хәлләр, башка җәфа тагын болары, — дип, Самат, иелеп, бер сарык бәрәнен кулына алды, аннары кызга эндәште: — Әйдә, нәрсә карап торасың, тот икенчесен кулыңа!..
Кыз рәхмәтле күзләре белән малайга карады.
— Самат, рәхмәт!
— Барыгыз, бар, — дип ашыктырды аларны Алмаз, — Самат, озак йөрмә, көн бераз кичкә авышуга, сыерлар авылга таба карый башлый...
— Мин тиз генә, — дип, Самат, кызны әйдәкләп, авылга таба атлады.
Алмаз аскы болынга маллар янына төшеп китте.
Басу юлы буйлап ике бала атлый. Икесенең дә кулларында берәр сарык бәрәне. Алардан бер карыш калышмый, бәтиләрнең әнисе — сарык атлый. Ике бала нәрсә турында сөйләшәдер — анысы безгә билгесез. Бәлки, әле генә булып узган этләр һөҗүмен, ә бәлки, Самат кызга үзе генә белгән тургай серен сөйлидер. Тик, ничек кенә булмасын, алар бүген бик шат. Балалар тәпиләп кайткан яшел келәм өстендәге аллы-гөлле чәчәкләр болынга ямь өстәп утыралар, бер чәчәктән икенчесенә сикереп, чикерткәләр уйнап йөри, балалар якынлашуга, алар дәррәү килеп як-якка сикерәләр. Кызның күлмәгеннән көнләшеп, күбәләкләр башка чәчәккә куна. Чалт аяз күк йөзендә июнь аеның кояшы елмая, ул да балаларны күреп алган, ахры. Баш өстендә тургай җырын суза. Бүген шундый тыныч, шулай ук бик тә ямьле көн. Иртәгә дә шулай булачак. Алга таба туасы көннәр дә бик матур булыр. Әйе, бары тик шулай гына булсын. Балалар күңелендә дә аларны алда тыныч, ямьле, бәхетле көннәр генә көтеп торачагына ныклы ышаныч бар. Аларга кушылып, мин дә шул ышанычта калам.