Автобуска бик матур кыз килеп керде. Бар бит дөньяда чибәр кешеләр! Әйтерсең тулган ай, күктән сикереп төшеп, үзе автобуска кереп утырды. Автобус эче яктырып, балкып китте. Әле генә йокымсырап барган кешеләр, матур кызны күргәч, җанланып китеп, сәбәпсезгә елмаеша башладылар. Бер егет, сикереп торып, кызга үз урынын тәкъдим итте. Кыз, рәхмәт әйтеп, егетне сихерле елмаю белән бүләкләп, биргән урынга килеп утырды.
Әйе, сихерле елмаю иде бу! Әгәр берәүнең күкрәгендә йөрәк урынына чакма ташы булса, бу елмаюдан аның таш йөрәге дә эреп автобус идәненә тамар иде. Дөньяда күпме яшәп, мондый елмаюны күргәнем юк иде әле минем.
Сикереп торып урын биргән егет, кыяр-кыймас кына, тегеңәргә сүз катты. Кызның чиядәй кызарып пешкән иреннәре ачылды, энҗедәй тешләре балкып куйды. Бәхетле егет! Аның шундый матур кыз белән сөйләшүеннән мин көнләшеп утырам. Их, дим, ни өчен соң мин, сикереп торып, урын бирмәдем? Әгәр шулай итәргә башым җиткән булса, хәзер ул егет түгел, ә мин аңа сүз каткан, аның белән сөйләшү бәхетенә ирешкән булыр идем.
Кыз белән мавыгып китеп, билет алырга да онытканмын. Күн сумка аскан, кашларын җыерган кондуктор хатын алдыма килеп баскач кына, исемә төште. Тиз генә акчамны чыгарып хатынга суздым.
— Кайда утырган идегез?
Ә мин, матурлык яратучы тиле малай, кайда утырганымны да рәтләп хәтерләмим.
— Әллә кайчан, шәһәрнең теге башында ук кергән идем инде.
Хатын миңа бер уч билет тоттырды, йомарлап кесәгә тыктым.
Машина стадион каршында туктагач, берәүләр төшә, берәүләр керә башлады. Автобус эче тыгызланып китте. Кызны капладылар. Тукта, мин әйтәм, ичмаса, тагын бер күреп калыйм. Урынымнан торып, халыкны этә-төртә, сихерле нур балкыган якка, ягъни теге кыз утырган җиргә елыштым. Урын биргән егет инде төшеп калган. Их, тиле, тиле! Синең урында мин булсам, бу чибәркәй бер тәүлек утырып барса да, аның матурлыгына табынып, һаман утырып барган булыр идем. Әнә, кешеләр Дрезден галереясындагы матур картиналарны күрер өчен генә дә Мәскәүләргә хәтле барып кайталар. Бу бит инде киндергә буяу белән ясалган җансыз матурлык кына түгел. Юк, егет, юк, төшеп калуың белән бик ялгыштың син!
Кыз, фәрештә бармакларыдай бармаклары белән ак сумкасын ачып, акча алды.
— Пожалысты, бирегез әле шуны билетчы хатынга, — дип, ул матур кулын миңа таба (миңа таба бит, иптәшләр!) сузды.
Мин, акчасы белән бергә кызның кулын да тартып алырлык булып, кешеләр аркылы тиз генә үрелдем. Шундый матур кызның акчасын учымда тоту бәхетенә ирешкәч, мин кешеләрне ыра-ера кондуктор янына ашыктым.
Кашлары салынган, тәмам талчыккан кондуктор, бер акчага, бер миңа карап:
— Бездә өч тиенлек станция юк, — диде. — Бу трамвай түгел, автобус, күзегез аерадыр.
Теге фәрештә валчыгы ялгышкандыр, ахры, дип, үземнән акча өстәргә әзер булып, мин:
— Ә ничә тиенлек станция бар соң? — дип, бөтенләй ахмак сорау бирдем.
— Кайда утырган идегез?
— Үземә алмыйм, әнә теге гүзәлгә, — дип, нур балкып торган якка ымладым.
— Гражданка!— дип кычкырды кондуктор.— Сезнең утырганыгызга инде бер сәгать, оялмыйча нибары өч тиен акча бирәсез!
Гүзәлкәйнең нечкә кашлары кинәт сынды, чырае үзгәреп китте.
— Минем ничә сәгать йөрүемдә сезнең ни хәсрәтегез бар?— дип чатнатты бу.— Теләсәм бер тәүлек тә йөрермен!
Шундук кешеләрнең йөзеннән елмаю качты. Тәрәзә янында утыручы күзлекле агай, тамагын кырып, башын түбән иде. Автобус эче караңгыланып калды. Кондуктор алырга теләмәгән өч тиенне мин, кире китереп, тегенең кулына төрттем дә ишеккә таба уздым. Аның ягына карарга да уңайсызланып торам. Гүя ул түгел, ә мин, егерме тиенлек юлга өч тиенлек билет алып, автобус халкы алдында оятка калганмын.