СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рифә Рахман "Танык өчен Ходай бар"

Гафур Алзәйнәпне ябештереп кенә алып кайтырга уйлады. Туйга тотыласы һәм болай да юк акчага атасының йортына кечерәк кенә бер почмак төрттерсә йә матай- мазар алса яхшырак кебек тоелды, сөйгәненең ризалык бирәсенә ул аз гына да шикләнмәде. Каләмгөл абыстай белән Сабирхуҗа абзасының үзен яратканын белми түгел, беләдер, яше институт-фәлән тәмамламаган авыл кызы өчен шактый - егерме икегә җитеп килә, дуслашып йөргәннәренә, Алла боерса, көзгә өч ел. Алзәйнәпнең авылларында Гафурдан да яхшыракны таба алмаслыгы көн кебек ачык, башка яклардан кунакка төшкән яшь-җилкенчәк сирәк, олы юлдан ерак урыс-мари арасындагы, урман эчендәге Мортазада сабантуй кадәр сабантуй мәйданында авылдашлары гына бил алыша. Егет кыз өчен әнә шулай уйлады.
Гафур, чыннан да, ким-хур егет түгел иде. Тартуын тартса да, артыгын эчми, борынына ис кергән үсмер вакытында да клуб тирәсендә кыз-кыркын өчен сугышларда катнашканлыгы да ишетелмәде, хәзер юк та юк инде. Гафурга, әле җәйдә генә армиядән кайтканга, колхозда үзенә беркетерлек эш тапмадылар табуын, алай да кул кушырып яшәмәс. Көзге урып-җыю беткәч, исәбе - итек өязенә чыгып керү, планнарын тормышка ашырырлык акча туплый башлау.
Гафурның Алзәйнәпкә гашыйклыгы инде бала-чагасына да, әби-сәбиенә дә сер түгел. Армиядә чагында башка кызлар белән хат алышса да, болай гына - кеше арасында дәрәҗә тотар өчен генә иде. Машина өстендә хәрби комиссариатка китеп барганда, кулъяулык болгап калган кызларга карап, ахириенең:
- Кулыңны бик тырышып болгама, боларның безгә буласы юк, - дигән сүзләрен һич кенә дә исеннән чыгармады. Аеруча үзенә күз атып йөргән Флүрәгә аталган хатларында тормышын җәелеп китеп сөйләмәде, яратам, сагындым, дигән сүзләр ычкындырмады, күбрәк авыл хәлләрен сорашты, дуслары хакында язды.
Флүрә әче теллелек белән яманаты чыккан нәселдән иде. Андыйлардан авыл егетләре ераграк торырга тырышалар, вечерларда биергә алмыйлар, алар урамының башына кайткан дусларына иптәшкә дә озата бармыйлар. Беркатлы Гафур аның белән хат алышып ялгышты. Кызның тәүге хатын ук җавапсыз калдырса була иде. Яхшысынмады. Флүрәдән килгән хатларда төче сүзләр, тирән мәгънә белән язылган җөмләләр арта баргач та, үпкән- кочкан җилгә очкан, диләр, бу бит әле нибарысы хат алышу гына, вәгъдә билгесе түгел, дип, үз-үзен тынычландырды.
Флүрәнең Гафурга хат язганлыгын Алзәйнәп белә, әмма ул үзе дә вәгъдә биреп озатып калган кыз түгел, моның өчен егеткә кинә сакларга кирәк түгел дип саный иде. Мортазадан сүзләр китеп тә Алзәйнәп игътибарга алмагач, Флүрәнең егеткә бәйле хыяллары хәл-әхвәл сорашу белән генә чикләнмәде, ул әледән-әле күңелендәгесен сиздереп куя башлады.
Гафур - сазап барган Флүрә белән бәйләнешкә кергән бердәнбер ир заты, шуңа күрә кызның кияүгә чыгуга бәйле соңгы өмете дә иде. Яшь агызып, кулъяулыклар болгап армиягә озатып калган, әмма шунда ук оныткан яшьтәш кызларның күбесе башлы-күзле булган бер вакытта үзеннән күпкә өлкәнрәк Флүрә хатлары, ул авылга кайтып төшкәнче, атна саен булмаса, ай саен килеп торды. Гафур баштарак, әле бер тиенлек маркасыз конвертларда икенче кызлардан да кайнар сәламнәр килгәләгәндә, ара-тирә җавап биргәләсә, тегеме-бумы сәбәп белән башкалар язудан туктагач, Флүрәнең бер генә хатын да җавапсыз калдырмады.
Армиядән килгән хатлар ешая барган саен, Флүрәдә, Гафур, ниһаять, ярата башлаган, бәлки, үземнеке дә булып куяр, дигән уй ныгыды. Кыз сүзләрнең тагын да матуррагын сайлый башлады, үпкә белдерәсе килеп киткәндә дә, артыгын чәпчемәде, сабырлык күрсәтеп, килер язга кайтуын көтте.
Гафур туган йортына армиядән бик соңлап, иптәшләренең гимнастеркалары җәй кояшында уңып беткәч кенә кайтып төште. Күрше-тирә малайларына — сагызын- фәләнен, карт-корыга чәен-шикәрен күчтәнәчкә өләшкәч, туган-тумача белән бер кат сөйләшеп утыргач, туп-туры Алзәйнәпләр өенә китте. Исәбе, озын-озакка сузмыйча, кыз белән сөйләшеп, шушы җәйдәме, әллә килер көздәме гаилә корып җибәрү иде. Әнкәсе белән әткәсе пенсиядә. Кулларыннан эш төшеп бара. Абыйлары да, хатыннары да олыгаеп киләләр. Әле төпчекләрен хезмәткә озатканда ук, армиядән исән-сау әйләнеп кайткач, озак тормый өйләнүен хуп күрүләрен, яшь барган саен, атна-ун көн саен кайтып, йорт эшләрендә булышып йөрүнең авыраюын турыдан ярып әйттеләр. Бу эшләрне Мортазада төпләнгән Мосаннифка йөкләү дә бик килешеп бетми иде.
Әйләнәм дип әйтүе генә җиңел. Никахын укытасы, туен уздырасы, кеше арасында утырырлык киемен аласы... Яңа армиядән кайткан егеттә боларга җитәрлек акча югын гына ага-җиңгәчәйләренең башына һич кереп карамады. Алзәйнәп, Гафурны бик сагынып көтеп алса да, ябешеп чыгарга риза булмады. Ул иркен тормышта ялгызы үскән бригадир кызы иде шул. Ак күлмәктә-фатада табын түрләрендә утыруга ни җитә?! Әле бит туйдан соң дөмбергә калуың да ихтимал...
Алзәйнәптән уңай җавап ала алмаса да, Гафур Октябрь бәйрәмендә кызны барыбер ябештереп алып кайтырга карар кылды. Көтүләр кергән, әле генә капка төпләрендә тупырдашып торган казлар суелган вакыт иде. Игеннәр мул, печәннәр күп әзерләнгән елны улларының өйләнүенә Каләмгөл абыстай белән Сабирхуҗа абзый бик шатланыштылар, яшьләрнең клубтан кайтуын өстәл ясап көтеп торырга булдылар, Гафурны аркасыннан догалар укып сыпырып, инде ул да башлы-күзле була бит дип сөенешеп озатып калдылар. Бу кичтә аларда утлар сүндерелмәде, ишек келәләре төшерелмәде, пәрдәләр яхшылап тартылды, башка чакта аяк арасында буталган Акбай, оясына кертелеп, чылбырга утыртылды. Яшь киленне куркыта-нитә күрмәсен, янәсе.
Бәйрәм концертыннан соң кызыл почмакта әзерләнгән табында активисткалардан Алзәйнәп кенә юк иде. Программага кертелеп тә, кызның чыгыш ясарга килмәве клуб мөдирен бик аптырашта калдырды. Гафурның кәефе кырылды. Әгәр сөеклесен, көтмәгәндә күңелләренә шик төшеп, әти-әнисенең клубка җибәрмәвен белсә, хәлдән чыгуның бер-бер уңай юлын тапкан да булыр иде. Әле узган төндә генә иртәгесен дә күрешергә вәгъдәләр бирешеп аерылышканнан соң, Алзәйнәпнең, бернинди хәбәр салмыйча, нәкъ менә иң кирәкле вакытта суга төшкән кебек юкка чыгуы егетнең ачуын китерде.
Әле концерт барганда ук Гафурның сөмсере тәмам коелган иде. Ул, менә-менә күренер дип, әледән-әле ишек якка карады. Алзәйнәп кенә күренмәде. Баштарак егеткә, бер-бер эш чыккандыр да, Алзәйнәп соңлыйдыр, мәҗлескә булса да килер кебек тоелды. Алай уйлаганы да дөрескә чыкмагач, кәефе тәмам төште. Җитмәсә, үч иткән кебек, урыны Флүрәнеке янәшәсенә туры килде. Ул инде Гафурга ничек ярарга белми, алдындагы тәлинкәсенә әле монысын сала, әле тегесен, кыз кеше дип оялып тормый, егет хәмердән бушаткан кырлы стаканны шунда ук тутырып та куя.
Мәҗлес ахырына, халыкны шаккатырып, Гафур тәмам исерде, ялгызы кайтыр хәлдә дә түгел иде. Флүрәгә шул гына кирәк тә. Ул сыер савып көч җыйган куллы, егәрле һәм эре сөякле кыз иде, егетләрне дә шаккатырып, Гафурны җилтерәтеп бер җилкәсенә салды да клуб артын дагы бакча сукмагы аша гына кыска юлдан өйләренә озата китте.
Каләмгөл абыстай белән Сабирхуҗа абзый, берни аңламаслык хәлдәге улларын, аның янәшәсендә бүген ияреп кайтыр дип һич көтмәгән Флүрәне күргәч, ни әйтергә белмичә тып-тын калдылар. Хуҗабикәнең күрешергә дип сузылган ике кулы һаман да күтәрелгән килеш тора бирде. Сабирхуҗа абзый, беравыктан соң, ашъяулыклары алынып куелган табын артына - бу хәлләргә башкалардан битәр аптыраган Мосанниф янына барып утырды.
Кыз исә югалып кала торганнардан түгел иде, Гафурны түргә әзерләгән урынга илтеп яткырды да, аяк киемнәрен салдырып, өстенә ябып, өстәл әзерләнгән ишек катына чыккач, без менә шулай итеп өйләнештек, дип белдерде.
Карчыгының Флүрәгә караңгы чырай белән торганлыгын, нидер әйтергә маташканын күргән Сабирхуҗа абзый кешегә сиздерми генә алъяпкыч почмагыннан тартты. Аннан эш тапкан булып чоланга чакырды да, малай хәл иткән икән, килешми чарабыз юк, агасын күрше авыл мулласы Мифтахетдинга йөгерт, вакытында никах укытырга кирәк, Флүрә дә кеше баласы, яманатын чыгарырга ярамас, диде.
Хәзрәт озак көттермәде. Колхозның Мосанниф җигеп киткән турайгырында «ә» дигәнче килеп тә җитте. Чит- ятны да, белгән-күргәнне дә чакырып торасы итмәделәр, эчләре тулы ут иде - бу хәсрәткә нигә башкаларны да китереп кыстырасың?
Мифтахетдиннең сорауларына Мосанниф кына таныкнамә бирде дә, Гафур белән Флүрәне өйләнештереп тә куйдылар. Чәйләп алгач, мулланы да озаткач, кыз белән егетнең икесен бергә калдырып, әти-әни ихатаның йортка каршы ягындагы ак келәткә чыгып китте, Мосанниф йокларга үзләренә кайтуны хуп күрде.
Эчкән аракысыннан башы авыртуга түзә алмыйча төнлә уянып китсә, Гафур таң калды: янында, ап-ак беләкләре белән муенына сарылып, чәчен-башын тузгытып, эчке күлмәктән генә Флүрә йоклап ята. Кияү егетенең башына китереп суктылармыни, ул бар көченә әлеге ак кулларны үзеннән алып ыргытты да:
- Нишләп ятасың монда? - дип кычкырып та җибәрде.
Флүрә тиз генә бирешә торганнардан түгел иде. Мут елмаеп, тагын егетнең муенына асылынырга, иреннәреннән үбәргә чамалады, аның үзен һаман да читкә этәрүен күргәч кенә түзмәде:
- Без никахлы инде, берни эшли алмыйсың, - дип әйтте дә салды. - Мин - синең закунный хатының.
Гафурны әлеге сүз чыгырыннан чыгарды, сикереп торып Флүрәнең урындык өстендә яткан киемнәрен башына ыргытты, аннан, киенгәнен генә көтте дә, кулыннан җитәкләп, өстерәп диярлек капканың теге ягына чыгарып ташлады. Үзе исә, кызга карап та тормыйча, тау башына, сөйгәне яшәгән йортка таба йөгерде.
Ярый әле Алзәйнәпкә урынны, көз дип тормый, верандага җәйгәннәр икән. Ул көтмәгәндә ачылган капка тавышына уянган да тәрәзә янына килеп баскан иде. Аталары, кызның беркая китмәсенә ышанып, күптән ятып йоклаганнар булып чыкты. Гафур Алзәйнәпне ишегалдына - болдырга дәште дә, тотлыга-кабалана, бу кичтә үзе белән булган хәлләрне сөйләп бирде.
Флүрәнең иллә дә оста борынына чиртә язуы сөйгәненең кытыгына тиде. Ул озак уйлап тормады, верандадагы киемнәрен култык астына кыстырып, өстенә калын шәл ябынып, Гафурларга төшеп тә китте. Аларның беренче төне бу хәлләрне тагын бер кат искә алып, әле елап, әле көлеп дигәндәй үтте.
Ул арада таң атты. Каләмгөл абыстай, ишегалды уртасындагы комганнан гына тәһарәтләнеп, соңга калган намазын укыды, мунчасын ягып җибәрде, Сабирхуҗа абзый мал-туар карады, олы мичкә ут төртергә дип, чы расын-тузын хәстәрләде. Нәкъ вакытын белеп, хатынын җитәкләп, Мосанниф та килеп җитте. Инде киленнең ата- анасына хәбәр салыйк дип, җыйнаулап өйгә керсәләр, күзләре маңгайларына менде. Алзәйнәп белән Гафур кичтән җыелмыйча калган табын артында чөкердәшеп чәй эчеп утыралар.
Аптырасалар аптырадылар, аптырамасалар юк дигәндәй, берсе дә әле төн аша гына булган хәлләрне искә алырга теләмәде, әйтерсең, берни дә булмаган, никах та нәкъ менә улларының яраткан кызы белән икесенә укылган... Мосанниф кына, уңай килсә, сораштырырмын дип, мунчадан соң ук ишегалды тирәсендә балта-чүкеч тотып йөргән энекәше янында булышып маташты да, җае чыкмагач, үзләренә китеп барды. Алзәйнәпнең әти-әнисе әйткәнне көтеп тормаганнар, үзләре үк килеп җиткәннәр, кыяфәт саклап кына, кызны кире кайтырга үгетләп маташсалар да, эчләреннән моны һич тә теләмиләр иде.
Каләмгөл абыстай белән Сабирхуҗа абзый бу көнне дә, әле аннан соң да Гафур белән Алзәйнәпнең теле бер ачылмаса бер ачылыр дип юкка көтте. Ул көнне дә, аннан соң да яшьләр бу мәсьәләдә бик тешләк булып чыкты. Нәфесе аркасында мәсхәрәгә калган, инде үзеннән башкаларның да көлүен теләмәгән Флүрә серле никах төне хакында сөйләми дә сөйләми иде инде. Ахырда карт белән карчык, шайтан коткысы белән үзебез генә саташканбыз, ахрысы, дигән уйга ук төштеләр. Танык өчен Ходай бар, сылтау өчен шайтан бар, диләрме әле?!

* * *

Сулар акты, җилләр исте, гомерләр үтә торды. Алзәйнәп белән Гафур яраткан кияү белән игелекле килен, уллы-кызлы әти-әни булдылар. Пенсия арттыруны юллап йөргән Мифтахетдин мулла бервакыт Мортаза авыл советына кирәкле язуларга пичәт суктырырга килгән иде. Кәнсәләр төшкә ябылган булып чыкты да, тукта, хәлләрен белеп чыгыйм, дип, Сабирхуҗаларга керергә ният итте.

- Әссәламегаләйкүм! - дип ишектән узуга ук, әлеге дә баягы зур мәҗлесләр өчен ясалган озын, тар өстәл артында кап-кара чәчле хатын, шул хатынга охшаган кара- чутыр ике бала шапыр-шопыр аш чөмереп утырмасыннармы?!

Туктале, мин никах укыган чәчбиха зәңгәр күзле җирәнкәй иде ләбаса, дип гөманлады ул эченнән. Хәзрәт еракта калган, хәтерендә тоныклана төшкән көннәрне, табынны, табын артындагы четердәвек Флүрәне кабат күңеленнән кичерде. Элек күргән сипкелле, очлы борынлы кыз белән тулы битле, почык борынлы яшь хатын арасында һичбер охшашлык тапмады. Тегесе буйга кечерәк, сөяккә какчарак иде дип әйтимме... Нәкъ шулай! Мифтахетдин мулланың башына, Гафур аерылган, яңа гаилә корган икән, дигән уйның килүе булды, ишектән кояш кебек елмайган Каләмгөл абыстай башы күренде:

- Алзәйнәп килен, мулланы чәйгә дәш, укыганнары бик кабул була икән, - диде, аннан Мифтахетдингә карап: - Аллага шөкер, малай белән килен бер итеп яши, - дип өстәде.

Мифтахетдин мулла, булса да булыр икән шайтан вәсвәсәсе дип, өч тапкыр төкеренгәч, күңелгә шик килгәндә укыла торган дога сүзләрен әйтте, аннан берничә мәртәбә:

- Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, - диде дә табынга килеп утырды. - Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
2025-09-02 09:51