СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илдар Хәйруллин “Эх, баҗай!”

Кичен телевизордан алҗып йокларга яткач, Фирүзә иренә әкрен генә:
— Син мине яратасыңмы? — дип пышылдап куйды.
Кәефе булмаганда «башым авырта» йә «эчем быгырдый» дип котыла торган Фирдүс бу юлы ачулы гына:
— Эчемне пошырма, акчам барыбер юк! — дип, стенага борылып ятты.
Тик Фирүзәнең бирешергә исәбе юк иде.
— Синнән акча сорамыйлар, яратасыңмы- юкмы, шуны төгәл әйтеп бир, — диде ул, тавышын көчәйтә төшеп.
- Син, Фирүзә, сериаллар карап ычкына башладың бугай. Ну яратам, ну, шуннан нәрсә? — дип сорады Фирдүс, ачуыннан борынын җыерып.
- Шуннанмы? Шуннан син шуны әйт, шушы сәләмә пәлтә белән ничәнче кышны чыгарга була?!
Фирдүс җавапка берни әйтә алмады. Аның шундук кәефе кырылды, йокысы качты.
«Тормыш түгел бу!» — дип, үз-үзенә зарланды ул, як-ягына боргаланып ятканда. Яздан көзгә тикле җимерек техникада басуда эшләп, хатыныңа пәлтә дә алып бирә алма инде. Җитмәсә, малай — кроссовка, кыз туфли сорый. Газга, утка җыелгандыр, налогына да кәгазь килеп җитәр. Белмәссең дә кайдан гына акча табарга. Урлый белми, бай туган- тумачасы юк. Хәер, урлыйсын күптән урлап бетерделәр, ә байлар шәһәрдә яши.
Тә-әк... Шәһәрдә диген. Ел да Сабан туена кунакка кайта торган баҗае бар түгелме соң? Быел да сер бирмичә сарыгын суеп, аракысын кире килгәнче эчертеп, кадерләп озатып җибәрде бит ул аны. Дөрес, кәҗә мал түгел, диебрәк мыскыллыйлар бугай, анысы баҗай белән булган туганлык турында. Ну аныкы андый түгел, аның баҗае бүтән. Әле тагын бер кибет ачарга җыенам, дип сөйләнгән иде бугай. Димәк, акчасы бар. Булгач, шәт, әҗәткә дә биреп торыр. Иң якын туганнардай кочаклашып, күпме аракы чөмерделәр бит югыйсә. Аның баҗае кебек юмарт кешене көндез шәм яндырып та таба алмассың. Нәкъ шулай дип әйтте дә ул Фирүзәгә, тегесе:
— Ай-Һай, белмим, бирерме икән? — дип, башын чайкап шикләнеп калды.
Ә Фирдүс икенче көнне үк шәһәргә китте.
— О-о-о, карале, кем килгән! — дип авыз ерып каршы алды аны баҗае, артыннан ук авыр тимер ишекне дөбердәтеп бикләп куйгач. — Ну, нихәл? Эшләр тәгәриме? — дип сорады ул, Фирдүснең терсәге кыршылган күн курткасына текәлеп.
Фирдүс сөйләп бирде.
— Ну, брат, синең эшләр минеке белән чагыштырганда просто чепуха! Хатынга пәлтәлек акча юк, имеш. Белсәң иде налогны гына күпме түләгәнемне! Егылыплар китәр идең артыңа. Яңа кибеткә күпме киткәнен әйтеп тә тормыйм. Дөнья акча! Шуның өстенә малай яңа иномарка давайлый, дуслар алдында «Жигули» белән йөрергә просто оят, ди. Ә кызны әйт син тагын! Кайчаннан бирле, Парижны күреп кайтасы килә, дип, җанымны тинтерәтә. Җитмәсә, хатын да, быел беркая бармадым, бер дә булмаса, Төркиягә барып ял итим, дип, җелегемне суыра бит. Менә чыда син боларга... Үзең уйлап кара, каян табарга шуның кадәр акчаны? Тапмасаң, борыннары сразу салынып төшә. Шуңа, бишкә ярылып булса да, тырмашам инде. Ә син, хатынга пәлтә, дисең... Эх, баҗай!
Шул чакны Фирдүс нишләптер читенсенеп китте. Чыннан да, гел пүчтәк нәрсә белән аптыратып йөргән икән баҗаен. Болар күргән нужа белән чагыштырганда, алай ук өметсез түгел икән бит авылда тормыш итүләре. Ни әйтсәң дә, бирерләр иде әле хатынга пәлтәлек кенә акча. Әнә прид, яңа ашлыкны сатуга ук, иң әүвәле механизаторларга түлибез, дип вәгъдә бирде бит. Әле басуда череп яткан чөгендерне дә шудыра алсалар, бәлкем, малай белән кызга да өлеш чыгар. Чыкмаса, әнә лапаста үсеп килгән үгез бар. Итен шәһәргә илтеп сатса, газга да, утка да җитәчәк...
— Аларның тормышлары безнекеннән хужырак, — диде Фирдүс, шәһәрдән кайтып керүгә, хатынының сораулы карашына җавап биреп. — Баҗай үзе муеннан бурычка баткан, белмим, ничек итеп ерып чыгар.
Бераздан, өстәл артында кабыклы бәрәңге «урып» утырганда:
— Карчык, әллә, минәйтәм, сыерны сатып, акчасын баҗайларга җибәрикме, хәлләре бигрәк мөшкел бит, — дип борчылып куйды.
Авыр сулап куйган Фирүзә берни дәшмәде.
«Үзенчә жәлли инде тегеләрне», — дип уйлап куйды шул чакны Фирдүс хатыны турында. Дөресен әйткәндә, ул үзе дә:
— Көн күрсәтмиләр икән бу бичарага хатыны белән балалары, — дип, баҗаен кызганып куйды.
Кичен хатыны белән йокларга яткач, Фирдүскә нигәдер рәхәт булып китте.