СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илүсә Нәбиуллина "Борылыш"

(Хикәянең дәвамы)
Ул көнне Газиз дус якташы янына соң гына, яңгыр туктагач, өйләрдә ут алынгач кына барды. Инде тышта караңгы булуга да карамастан, якташы өйдә үзе генә булып чыкты. Зарифҗан дусты фатир ишеген ыңгыраша-ыңгыраша килеп ачты да, кул биреп исәпләшкәч, ыңгыраша-ыңгыраша янә урынына барып ятты. Хәле авыр булуы хактыр, күрәсең. Ачык йөзле, киң күңелле Зарифҗан җитди сәбәпсез кунакны болай каршы алмас. Башка чакта ул кухняга кереп китә, чәй куя иде. Чәй кайнап чыкканчы өстәлга хәзинәдә булган барлык тәм-томнарын тезә. Инде чәй кайнап чыга, Зарифҗан үзе генә белгән ысуллар белән чәй пешерә. Тәмле чәй исе бөтен фатирга таралгач кына якташлар, кухнядагы өстәл артына утырып, тәмләп чәй уртлый-уртлый, озаклап гәпләшеп утыралар. Бүген хәл гел башкача. Фатирда үлем тынлыгы Салкын. Тәмле ризык түгел, гомумән нидер пешкәне сизелми.
Почмактагы тәре бүген аерата тасраеп, чекерәеп Газизгә карап торган шикелле тоелды. Тәрене килгән саен күрсә дә, аңа тыныч кына карый алмый ул. Ка раган саен тәне буйлап салкынлык йөгерә, бала йоннары кабара. Наташа үз динен тота, аны яхшы белә һәм төгәл үти. Ул бөтен йола-бәйрәмнәрне белә, һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкара.
Хуҗаның төсе качкан. Сүзе дә үлем турында, бакый дөнья тирәсендә генә. Тәмам үләргә җыенып беткән.
Зарифҗан Газиздән тулыр-тулмас ике яшькә генә олы. Икесе дә пенсия яшенә якынаеп кына киләләр. Пенсиягә чыккач, кешенең икенче сулышы ачыла, яңа юрмыш башлый, диләр. Зарифҗанга карагач, моңа бер генә дә ышанасы килми. «Күңеле тәмам төшеп беткән авылдашның, бирешкән, нык бирешкән» дигән күңелсез уй Газизнең йөрәген чемегеп-чеметен алды.
Табиб чакырттыңмы соң?
Чакырттым.
Больничный алдыңмы соң?
Алдым.
Ни диделәр?
Дару эч,үтәр, диделәр.
Сүз ялганып китә алмады. Газиз «Хәлең ничек соң?», «Дарулар эчәсеңме, файдасы тияме?» кебегрәк берничә дежур сорау бирде, авылдашы исә ыңгыраша- ыңгыраша гына җавап кайтарды.
Наташа өйдә юк иде. Кая булыр ул? Вакыт та соң бит инде. Газиз килгәннән бирле үзен борчыган сорауны бирәсе итте:
Наташа үзе кая соң, өйдә юкмы әллә, күренми?
Зарифҗанның йөзе чытылды. Ул, лимон капкандагы кебек, авызларын кыйшайтып, әче итеп елмайды Алай гына да түгел, йөзенә канәгатьсезлек билгесе чыгарып, кысылган иреннәре арасыннан гына берничә сүз сытып чыгарды:
Аның кайда икәне билгеле инде.
Миңа билгеле түгел, кайда соң? Кызларына киттеме әллә?
Юк ла, кызларга түгел... Кара шәлен ябына да чиркәвенә чыгып китә...
Алай икән... Чыгып китә дисең инде. Караңгы төшеп килә бит инде, шулай озак торамы?Көн дә шулай, чиркәвенә чыгып китә. Көн дә шулай соң гына, караңгы төшкәч кенә кайта.
-Шулай озаклап нишли соң ул анда?
-Шайтан белсен. Таба торгандыр инде...
Алай икән, - дип кабатлап куйды Газиз, ни әйтергә белмәгәннән.
Соңгы вакытларда бигрәк дингә бирелде, өйдә гел торганы да юк. - Зарифҗан, тыңлап, үзен жәлләп торучы булгач, бигрәк тә дәртләнебрәк хатынын тиргәргә тотынды. - һич югы, мин авырып ятканда азрак өйдә торыр иде. Чыга да китә, чыга да китә...
Газиз авыру кеше белән килешеп, аның сүзләрен җөпләп кенә утырасы урында:
-Соң аның да үләсе бар инде, - дип әйтеп салмасынмы, югыйсә алай уйламаган иде бит, Наташанын өйдә булмаганын, авыру ирен ташлап шулай озак йөрүен хупламаган иде.
-Анысы шулай инде, - дигән булды авылдашы, ул сөйләп торган җиреннән капыл туктады. Аның дусты әйткән сүзләрдән тәмам кәефе төште, тавышына кадәр мескенләнеп, гәүдәсе кечерәеп калды.
-Һәр кешегә үз дине, үз көне дигәндәй. Әнә бит синең дә «Аятелкөрси»ең яныңда гына ята.
-Ята... Укыштырам бераз.
-Балалар киләләрме соң?
Авызы ни әйткәнен Газизнең колагы яңадан гына ишетте. Тәнен ток бәргәндәй булды. Бу соравы алда әйтелгән сүзләрдән дә катырак рәнҗетәчәк иде дустын. «Телем - минем дошманым» дигән уй тагын миен пешереп узды. Үкенүдән файда юк иде. Әйткән сүз аткан ук кебек авыздан очып чыгып киткән. Чын нан да, бу соравы белән ул авыру дустын бөтенләй бетереп ташлады.
-Кызлар килә. - Беразга бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Киләләр дә, әниләре белән чыш-пыш сөйләшәләр дә «пап, как дела?»дан узмыйча китеп тә баралар.
-Шулаймы?
Тагын ни әйтсен инде Газиз. Ниләр генә әйтсен дустына. Монда сүзләр артык. Эч тән янып, эчтән генә көярлек.
Зарифҗанның ике кызы да рус милләтеннән булган егетләргә кияүгә чыктылар. Бәләкәй чакларында Зарифҗан тыеп-туктатып торса да, үсә төшкәч, Наташа балаларны чиркәүгә алып барып чукындырды. Кызлар әниләре сүзе белән, әниләре тәрбиясендә чеп-чи марҗа булып үстеләр. Кияүгә чыкканда язылышуларын да чиркәүдә бик зурлап уздырдылар. Бу хәлләрне Зарифҗан бик авыр кичергән иде.
Хатыны турында да, балалары хакында да сүз кузгатырга кирәк түгел иде. Сүз үрчетә, бәхәсләшә, яраларны кузгата торган чакмыни. Болай да күңеле төшкән авыру кешегә шулай дип кем әйтә дә, яраларын кем кузгата инде. Җүләр баш. Авылдашының күңелен күтәрердәй, һич югында, юатырдай, авыруын оныттырырдай сүз табарга иде бит. Никадәр утырып и андый сүз табылмады.
Ике арада урнашкан авыр салкын тынлыкны нинди генә сүз әйтеп тә җылытырлык түгел иде инде. Ни китәргә, ни тагын бераз торырга белмичә Газиз кыбырсып утырды да кайтырга җыена башлады.
Йә тагын саксыз берәр сүз әйтермен, дип уйлады Газиз. Ни-нәрсә әйтсәм дә, Зарифҗанның авырткан җиренә тия. Теленә бер акыллы сүз, башына бер акыллы уй килмәде. Нәрсә генә әйтсә дә, ул сүзләр дустының төзәлми торган хроник яраларына барып кагылыр кебек.
Ярый, мин китим инде, дип, Газиз урыныннан калкыну белән, ул да урыныннан торды, ишеккә кадәр озата килде.
Чыгып китәргә ишек тоткасына тотынгач кына Газиз үзе алып килгән, кергәч тә ишек төбендәге тумбочка өстенә куйган сумкасын күрде. Их, менә бит, килгәч тә күчтәнәчләрен бирсә, чәй табынына утырсалар, сүз гел икенче булыр иде. Газизнең йөрәге үкенечле чеметтереп куйды.
Бәй, онытып та торам икән. Зөлфия бит сиңа бер букча тәм-том төяп җибәрде. Син ярата торган тозлы кыяр, помидор, кәбестә. Авызыңа тәм керер. Бәлеш суынгандыр инде, анысын җылытып ашарсың.
-Нигә шулкадәр күп алып килдең. Әле гел юньләп ашаганым юк. Рәхмәт инде. Зөлфиягә дә рәхмәтемне җиткерерсең.
Рәхмәтеңне дә, сәламеңне дә җиткерермен анысы. Тизрәк терел инде син, дускаем, болай авыруга бирешеп, аунап ятма.
Ярар. Чыннан да, яткан саен авыру көчәя генә барган кебек, - диде дусты, Газиз белән килешеп.
Әйтәм бит бирешмә дип.
Алар ирләрчә каты итеп кул кысыштылар.
-Хәл белүең өчен рәхмәт, - Зарифҗан үзенең дә, Газизнең дә күңелендәге кара уйларны таратырлык итеп елмайды. Йөзе яктырып, күзләре нурланып китте. Теге сөйләшүләр онытылгандай булды. - Зөлфия белән бергәләп килегез!
-Ярар, икенче килгәндә парлап килербез.
-Килегез, кил. Минем бит сездән башка якыннн рым юк.
-Наташага сәлам әйтерсең.
-Әйтермен, әйтермен.
Төшкән кәеф күчтәнәчләрне тапшырганда бераз гына күтәрелгән кебек булса да, Зарифҗаннардан чыккач, аны тагын төшенкелек, ямьсез уйлар биләп алды.
Җил тынган, яңгыр туктаган. Подъезд ишегеннән килеп чыгу белән, кичке салкын һава Газизнең күлмәк, плащ якасыннан куенына кереп тулды. Күңелсез уйларына бирелгән ирне салкын һава да айныта алмады,
Юл буе ул үзенең турысын әйтә торган гадәтен, кирәк чакта телен тыеп кала белмәвен тиргәп кайтгы Хәл белергә барды, янәсе, кешенең авырткан җиренә кагылып, җәрәхәтен яңартты. Тфү.
һәр нәрсә, һәр гамәлең өчен түләргә кирәк диюләре шушы микәнни?
Зарифҗан әнисенең хәер-фатихасыннан башка өйләнде. Аның рус кызына өйләнәсен ишеткән әнисе пыр тузды: «Марҗаны өемә кертәсем юк. Минем ри залыгымнан башка өйләнсә, бәхиллегемне бирмим»,Әнисе дә, Зарифҗан да сүзләрендә нык тордылар. Әнисе сүзендә бик каты торгач, Зарифҗан өйләнгәч, Беренче елларында авылга да кайтмады. Улының әлеге эшенә рәнҗегән әнисе дә аларга килмәде. Зарифҗан туган авылына әнисе янына балалары туып, шактый вакыт узгач кына кайтты. Вакыт узгач, әнисе күрәчәге белән килеште килешүен, ләкин киленне үз итмәде. Наташа да Зарифҗанның әнисе өчен егылып китмәде. Ул, кемгә кияүгә чыкканын белсә дә, санлашырга теләмәде. Утыз елда телне түгел, һич югы, «әни» дигэн сүзне генә дә өйрәнмәде.
Зарифҗанның Наташаны яратуы көчле идеме, белмим. Ул хатыны кылган гамәлләргә бер генә дә сүз .әйтмәде. Наташа, ни эшлисе килсә, шуны кыланды. Балалар тугач, башта тыныч кына йорде-йорде дә, җаен туры китереп, Зарифҗан өйдә юк чакта, аларны чиркәүгә алып барып чукындырды. Муеннарына тәре тагып куйды. Бу хәлдән Зарифҗанның әнисе тагын бераз өнсез калды. Аңа ни әйтерсең, аның да үз дине. Хатынының бу гамәлләренә каршы Зарифҗан ни ак, ни кара дип бер сүз дә әйтмәде. Әнисе генә: «Шул балаларны кочагыма алып ярата да алмыйм, иң элек күзем муеннарындагы тәрегә төшә дә, тәнем эсесле- суыклы булып китә»,-дип сөйләп йөрде.
Наташа татарча белмәгәч, өйдә татарча сойләшмәгәч, балалар да татарча бер авыз сүз дә өйрәнмәделәр. Татар фамилияле, әтиләре татар булган урыс кызлары үсте. Алар да, әниләреннән күрмәкче, әтиләренең телен белмәделәр дә, белергә дә теләмәделәр. Аларга рус теле ана теле булды. Рус теле аларга уңай, рус теле яхшы иде. Яшьрәк чакта мондый гына вак-төяккә Зарифҗан да игътибар итмәде. Алай гына да түгел, мәктәптә татарча белем алган, русча белмәгәннән шактый кыенлыклар ашагач, кызларының русча сөйләшүләренә сөенеп тә куя иде. Шуңа күрә ул тел проблемасына игътибар итмәде. Ә ул игътибар иткәндә соң иде инде.
Кеше язмышын читтән карап торганда гына шулай акыллы булып була. Газиз үзе дә Ходайның рәхмәте
белән генә Зарифҗан хөкемендә калмады. Ярый әле бәхетенә юлында фәрештәдәй изге җан, Алланың рәхмәте белән аның тормыш юлында Мария апа очрады. Фатир хуҗасы Мария апа аңа вакытында төпле киңәшен бирде. Яшьлек дуамаллыгы белән ул да төзәтеп булмаслык хата ясый ала иде.
Газиз, солдат хезмәтләрен үтеп, институт тулай торагында биш ел торып тәмам шомарган, югары белемле егет, күрше районга, урыс авылына эшкә билгеләнде. Авылның да ниндие әле. Шәһәрдән ерак, юлы-ние юк. Авыл кешеләре өйгә кертелгән су, газ турында әле хыялланмыйлар да. Ярый әле шушы кечкенә авылда фатир хуҗасының сыер абзарыннан аз гына зуррак клуб бар. Авыл яшьләре, Газиз кебек юллама белән эшкә билгеләнүчеләр, эч пошканда шунда җыелышалар. Көзге һәм кышкы озын төннәрне шунда кыскарталар. Кышкы төннәр ел кадәр озын тоела Күңелсез. Шул күңелсез бушлыкны тутыру өчен кемдер шешә белән дуслаша. Авылда самогон ише шайтан суы эчәргә генә түгел, батып үләргә дә җитәрлек иде.
Газизнең юллама белән килеп, авылда эшли башлавына бер ел тула дигәндә, зур үзгәрешләр булып куя язды.
Кышкы көннәр, озын төннәр артта калып, җир йөзенә ямьле яз, аның артыннан чәчәкле җәй килде Су буена урнашкан кечкенә авыл шомырт, җиләк, чәчәк исенә күмелде. Табигатьнең искиткеч матур чагы. Яшь-җилкенчәкнең генә түгел, чәчләренә чал кергәннәрнең дә хәмер эчмичә дә исерә торган вакытлары.
Җәйге кон тиз уза. Чөнки Газиз көндезләрен әштә Кич кая барырга белми каңгырып йөргәндә, авылга шәһәрдән бик чибәр кунак кызы кайтты. Ул кызның матурлыгын ничекләр генә итеп аңлатсаң да күз алдына китерү мөмкин түгел, аны күрергә кирәк иде.
Кунак кызы авылдагы «культурный» укытучы кызларга да охшамаган. Ул үзгә. Кәнсәләр тирәсендл чуалган, чиста киенеп йөргән укымышлы кызлардан да аерылып тора. Фермада эшләүче авыл кызлары белән бөтенләй чагыштырырлык түгел. Ул башка. Ул күктән иңгән фәрештә кебек. Аны хәзер телевизорлардан күрсәтелә торган модельләр белән генә чагыштырып була. Үзе зифа буйлы, үзенең килмәгән җире юк. Модельләрнең аларның күкрәк турылары тип-тигез, такта кебек. Ә бу Люба-Любовьның күкрәкләре ике алма, тал чыбыгыдай нечкә биле менә-менә өзелеп китәр кебек. Ул чәчләре болыт кебек куе-бөдрә. Ул күзләр, ул кашлар дисеңме. Кыскасы, гүзәлләрнең Гүзәле инде.
Ак куллары аның шикәр кебек.
Бит очлары таңдай кызарган.
Якын килсәң, янып китәр кебек...
Юк, аның матурлыгын әйтеп бетереп мактардай шагыйрь әле тумаган. Андый матурлыкны мәңгеләштерердәй рәссам да юк. Авылда булган бөтен ир ат шул исәптән Газиздә кунак кызына бердәй гашыйк булдылар.
Сез инде, яратканга - ямьсез, ачыкканга тәмсез булмас, гашыйк булганга гына ир-ат күзенә шулай матур күренгәндер, диярсез. Юк-юк, алай уйлап ялгыша күрмәгез. Бу - гашыйк Газизнең генә түгел, бөтен авыл халкы фикере. Хәтта Газиз фатирда торучы хуҗа ханым да аны мактамый түзә алмады: «Бигрәкләр дә матур кыз инде, моңа кадәр минем мондый матурлыкны күргәнем юк иде әле», - диде, Ә Газизнең фатир хуҗасы юк-барга гына тел чайкый торган кеше түгел.
Газизнең фатир хуҗасы Мария ханым яшь кыз килеш хатыны үлеп дүрт бала белән тол калган кешегә кияүгә чыккан. Берсеннэн-берсе кечкенә шул балаларны аякка бастырган. Үзенең укырга, белем алырга хыялы да булган. Табигать биргән йөгерек уе, сәләте булса да, укырга китмәгән. Яшь гомерен шул ятимнәргә багышлаган, аларны үстереп, барысын да кеше итеп тараткан, ирен җирләгән. Хәзер ялгызы гына алтыпочмаклы йортта яши. Ялгыз гомер матуррак узсын дип, өйдәш кертә. Газиз аның чираттагы өйдәше иде. Алар бергәләп көзне, озын кышны уздырдылар. Никадәрле китап укыдылар, ниләр турында гына сөйләшеп бетермәделәр. Акыллы хатыннардан иде Мария ханым. Кайбер бәхәсләрдә югары белемле Газиз дә, Мария апасының үзеннән акыллырак булуын танып, артка чигенә иде.
Дөрес, балалары аны онытмыйлар, сирәк булса да кайталар, посылкалар да җибәргәләп торалар, акча да салалар. Ләкин ул балаларга гына ышанып, аларның ярдәменә генә карап тормый. Үзе колхоз эшенә дэ чыга, сорап килгән кешеләргә күлмәген, бишмәтен дә тегә, шәл дә бәйләп сата, кыскасы, бер генә минут та тик утырмый. Укымаган китабы, карамаган киносы юк диярлек. Авылга кино-концерт килсә, берсен дә калдырмый. Атна эчендә бер китапны укып бетерә. Авыл китапханәсендәге китапларны күптән укып бетергән, районга барган кешегә китап алып кайтырга куша, Өйдәге китап киштәсе сыгылып тора. Менә шундый алдынгы карашлы, укымышлы ханым иде ул.
Сүз бит шәһәрдән кайткан чибәр кунак кызы турында иде. Менә шул кунак кызына бер көнне кинодан соң Газиз бөтен кыюлыгын җыеп сүз катты. Риза булмас, озата кайтырга ясаган тәкъдимемне кире кагар дигән иде. Какмады. Нәкъ шагыйрь әйткәнчә килеп чыкты:
Юри генә: «Киттек», - дигән идем,
Харап була яздым мин, егет.
Ул култыклап алгач, бу йөрәгем,
Өзелеп төшеп китге, жу-у-у итеп.
Беренче озатып кайтуда искитәрлек әйбер булмаса да, Газиз бәхетле иде. Ул мәхәббәт дигән диңгезгә төшеп батты. Хәзер ул мәхәббәттән исергән, башла рын югалткан, кысага сыймаган әллә нинди гамәлләр кылган кешеләрне аңлый. Үзе дә тиле кешедәй гел елмаеп йөри. Бәхете-шатлыгы белән уртаклашасы, аны бөтен кеше ишелерлек итеп кычкырасы килә.
«Мин Любаны яратам, мин дөньядагы иң матур кызны яратам».
Кычкырып әйтмәсә дә, эчендәге «мин»е әнә шу лай шәрран яра аның: «Мин Любаны яратам...»
Шул кичтән Газизнең күңелендә ике яз хакимлек итә башлады. Көн белән төн ялганды. Көне буе Любаны гына уйлап йөри. Аны уйлап уянып китә, аны уйлап эшли, аны уйлап йокларга ята.
Ак куллары аның шикәр кебек.
Бит очлары таңдай кызарган.
Якын килсәң, янып китәр кебек...
Кебек кенә мени соң. Яна. Дөрләгән уттай яна Газиз.
Төнлә белән, таң атканчы, сулыш алырга да куркып, аның янында утыра. Бар да татлы төш сыман гына. Тирән итеп сулыш алса, уянып китәр дә, янындагы фәрештә юкка чыгар, ә ул шыксыз чынбарлыкта калыр сыман. Үзенең өлешенә тигән бу бәхеткә ышанып бетә алмый. Дөньядагы иң магур кыз аныкы. Аннан бәхетлерәк кеше юк. Шундый матур кыз үзенә игыибар итте бит дигән кайнар уй гел баш миен пешереп-көйдереп тора. Бәхет күкрәк читлегенә генә сыешмый.
Хәзер Газиз өчен бөтен нәрсә Люба белән бәйле иде. Ул киләчәккә планнарын да Люба белән бәйләп кора. Люба белән аннан туган матур-матур балаларны күз алдына китерә. Яраткан хатыны белән шәһәр урамыннан барганда, ир-егетләрнең каерылып-каерылып аның Любасына караганнарын тоя. Кыскасы, Газиз бәхеттә, әкият дөньясында яши, хыял дулкынында тирбәлә.
Ул бәхетле. Ул бик бәхетле. Ул чиксез бәхетле.
Үзендә фатирда торучы егеттәге үзгәрешләрне хужа ханым да сизми калмады. Авылда сер яшереп буламы инде?! Анда син уч төбендәге кебек. Эшләр тирәнгә китә башлаганчы дигәндер инде, хуҗабикә ханым беркөнне клубка барырга җыенып йөргән егетне каршына утыртты.
Улым, утыр әле, мин сиңа бер генә сүз әйтәм, диде ул.
Нинди сүз инде ул? - Газиз елмайды, сүзне уенга бормакчы булды.
Кирәкле сүз, бик кирәкле сүз.Ярар, Мария апа.
-Сип утыр, утыр. Озак тотмам, китәрсең клубыңа.
Газиз сүзнең үз файдасына бармаслыгын чамалаудан куырылып китте, нидер сизенеп шомланып куйды. Шулай да, урындык алып, Мария апа каршына утырды. Ул аңа әниседәй якын, аның сүзен тыңларга кирәк.
-Тыңлыйм, Мария апа.
-Синең кунак кызы белән эшләрең ничек соң?
Җавабының үтә мәгънәсез икәнен белә торып,
Газиз каушаудан, ахрысы, сорауга сорау белән җавап бирде.
-Нинди кунак кызы?
Мария апа аның бу ахмак соравын, ишетмәгәндәй, колак яныннан уздырып җибәрде.
Газиз үзенең кызарганын сизде, бит алмалары, икс колагы ут булып янарга тотынды. Ул барысын да белә, Әйтәм бит, авыл халкыннан нидер яшерәм димә инде син. Ни булганны түгел, ни буласын да алдан белеп торалар. Боргаланып торудан файда юк. Мария апа каршында бигрәк тә алай эшләргә ярамый. Дөресен сөйләп бирергә кирәк.
-Яратам мин аны.
-Алай...
-Өйләнергә уйлыйм. Ул да мине ярата, кияүгә чыгарга каршы түгел.
Шулай дип уйлаган идем аны...
Хуҗа ханым озак кына эндәшми утырды. Ул өйдәш егетне рәнҗетмичә генә әйтерлек сүзләр эзләде, ахрысы. Әйтәм бит, үтә акыллы, хикмәтле хатын иде ул.
Газиз, күзләрен фатир хуҗасыннан ала алмыйча, сихерләнгәндәй утыра бирде. Нинди хөкем чыгарыр икән? Эчтәге бәләкәй шайтан: «Кешене тыңла, үзеңчә эшлә», дип акыл да сата башлады. Мария апа сүзләрен үлчәп кенә тезеп китте:
-Улым, Люба бик матур кыз, аңа гашыйк булмый мөмкин түгел.
-Матур гына түгел, бик матур...
-Әйе, чыннан да бик матур.
-Менә бит, сез дә игътибар иткәнсез аның бик матур икәненә.
Мария апа җавап кайтармады. Аның сүзләрен ишетмәгәндәй, бәлки, уй-фикере чуалмасын диптер, сүзен дәвам итте.
-Мин, әби кеше булсам да, аны очратканда, күз тимәсен дия-дия, сакланып кына сокланып карыйм, бәхете генә булсын берүк. Асыл зат инде менә, гүзәлләрнең дә гүзәле. - Мария апа бераз тын утырды. Мич астындагы чикерткәнең сайраны бигрәк тә ачык булып ишетелде. Аның тавышы Газизнең колагына бораулап-бораулап керде.
Бераз тын утырганнан соң, Мария апа тагын да йомшаграк, тагын да ягымлырак итen сүзен дәвам игге:
-Улым, син дә яратмаслык егет түгел. Буең- сының бар, укыган, акыллы егетсең. Сүз дә юк, бик пар килгәнсез. Тик...
-Нәрсә «тик»?
-Тик, үзеңнең сөйләвең буенча, әниегез берьялгызы өч малай үстергән.
-Әйе, чыннан да, безне әни берьялгызы үстерде.
-Әниеңә ялгызына җиңел булмагандыр. Авырлыгын ялгыз килеш малайларны аякка бастыруның ни икәнен үзе генә белә торгандыр. Сезне үстергәч, аякка бастыргач тормышы көйләнер дип планнар коргандыр. Кызлары булмагач, киленнәрен әллә ничә тапкыр күз алдына китергәндер. Бу эшеңә синең әниең ничек карар соң? Бу хакта уйладыңмы?
Юк, уйламадым.
Уйламагансыңдыр шул.
Ана күңеле балада, баланыкы - далада, - дип, Газиз, кайдандыр ишетеп калган әйтемне китереп,
сүзне уенга борырга тырышты.
Татар авылына, бер авыз сүз дә русча белмәгән әниең янына марҗа киленне ничек алып кайтуың турында уйладыңмы?
Юк, ул кадәресен уйлап бетермәдем әле.
Юктыр шул, улым, яшь чакта ул кайнар башлы буласың, айларга, елларга план корып куймыйсың.
-Кая инде ул елларга план кору, Мария апа, күрдем дә гашыйк булдым. Менә шул.
Юк, улым, сиңа унсигез яшь түгел инде. Ул кадәр кайнар башлы булырга ярамый. Бу хәлләргә әниең күзлегеннән дә карарга кирәк.
Әни нәрсә әйтсен инде ул. Люба белән әни түгел, мин торасы бит.
Сүз дә юк, Люба белән син торасы. Әниеңә кайтасыгыз бар. Туй уздырасыгыз бар. Әниеңә оныкла рын карыйсы бар.
-Анысы шулай инде...
-Әниең боларга ничек карар соң?
-Белмим.
-Ә аны кем белергә тиеш соң?
-Миндер инде.
-Син шул. Гомерен сезгә багышлаган әниегез ту рында да уйларга кирәк.
-Әни безнең бик алдынгы карашлы кеше, мине аңлар дип уйлыйм.
-Сүз дә юк, әниең сине аңларга тырышыр. Акыллы егет бит син. Унсигез яшьлек кайнар башлы чагың узган. Бөтен нәрсәне уйлап эш итәргә кирәк, улым, Әниең, йөрәге белән аңласа да, күңеле белән киленен кабул итәрме?
Анысын белмим, Мария апа...
ИI бала, бала, белмисең шул...
Газиз авыз эченнән ботка пешерде. Торган саен фикере чуала, моңа кадәр ныклы кебек тоелган карары какшый башлады.
Фатир хуҗасы сүзен дәвам итте:
Билгеле, ана баласының теләгенә каршы килә алмас, бик теләсәң, синең бәхетең өчен фатихасын да бирер, тик... Тик...
Мария апа тагын озак кына тын торды. Ул гашыйк кайнар башны үпкәләтмичә генә суытырдай төпле сүзләр эзләде. Юк, ул сүз эзләп тормый иде, сүзләренә төпле дәлилләр китерде.
Улым, уйла әле. Өйләнерсең, балаларың да булыp. Бәлки, син чыннан да хатыннан уңарсың. Люба яхшы тормыш иптәше дә булыр, син - аны, ул сине яратып та яшәрсез. Бер көн килер, юктан гына тавыш чыгар. Син өзелеп яраткан кешең сиңа «татарин» дияр. Менә шул сүзне син гафу итә алмассың. Бәхет белән тулып торган тормыш касәгез әнә шул бер сүздән чатнап китәр. Тормыш касәсе чатнарга күп кирәкми ул. Ә чатнаган касәдә су тормый...
Фатир хуҗасы тынып калды. Өй эче тып-тын. Мич астындагы чикерткә генә үзенең җырын суза. Аның икс әңгәмәдәш хәлендә эше юк. Чикерткә оздереп- өздереп сайрый.
«Чатнаган касәдә су тормый... Тормыш касәсе чатнарга гына тора ул. Чатнаган касәдә су тормый... тормый...»
Газизнең күңелендә буран купты. Уйлардан башы тубал булды. Акыл белән йөрәк гел килешә алмады. Берсе Мария апа яклы, икенчесе аны тыңламаска кушты.
«Кеше сүзен тыңла, үзеңнекен эшлә», диде эчтәге бәләкәй шайтан.
Әнә шул күңелдәге каршылыклы уйлары белән клубка чыгып китте. Клубка барып җитмәде, кырт борылып, су буена төшеп китте.
Любасы аны бу кичтә көтеп ала алмады.
Көн артыннан көн уза торды. Кайнар башы бераз гына суына төште. Салкын акыл белән Мария апаның сүзләрен кино кадрларын әйләндергән кебек кат-кат әйләндерде. Уйлаган саен каршысына, йомшак кына елмаеп, әнисе килеп басты.
Уйлаган саен Мария апасының хаклыгына инана барды.
Ә йөрәкнең бирешәсе килмәде. Ул һаман «Люба» дип янды. Йөрәгенең ничек януын, аның ничек авыртуын сүз белән генә аңлатырлык түгел иде. Вакыт дәва. Әнә шул дәвалы вакыт узган саен йөрәктәге авырту кимер кимүен. Ләкин иң авыр берничә көнне уздырасы бар иде.
Салкын акыл һәм Мария апаның теге бер сүзе кайнар йөрәкне җиңде. Егеттәге үзгәрешләрне Люба да сизде. Ул хатын-кызларга гына хас сизгерлек белән үзгәрешләрнең үз файдасына түгеллеген аңлады Сулыгып, ябыгып китте. Ябыгу аңа тагын да ныграк гүзәллек өстәде.
Газизнең янып көлгә әйләнә язган йөрәге яралы иде. Яралы йөрәге сулкылдап-сулкылдап авыртты.
Вакыт уза торды. Җәй ахырына якынлашты. Любага китәргә кирәк. Газиз аңлашуны һаман кичектерә килде. Ләкин ул көн барыбер килде.
Бер кич, бөтен көчен җыеп, Люба белән аңлашты Ул кич озакка сузылды. Сәгать аерылышу минутларын икесенең дә йөрәген телгәли-телгэли акрын санады. Сөйләшергә сүзләр беткән иде. Сүзсез вакыт бигрәк тә авыр узды. Авыр минутлар да, рәхәте кебек үк, барыбер бер уза.
Алар яктыргач кына аерылыштылар.
Йөзләренә таңның алсу төсе кунган, шикәр кебек ак йөзле Любаша аерылышуны үзенчә кичерде. Газиз үзенчә. Икесенә дә авыр иде.
Газиз башта кыз алдында үзен гаепле дә, гөнаһлы да тойды. Тора-бара бу хисләр дә тоныкланды. Аларны вакыт тузаны каплады. Оныттырды.
Мария апаның бер сүзе тормышын үзгәртергә мәҗбүр итте. Бер сүз уй агышын гына түгел, тормыш агышын икенче якка борып җибәрде.
Вакытында һәм урынлы әйтелгән әнә шул бер сүт Газизне тормышка яңача карарга мәҗбүр итте.
Борылыш. Әйтергә кирәк, вакытлы борылыш Гомерләр узгач, андый борылышны ясау авыр булыр иде.
Шул вакыйгадан соң Газиз эшкә үз якларына кайтты. Чираттагы ялларда да, атна арасында да гел авынга кайтып йөри башлады.
Чибәрләр үзләренең авылында да бар икән. Авыл кызына өйләнде. Тормыш иптәше белән өч дистә ел яшәп, бер генә көн, бер генә минутка да үкенгәне булмады. Зөлфия менә дигән тормыш иптәше, әнисенә менә дигән килен, балаларга менә дигән әни булды.
«Любага өйләнгән булсам, ничек булыр иде?» дигән уй баштарак башына еш килде. Үкенер иде микән? Үзе егылган еламас дип яшәр идеме. Билгесез.
Зарифҗан дустының тормышына караган саен, ул Мария апасына рәхмәт укыды. Дустына караган саен, уз тормышына шөкер итте. Рәхмәт яусын Мария апасына.
Бер сүз. Тормышны аягыннан башына куярдай, язгы ташкын кебек ургылып аккан суны борырдай Бер сүз...
Газиз фатирда яшәгән хуҗа ханым күптән мәрхүм инде. Ничә еллар үтте. Аның әйткән сүзе һаман күңелдә. Урыны җәннәттә булсын.
...Бүген көн бөтенләй башка. Давыл узган, дөнья тынган. Көз димәссең, күк йөзе чиста, анда бер генә Болыт кисәге дә юк. Тирә-юньдә көчле җил, буран һәм гарасатлардан соң гына була торган тынлык. Кичә жиргә ятардай булып бөгелгән агачлар бүген лып-лып, уз дәрәҗәләрен белеп, мәгърур гына басын торалар. Кичле җил агачлардагы соңгы яфракларны, йолкып атып, әллә кайларга очырып киткән. Агачлар, яфраксыз калсалар да, кояш нурларына иркәләнеп, вакытлыча булган югалтуга исләре китмичә генә, һәрнәрсәнең үз вакыты, яз җиткәч тагын яшел яфраклар белән капланырбыз әле дигәндәй тынып калганнар.
Бүген исә кояш та «Кичә минем көн түгел иде, гафу итегез инде, чыга алмадым, менә бүген мин сезнеке... Рәхәтләнеп җылыныгыз. Нурларыма коеныгыз...» дигән кебек елмаеп, күк йөзен балкытып тора.
Кояш чыккач, җир нурга күмелгән. Өй түбәләрендәге кошлар да чыркылдашмый, бер-берсе белән чукышмый, тыныч кына җылы нурларга коенып утыралар. Урамда йөрүчеләрнең дә бүген аяк атлауларына кадәр үзгә. Җитез, дәртле атлыйлар. Кешеләрнең йөзләре якты, бит алмаларында әллә күктәге кояш нурлары уйный, әллә үзләре матур көнгә карап елмаялар.
Кара инде, кичә нинди иде дә, бүген көн нинди Күңел дигәнең дә шулай бит. Бер сыкрап әрнеп тора, бер якты көн кебек балкып китә.
Газизнең узган көн сыкрап-сыктап торган күңелен бүген кызы белән оныгы басты да куйды. Иртән иртүк кызы, шылтыратып: «Әтием, хәлең ничек, әнием ни хәлдә?» - дип, балдан татлы теле белән колагын гына түгел, җанын иркәләде. Оныгы исә: «Бабаем, сине бик сагындым. Мин сине бик-бик яратам», - дип, күгәрчендәй гөрләп, күңеленә май якты. Тәүлеккә якын шомландырып торган күңелендәге теге кара болыт шул татлы сүздән таралды да китте.
Кичәге шомлы кич белән бүгенге көнне берничә сәгать кенә аерып тора. Газиз, тәрәзә каршына басып, үзалдына җырлый-җырлый, урамдагы кешеләрне күзәтә. Табигатьнең мизгелләре адәм балаларын ничек үзгәртә. Җылы кояш нуры белән салкын яңгыр җылы сүз белән начар сүз кебек. Җылы сүз каткан күңелләрне дә эретә, начар сүз йөрәкләрне бозга әйләндерә. Сүз кешене терелтә дә, үтерә дә ала.
Адәм баласының тормышын аягыннан башына куярга, язгы ташкын кебек ургылып аккан суны кирегә борырга, кояш булып кояшны сүндерергә, ташка җан кертергә дә бер сүз җитә.
Газиз, үзенең бер сүз белән борылып киткән тормышын табигать мизгелләре белән чагыштырып, үзе дә сизми елмаеп куйды.
Күңеленә җылы нур тулды.