СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Валерий Медведев "Тавыш алмаштыруның аянычлы нәтиҗәләре"
Тавыш алмаштыру дигәнне нәни Чыпчык уйлап тапты. Тычкан баласын да, Черки малаен да шул көнчел котыртты. Аның бар белгәне - көнләшү. Аеруча Маэмайдан көнләшә ул: бик каты өрә шул, чыркылдау гына түгел инде бу сиңа.
- Безнең тавыш тавышмыни?! - дип әйтеп салды ул беркөнне Тычкан баласы белән Черки малаена. - Сез ничектер, ә минем үз тавышымны ишетәсем дә килми. Менә Маэмайның дисеңме, Песинең дисеңме... Аю баласын гына алыгыз сез, вәт ичмасам аларда тавыш дисәң дә тавыш: мырылдап-ырылдап тора. Әллә көнләшмисез дә инде?
- Көнләшерлек үзе, - дип безелдәде Черки малае, - тик менә аларга безнең тавыш ошыймы икән соң? Алар бездән көнләшмиләрдер бит?
- Көнләшәме-юкмы, мин аларны күндердем инде. Алар риза, хет хәзер үк алыштырыйк, дип әйттеләр, - дип, үз сүзендә торды Чыпчык.
- Аю тавышы миңа шәбрәк булыр. - Черки малаена үз тавышы бигрәк тә зәгыйфь тоелды. - Урманны яңгыратып үкереп җибәрсәң иде ул! Бөтен дөнья ишетер иде!
Черки малае безелди башлады. Әмма тавышы Тычкан баласына ишетелерлек кенә - «з-з-з» инде... Тычкан баласы тәпие белән колак артын кашып алды. Нәни Чыпчыкның Аю баласы белән килешүенә ышанып җитүен җитмәде ул, шулай да тавышын алыштырасы килде.
Безнең дуслар шулай сөйләшеп торганда, болар янына Маэмай, Песи һәм Аю баласы килеп чыкты. Исәнләшүгә, тавыш алмашу башланды: нәни Чыпчык Маэмай белән, Черки малае Аю баласы белән, ә Песи Тычкан баласы белән тавышларын алмаштылар.
Яңа тавышлары белән мактанышырга да өлгермәделәр, караңгы төшә башлагач, өйләренә таралдылар. Иң беренче булып Тычкан баласы кайтып керде. Өйләре якын бит, җир астында гына.
- Кем бар анда? - диде әнисе, ишекне ачмыйча гына. Тычкан халкы үтә сак бит ул.
- Мияу! Мыр-р-р! - диде Тычкан баласы. Курыкмагыз, янәсе, мин ул, сезнең улыгыз. Әтисе белән әнисе бик сөенерләр инде дип уйлаган иде дә, ни гаҗәп, ишекнең теге ягында тынлык урнашты.
Әтисе белән әнисе, котлары чыгып, арткы ишектән генә урманда яшәүче ерак кардәшләренә элдерделәр. Юлда:
- Үз өеңдә дә тынгылык бирмиләр, оятсызлар! - дип, мәчеләрне сүктеләр.
Тычкан баласы хәлдән тайганчы мияулады. Өйләрен дә әйләнеп чыкты.
Карый: арткы ишек шар ачык, өйдә берәү дә юк. Ул күңелсезләнеп йокларга ятты.
Песи белән тагы да кызыграк хәл булды.
Ул йөгереп кайтты да тизрәк кыңгырауга басты.
- Улым, син йөрисеңме шулай соңарып? - дип сораган әнисен шаккатырмакчы булып, Песи тычкан тавышы белән чыелдап алды: бу мин, янәсе.
«Бу нинди хәл тагын?» - Мәченең ис-акылы китте. Димәк, кичке аш үзе килгән... Тычкан тавышына Песинең әтисе дә, безгә дә өлеш чыкмасмы дигән сыман, күршеләре дә атылып чыктылар.Тырнакларын кайрап, телләрен ялмап торалар, мин сиңайтим.
Ана мәче ишек келәсен сак кына ачты да Песигә ташланды. Аның артыннан атасы, күрше-күлән килеп ябышты. Әвәләп тә карадылар соң! Песи икәнен аңлагач:
- Оят түгелме сиңа? - дип ачуланырга керештеләр.
Бер сүз дә әйтмәде Песи. Аңа чыннан да оят иде. Чыелдап җибәрсә, тагын кабыргасын санарга тотынырлар дип курыкты һәм шыпырт кына диван астына кереп ятты. Бераз ятып хәл алгач кына, эшне сөйләп бирде. Әтисе белән әнисе бик тузындылар:
- Ояты ни тора, мәче көлкесе, бар, үз тавышыңнан башка кайтып керәсе булма! - дип, өйдән үк куып чыгардылар.
Мескен Песи, каян эзләргә инде бу Тычкан баласын, адресларын да яшерәләр бит алар, ичмасам, дип, караңгы төндә урамда тик аптырап йөрде.
Чыпчыкның ни хәлдә икәнен белсәгез икән... Тавышын Маэмай белән алышуга, шатланып өенә очты. Ул шулчаклы бәхетле иде, сөенеченнән бар көченә өрә-өрә очты. Черки малае да аннан калышмады, җан-фәрманга аю булып үкерде. Тавышка кошлар да, ояларыннан башларын тыгып: «Этләр, аюлар да очарга өйрәнгәнме инде әллә, Ходаем? Шул гына җитмәгән иде», - диештеләр.
Нәни Чыпчык өенә кайтып керсә, өй тулы кунак. «Хәерле кич!» димәкче иде, «һау-һау!» килеп чыкты. Чыпчыклар мәче түгел түгелен, әмма алар да эттән шүрли, аеруча оча торган этләрдән куркалар. Пырылдашып, төрлесе төрле якка очып та киттеләр. Нәни Чыпчык исә, агачтан агачка кунып: «Минем әти белән әнине күрмәдегезме?» - дип, бик озак йөрде әле. Черки малаеның хәле тагын да мөшкелрәк булган: аю тавышыннан өйләре җимерелгән, әтисе белән әнисе куркуларыннан аңнарын җуйганнар, әлегә кадәр егылып яталар, ди.
Аю баласы да күрмәгәнен күргән, мескенкәй. Ул кайтып кергәндә, әтисе дә, әнисе дә йокларга яткан булганнар. Аю баласы, әнисе янынарак елышып: «Тыныч йокы, әнием!» - дип безелдәгән икән, - черкине кем яратсын! - әнисе борылган да безелдәп яткан баласының маңгаена берне кундырган. Аю баласы, хәлне аңлатмакчы булып, тагын безелди башлаган икән, - бу юлы инде әтисе яхшылап шапылдаткан моңа. Шулай итеп, Аю баласына да төнне урамда үткәрергә туры килгән.
Күрделәр болар күрмәгәннәрен... Көч-хәл белән төн уздырып, иртән иртүк тавыш алмашкан җиргә тавышларын кире алырга ашыктылар, һәм бик дөрес эшләделәр.
Бу эштә башлап йөрүче нәни Чыпчык: «Башка һичкайчан һичкемнән көнләшмәм!» - диде.
Әгәр кайчан да булса кемнәндер көнләшеп куясың икән, шушы вакыйганы исеңә төшер.
2023-10-24 13:21