Абыйлы-сеңелле Вася белән Катяның песиләре бар иде. Яз көне шул песи юкка чыкты. Кайлардан гына эзләмәделәр аны балалар, әмма таба алмадылар.
Бервакыт, балалар амбар буенда уйнап йөргәндә, колакларына кайдадыр югарыда зәгыйфь кенә итеп песи мияулаганы ишетелде. Вася, баскыч куеп, амбар түбәсенә менеп тә китте. Катя аста калды да бертуктаусыз:
— Таптыңмы? Таптыңмы? — дип сорап торды.
Баштарак Вася җавап бирмәде.
Ниһаять, бераздан:
— Таптым! Безнең песи... Аның балалары бар... Шундый матурлар... Тизрәк монда мен! — дип аваз салды.
Катя йөгереп кенә өйләренә кайтып сөт алып килде.
Песи балалары бишәү иде. Бераз үсеп, әниләре яныннан китеп йөри башлагач, балалар берсен — ак тәпиле сорыкайны — өйгә алып кайттылар. Калганнарын әниләре кешегә таратты. Вася белән Катя песи баласын бик яраттылар, үз иттеләр: аның белән уйнадылар да, вакытында ашатып-эчертеп тә тордылар.
Беркөнне алар урамга уйнарга песи баласын да алып чыктылар.
Юлга коелган саламнарны җил селкеткәли. Ә песигә шул гына кирәк тә! Ул әле бер саламга, әле икенчесенә сикерә. Аннары бөтерчек кебек бөтерелә башлый. Песинең рәхәтләнеп уйнаганын карап тору балаларга да кызык булды.
Ләкин бераздан, җил тузгыткан салам белән уйнап калган песи баласын бөтенләй онытып, балалар кузгалак җыя башладылар.
Көтмәгәндә кемнеңдер: «Тукта! Тукта!» — дип кычкырганын ишетеп, тавыш килгән якка карасалар, юлдан атка атланган аучы килә. Аучының ике эте песи баласына ыргыла. Тегесе, мескен, кача белми, сыртын кабарткан да этләргә карап тик тора.
Катя этләрдән куркып кычкырып җибәрде дә кырыйга йөгерде. Ә Вася югалып калмады, песи баласына ярдәмгә ташланды. Этләр эләктерәм дигәндә генә, малай аны гәүдәсе белән каплады.
Шул арада аучы да, килеп җитеп, этләрне куып җибәрде. Вася песи баласын өенә алып кайтты һәм аны башка беркайчан кырга алып чыкмады.