2 нче бүлек
Хикәянең башы 1 нче бүлектә.
Минем йөрәгемне шушы вакыт тәүге тапкыр сагыш сызлатты. Тамагыма төер утырды, җиңгәмне җәберләгән кешегә булган нәфрәтемнең иге-чиге юк иде.
Урынымнан торып, тирә-якка карадым. Ялгыз калган ат җирне тырный, мин генә түгел, ялгыз калгач, ул да пошына, күрәсең. Моңа хәтле утта кызган майлы табадай яктыртып торган утлы ай да болытлар артына яшеренгән иде. Баш очындагы әнә шул кара болытлар гүя «Күр инде, җиңгәңә нинди кызык ясадык!» дип йөзәләр иде.
Түзмәдем, ат янына ашыктым. Башыма бер кыю уй килде: җиңгәмне куып җитәргә! Җитәргә дә, аны кыерсыткан Гәйзулланы калдырып, бергәләп кайтып китәргә...
Кызулык белән мин дә, атка атланып, җиңгәм артыннан авыл ягына җилдердем. Тик бераз баргач, атымны туктатырга мәҗбүр булдым. Гәйзулла абый аяксыз кеше бит, ничек кайтыр соң ул? Җиңгәм үтә горур, ул кабат борылып килмәячәк.
Шушы көчсезлегемнән гарьләнеп, күзләремә яшь тыгылды. Кире борылдым. Мин килгәндә; Гәйзулла абый култык таягына таянып басып тора иде.
—Куып җитә алмадыңмы?
—Юк.
Без, бер-беребезгә сыенып, күбә төбенә яңадан йокларга яттык. Гәйзулла абый әкрен генә башымнан сыйпады. Күрәсең, җиңгәм өчен миннән гафу үтенүе булгандыр инде.
Икенче көнне арбага ак балчык төядек тә кайтырга чыктык.
Гәйзулла абый әллә никадәр сызланып килде. Аягының тубыктан югары ярасы ачылган иде, шуны сыйпады. Менә ул, бөтен гәүдәсе белән миңа борылып утырып, аягын ак балчык өстенә сузып салды да тәмәке төреп җибәрде. Комсызланып суырып килә торгач, кисәк кенә:
—Яратам мин аны, — дип куйды.
Бу сүзләрнең кем турында әйтелгәнен яхшы аңлый идем, шунлыктан эндәшмәдем. Күзләренә карадым да куркып киттем: алар бөтенләй төссезләнеп калган иде.
—Яшәү кешегә бер генә бирелә, дустым. Шуны да кешечә яшәп калырга язмагандыр инде...
Гәйзулла абый өметсез карашларын миңа төбәде. Син мине аңлыйсыңмы соң дигән кебек карап торды да, олы кешегә киңәш иткәндәй, тагы дәвам итте:
—Менә син, дустым, уйлап кара. Күктә очып барган кошны тычкан куып җитә аламы? — Шуннан Гәйзулла абый үзенә үзе җавап бирде: — Юк! Мин әнә шул тычкан хәленә калганмын хәзер. Ә Мәхмүзә җиңгәң...
Ул әллә нихәтле сөйләшми барды. Шуннан капыл гына телгә килде дә:
—Җиңгәң синең тере куз ул! Ул йөрәгендә Карәмәт абыеңның назын саклый. Ә мин... Мин — гарип. Минем үзем корган оям да юк. Исәр мин, шул тере кузны авызым белән кабарга теләгән идем...
Мин Гәйзулла абый сөйләгәннәрнең мәгънәсенә төшенә алмадым. Әмма янәшәмдә утырып килүченең бөтен кимчелекләре, аянычлары һәм фаҗигасе күңелемә якын иде.
Без алып кайткан ак балчыкны халык берничә көндә үк ташып бетерде. Яңа ак балчык белән агартып җибәргәч, авыл урамнары бөтенләй яктырып киткәндәй булды. Аларның һәрберсеннән шатлык нуры бөркелде. Тик авыл уртасында бер генә йорт ятимләнеп, балчыклары кубып чыккан көе утырып калды.
Бу йортның хуҗасы Гәйзулла абый бөтенләй эчүчелеккә сабышты. Ул кибет янында да, урам чатларында да, өендә дә исереп аунап ята башлады. Күргән кешеләр күп вакыт аны кызганып сөйлиләр иде. Баштарак, жәлләп, өенә илтеп ташлыйлар иде. Ләкин соңрак, бу хәл үтә ешайгач, ул урамнарда да ятып калгалый иде.
Беркөнне безгә күрше хатыны кереп:
—Әй бичара, Гәйзулланы тагы күрдем әле, өйләре янында аунап ята, күзләре кып-кызыл, шешенгән, йөзендә тере төс юк, күпкә бармас инде, — дигән хәбәр әйтте. Җиңгәм аны тыныч кына тыңлап утырды да киенеп чыгып китте.
Тора-бара җиңгәм Гәйзулла абыйның ятим кебек калган йортына ешрак йөри башлады. Бик соңлап кайткалаган чаклары да булгалады. Гаҗәп: шул көннән башлап авыл халкы Гәйзулла абыйның урамда исереп ятканын күрмәде. Ә беркөнне Мәхмүзә җиңгәм без алып кайткан ак балчык белән Гәйзулла абыйның өен агартып җибәргәч, бөтен кеше шаккатты.
Авыл буйлап төрле хәбәр йөрде. Имеш, җиңгәм авырга узган икән дә, хәзер, вакыты килеп җитә башлагач, Гәйзуллага үзе барган. Яисә Мәхмүзәне җен алыштырган, Карәмәтен көтә-көтә, кайгысыннан акылы азрак җиңеләя башлаган икән, дигәннәрен дә ишетергә була иде.
Озакламый Гәйзулла абый авылдан бөтенләйгә китте. «Кая барыр дисең, — диде кешеләр, артык исләре китмичә,—Йөрер-йөрер дә кайтыр... Беткән кеше инде ул...»
Берничә ай үткәч, безгә дә әйтеп тормыйча, җиңгәм дә читкә чыгып китте. Әнә шул көннән бирле аларның кая китүләрен, ничек яшәүләрен ачык кына белүче-күрүче булмады.
Мин җиңгәмне бик ярата идем. Абыема охшатып аркамнан тупылдатып сөюе әле дә хәтеремдә. Тик ул, күпме көтсәң дә, шул китүеннән соң кире әйләнеп кайтмады.
Соңрак район үзәгеннән кайткан берәү:
—Мәхмүзә Ташкент ягына чыгып киткән икән, Гәйзулласы үлгән, — дигән хәбәр тараткан иде. Әле килеп, көтмәгәндә очрашу...
Үткәннәрне уйлап озак йөрдем мин бакчада. Уйларымның очына да, кырына да чыгарлык түгел сыман. Еллар үтү белән онытыла барган әлеге вакыйга, кабат яңарып, йөрәгемне сыкратты. Дөресрәге, ул минем өчен әле дә ирексездән дертләтеп куя торган табышмак иде.
Пароход килер вакыт җитә башлаган, пристаньга төштем. Гәйзулла абый һаман юк та юк.
Агыйдел өсте куе томанга төренгән иде. Нигәдер авылымның ап-ак булып кояшта ялтырап утырган өйләре күз алдыма килеп басты. Әйтерсең лә елга өсте безнең Алатаудан алып килгән ак балчык белән агартылган иде.
Менә Гәйзулла абый да аксый-аксый килеп җитте. Йөзе моңсу иде. Шактый картаеп киткәндәй тоелды ул миңа.
—Пароход соңлый, яр буйлап йөреп килик, — диде ул.
—Гәйзулла абый, туган якларга кайтып килсәгезче! — дидем мин, тынлыкны бозып.
Ул күңелсез генә итеп елмаеп куйды.
—Әй Фәрит дустым, үземнең дә Ташборынны кайтып бер күрәсем килә, тик минем юлларым бикле шул. Кайта алмыйм... — Шул вакыт ул кисәк җанланып китте. — Әйдә әзрәк утырып торыйк әле.
Без зәңгәрсу дулкыннарын ярга кагучы Агыйдел буендагы ташларга чүгәләдек. Елга безгә шулхәтле якын иде, дулкыннарның ташларга бәрелеп чайпалып китүеннән барлыкка килгән тамчылары битләребезгә ләйсән яңгыры булып чәчри. Шуннан гына да күңелгә рәхәтлек тойгысы тарала.
—Туган авылның ак өйләренә миннән дә сәлам әйт, — диде Гәйзулла абый. — Гомеремнән дә артык күрәм мин аны, ләкин кайта алмыйм. Мәхмүзәсез...
Мин кинәт:
—Җиңгәм, җиңгәм кайда? — дип сораганымны сизми дә калдым.
—Без шушы калада яши башладык, — дип дәвам итте Гәйзулла абый. — Бик әйбәт гомер иттек. Мин шушы эштә эшләдем. Ике малай үстердек. Тик... Үткән ел... Мине чын тормышка кайтаручы, күзләремне ачучы Мәхмүзәм... — Ул сөйли алмый туктап торды: — Әйе, мин ялгыз, ләкин йөрәгем аның өчен, Мәхмүзә өчен дә тибә, дустым. Син... авылымның ак өйләренә... берүк сәламемне тапшыр инде...
Озакламый пароход килде. Без хушлаштык. Ялгызы басып калган Гәйзулла абый, без борылышка кереп югалганчы, эшләпәсен болгады. Тиздән ул да күренмәс булды. Елга өстендә тик таш кебек аска атылган акчарлаклар ның гына өзлексез кычкырган тавышлары ишетелә иде.