СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәҗибә Сафина “Качак курчаклар”

Ышанырсыңмы-юкмы, мин сөйләп йөрмим юкны, үзе әкият, үзе чын, тыңлап кара әле син.
Казан дигән калада, түгел ерак далада яшәгән, ди, торган, ди, Казан кызы - тәти кыз. Шомырттай кара күзле, үзе туп-туры сүзле, исеме булган Дилә, моны бар Казан белә. Яраткан, ди, әтисен, яраткан, ди, әнисен, әбисен һәм бабасын. Булган, ди, дуслары да, сайраган кошлары да. Тик булмаган нәп-нәни ул яратырлык бәби. Булмаган, ди, сеңлесе, тумаган, ди, энесе. Уйнаган курчак белән, йоклаган, курчак кочып. Таш курчак сөйләшмәгән, бер сүз дә эндәшмәгән. Күпме сораган Дилә, әйт, диеп, бер сүз генә. Курчаклар елмаймаган да, хәтта еламаганнар, исәнлек-саулык сорарга болар уйламаганнар.
Ачуы чыккан кызның. Әле шулаймы, дигән. Курчак тулы кәрзинне алып чыккан урамга, өләшкән ул курчакларны малайларга-кызларга. Аннан кайткан өенә һәм утырып җырлаган моңлы татар көенә:
- Әгәр дә аңласагыз,
Кайтырга уйласагыз,
Кайтырсыз әле чабып,
Дилә апаны табып.
Кушымта:
Әгәр дә яратсагыз,
«Апам», дип җан атсагыз,
Мине барыбер уйларсыз,
Сагынып, бер еларсыз.
Ишетермен дә сезне,
Ишекләрне ачармын.
Тик шаярып качармын,
Гафу, диеп, начар мин.
Без качышлы уйнарбыз,
Ә хәзергә уйлагыз:
Өйрәнегез сөйләргә,
Минем көйне көйләргә.
Дилә көткән, ди, көткән, сәгатьләр, көннәр үткән. Кайтмаган бер курчак та, авыр булган шул чакта. Төшләр кергән Диләгә: «Нигә бездән баш тарттың, инде кемне яраттың? Юкка гына, юкка гына безне читкә тараттың». Исе киткән Диләнең, нишләп, дигән, белмәдем. Курчаклар сөйли икән, хәтта көй көйли икән. Инде ни хәл итәргә, әллә эзләп китәргә?
Кайтмагач курчаклары, күрше кыз курчагы белән пешмәгәч борчаклары, чак тыеп күз яшьләрен, килгән кыз әнисенә, сөйләп биргән хәлләрен, белеп үзен жәлләрен: «Әнием, әни җаным! Мин бит хата ясадым, мин бит курчакларымны чит-ятларга ташладым. Кайтырлар дип уйладым, кайтмадылар, булмады. Инде төшкә керәләр, мине дошман күрәләр. Әнием, әйт, әйт инде, кайтсыннар курчакларым. Мин аларны, яратып, нык итеп кочаклармын».
Аңлаган ана кызны, күпкә сузмаган сүзне. Әйткән: «Без көтеп карыйк. Көтеп, көтеп кайтмасалар, инде эзләргә барыйк». Тагын бераз көткәннәр. Инде берничә көн үткәч, эзләп чыгып киткәннәр. Көн бармаган, төн бармаган, болар бик нык армаган. Утырып трамвайга, килеп җиткәннәр «Ай»га. «Ай» дигәннәре - кибет, әкият дөньясы кебек. Анда - курчак, уенчык, теләгәнең алып чык.
Шулчак менә тамаша: әллә Дилә саташа, Ләйсән белән Булаты каршысында лабаса! Күрмиләр дә Диләне, әкият сөйли Булат, ә Ләйсән тора тыңлап: «Яшәгән, ди, булган, ди, бик тә тәти бер Дилә. Инде хәзер ул Диләнең безгә ачуы килә». Ләйсәне дә кушыла, сөйли менә шушылай: «Яратмады ул безне, юмады битебезне. Инде елап эзләп килгән, сагынып икебезне. Кайтмыйбыз ла без өйгә, кирәкми безгә Дилә, безне алырга кибеткә әйбәт кызлар да килә. Китәбез алар белән».
Дилә кинәт кычкырган: «Туктагыз, зинһар, - дигән. - Ташлап кына китмәгез, мине ялгыз итмәгез!» Диләнең кычкырганын, бәйдән үк ычкынганын әнисе күреп алган, тәмам аптырап калган. Дилә һаман кычкырган, еларга ук тотынган: «Әнием, әни, - дигән, - миңа нишләргә кала? Ләйсән белән Булатны башка балалар ала!»
Аптыраган анасы: ни кылана баласы? Әй елый, үрсәләнә: «Әни, алып бирсәнә!»
Алма тоткан бер кызга керпе якын ук бара. Инде бөтенләй Диләгә якынайганда ара, алманы керпегә биреп, керпене учына алып, ул кыз китеп үк бара. Шаяны-куяны да әйтерсең күрми аны. Кишер тоткан кыз кулына сикереп төште анысы. Әйләнеп китте дөнья, төште караңгы шунда. Ишетелде матур көй, курчаклар җырлый гүя: «Курчаклар сөйләшми, диеп уйлыйлар безнең хакта. Бүлмәдә тын торабыз без, кешеләр йөргән чакта. Без - курчаклар еламыйбыз, елмаймыйбыз, көлмибез, безне яратмаганнарны бар диеп тә белмибез. Кешеләр йокларга яткач, җан керә үзебезгә, сөйләшәбез, көлешәбез, яшибез үзебезчә».
Ана хәлне аңлады, башка түзә алмады, Ләйсән белән Булатның, керпе белән бүзатның, куян белән муйнакның каршыларына барды: «Сез - дуслары Диләнең, мин бик яхшы беләмен, кичерегез сез аны, ул аңлады хатаны. Башка бервакытта да бармас ул хыянәткә, сезгә тугры дус булачак, җиткәнче кыямәткә». Күзләреннән кайнар яшьләр тәгәрәде Диләнең. Әйтте: «Әнием минем уйларымны укыды. Кичерегез мине, дуслар, сезсез миңа бик кыен».
Диләнең сүзен ишетте Ләйсән дә, Булат та. Каршысына чабып килде куян, керпе, бүзат та. «Саумы, Булат! Саумы, Ләйсән! Керпем, куян, бүзатым», - дип кочыплар алды Дилә. Ул хәзер инде белә: курчаклар сәлам бирә. «Дилә апа, сау, - диләр, - шатлыгыбыз тау», - диләр. Йоп-йомшак керпесе дә, тиктормас куяны да утыралар куенында, чыгарга уйламый да. Акбүзат койрык болгый, өйгә кайтырга уйлый! Яңгырый тагы да җыр, кушылып җырлыйкчы бер:
- Дуслар белән яшәү ямьле,
Дуска хыянәт итмә!
Дусларың синнән китмәсен,
Син дусларыңнан китмә!
Курчаклар кайткач өйгә, һаман шул матур көйгә җырлый-җырлый, безнең Дилә дусларга урын җәя. Җылы юрганын ябып әйтте татлы сүзләрен, йокыга талды курчаклар, йомып арган күзләрен.
Без дә тыныч йокы телик Диләгә дә, сезгә дә. Ташланган курчак-куяннар күренмиме күзләргә? Курчаклар җыелганмы, машина-атлардан йөкләр бушатып куелганмы?
Сез тыңлыйсызмы һаман? Әкият шушында тәмам.