Булган, ди, бер куян. Тора икән, ди, берүзе генә. Ул җәй буена җиләкләр, гөмбәләр ашап, төнлә бер зуррак яфрак астына кереп йоклый икән, ди.
Менә көз көннәре килеп җитә, җыеп ашардай җиләк-җимешләр дә бетеп, кереп йоклардай зур яфраклар да корып төшә. Куянның эшләре начарлана. Нишләргә? Куян туңып, бөрешеп шыңшый-шыңшый елап, корыган ботаклар астында утыра башлый. Утыра торгач, «өй салырга кирәк» дигән уйга килә. Бер ышыграк урынны таба да өй салмакчы була, тик үзенең генә көче җитми. Таяклар җыеп өеп куя, тик таяклар җимерелеп төшә. Тагын өеп куя, тагын җимерелә. Шулай азапланып, елап утырганда, узып баручы казга куян әйтә:
— Каз дәдәй, син миңа булыш әле, бергәләп өй салыйк әле, кыш көне бергә торыр идек, — ди.
Каз тыңлап тора да:
— Юк, минем сиңа өй салышып йөрергә вакытым юк, хуҗамның кетәгендә рәхәтләнеп яшим мин, нигә сиңа эшләп йөрим, — дип кых-кых килеп, ыслап китеп тә барган, ди.
Куян тагын елап утыра икән.
Үтеп бара икән шул вакыт бер кәҗә. Куян әйтә:
— Кәҗә түтәй, бик салкын, үзем генә өй сала алмыйм, миңа булыш әле, зинһар, мөгезең белән агачлар сындырып бир әле миңа, — дип ялына бу, — кыш көне бергә торыр идек, — ди.
Кәҗә тыңлап тора да:
— Юк, миңа өй кирәкми, минем хуҗамның абзары җылы, мин шунда җырлап кыш чыгам, мә-ә-ә, — дип китеп тә барган, ди.
Ул киткәч, куян тагын шыңшып утыра икән. Шул вакыт юлдан үтеп бара бер мәче. Куян әйтә моңа:
— Әй, мәче, миңа өй салырга булыш әле, зинһар, шунда бергә кыш чыгар идек, — дигән.
— Юк, энем, — дигән мәче, — сиңа өй салышып утырырга минем вакытым юк. Мич башында сараем, мырлый-мырлый ятаем, — дип китеп тә барган бу.
Шуннан соң куян миңа беркем дә булышмас, ахры, дип бик азапланып, бик озак кына өй салган да, кишерләр ташып, шунда кереп утырган, ди.
Менә бервакытны ишек кагалар. Куян куркып кына ишеккә килеп:
— Кем бар? — дип сораган, ди.
— Бу мин, каз дәдәң, сиңа килдем, мине өеңә керт әле, тәпиләрем бик туңа, — дип ялына башлаган, ди.
Куян аңа әйткән:
— Син миңа өй салышырга булышмадың. Бар әнә үзеңнең кетәгеңдә утыр рәхәтләнеп, — дигән.
Каз, кыхылдап, хәп-хәп-хәп дип ачуланып:
— Әле син мине өеңә кертмисеңмени, менә мин хәзер синең тәрәзәңне борыным белән тишеп керим әле, — дип ыслый башлаган, ди. Куян куркып ишеген ачып керткән моны. Өйгә керүгә каз мич астына кереп утырган, ди.
Шулай икәү яшәп ятканда, тагын ишекне дөбердәтә башлаганнар.
— Бу мин кәҗә түтәең булам, торыр урыным юк, бик салкын, мине өеңә керт әле, мин сиңа сөт бирер идем, — ди.
Куян әйткән:
— Ә-ә, син миңа өй салышырга булышмадың, бар, үзеңнең сараеңда җырлап утыр, — дигән.
Кәҗәнең бик ачуы килеп:
— Миңа ишек ачмасаң, мин мөгезләрем белән сөзеп, өеңне аударам, мәэ-мәэ, — дигән.
Куян нишләсен инде, тагын куркып ишеген ачкан.
Шулай өчәүләп яшәп ятканда, ишек артында кытыр-кытыр итеп тырнаган тавыш ишетелә башлаган, ди. Куян, ишек янына килеп:
— Кем бар анда? — дип сорауга, ишек артында мәче мияулый икән.
— Куян энем, бу мин, мәче. Тышта бик салкын, тәпиләрем бик туңа, колакларым өши, мине өеңә керт, зинһар, — дип, әче тавышы белән мияулый бу.
Куян:
— Ә-ә-ә, син миңа өй салышырга булышмадың, бар, әнә үзеңнең мич башында, сараеңда мырлап йокла, — ди.
Мәче ялына башлый: «Мин юлымны адаштым, кайта белмим. Ишегеңне ачмасаң, тырнакларым белән тәрәзә карындыкларыңны ертып керәм», — дип мыраулый башлый.
Куян тагын куркып, ишеген ачып мәчене өенә керткән, ди.
Шулай тыныч кына торганда, кәҗә печән ашый, каз солы ашый, мәче тычкан тотып ашый, куян кишер кимертеп тату гына яшәп ятканда, бик каты ишек кага башлыйлар. Тәрәзәдән карасалар, бер көтү аю килгән дә улыйлар икән болар.
— Кем бар анда? — дип сорый куян.
— Мин бу, аю агай. Безне өеңә керт әле, — дигән аюларның берсе.
Куян:
— Безнең өебез кечкенә, сез сыймыйсыз, — дигән.
— Син ишекне ачмасаң, мин җилкәм белән өеңне аударам, у-у-у, — дигән аю.
Куян тагын куркып ишеген ачкан, иң алда бер карт аю тора, ди, аны «син олыбыз, алдан син кер» дип кертеп җибәргәннәр. Бу карт аю сукыр икән, өйгә килеп керүгә, кәҗә «мә-ә-ә» дип, мөгезе белән аюның корсагын сөзеп тишкән. Куян «пи-пи» килеп аюның аягын тешләп алган, ди. Каз ыслап, «хәп-хәп-хәп» дип очынып, аюның колагын борып тешләп алган, ди. Мәче мыраулап килеп аюның борынын тырнаган, ди. Шуннан аю каушап кире борылып чыгып киткән дә тыштагы иптәшләренә әйткән: «И-и-и, анда керә күрмәгез, бик усал кешеләр тора икән, бик куркыныч икән анда. Җеп эрләп утыра торган бер әбиләре орчыгы белән китереп төртте, корсагымны тиште бугай. Мич каршында коймак пешерә торган киленнәре табагачы белән борынымны борып-борып чеметеп алды.
Кармак салып йөри торган бер малайлары кармагы белән колакларымны тырнап бетерде. Бер кечкенә малайлары «пи-пи» килеп аяк бармакларымны тешләп алды», — дип куркытып сөйләгән дә: «Керә күрмәгез анда, үзем дә көчкә качып котылдым», — дип, иптәш аюларын кире борып алып киткән, ди.
Шулай итеп, барысы бер булып, татулык белән аюларны да өркетеп качырганнар, ди,болар.
Инде үзләре генә тынычлап әле дә булса яшиләр, ди.