СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рифә Рахман "Баланлы йортта бал яхшы"

Гамирә Баланлы Йортта мәңгегә калырмын дип күз алдына да китермәгән иде. Әнисе дә еракта, берьялгызы гына яши. Таныш-белешләре дә юк. Ел буе эшләсә дә, һичкем белән дә дуслашып та китә алмады.
Баланлы Йортка аны авыл клубына сәнгать җитәкчесе итеп җибәрделәр. Егетләрнең оясы инде клуб, тик менә Гамирәнең күңеленә ятканнары бөтенләй күренми. Әллә тумаганнар, әллә тумаячаклар да... Ни уенга чыкмаган, ни рәхәтләндереп кызларны вальс әйләндермәгән, ни авызыннан сүзен тартып алып булмаслыкларны Гамирәнең җене сөйми. Ул — шәһәр кызы. Шәһәрдә кешеләр бер-берсеннән артык тартынмый. Егетләр дә батыррак, әрсезрәк тә була дип әйтсенме...
Шәһәр кызы булса да, Алабуга мәдәният училищесын тәмамлагач, комиссиядәгеләр фәлән-фәлән авылларга юллама биреп утырганда, ул, мине монда гына калдырыгыз инде, мин шәһәр кызы бит дип тормады, кая җибәрсәләр, шуңа ризалашты. Авыл кызлары булып авыл кызлары ничек тә калада калу турында хыялланганда, кала егетләренә кияүгә чыгып, таш, әмма туалетлы-ванналы фатирларда яшәргә өметләнгәндә, язмышын авылда сыныйсы итте.
Баланлы йортта Мәдәният сараеның мәдәнилеге кызыл почмактагы газеталар, бер бильярд өстәле, шахмат һәм шашка такталары, ике гер һәм штанга белән генә билгеләнә, анысы да күбрәк спорт сөючеләрне генә күздә тота иде.
Баланлы Йортта бал яхшы, дияргә яраталар иде авылда. Гамирәнең шул сүзне җене сөймәде, чөнки эш дип ялны оныткан авыл кешеләренә ачуы килә иде кызның. Гамирәнең исәбе умарта эчендә бызгып, ояларына бал җыюдан башканы белмәгән кортлар кебек, бакчада казыну, телевизор карау белән генә мәшгуль авыл кешеләре тормышына зур булмаса да үзгәрешләр кертү иде. Инде Баланлы Йортка килгәненә ярты ел үтте, әлегә үзгәрешләр әллә ни сизелмәде шикелле — аның шуңа эче поша, шуның өчен үз-үзеннән канәгатьсезлек хисләре кичереп яши иде кыз.
Язлар җитәрәк, кешеләр күңеленә дәрт керә, кышын мич башында утырган картлар да, өй эченнән чыкмый яшәгән диярлек, чыкса да, җомгаларда таныш карчыкларына кич утырырга гына барган әбиләр дә яшәреп киткән кебек була, ишегалларында, бакча тирәләрендә йөрүне үз итә, йорт эшләренә ныграк керешеп китә бит. Бу елда иртәрәк тә килгән яз Баланлы Йорттагыларны да әллә нишләтеп җибәрде. Клубка кичәгә килүчеләр дә артты, кышларын концертка ялынып-ялварып кына катнашкан яшь-җилкенчәк үзе дә, Гамирә апа, әйдә моны эшлик, әйдә тегене эшлик, дип йөри башлады. Авыл гадәте буенча, хөрмәтләп, апа, дисәләр дә, кыз алардан әллә ни олы да түгел иде.
Гамирә Беренче май бәйрәмен үзенчә Авыл эшчәннәре көне дип игълан итте һәм шуның кызыклы бер атналыгын уздырырга уйлады. Көн тәртибендә сабандагылар янына барып концерт кую да, Карга боткасы да, язгы балалар Сабан туе да, авыл Советы эшчеләренә багышлаган кичә дә бар иде. Шул ук кичәгә колхоз рәисен дә чакырырга булдылар.
Клуб тормышы авыл Советы контролендә булгач, Гамирә анда эшләүчеләрнең барысын да белә, күбесе белән якыннан ук танышып өлгергән иде, ә менә колхозның үзәк утарыннан читтәге Баланлы Йортка колхоз рәисе көн дә килеп йөрми, килсә дә, моңа кадәр клубка кереп торганы юк.
Бәйрәм үз урыны белән инде ул, алай да бер уңайдан клубны ремонтлау, ян бакчаны, андагы сугышта һәлак булганнарга һәйкәлне төзекләндерү кебек мәсьәләләрне дә әйтергә җай чыгар, дип уйлады Гамирә. Эшенә бәйле планнарын да күздә тотып, кичәне «Зәңгәр ут яктысында» дип атады һәм авыл җитәкчеләре белән әңгәмәне шуның бер өлеше итте.
«Зәңгәр ут яктысында», кыз көткәнчә, бик матур башланып китте. Иң элек Гамирә оештырган җыр һәм бию ансамбленең отчёт концертын карадылар, аннан, сәхнәне тиз генә әзерләп, мәртәбәле кунакларны шуның түренә дәштеләр.
Беренче әңгәмә Фарис Туктаргалиевич белән дип тәгаенләнгән иде, әмма кыз, килешле соры костюмнан, шарфтан, кулына зонтик-таяк тоткан колхоз рәисе баскычлар буйлап сәхнәгә күтәрелгәндә үк, аңа әйтелергә тиешле бөтен сүзләрен онытты, гомер булмаганча каушады, каударланды, өстәлдәге микрофонны төшереп җибәрде, күтәрде, тагын төшерде, көч-хәл белән генә үзен кулга ала алды.
Кунакларны кичәгә чакыруны Гамирә ярдәмчесе Шакирәгә генә тапшырган иде, шул сәбәпле колхоз рәисен кичәдә беренче тапкыр күрде. Карап торышка ук ачык чырайлы, мөлаем йөзле рәис сүзне сорау бирмәстән үк башлап китте. Әллә кайдан гына матур сүзләрен табып, авыл халкын Май бәйрәме белән котлады, аннан кыр эшләренең торышы, бригадалар арасындагы ярыш, шул ярышта Баланлы Йорттагыларның урыны хакында сөйләде. Мәктәпкә бәйле планнары белән таныштырды, клуб һәм медпунктның эш тәртипләренә бәйле үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен кузгатты, бер уңайдан төзекләндерү хакында Гамирә әзерләгән сорауларга да җавап биргән булып чыкты.
Кыз әңгәмә бу төр юнәлеш алыр дип көтмәгән иде. Әлбәттә, бу үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, чөнки иртәнге «нәрәт»ләрне, башка җыелышларны гел үзе алып барырга гадәтләнгән рәис сизмәстән бәйрәм кичәсен дә кулына алган иде. Менә Фарис Туктаргалиевичның сүзе бетте. Ул, инде нәрсә сөйлим, башка сорауларыгыз бармы, дигән сыман, кызга карап тора башлады.
Гамирә тагын югалды, тагын тотлыкты, тагын сүз таба алмады. Рәистән соң, сөйләячәк әңгәмәдәшенә, шәхси планнарыгыз белән дә уртаклашыгыз әле, дигән сорау әзерләгән иде, сизмәстән, тотты да шул сорауны колхоз рәисенә бирде.
Фарис Туктаргалиевич сораудан гаеп тапмады. Колхоз планнары — шул минем шәхси планнар да инде ул, мин колхоз белән генә яшим, колхоз — минем йортым да, эш урыным да, диде. Аннан серле генә елмаеп, Гамирәнең үзенә генә карап:
—Шәхси планнарны аны Сезнең кебек чибәр кызлар белән тулыландырып, матурайтып та җибәрергә була югыйсә. Буйдак кеше бит мин, тик менә бер чибәркәйне өемә алып кайтып та утыртсам, колхоз турында кайгыртуым кимер кебек тоела, — диде.
—Соң, үзегез кебек авыл халкы өчен янып-көеп яшәүче кызлар да бар инде ул, — диде Гамирә, рәиснең шаяртуын чынга алып.
—Бардыр, Гамирә Рәкыйповна, бардыр. Аларны сайлап алырга гына вакыт юк. Баланлы Йорт авылыннан өйләнсәң, авызың-борының балда булыр, дип әйтәләр бит. Авылыгызда тырыш, уңган кызлар җитәрлек. Мин аларны тагын бер кат Беренче май — хезмәт, дуслык, туганлык бәйрәме белән котлыйм. Авылыгызга яшь белгечләр дә бик күп кайтты. Алар да хезмәттә алдынгылыкны бирә торганнардан түгел икән, — дип елмаеп сүзен тәмамлады председатель.
Әңгәмә ахырында чәчләренә ак бантик таккан, бәйрәмчә киенгән бер кызчык рәис хөрмәтенә җыр башкарды һәм беренче язгы чәчәкләрнең Гөләндәмен бүләк итте. Букет кечкенә генә сап-сары чәчәкләрдән иде. Кыр-болыннарда аның әле башка төрлеләре булмагандыр да, дип уйлады Гамирә. Хуҗаның күңеленә ул хуш килде: артык гадәти булса да, ихластан бирелгән, кызчык үзе җыйган чәчәкләрдән ясалган иде.
Рәисне җыр да, кыз да, кызчык кулындагы чәчәкләр дә дулкынландырды. Ул урыныннан торды һәм, бераз аксабрак, кызчык янына китте. Гамирә шунда гына аның сәхнәгә нигә таяк тотып менгәнлеген аңлап алды, һич кенә дә затлы булып күренергә тырышудан, яңа киемнәренә төс йөгертү уеннан түгел икән...
Фарис Туктаргалиевич кызны күтәрде, битләреннән үбеп алды, тагын бәйрәм белән котлады, укуында уңышлар теләде. Барысы да күңелгә ятарлык мизгелләр иде.
Менә рәис үз урынына — сәхнәдә билгеләнгән өстәлгә таба атлады. Гамирәнең күзе шулчак каршысына килгән Фарис Туктаргалиевичның ботинкаларына төште. Тукта, кайдадыр күргән иде бит ул аларны?! Әйе, әйе, күргән иде. Хәерсез, кайда гына соң?! Теге, Баланлы Йортка юллама алган көнне күргән төшендә ләбаса! Ниндидер бер таныш түгел ирнең аягына ботинкалар кидергән һәм бик тә тырышып, матурлап, бауларын күбәләкләп бәйләп торган иде ул. Дуслары аның бу төшеннән көлделәр. Тавык төшенә тары керә, диделәр. Юлга чыгасы кеше ботинка күрми, ни күрсен, имеш!
Менә шул ботинкалар аркасында Гамирә Баланлы Йортта яшәгән дә калган бит. Моңа ул кияүгә чыккан яшьлегендә артык әһәмият бирмәгән дә иде, ә хәзер, иренең аякларына элеккечә, тезләнеп, махсус ясатылган ботинка ларны кидергәндә, уйлап-уйлап куйгалый.