СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Айгөл Абдрахманова “Зәңгәр читек”

Март ахыры җитүгә карамастан, кыш һич кенә дә үзенең урынын язга бирергә җыенмый иде бугай. Язның беренче билгеләре — кара каргалар кайтканга шактый вакыт узса да, яз һаман да үзенең эшенә ныклап тотына алмыйча, юкка вакыт уздырып, кыш белән бәхәсләшеп йөрүен дәвам итте. Ике арада төзелгән солыхка беркем дә — ни кыш, ни яз — башлап кул куярга ашыкмадылар. Кыш солыхка ризалыгын бирсә, җиңелүче булып табылачак, ә яз солыхка кул куйган очракта, киләсе елга хакимлек итүдән колак кагуы бар. Март ахыры — апрель башы тарихтагы болгавыр чорны хәтерләтте: бер көнне ялтырап кояш күренә дә, койма буйларында гына калган кар «өемнәре» эреп юкка чыга, икенче көнгә төньяк полюстагы кебек ачы, суык җил исә башлый. Кыш хакимлек иткән көннәрдә шәһәрләр һәм авыллар өстенә, үзенең купшы чанасына утырып, әкияти Кар патшабикәсе төшә кебек иде: кинәттән генә әйләнә-тирәдәге кешеләр дорфаланып, ямьсезләнеп-тәмсезләнеп китәләр, әйтерсең лә патшабикә аларның йөрәкләренә дә боз кыйпылчыгы кадап чыккан...
Көннәрнең бертуктаусыз алмашынып торуы сәламәтлекләре чамалы гына булган кешеләргә зур авырлыклар тудырды. Магнитлы көннәр, үзәк өзгеч җил йөрәк һәм баш авыртуыннан интегүчеләрне хастаханә юлын таптарга мәҗбүр итте. Ләкин алардан да бигрәк студент халкы газапланды булса кирәк. «Тулай торактан уку йортына кадәр булган ярты сәгатьлек юлны туңмыйча яки тирләмичә-пешмичә ничекләр генә узарга?» Егет-кызлар өчен бу иң актуаль һәм күп бәхәсләр тудырган сорау иде. Кыскасы, уку йортының ишек төбендә, баскыч буенда басып торучы, эскәмияләрдә утыручы яшьләр: «Иртәгә көн нинди булачак һәм нәрсә кияргә икән?» — дип, бертуктаусыз баш вата.
Агачлар арасындагы эскәмиядә утыручы ике кызның сөйләшүе дә шул хакта иде.
—Башыма нәрсә киим дә, нәрсә генә бәйлим икән инде, ә?! — Кичә кич колагына җил тидереп кайткан Диләрәнең иртәдән бирле сөйләгән сүзе шул иде.
—Тапкансың сөйләр сүз, тапкансың проблема?! Синдәге яулык, синдәге шарф һәм шапкалар, у-у-у, ярты Казанны киендерергә җитә. Үзең бәйләмичә йөрисең ич! — Ләйлә Диләрәнең зарларыннан туйган иде, шуңа күрә корырак кына җавап кайтарды.
— Ярты Казанны ук түгел инде анысы... Алар модадан чыгып баралар бит. Ә мин, үзең беләсең, замана трендларыннан калышмаска тырышам.
— Ярар, син бүген үк шкафыңнан теләсә нинди яулык алып бәйли аласың, ә миңа нишләргә монда?! Кышкы аяк киеменнән йөрсәң — кызу, туфлигә күчсәң — иртәрәк бугай. Язгы-көзге аяк киеме алмыйча булмас, ахры.
Әйе... Яңа аяк киеме... Яңа читек... Зәңгәр читек!
...Карасана, кичә Ләйләнең төшенә дә күк төсендәге зәңгәр читек керде бит. Шундый матур иде ул! Имеш, Ләйлә мөселман киемнәре кибетенә кергән икән. Озак вакыт каранып йөргәч, хәзер чыгып китәм дигәндә генә, тукымалар арасыннан аяк киемнәре шүрлеге күзенә чалынды. Ә анда... анда Көлбикә чүәкләреннән дә матуррак читек тора. Ләйлә шул читекне алып кияргә теләде. Ләкин иптәш кызларының «Хәзер читек киюче кеше юк. Кеше көлдереп, шундый аяк киеменнән йөрмәкче буласыңмы?!» дигән сүзләре кызны бу адымга барудан баш тартырга мәҗбүр итте...
...Ләйлә бүген йокысыннан кәефе кырылып уянды... Болай да күңелсез нотадан башланган көн күңелсез нотада тәмамланды да: иртәгә көн җылыначак. Димәк, Ләйлә тиз арада аяк киеме алырга тиеш... Аяк киеме кирәк... Аяк киеме...
...Менә Ләйлә мөселман киемнәре кибетендә. Тукымалар артындагы киштәләрдә коңгырт, сары, ак төстәге чүәкләр (нишләптер, әбиләр кия торган кара кәлүшләр дә) һәм күк төсендәге зәңгәр читек күренеп тора. Бу юлы инде кызларның үгетләү сүзләре дә Ләйләгә тәэсир итмәде. Кыз, горур атлап, кассага акча түләргә китте. Акчалар Ләйлә кулыннан сатучыныкына берәм-берәм күчеп беткәндә генә... нервыга тия торган чәрелдәвек тавыш белән сәгать кычкыра башлады... «Төш кенә икән, ә мин инде, чыннан да, шул читекне алдым дип торам», — дип, сукрана-сукрана сәгатькә үрелде кыз.
Ләйләнең ярты көне укуда, яртысы базарда аяк киеме, дөресрәге, төшендә күргән зәңгәр читекне эзләп үтте. Ул кичкырын гына, теләгәненә ирешмичә, үтә күренмәле сумкасына ипи салып, тулай торакка кайтып керде.
Әбиләрдән «Юраганың юш килә» дигәнне ишеткәне бар иде. Урынга яткач та, Ләйләнең күз алдыннан зәңгәр читекләр китмәде, һәм ул, төшендә тагын шул читекләрне күрәчәген, бу юлы инде аларны тәгаен сатып алачагын юрап, тәмле йокыга китте. Шулай булды да. Ничә көннән бирле күңелне кытыклап торган читекләр бүген дә үзләре турында искәртергә онытмадылар. Ләкин, алдагы ике төштән аермалы буларак, Ләйлә аларны төшендә генә булса да сатып алу бәхетенә иреште...
Көн әйбәт башланды. Иртә таңнан бертуктаусыз нидер көйләп, бөтен нәрсәдән дә мәзәк табып йөрүче, кәефе кырылган кешеләрне юатучы Ләйлә башкаларның: «Ни булды?» — дигән сорауларына сүзсез генә елмайды.
...Дөнья нинди матур! Дөнья нинди киң икән бит! Ә ул шушы матурлыкка хозурланмыйча, шундый гүзәллекне күрмичә, битараф кына яши биргән. Матырлыкны гынамы соң, уку йортына бара торган юлда урнашкан аяк киеме кибетен дә күрмәгән ләбаса!
Кыз ышанычлы адымнар белән туп-туры кибет итегенә таба атлады. Керү белән үк, язгы-көзге аяк киемнәре киштәсе янына, дөресрәге, ишек төбеннән үк күзне кызыктырып, үзенә тартып торган чигүле зәңгәр читек янына китте. Ләйлә озак уйлап тормады: бер киеп карады да алтын төсле җепләр белән чигелгән, яссы табанлы зәңгәр читекне сатып та алды.
...Май кояшыдай балкып, горур атлап килүче озын чәчле, ә иң мөһиме, зәңгәр читекле кызны күрмичә калу мөмкин түгел иде. Олы яшьтәге апалар: «Нинди мөлаем бала!» — дисәләр, егетләр: «Нинди матур кыз!» — дип, борылып-борылып карап калдылар. Ләкин Ләйлә беркемгә дә игътибар итмәде. Аның гәүдәсе җирдә, ә күңеле кайдадыр еракта, чәчәкле болыннар арасында иде.
Шулай очынып барганда, Ләйлә кемгәдер килеп бәрелгәнен сизми дә калды. Бер мизгелгә дөньясы караңгыланып киткәндәй булды, сул як җилкәсен нидер өтеп алды. Китапханәдән кайтып килүче егетнең кулындагы китаплары, ә Ләйләнең сумкасы җиргә очып төште... Бер-берсеннән гафу үтенә-үтенә, егет белән кыз китапларны җыя башладылар.
— Гафу ит инде, мин ялгыш кына... Мин бүген ни... күктә очып йөрим бугай. Гафу ит инде, яме?!
— Борчылма, син генә түгел, мин дә гаепле бит. Үзем дә инде, китап алдым дигәч тә, каршыма очып килүче шундый асыл кошны күрмичә узып барам икән бит, — диде егет, кызның күзләренә туп-туры карап. Көтелмәгән, һич тә көтелмәгән сүзләрдән Ләйләнең йөзенә алсулык йөгерде, бит урталары гына түгел, колак очлары да яна кебек тоелды аңа. Ояла-ояла гына, Ләйлә егеткә күтәрелеп карады... Карашлар очрашты. Егет бу вакытта нәрсә кичергәндер — Ләйлә анысын белми, ләкин үзенең йөрәге чыгып төшәрдәй булып тибәргә кереште, акылы бер мизгелгә томаланып китте. «Йа Алла, нинди күзләр!» — дип уйлады ул. Күк төсле зәңгәр, диңгез кебек тирән күзләр! Ләйлә шул күзләрнең тирәнлегендә югалырга әзер иде бугай.
...Ничек оныта алды икән соң ул?! Әбисе балачакта ук кызларның төшләрен юрау белән шөгыльләнә иде бит аның: «Төшкә аяк киеме керсә, сөйгән ярыңны — икенче яртыңны табарсың», — дигәне нишләптер әле генә исенә төште Ләйләнең.
- Ничә төннән бирле төшемә кереп бимазалаучы зәңгәр читек син буласың инде, алайса?! — диде Ләйлә, сөенеченнән балкып.
- Нинди читек ул? — диде егет, берни дә аңламыйча.
- Мөһим түгел... Минем исемем — Ләйлә, — диде кыз һом, танышу өчен, кулын алга сузды. Шул чакта кызның әллә сул як җилкәсе, әллә йөрәге сулкылдап, үзенең барлыгын сиздереп куйды.
- Бик шатмын. Илдар булам.
Ике кул кысышты. Шушы мизгелне генә көткәндәй, болытлар арасыннан ялтырап кояш чыкты. Бу — яз белән кыш арасындагы бәхәскә нокта куелганны, ягъни язның җиңеп чыгуын аңлатучы билге иде. Нәкъ шушы көннән дөньяга яз аяк басты, ә ике ялгыз йөрәккә мәхәббәт иңде.