Асылбикә! Асылбикә, дим! Тормадыңмыни әле, хөрәсән ялкавы?
Мәснәви беркавым тыңланып, тып-тын гына утырып торды. Шылт иткән тавыш та ишетелмәгәч, сукрана-сукрана киез каталарын үзе эзләргә то тынды. Капшана торгач, аягы нәрсәгәдер төртелде. Инде җайлап ике аякны тиң катага кертәсе генә калды.
—Сиңа әйтәм, аркаңны кояш кыздырганчы мышнарга исәплисең, ахрысы? Картаюың җитте... Карт аю — урманда, дигән булалар тагын... Килеп җитә икән ул... картаю дигәнең.
Гадәтенчә шулай сөйләнә-сөйләнә, аксый-туксый аш бүлмәсенә узды. Кичтән ни хикмәттер утны өзеп куйдылар. Шунлыктан юылмаган савыт-саба өстәлдә өелеп калган. Мәснәвинең көе китәргә шул да җитә калды: кыен шул, кыен болай яшәүләре!
Табак-савыт юарга су җылытканда да, ашыкмый-кабаланмый өстәл-урындыкларны сөрткәндә дә ул узган гомерен уйлады, яшьлеген сагынды. Һай, бар иде бит җилдән җитез, көчле чаклары! Кая китте соң көч-куәт?! Кайда гына җуйды аларны сабантуйлар батыры Мәснәви?! Ник бер дә сиздермичә узды соң бу гомер дигәнең?
Ул арада чәй гөбердәп кайнап чыкты.
—Әй, сиңа әйтәм, тәбә куырыйммы?
Муенын сузып җавап көтеп торды да, кулын селтәп, өйалды- на чыгып китте. Салкынча урын дип куйган сөтле банканы тоткан килеш, кыштыр-кыштыр килеп йомырка эзләп маташты.
—Хәтерсез! Суыткычта лабаса күкәй!
Көндәгечә, шулай үзалдына сөйләнә-сөйләнә, өйгә керде. Тәбәне иртәнге якта тавыш-тынын чыгармый йоклап яткан Асылбикә белән икесенә җитәрлек итеп куыра ул. Өйдәшеннән тамак аера торган гадәте юк! Үзенә ни — Асылбикәгә дә шул. Икәү бергә картаеп баралар лабаса! Сөенеч-кайгылар да уртак.
Ул арада ябылып бетмәгән ишек, тыштан кемдер эткәндәй, әкрен генә ачыла башлады.
—Әйтәм җирле, дәшүче юк, таң тишегеннән биләмдә йөргән икән Асылбикә. Ризык исенә сизгер тагын үзең! Ашар вакытны бер дә яздырмыйсың! Йә, биләмче, җитеш... Ипи белән ашасаң, йомырка бәлеше күк була бу.
Күкәй тәбәсе икесе тиң яратканча, тәмле, сусыл иде. Сөткә салган шушы тәбә пешкән саен, яшьлеген сагына Мәснәви.
—Сөйләгәнем бардыр, Асылгөлне хәтерләтә шушы ризык, — дип куйды ул, офтангандай. Сөйлә диюче булмаса да, сүзен дәвам итәргә уйлады. Тыңлаучы булганга рәхмәт, диң...
— Яшь, дәртле чак... Ерак болында печән чабабыз. Кызу, чыдарлык түгел. Минем бавырсыннар катып бетмәгән мәл булгандыр. Күрше егетләр чалгыларын чыж да чыж китереп чаба, мин, ни хикмәттер, алардан калышам. Югыйсә көч жәлләп тору юк! Узып китәсе килә. Кая, бер-ике адым артта сөйрәләм! Тирләдем- пешгем, үзем ярсыйм! Бәлки, шул ярсу тоткандыр сеңерләрдән, белмим, әмма чабылган покос үрчеми, хурландыра шул... Ничек болай була инде? Ник мин, Мәснәви, сынатырга тиеш әле!
Берзаман егет-җилән, чалгы-янавычларын ташлап, кайтырга җыена башлады. «Иртәгә дә көн бар. Арытты. Кайтып, мунча кереп, ял итеп алмый булмый», — дип сөйләшәләр. Ә сере тирәндәрәк: мунча керү өчен генә, бәлки, авылга ук кайтып та йөрмәсләр иде, клубта концерт — күрше авыллардан киләселәр. Кичке уен тарта егетләр күңелен! Минекен дә тарта гартуын, тик берәүгә дә әйтмәгән яшерен уем бар... «Сез кайта торыгыз, куып җитәм!» — дидем дә юри мыштырдаган булып калдым бит чабынлыкта. Исәбем куышта төн кунып, таң атар атмаста үз кишәрлегемне тегеләр узып китәлмәслек итеп алга үрчетеп кую иде. Караңгы төшкәнче дә күпме эш эшләп була... Кичке һава рәхәт, җиләс. Дөрес, чебен-черки тынгы бирми инде. Анысына түзәргә була...
Капкаларга, тамак ялгарга ризык-мазар алмадым, берни юк. Ә зазурлык көчле. Тырышып чабам чабуын. Берзаман кулларым калтырый башлады. Караңгылык та куера. Каен ботакларыннан әтмәлләгән куышка кереп яттым. Шулчак кыштыр-кыштыр килеп кемдер йөри сыман! Сикереп тордым: «Кем йөри анда? Атам хә зер!» — дип җикеренгән булам. Чалгыны мылтык иттем, имештер. «Ми-ин!» — ди нечкә генә кызлар тавышы. Карасам, үзебезнең күрше кызы Асылгөл! Миңа ашау китергән! Беләсеңме ни? Чүлмәктә сөткә генә пешерелгән йомырка тәбәсе! Әле дә тел очымда тора тәме, минем өчен ят ризык! Инде ничәмә-ничә еллар үтте. Мин дә пешереп карыйм шуны. Юк, Асылгөлнекенә җитми! Ничек шулай тәмле булгандыр, телеңне йотмалы иде ул. Бәлки, бик ач булгангадыр. Алай дисәң, ач чакта да пешереп карыйм. Яшь чак, дәртле чак, дигән булалар, җүләр чак ул — яшь чак! Кемнең ни уйлаганын белмисең!
Күрше кызы Асылгөлне үсмер кыз бала дип кенә йөри идем. Оялдым, бер кочаклап үпмәдем дә үзен! Юньле-рәтле рәхмәт тә әйтә белмәдем. Әнкәй җибәргән тәбәне китергән дип уйладым. Ә ул... Минем чабынлыкта куна калганны белеп алган да, ач килеш ничек эшләр дип, үзе пешереп китергән патшалар сыен. Күңелендә тагын ниләр булгандыр, анысын ачмады. Әмма йөрәге сөю- наз, мәхәббәттән тулышкан иде, монысын сизендем.
Бакырчәч дип үрти идем мин аны. Ә ул йомшак кына каршы төшә: «Алтынчәч, диген!» «Ниткән алтын булсын, бакыр, җиз күк бит синең ул чәчләрең!» — дим. Ул үпкәләми, тик якты зәңгәр күзләрен сагыш баса. Әллә нинди моңсу-хәсрәтле иде ул. Үги әни белән яшәгән кыз бала хәсрәтен кем аңласын?! Тормышы авыр, әмма сиздерәсе килми. Кем белә, миңа кияүгә чыгып, үги каргышыннан котылырга теләгәндер, бәлки. Ә минем борын югары чөелгән. Иң чибәр кыз, күз өстендә каш дип йөртелгән Нәфисә кирәк миңа...
Мәснәви, авыр уйларыннан котылырга теләгәндәй, чәйне яңартып җибәрде. Хуш исле үләннәр салып чәй пешерде. Куе чәй күзне ачмасмы дип өметләнде.
—Әллә нигә баш томаланып тора. Ә син, Асылбикә, ник борыныңны салындырдың әле?! Ә-ә, онытып та торам. Галия кайтуын өнәмисең... Беләм инде, әллә нигә борчагыгыз пешми. Хәсрәтләнмә юкка, кайтыр да китәр. Сүз өчен генә: «Әти, ятма монда череп», — дигән булыр, бәлкем. Беләсең ич инде, ташла барысын да, кил калага, диюләре сыныкка сылтау гына ул... Чынлап чакырмый берсе дә... Малайның үз тормышы, кызның да... Аларның шәп фатирында безгә урын юк! Кайтабыз, дигәннәр ие дә... Кайтырлар микән? Ничекләр яшисез авылда, димәсләр, кайтсалар да... «Әти, ит бетте. Акча да кирәк ие, арттыра алмыйсыңмы?» — дияр. Кызык кына инде, арттырмасаң, артмас та ие. Ялварып сорагач, нишлисең, арттырмый чараң юк. Яшьләр бит, аларга бар да яңа кирәк. Машина, телевизор. Иске телевизорларын безгә кайтармагайлары. Хәер, телевизор карарга күз кирәк әле. Очын очка ялгап барабыз бит әле тормышның. Түзәбез. Юк, балалар кайткач, барыбер күңеллерәк булып китә ул. Мунча ягып җибәрерләр, бәлеш бөреп тыгарлар мичкә... Шәп биг! Кунак килсә, үзең дә кунак буласың. Ә син, Асылбикә, чыда бер-ике көнгә, түз, яме. Әллә нишләп өнәп бетермиләр сине...
Асылбикә бирелеп-йотлыгып картны тыңлый. Аңлый ул аны. Ияләшкәннәр инде бер-берсенә. Картның бүген әллә нигә теле кычытып, гел сөйләшәсе килеп тора. Асылбикә, гадәтенчә, сабыр- түзем генә аны тыңлый. Шунысына рәхмәт. Бүлдерә, әрләшә белми. Бер-берсенә иптәш... Ни генә әйтсәң дә, ялгыз башка яшәүләре авыр бит. Ялгызлыкның ни икәнен белмәгән кеше генә: «Тамагы тук, өсте бөтен, нәрсә кирәк тагын аңа?» — дия торгандыр.
—Нәфисә белән ничек кавышканны сөйләгәнем булдымы икән сиңа? Юктыр. Тыңла алайса. — Мәснәви төсе уңа башлаган күзләрен еракларда калган яшьлек мәхәббәтенә төбәгәндәй бер мәл тын утырды. — И-и яшьлек! Хозур, бәхетле чак! Авылда бер чибәр иде Нәфисә... Читтән-чаттан сүз кушып карыйм, эрер исәбе күренми Нәфисәнең. Борынын чөйгән була, матурлыгына масая дип фикер йөртәм инде мин үземчә. Гаярьлек-кирелек миндә дә җитәрлек. Үзсүзлелек, мин-минлекне әйткән дә юк. Урларга уйладым мин моны. Тәвәккәл иде абзаң! Гайрәтле! Артын-алдын уйлап мәшәкатьләнү кая? Караңгы көзге бер төндә амбардан эштән кайтканын ат җигеп саклап тордым. Башын иеп атлавын белә бу. Аттан сикереп төштем дә күтәреп арбага салдым моны. «Нишлисең, җибәр, тиле!» — дип чәбәләнә башлаган ие, башына капчык кидерттем дә куйдым. Коры капчык әллә ничек кенә үзеннән-үзе кулыма килеп кергәндәй булды. Атны бар көченә куалап, үзебезнең капка төбенә кайтардым тегене. Ул көнне мунча яккан идек, шалт капчыктагы Нәфисәне мунчага: «Иә үз теләгең белән миңа кияүгә чыгасың, мулла чакырып никах укытабыз бүген үк, йә...» — дим. Бөгелеп төшеп елады кызыкай. Аннан күнгән булды. Амбардан әштән кайтышы гына бит бахырның. Мунчаны тыштан бикләдем дә өйгә чабып кайттым. Әнкәйне никах-җеназа укып йөрүче Габбас абзыйга йөгерттем. Кулга сугарга әти юк, сугышта бетте. Әни: «Адәм баласын көчли күрмә, балам, рәнҗетмә!» — дип караган иде дә, кая анда кире чигенү! Күз-баш тонган. «Тимим, курыкма, тизрәк мулланы алып кил!» — дип, тамак төбе белән генә акырдым. Әнкәйгә моңарчы тавыш күтәргәнем юк иде. Менә нишләтә тиле сөю, мин-минлек!
Шулай яшәп киттек Нәфисә белән. Яшәвен болай начар да яшәмәдек шикелле, тик... Күңеле каты булды, йөрәгенә якын җибәрмәде. Сөешеп йөргән егете булган. Шуны белә торып урлап алдым бит, үзем ахмак... Үземнекен итәм, имеш. Язмышы белән килешкән төсле тоелса да, күңеле йомарланган ие Нәфисәнең, эчкә үтәрлек түгел. Бала-чага ишәйгәч, күнәр язмышына, ярына кайткан елга да оныта ярсуны, басылыр дип уйлап ялгыштым. Күнде анысы... кая барсын соң хатын-кыз?! Ага-җиңгә өстенә — кире өенә кайтып китә алмый. Безнең әнкәй бик сабыр хатын, килешеп кенә яшәделәр сыман. Хәзер уйлыйм, әнкәйне ярата иде ул. Аны кызгангандыр.
Кыз урлау берни түгел, әмма дә ләкин мәхәббәтне урлап, бәхет табып булмый икән. Нәфисәнең күзләрендәге очкын, йөрәгендәге ялкын сүнде. Ә мин бит аны нәкъ менә шуның өчен — ут сыман янып торганы, дәртле булганы өчен яшерен сөйгән-көйгән идем. Дусы-дошманы утка ялкын өстәгәндәй өстереп торды. Ә мин, беркатлы, мәхәббәтне йозакка бикләп саклап була дип уйлап ялгышканмын.
Көйрәп торган утлы күмер сыман пыскып янды да сүнде Нәфисәкәй! Хәер, уты бар чакта да җылысы булмады. Җылы табалмый тилмереп яшәдем, һәркем үз яртысын табарга тиештер шул тормышта. Бәлки, минем үз яртым күршедәге алтын чәчле Асылгөл булгандыр?! Алтынчәч! Ул да, бахыр, бәхет күрмәде — читкә китте. Ире бик көнчел, туган нигезен кайтып күрергә дә җибәрми икән, дип сөйләделәр. Әткәсе, мәрхүм, елый-елый сөйләп торды. Шулчак минем дә йөрәк өзелеп төшкәндәй кинәт күзем ачылды! Узган гомеркәйләрне кайтарыплар алып булсачы! Ычкындырдым бәхетемне дип елап утырудан да файда юк. Түзәргә генә кала.
Менә сиңа Асылбикә дип куштым. Исемеңне әйтеп дәшкән саен, Асылгөл искә төшсен дип... Ярый әле син бар иптәшкә! Серләремне сөйләп юанырга. Карт тиле диясеңдер... Икәү булгач, ялгыз түгел без, туганкай... Син дә мин. Шөкер, балалар бар анысы. Әмма читтә, ерак. Елга бер йә ике тапкыр кайтып хәл белешәләр. Кайтсалар, өйнең астын өскә китереп бетерәләр. Имештер, ул Асылбикәне ни дип өйдә асрап ятасың?
Арка таянычым син шул, анысын аңламыйлар. Карт сөякләргә җылы йокмый. Син, Асылбикәкәем, аркама терәлеп ятсаң, хандруз-мандрузлары да ул кадәр үк куркыныч түгел. Арка җылысы тансык картая башлагач. Син булгач, арка җылытучы эзлисе юк!
Кая, күрсәт әле аягыңны? Төзәләме яраң? Ярар, сыкранма, батыр ярасыз йөрмәс. Икебезгә дүрт аяк, түзәрбез ничек тә. Син — аксак, мин дә сиңа иш... Бер-берсенә иш түгел дип кем әйтер?
Ул сөеп-яратып Асылбикәсенә тагын бер карап куйды.
— Галия дә хаклы, кызны әйтәм, коела йоның, берни эшләр хәл юк. Их, ике гайбәт чүлмәге, тел бистәләре! Телгә салынып утырып, төш вакытын җиткерә язганбыз лабаса. Галия кайтып төшәргә дә вакыт җитә түгелме? Ә без ләчтит сатабыз. Уйлата шул узган гомер, уйлата. Бигрәк үкенечле булды бит. Ай-кояштай балкып торган Нәфисә дә сүнде, Асылгөлне дә ай күрде, кояш алды. Бала-чага таралышып бетте. Әнкәләрен яраталар ие шул. Ул күзен йомуга, эзләре суынды. Югыйсә мин бит гомерем буе балалар дип тырыштым. Аңламадылар. Кыз бар хәер, ул инде кеше кешесе, малай — бердәнбер таянычым, өметем дип үстергән улым да киленнеке булып куйды.
Әллә нигә туңа аркам. Өши. Әз генә черем итеп алыр ием шул арка җылынса. Терәлеп кенә ятасыңмы әллә?!
Асылбикә, көндәгечә, хуҗасының моң-зарын, гозерен тыңлый- тыңлый, сырпалана-сырпалана, картка якынрак елышты. Аның өшәнгән карт тәненә җылы аркасын терәп, күзләрен йомды.