Күгәрчен, суда бер кырмысканың батып һәлак булырга җиткәнен күргәч, дәрхаль авызына бер яфрак капты да суга ташлады.
Кырмыска бу яфрак өстенә менде дә, дулкын яфракны яр кырыена сөреп чыгарып, кырмыска үлемнән котылды.
Бервакыт аучы бу күгәрченне ауларга хәзерләнгәнен күргәч, кырмыска, теге яхшылыкны исенә төшереп, аучының итек эченә керде.
Аучы күгәрченне аулыйм дигән чакта гына, кырмыска аучының ботыннан бик каты тешләде. Авыртудан аучы кулындагы авын төшереп җибәрде дә, күгәрчен прх итеп, сәламәт очып китте.