СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мәдинә Маликова "Саф мәхәббәт турында бер кыйсса"

Зәйтүнә бакча йортының өске кат тәрәзәсен ачты да ах итте: сиреньнәр чәчкә атып килә икән ләбаса! Өй түрендә биегәеп, куерып үскән ике куакның сабаклары берсе - ап-ак, икенчесе алсу-шәмәхә тәлгәшләр авырлыгыннан юлга таба авышканнар. Башны әйләндереп, хуш ис бөркелә. Бер-ике көннән бөреләр тәмам ачылыр, агачлар яшәү, яшьлек тантанасы булып ерактан балкыр. Үткән-сүткән һәркем тукталып калыр, сынын турайтып, башын күтәреп, берсе акка, икенчесе алсу-шәмәхәгә төренгән ике агачка хәйран калып басып торыр. Күзләр җетеләнер, күкрәкләргә хуш исле, шифалы дулкын бөркелеп керер дә, моң-зар юшкыннарын юып алып, күңелләрне сәбәпсез куаныч, яшәү дәрте белән мөлдерәмә тутырыр. Андый минутларда адәм баласының йөзе күкрәп чәчәк аткан гөлләрдәй гүзәл була.
...Бакчада гөлләрнең төрлесе бар, ләкин менә үзе утыртып үстергән сиреньнәрне аерата ярата Зәйтүнә. Менә хәзер берәрсе килеп чыксын иде дә бу гүзәллекне күрсен иде.
Ул, тәрәзәдән үрелеп, уңга-сулга карады. Әнә бит берәү килә. Таныш сын... Зәйтүнә, кабаланып, тар баскычтан аскы катка томырылды. Илледән узган хатынның болай җитез хәрәкәтләнгәнен берәрсе күрсә, гаҗәпләнеп куяр иде... Менә ул атылып аллеяга чыкты, сирень куагына карап, чирәмгә басты. Аргы баштан килүченең адымнары якынлашты... Аның турына килеп тә җитте, шул ук көй белән атлап узып та китте. Зәйтүнә түзмәде, борылды.
- Фоат!
- Исәнмесез, Зәйтүнә Мәҗитовна...
- Саумы, егет! Нишләп дәшми генә узып китәсең әле? Кыш буе очрашкан булмады. Күрешик, хәлләрне белешик!
Уналты яшьлек малай, кыска кара чәчле түгәрәк башын иеп, карашын чирәмле сукмакка текәп басып тора, кыска балаклы күксел чалбар кесәсендә бармакларының тынгысыз тыпырчынганы сизелә.
Ай-Һай, бу бала да егет булып килә икән ләбаса! Бер кыш эчендә, күр, ничек биегәеп куйган. Олы апасына өстән карарга читенсенә үзе, ак футболкасын тарттырып торган киң иңбашларын салындырырга тырышып, тезләрен бөгебрәк баскан. Әнә бит борын асты ничек матураеп каралган - мыек чыгып килә!
- Сиреньнәрне күрмисең дә инде әллә?
- Ничек инде күрмәскә?! - ди Фоат үсмерләргә хас тотрыксыз тавыш белән. - Хуш исе әллә каян аңкып тора...
- Чәчкәләре ачылып беткәч күрерсең әле! Син онытмагансыңдыр бит?
- Нәрсәне?
- Үзеңә йөкләнгән бурычны хәтерлисеңме?
- Бурычны?!
Малай, иелгән башын сөйкемле янтайтып, туры кашлары астыннан түгәрәк коңгырт күзләрен елтыратып карап алды.
- Узган елны әйткән идем ич! Тәлгәшләр куакта килеш шиңмәсен - шуны кайгыртырга тиеш син! Югыйсә киләсе елда чәчкәсе күп булмас. Бер-ике атна эчендә өзеп бетер син аларны!
- Шушы хәтленеме?
Аның гаҗәпләнүе кызык тоелды, Зәйтүнә көлеп җибәрде:
- Чәчкә күп була димени! Өегезгә алып кайт, күршеләрегезгә бир.
- Квартира саен өләшеп йөрергәме?
- Син беләсеңме, күпме кеше бу гүзәллектән мәхрүм? Ишегалдыгыздагы карчыкларны сөендер! Аннары... - Зәйтүнә чак кына тынып торды, - кызларга бүләк ит!
Соңгысын ишеткәч, малай башын тагын да түбәнрәк иде, аның җыйнак, түгәрәк колак яфраклары алланып чыкты.
- Килештекме? - диде Зәйтүнә.
- Ярар... Сау булыгыз...
Малай, җиңел сулап, китү ягына борылды.
- Әти-әниеңә сәлам әйт. Исән-саулардыр бит?
- Саулар...
Ах, аның, тезләрен аера төшеп, җилкәләрен артка таба киереп, башын югары күтәреп, очынып атлаулары! Фоат, Фоат! Күптән узган, бик еракта калган язлардан әйләнеп килдеңме әллә син?
Малайның сыны юл борылышындагы агачлар артына кереп югалгач кына аңына килгәндәй булды Зәйтүнә. Тирән итеп көрсенде дә зәңгәр өйгә кереп китте.
Ул бүген ялгыз иде. Ире икенче шәһәрдә, табибларның белемен күтәрү курслары үткәреп йөри. Улларының да, кызларының үз гаиләләре, бу бакчага су коенып чыгарга гына килгәлиләр. Сиреньнәрнең чакыруын тоймый-сизми шул алар. Ә бәлки, ул чакыру Зәйтүнәнең йөрәгенә генә килеп тоташадыр, аны гына тәкатьсез итәдер... Кил, диләр чәчкәләр, яшьлегең гөлләре белән очраш... Без сиңа беренче мәхәббәтең турында сөйләрбез, диләр...
Ә менә бүген сөйләп кенә дә калмадылар, үзе белән очраштыргандай иттеләр!..
Кич буе, нишләгәнен белештермичә, үзалдына көлемсерәп, әкрен тавыш белән һаман бер җыр көйләп йөрде ул:
Гөлбакчага керәк мин,
Гөл чәчәген өзәм мин...
Караңгы төшкәч, өске каттагы бүлмәгә менде ул. Утны кабызмады. Ачык тәрәзәдән аяз күктәге йолдызларга карап, сандугачлар сайравыннан, тыштан бөркелгән җиләс, хуш исле һавадан сихерләнгәндәй, кымшанмыйча басып торды. Ә күңелдә, кошлар тавышына кушылып, һаман бер җыр тибрәлде:
Гөлбакчага керәмсең,
Гөл чәчәген өзәмсең...
Дөнья шулкадәр гүзәл һәм нилектәндер үзәкне өзәрлек ямансу иде!.. Ниндидер бушлык бар иде җиһанда, нидер җитми иде җанга...
Кинәт каяндыр көлгән тавыш ишетелде. Яшь бер кызның дәртле очыну белән мөлдерәмә тулган күңеленнән тыелгысыз бөркелеп чыккан бәхет авазлары иде бу. Шунда дөнья түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Менә нәрсә җитмәгән икән лә йолдызларның серле нуры белән бизәлгән, гөлләр хуш исенә туенган, сандугачлар моңына күмелгән бу бакчада! Яшьлек бәхетен игълан иткән тыенкы, саф көлү кирәк булган икән!
Аллея борылышында ике шәүлә шәйләнде. Менә алар якынайдылар, чылтырап көлү авазына кайнар пышылдашу кушылды. Менә алар өй турында туктап калдылар. Зәйтүнә пәрдә артына яшеренде. Агач ботакларының чыштырдаганы, сынганы ишетелде.
- Кирәкми лә ул хәтле, кирәкми... - диде кыз тавышы. Ул киреләнгән дә кебек, ләкин шул ук вакытта һәр өзелгән тәлгәш аның бәхетен арттыра, күңелендәге көлү күлен ярларыннан тагын да ныграк ташыта иде сыман.
- Агын да алыйк инде...
Йөрәккә май булып ята торган, бераз тотрыксызрак, ләкин киләчәктә калын, ягымлы булачак тавыш иде бу. Фоат тавышы.
Менә алар кузгалып киттеләр. Зәйтүнә тәрәзәдән үрелеп карап калды. Йолдызларның алдавыч яктысында чәчәкләр кочаклаган кызның сандугачлар сайраган көйгә бөтерелгәне күренде.
Ах, шул кыз урынында буласы иде дә, җанга якын ярың биргән гөлләрне кочаклап, йолдызлар нурына коенган тын бакча юлында онытылып биисе иде!
Бар иде бит Зәйтүнәнең дә шундый чаклары. Бар иде!..
Әйе, ул да шулай, җәйнең тылсымлы кичендә, сирень чәчәкләрен кочаклап, куе ябалдашлы агачлар ышыгында бөтерелә-бөтерелә биегән иде... Фоат бүләк иткән ак һәм алсу-шәмәхә сиреньнәрнең исеннән канат яргандай очынып...
...Унҗидесе тулып кына килгән чагы иде аның. Күңелне әле сәбәпсез куаныч, әле билгесез сагыш биләп ала, алгысыта, ашкындыра, тик ни теләгәнен, туар көннән нәрсә көткәнен аңлап җиткерми әле ул. Ә аның бөтен барлыгы, вөҗүде сөю көткән икән. Вакыт җиткән иде һәм алар очраштылар!
Зәйтүнә Минзәләнең медицина училищесында үзе белән бергә укучы кызлар белән шәһәр үзәгендәге паркның күләгәле юлыннан узып бара иде. Ян эскәмиядә тезелешеп утырган берничә егеткә юлыктылар. Тегеләрнең кулларында сирень бәйләмнәре...
Дәшми генә үтеп китәргә кирәк иде. Ләкин яшькә өлкәнрәк Римма түзмәде:
- Ах! Нинди матур сиреньнәр! - дип кыюланып әйтеп куйды.
Арадан бер егет сикереп торды да:
- Рәхим итегез! - дип, кулындагы чәчкәләрнең бөтенесен Зәйтүнәгә сузды. Акларын да, алсу-шәмәхәләрен дә.
Ни өчен аңа? Ул читтәрәк иде бит. Зәйтүнә аны таныды. Бию кичәләрендә бу егетнең күзгә чалынганы бар иде. Буйга бүтәннәрдән әллә ни калку булмаса да, арада югалып кала торганнардан түгел. Куе кара чәчләре, түгәрәк йөзе, бәлки, кемгәдер гадәти тоелгандыр, ә менә коңгырт күзләрендә биешкән очкыннар карашны ихтыярсыздан үзенә тарта иде.
Рәхмәт әйтә алдымы Зәйтүнә? Анысы хәтердә калмаган, кинәт башы әйләнеп, зиһене таралып китте бугай.
Ул битен чәчкәләргә яшерде. Караңгыда күреп булмый иде: биш таҗлылары - бәхет вәгъдә иткәннәре бар микән? Булырга тиеш иде, булырга! Агында да, зәңгәрсу- шәмәхәсендә дә!
Ул кызлардан арттарак калды. Бәхете белән ялгыз калырга кирәк иде аңа. Хәер, нигә ялгыз дияргә? Кочагында мондый чәчкәләр барында кыз ялгыз буламыни?
Парк уртасындагы бию мәйданчыгыннан оркестрның уйнаганы еракка ишетелә. Зәйтүнә, чәчкәләрне кочаклап, куе ябалдашлы агачлар арасында, аулакта онытылып биеде. Аның белән бергә күктәге йолдызлар, юл читендәге юкәләр, тирәкләр бөтерелде...
Сиреньнәр чыннан да аңа бәхет вәгъдә иттеләр: иртән вазаның суын алыштырганда, Зәйтүнә биш таҗлыларын шактый тапты. Өзеп, тел өстенә салды - тәме балдан татлы тоелды.
Ә кичен алар тагын паркка - бию мәйданчыгына бардылар. Анда, гадәттәгечә, татарча уеннар уздырыла иде. Чират җитеп, Зәйтүнәне дә уртага чыгарып биеттеләр, ә ул тып итеп очкын күзле егет каршына барып басты, аны чакырды. Аннары алар вальсны да, тангоны да бергә биеделәр. Әйтергә кирәк, ул заманда танго катлаулы, оркестр андый көйне уйный башлауга, биючеләр азая иде.
Фоат исә бик оста булып чыкты. Ә үзе:
- Сез бик җиңел биисез, - диде. - Сәхнәдә дә шундый сез...
Ул концертларда Зәйтүнәнең татар, башкорт, украин биюләрен башкарганын күргән икән...
Егет Фоат исемле, институт тәмамлаган, авыл хуҗалыгы техникумында укыта икән.
Зәйтүнәнең училищеда тагын бер ел укыйсы бар иде әле. Яшьлекнең бу чоры аның өчен сөю кояшының нурларына коенып узды. Унҗиде яшьтә сөйгән ярың булу - бәхетнең иң зурысы.
Һәр очрашкан саен сөйләшеп сүзләр бетми иде. Берәрсе яңа китап укыган яки икесе бергә яңа фильм карап чыкканнар. Яки менә көз җитеп, яфраклар саргайды, аннары кыш килде. Елның һәр фасылында дөнья бөтенләй үзгәрә, күрә-тоя, уйлана белгән кеше алдына мең төрле табышмак куя бит ул.
Фоат андый үзгәрешләргә гадәттән тыш сизгер, күптән балигъ булса да, сабыйларча гаҗәпләнү сыйфатын югалтмаган иде.
Менә язгы бер кичтә алар парк юлыннан баралар. Фоат сирень куагы янында туктады да, бер ботакны сак кына үзенә таба тартып, бармагы белән сусыл, күгелҗем бөрене сыйпады.
- Могҗизаларның иң зурысы менә шушы инде, - диде.
- Бөреме? Шул кечкенә бөреме?
- Кечкенә, дисең? Әйдә, бер айдан килеп карыйк, нинди булыр икән ул, ә?
- Ә син белмисеңмени нинди булырын? Чәчкә булыр! Тәлгәш! Тик менә ак микән, әллә алсу-шәмәхәме? Анысын мин бөресеннән танымыйм.
- Чәчәк ничек сыйган бөре эченә? Кем шулай тыгызлап тутырган?
- И Фоат, әйтеп тә куясың инде. Ә үзең агроном тагын!
- Ә сиңа, медик кешегә, бу гаҗәп түгелмени? Беренче тапкыр мин моңа биш яшемдә чакта хәйран калган идем. Әни мине бакчага алып чыкты да куе бөдрә яфракларга күрсәтте. Тарт әле шуны, улым, ди. Мин тарттым. Һәм, беләсеңме, нәрсә килеп чыкты?
- Тамырдыр инде, ни булсын!
- Яшел яфракка ияреп җирдән кызгылт-сары, озынча...
- Кишер йолкыгансың, димәк.
- Әйе шул, кишер чыкты! Ләкин каян килгән ул анда? Җир астыннан килеп, яфракка кем кишер ябыштырып куйган?
- Кишер яфрагына чөгендер ябышмас ла инде!
- Ә нишләп ябышмас?
- Чөнки чөгендернең үз яфрагы бар!
- Ә сине бу гаҗәпләндермиме? - Фоат кулындагы бөреләргә карап куйды. - Таш кыйпылчыгы хәтле орлык эченә зур агачлар ничек сыя?
- Ничек сыя? Ничә ел әкренләп үскән бит ул!
- Ә нишләп нәкъ шушындый булып үскән? Ник әнә теге шомырт төсле булып түгел?
- Син һаман сабый икәнсең.
Фоатның йөзендә ниндидер илаһи уйланумы, әллә күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә торган моңмы чагыла. Зәйтүнәгә калса, табигатьнең иң гүзәл, иң камил җимеше - ул үзе!
- Күз алдыңа китер әле, - ди ул. - Әгәр син яңа бертөрле агач ясарга теләсәң...
- Селекционерларны әйтәсеңме?
- Алар бит табигатьтә булганны буташтырып, болгатып кына эш итәләр. Өр-яңаны, моңарчы дөньяда булмаганны ясарга уйласаң... Сызымын сызып, һәр яфракның өлгесен булдырып, бер кечерәк куак кына ясарга алынсаң да... Агачта бертөрле ике яфрак юк бит, һәркайсы үзенчә. Кешеләр әллә ниткән машиналар ясап мактаналар. Алар бар да бертөсле килеп чыга. Бер гөл ясап карасыннар менә!
Фоат барган җиреннән туктап кала һәм сукмак уртасында, яргаланып каткан туфрактагы бака яфрагына иелә.
- Дөнья бәясе үсемлек бит бу, беләсеңдер инде, - ди. - Әйтеп бетергесез шифалы. Шешкән җиргә, сыдырылган, тырналган урынга ябып куйсаң, сулкылдатып тора да шундук сызлавын баса, шешен бетерә, икенче көнгә төзәтеп тә куя.
- Тәнгә кадалган кылчыкны да суырып чыгара ул! - дип өстәде Зәйтүнә. - Минем әни әйтә, шул бака яфрагының шифасын беренче булып ачкан кешенең кемлеген белсәм, барып үбәр идем, ди. Үбәрсең дә! Элегрәк авылларда күпме хатын-кыз бармагы-кулы шешүдән интеккән! Бака яфрагының шифасын белмәгәннәр шул мескеннәр!
- Һәр тереклек иясе үзенә яшәр өчен кирәкле сыйфатларга ия, ди фән. Менә син шуны әйт әле: бака яфрагына адәм балаларын дәвалау ни файда китерә? Ник кирәк ул аңа? Кешеләр аны таптап кына узып китәләр! Сезнең укытучылар бу хакта сөйлидер бит?
- Безнең фармакология укытучысы Камал Вәзировна бака яфрагының шифасын бик түбән бәяли. Вишневский мае күпкә яхшырак, ди.
- Сезнең ул Камал Вәзировнагыз табигатьтән оста булалмас. Ә Табигать галәйһиссәламнең серләрен өйрәнергә дә өйрәнергә әле безгә!
Ә Зәйтүнә югалып кала, башын ия. Фоатның бу сүзләрендә үзенә ниндидер киная барлыгын тоя. Ул да хисләренә артык бирелгән түгелме? Гыйшкы йөзенә-күзенә генә түгел, йөреш-торышына да бәреп чыккан түгелме? Һәм моны күптән инде дус кызлар, бөтен курсташлар гына түгел, укытучылар да белә! Шул ук Камал Вәзировна - аларның класс җитәкчесе беркөнне дәрестән соң алып калып, кырыс кына сөйләште дә инде.
- Синең монда атаң-анаң юк, бөтен тәртибегез, язмышыгыз өчен без җавап бирәбез, - диде. - Кичә син Фоат Нәҗиповның велосипедына атланып, аның кочагына кереп утыргансың, шул рәвешле урам буйлап узгансыз да Минзәлә буендагы әрәмәләккә кереп киткәнсез. Күргән кешеләр артыгыздан төкеренеп калган! Кояш баегач кына кайткансыз, дип әйттеләр. Караңгы төшкәнче әрәмәдә егет белән кызның нишләп йөргәнен белмиләр дип уйлыйсыңмы әллә?
Зәйтүнәнең йөзенә генә түгел, бөтен тәненә ут капкандай булды.
- Без... без... шомырт чәчкәләренә дип барган идек...
- Әле өченчекөн генә сезнең тәрәзәдән Фоат китереп ыргыткан чәчәкләр җитмәдемени? Әрәмәдәге бер генә шомырт куагы да исән калмагандыр инде... Агач чыдар анысы, киләсе елга тагын чәчкә атар. Ә менә кызлар бер чәчкәсен койса, аларга бүтән яз килмәс! Шуны күңелеңә бик каты уеп куй! Әгәр инде соң булмаса!
Аннары өстәле артына барып утырды да, тәрәзәгә карап:
- Син моннан китәрсең дә котылырсың, ә менә безнең укучыларның әрәмәләрдә йөргәне турында сүз калыр. Медицина училищесында әнә нинди тәрбия бирәләр, дип, безгә бармак төбәп күрсәтерләр. Кара гайбәт ул сиңа капкага сылаган дегет кенә дә түгел, пычак белән дә юнып ала алмыйсың!
Квартирасына кайткач, Зәйтүнә тыела алмый ярсып елады. Бүлмәдәше Римма ничек юатырга белми гаҗиз булды.
- Нәрсә син истерикага биреләсең? - диде ахырда. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң ике ел эшләп килгән, өч яшькә өлкәнрәк һәм күпкә тәҗрибәлерәк иде. - Камал синнән көнләшә ул.
Зәйтүнә үксүеннән туктап шаккатып Риммага төбәлде. Яше кырыктан узган, авыр бәдәнле, елмая белмәгән симез чырайлы Камалның укучысыннан көнләшүе башка сыярлык түгел иде!
- Карт кыз бит ул, - диде Римма. - Фоат кебек егет тәтемәгән аңа. Тәрәзәсенә шомырт бәйләмнәре ыргытучы да булмаган. Велосипедка утыртып та йөрмәгәннәр. Менә өйләнешерсез дә шуның белән бөтенесенең авызы капланыр. Сезнең мәхәббәтне матур кыйсса итеп сөйләячәкләр әле, әйткән иде, диярсең. Туегыз кайчан була соң сезнең? Без таралышып беткәнче ясагыз инде!
Барыннан да бигрәк, менә соңгысы, туй турындагысы сискәндерде, салкын суга чумдыргандай итте.
Күп нәрсә турында сөйләшә иде алар Фоат белән. Һәм - ник яшереп торырга! - кочаклашып үбешәләр дә иде. Әмма... әмма егетнең туй турында сүз кузгату гына түгел, «яратам» дигәне дә юк иде бит әле! Ник? Нишләп алай? Ярата бит ул аны, ярата! Күз карашыннан, һәр сүзеннән сизелеп тора! Нигә инде аны турыдан әйтмәскә!
Инде хәзер, болайга киткәч, мөнәсәбәтләрне һич ки чектерми ачыклау тиеш иде. Аннары бит Зәйтүнәнең чыгарылыш имтиханнарын биреп йөрүе. Ул гел бишлегә генә укыды, кызыл диплом алачак. Укытучылар, Камал Вәзировнадан башкалары, аны һәркайсы үз ягына тарта: берсе, балалар табибы булырсың, ди, икенчесе хирург булырга үгетли.
Ә соң Фоат ни уйлый?! Зәйтүнә китәр, ә ул монда, Минзәләдә калырмы?
Бу мөмкин түгел! Зәйтүнә аны күрмичә бер көн дә яши алмаячак. Аннары тагын шунысы, сукыр түгел, күрә бит ул: егеткә күз атучы кызлар җитәрлек. Училищеның иң танылган җырчысы «көмеш тамак» Зәмзәмия моны яшереп тә тормый. Җае туры килгән саен, янына барып сүз куша, кичәләрдә, Зәйтүнә мыштырдабрак калса, ак биюгә аны чакыра.,Ә Фоат кире борып җибәрми, соңыннан: «Кыз кешене бөтен зал алдында уңайсыз хәлгә куярга яхшысынмадым», - дип аклана.
Юк, Зәйтүнә китә алмый! Дөресрәге, Фоатны калдыра алмый...
Димәк, аларга өйләнешергә кирәк. Калганын икесе бергә хәл итәрләр. Ничек? Моңа Зәйтүнәнең башы җитми, ләкин егет, әлбәттә, бер чарасын табачак иде. Тик ачыктан-ачык сөйләшергә генә кирәк. Ул нидер уйлыйдыр бит бу хакта!
Һәм Зәйтүнә, кыюланып, сүзне үзе башларга карар кылды. Дөрес, «яратам» дип егетнең муенына асылыну кыз кешене бизәми. Ләкин китапларда укыганы бар бит: кайбер очракларда кызлар кыюрак була, сүзнең иң мөһимен тәвәккәлләп алар әйтә. Һәм бу бер дә ямьсез, әдәпсез итеп тасвирланмый.
Кояш баер алдыннан аларның квартирасы турына, велосипедына атланып, Фоат килеп туктагач, Зәйтүнә көттереп тормады, атылып каршысына чыкты. Һәм күнегелгән хәрәкәт белән егетнең алдына утырып, кочагына керде.
Алар урам чатыннан борылганда, кибет ягыннан каршыларына Камал килеп чыкты һәм каккан казыктай тукталып калды.
Зәйтүнәнең чигенү юлы киселгән иде. Йә туй көне билгеләнә, яисә йөзе кара булып кала.
Ул укытучысына әйтеп бетермәде: хикмәт әрәмәдәге чәчкәләрдә генә түгел, Фоат аны велосипедта йөрергә өйрәтә иде. Аны бит инде кеше күп йөри торган урында эшләп тә булмый. Син велосипедка атланган, егет янәшәңнән йөгереп бара. Алар шул рәвешле әрәмәлек сукмакларын шактый таптадылар. Бу юлы Фоат аны үргә таба, шәһәр читендәге калкулыктагы иске паркка алып китте. Бусы да аулак урын иде. Чөнки яшьләр кичләрен шәһәр уртасындагы яңа паркка җыелалар, бию кичәләре, уеннар шунда үткәрелә.
Зәйтүнә велосипедка утырды да, йомры тезләрен капларга тырышып, вак бизәкле аклы күлмәгенең бил турыннан бөреп тегелгән киң итәген тарткалап куйды. Фоат аны арттан этеп җибәрде. Ләкин башка күп нәрсәгә уңган Зәйтүнә нәкъ менә шушы шөгыльгә шактый ук сәләтсез булып чыкты. Әллә тар юлларны карт агачларның юан тамырлары кантарландырып бетергәнгәме, әллә уе бөтенләй башкада булгангамы, әле бер якка, әле икенчесенә янтайды, ара-тирә егылып та алды. Фоат аның артыннан чаба-чаба тирләп чыкты.
- Мин су эчеп килим әле, - диде ул, алланган, шуңа күрә тагын да чибәрләнгән түгәрәк битен сөртеп. - Ә син әкренләп йөри тор.
Һәм капка ягындагы киоскка таба китте.
Зәйтүнә аның артыннан карап калды. Шундый газиз, шундый кадерле иде аның аяк атлаулары! Бу хистән хәтта сулыш кысылды. Тик моны ничек белдерергә?!
Ул велосипедка карады. Ак, елтыр тимерләр шактый тузанланган иде. Зәйтүнә кыска җиң бөрмәсеннән кулъяулыгын алды да велосипедны елтыратып сөртергә кереште. Фоат моны күрергә тиеш иде. Һәм хикмәтен аңларга... Зәйтүнә аны гомере буе менә шушылай кадерләргә тели...
Ләкин Фоат велосипедындагы үзгәрешне күрмәде, аның күзләрендәге очкыннар сүрелеп киткәндәй иде. Уйлар баскан иде аның башкаен...
Тагын бераз велосипедта йөрделәр, аннары, аулак урын табып, чәчәккә күмелгән карт юкә ышыгына, ауган агач кәүсәсенә утырдылар. Көн сүрелеп, җиргә эңгер-меңгер төшкән, юкәдән үзенә бер йомшак җылы һәм татлы ис бөркелә иде.
Моннан соң алар, мөгаен, велосипедта йөри алмаячаклар иде инде. Иртәгә соңгы имтихан, аннары чыгарылыш кичәсе... Иң мөһим сүзләрне әйтер минутлар җиткән, әмма егет тынып калган иде.
- Фоат, - диде Зәйтүнә, башын иеп. - Минем сиңа... әйтәсем килә...
Егет, сүзсез генә аңа таба авышып, иңен кызның иңенә терәде.
- Мин сине яратам, Фоат...
Бу сүзләрдән соң дөнья кинәт үзгәрергә тиеш иде. Аяз көнне күк күкрәп яңгыр коя башлагандай, һич булмаса, кинәт көчле җил чыгып, аларны очырып алып киткәндәй нидер булырга тиеш иде.
Ләкин, ни гаҗәп, бар да үз урынында калды. Куе ябалдашын чыбылдык итеп, аларны сирәк-мирәк узгынчыларның күзеннән генә түгел, бер-бер артлы кабынган йолдызлардан яшергән юкә дә, Фоат үзе дә кымшанмады.
Зәйтүнәнең сыны тагын да ныграк бөгелде.
- Кыю кеше син, - диде, ниһаять, телгә килеп Фоат. Аның тавышында дулкынлану, куанычтан очыну түгел, моңсу уйлану чагылды. Гашыйк егет башка сүзләр әйтергә, үзен бөтенләй бүтәнчә тотарга тиеш иде!..
Хәер, берничә мизгел тын торганнан соң, ул үзе дә моны аңлады булса кирәк:
- Әйдә өйләнешик, - дип куйды.
Әйе, Зәйтүнәнең күптән көткән сүзләрен ул, ниһаять, әйтте. «Мин риза!» - дип кочагына берегергә, битен, күзен шашынып үбәргә дә, аннары шушында ук барысын ныгытып беркетеп куярга - кайчан загска барырга, туйны кайда уздырырга, кемнәрне чакырырга икәнен билгеләргә.
Ләкин бу очракта тиешле сүзләр никтер әйтелмәде, уйлар-ниятләр куерып килгән караңгылыкта әкренләп эреп тарала башлагандай булды. Күңелгә кичке салкын саркыган кебек иде. Фоатның тавышындагы ышанычсызлык, хәтта ниндидер битарафлык хыялларның кояшын болыт белән каплады.
Зәйтүнә аның сызганган җиңеннән чыгып торган беләгенә чатлап ябышты. Йомшак-нәфис төк белән капланган, назлы-җылы кулы нык иде егетнең, әмма ул буйсынды. Зәйтүнә аны күтәрде дә иреннәренә китерде һәм, нишләгәнен үзе дә аңламыйча, тешләрен аның тыгыз тиресенә батырды.
Гомерлеккә, мәңгелеккә үзенең тамгасын салырга теләде ул аңа! Үзенеке итәргә! Ә бәлки аның сискәнүен, сызлануын теләгәндер! Зәйтүнәнең генә йөрәге сыкранырга димәгән!
Ләкин Фоат кымшанмады, «эһ» дигән тавыш та чыгармады.
Ниһаять, күңелдә купкан давыл сүрелеп, аның урынына тын бушлык кереп урнашкандай булды. Зәйтүнә тешләрен егетнең кулыннан алды да торып басты.
Фоат аяк очында яткан велосипедны күтәрде. Дугаланып бормаланган тимерләр йолдызлар яктысын тотып җемелдәштеләр. Чип-чиста иде шул алар... Тик егет моның хикмәтен аңламады.
Капка төбендә ул Зәйтүнәне ничектер кискен хәрәкәт белән үзенә тартып суырып үпте. Бу юлы аның иреннәреннән сөю балының гына түгел, аерылышу ачысының да тәме килгәндәй булды...
Ул төнен йокысыз үткәрде Зәйтүнә. Бәгырен үпкәләү, хәтта рәнҗеш талкыды аның. «Өйләнешик» дигән сүзне алай әйтәләрмени? Кинога гына чакырганда да йөзе яктырак, тавышы дәртлерәк, сүзләре татлырак була бит!.. Яратуы шулхәтле генә микәнни?»
Күз яшьләре белән мендәрен чылатып, сәгатьләр буе боргаланды ул шулай. Тулган ай күк гөмбәзенә биегрәк күтәрелгән саен, ян тәрәзә аша нур тасмасын киңрәк итеп сузды. Аның яктысы, салкын су бөркегәндәй, йөрәк сызлануын басып, уйларны ачып җибәргәндәй итте.
Туктале, «өйләнешик» дигән сүзне битараф тавыш белән түгел, уйлангандай итеп әйтте бит ул дигән уй килде башка. Ә нәрсә уйлый икән?.. Алдагыны, киләчәкне, билгеле.
Зәйтүнә, алда ниләр буласын күрергә теләгәндәй, күзләрен шар ачып, тәрәзәдән сузылган нур тасмасына текәлде.
Фоатның тәкъдименә җавап бирмәде бит әле ул. Егет аны чынлап ярата, югыйсә шулхәтле каты тешләгәнгә кымшанмыйча түзеп тора алмас иде. Димәк, иртәгә очрашкач, «мин риза» дип әйтсәң, шул җитә. Фоат велосипедына утыртыр да үзләренә, әти-әнисе белән таныштырырга алып китәр.
Иркен ихатаның капкасы ачылыр, алар керүгә, кире ябылыр... Ләкин бу капка урам якны гына түгел, алда көтеп торган олы юлны да ябып куяр түгелме?..
Практика үткәндә, иртә кияүгә чыккан кызларны шактый күрергә туры килде Зәйтүнәгә. Балага узалар да, күңелләре болганып, хәлләре китеп җәфаланалар. Коридордан лап-лап, лаштор-лоштыр атлап узалар. Бераздан өсләренә бала мәшәкатьләре өелә. Баш күтәргәнче еллар уза, күпләре, сәләте, омтылышы булуга карамастан, вакытында белем ала алмый кала. Ә Зәйтүнә сөеп- сөелеп яшәү турында гына түгел, югары белем алып, киң мәйданга чыгып, үзен зур эшләрдә сынап карау турында да хыяллана иде.
Тулган айның нуры айнытты, иртәгесен очрашкач, кичәге сүз кузгалмады...
...Чыгарылыш кичәсе алдыннан Зәйтүнәнең кулына, кызыл дипломга өстәп, институтка юллама да бирделәр.
Характеристиканы соңрак, директорга кереп алырга туры килде. Ә анда «актив, яхшы укый» дигән мактау сүзләреннән соң: «Коллектив фикере белән санашмый, өлкәннәрнең контроленә мохтаҗ», - дигән сүзләр күзне ертып тора иде. Моны, әлбәттә, группаның җитәкчесе Камал Вәзировна язган, директор исә укып та тормыйча кул куеп, секретарь мөһер чәпәгән иде.
Мондый кәгазь белән институт бусагасыннан кертмиләр генә түгел, рәтле авылга фельдшер-акушер итеп тә куймаячаклар иде...
Фоат директор янына кереп сөйләшкәннән соң гына, бу җөмләне сызып аттылар.
Зәйтүнә китәсе көнне Фоат иртүк аны квартирасыннан чакырып чыгарды. Авыл хуҗалыгы училищесында көн буе имтиханнар кабул итәсе бар, димәк, ул озата алмаячак икән. Көн яктысында, урам уртасында үбешергә оялдылар, кул кысышып кына саубуллаштылар.
Хәер, бу бөтенләйгә хушлашу түгел иде әле. Зәйтүнәнең җәйге стипендияне алырга киләсе бар иде... Бер кулына фанер чемодан, икенчесенә матрас-юрган, кышкы пальто тутырган капчык тотып, тузанлы урам чатында басып торганда, аның күңелен авыр сагыш басты. Ямансу, ямансу, бик ямансу иде аңа. Кая барыр ул, кемнәргә сыеныр? Ниләр көтә аны чит-ят җирләрдә?
Ниһаять, юл кырыена тузанга баткан калтырча йөк машинасы килеп туктады, яшь шофер кабина ишеген ачты да елмаеп башын сузды:
- Чаллыга барасыңмы? Әйдә утыр! Кая, төргәкләреңне әрҗәгә ыргытыйк!
Һәм ул, җавап та көтмичә, җиргә сикереп төште. Шоферлар өчен яшь кызлардан да яхшырак юлдаш юк бит инде...
Август башында, институтка документлар бирергә барганда, юл уңаеннан Зәйтүнә Минзәләгә сугылды. Авыл хуҗалыгы училищесына кергән иде, анда Фоатны Казанга семинарга китте диделәр.
Казанга килгәч, иң элек институтка барып, документларын тапшырды ул. Имтихан бирәсе юк, кабул ителүе турында кәгазьне кулына шундук тоттырдылар. Аннары, бер авылдашы биргән адрес буенча Киров урамын эзләп табып, квартирага урнашты. Анда чәй эчеп тә тормыйча, Кремльгә, Авыл хуҗалыгы министрлыгына йөгерде. Аныңча, Фоат шунда булырга тиеш иде. Әмма семинарны каядыр шәһәрдән читтә, «Ферма-2» дигән җирдә үткәрәләр икән. Аның бәхетенә, министрлыктан бер яшь кенә хатын шунда барырга җыенган иде, юлдаш та булды.
Эссе, аяз көн иде. Ленин урамы буйлап барганда, Зәйтүнә туңдырма сатып алды. Шәһәр аңа бик матур, чиста булып күренде, эрегән туңдырмадан асфальтка төшкән ак тапларны сандали табаны белән сөрткәләде ул. Моны күреп, юлдашы шаккатты:
- Карале, урамны чистарта!
Әйе, дөнья искиткеч якты, чиста иде ул көнне. Каршына килеп баскан Зәйтүнәне күргәч, Фоатның йөзендә чагылган хисләрне әйтеп бетерерлек булмады. Сөенүдән дә бигрәк каушады кебек ул. Ничектер югалып калгандай булды.
Алар кичен «Татарстан» кинотеатрына бардылар. Нинди кино караганнары онытылган, бары тик сөйгәнең янәшә булудан туган җан тынычлыгы, рәхәтлек кенә хәтердә.
Кинодан соң Фоат аны озатып куйды. Зәйтүнәнең аннан һич кенә дә аерыласы килмәде. Күрешми торган бер ай эчендә шулхәтле күп кичерелгән, сөйләп бетерерлек түгел иде. Такылдады да такылдады ул. Ниһаять, Фоат:
- «Ферма-2» автобуслар ярты төннән соң йөрми. Соңга калам... Иртәгә килермен! — диде. Үбешеп саубуллаштылар.
Мәңгелеккә хушлашабыз дип ул чакта кем уйлаган!
...Утыз елдан соң гына Зәйтүнә шуны белде: икенче көнне кичке якта Фоат аны эзләп теге квартирага килгән булган.
- Бездән китте ул, кайда икәнен белмибез, - дигәннәр аңа.
Чөнки иртән йокыдан торуга хуҗа хатын, кашын- күзен җимереп:
- Казанга килеп җитүгә егетләр белән чуала башлаган кызлар кирәкми монда! - дип, Зәйтүнәне куып чыгарган иде.
...Зәйтүнә бөтен көчен, тырышлыгын укуга бирде. Үзе һаман Фоатны көтте. Сөюе чын булса, эзләп табар дип өметләнде. Диплом алгач, янына үзем барырмын, дип, күңеленә беркетеп куйды. Кайбер кызлар, очраклы мавыгу чытырманлыкларында адашып, ялгышып, җанна рын яралап, бәгъзеләре тәннәрен керләндереп йөргәндә, аның җаны тыныч, намусы саф булды. Ни генә димәсеннәр, саф кызга уку да, яшәү дә күпкә җиңелрәк бит ул. Бигрәк тә күңел түрендәге урын буш булмаса...
...Ул эзләп килмәде, Зәйтүнә үзе аның янына бара алмады. Еллар узгач, аңлады: бу нәкъ шулай булырга тиеш икән.
Бер үк тереклек иясе булса да, орлык бөредән, бөре гөлдән нык аерыла. Алар бөтенләй охшаш түгел. Адәм баласы да гомер кичкәндә шундый үзгәрешләр кичерә түгелмени? Яшәешнең тирән серләрен аңларга тырышкан, сирень чәчәгенең дә, бака яфрагының да асылын ачыкларга омтылган очкын күзле егет моны яхшы белгән икән. Чәчкәне бөре чагында өзәргә теләмәгән.
Зәйтүнә аспирантурада укыганда кияүгә чыкты. Анысы инде бөтенләй башка, әмма шундый ук матур кыйсса. Зәйтүнә Мәҗитовна Ильясова хәзерге вакытта - танылган табибә, абруйлы галимә, остаз, профессор. Ләкин аның өчен бар мактаулардан, исем-дәрәҗәләрдән кыйммәте - аяз кичтә ул үстергән сиреньнәрнең чәчәген яшь бер кызга бүләк иткән Фоат.
Үз вакытында бу егетнең инде олыгаеп килгән әнисенә буйга узарга Зәйтүнә ярдәм итте. Башка табибларның кулыннан килмәстәйне эшләде. Кулына баласын алгач, ана, куанычыннан нишләргә белмичә:
- Исемен сез кушыгыз! - дигән иде. - Зинһар!
- Фоат, - диде Зәйтүнә.
...Яшьлегендә ул Фоат урынында башка берәүгә юлыккан булса, бу бала дөньяга килер иде микән?
Кайчандыр Фоат Зәйтүнәгә сирень чәчкәләре бүләк иткән иде. Бүген Зәйтүнә Фоатка - яшь егеткә чәчкәләр бүләк итте. Яшьлегендә егет кулыннан чәчкә алган кич бик бәхетле мизгелләр булып хәтеренә сеңеп калган иде. Бүген дә ул шундый ук хисләр кичерде.