СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Светлана Савицкая "Таулар аша сөйләшү" (Әлфия Ситдикова тәрҗемәсе)

Трехсвятское авылында өч кыз туган - Шәйдә, Шәһидә һәм Шәмсия яшәгәннәр. Шәйдә кияүгә чыгып, Кама аръягында яши башлаган. Шәһидәне күрше авыл егете алып киткән. Ә Шәмсия авылда калган.
Ләкин туганнар элеккечә үк үзара дус булганнар. Бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Аларның инде балалары да үсеп җиткән. Һәм оныклары да ныгып киләләр икән.
Шәмсия беркөнне Кама аръягына Шәйдәнең туган көненә барырга җыенган. Ат итеннән кайнар пәрәмәчләр пешереп, суынмасын өчен ике кат яулыкка төргән дә, юлга кузгалган.
Оныгы Рәфыйк аны югалткан. Күрә, әбисе пәрәмәчләрен онытып киткән. Ул, калдырып киткән әйберсе хакында әбисе Шәмсиягә әйтсен дип, Шәһидәләргә йөгергән.
Шәһидә, яңа пешкән пәрәмәчләрне алып, хуш исен иснәгән дә пышылдап әйткән:
- Шәмсия, син мине ишетәсеңме?
- Ишетәм, - дип җавап биргән сеңлесе.
- Син пәрәмәчләреңне оныткансың.
- Ай-яй-яй! - дигән туганы, - мин инде Шәйдәләрдә.
- Ишетәсеңме мине, Шәйдә? - дип, Шәһидә кабат пышылдап дәшкән.
- Ишетәм, - дигән Шәйдә.
- Туган көнең белән сине, кадерлем! Сине ирең яратсын һәм оныкларың шатландырсын гына. Бәхет һәм саулык телим!
- Сиңа да, кадерлем, - дип җавап биргән Шәйдә.
- Менә иснәп кара, нинди тәмле пәрәмәчләр пешергән сиңа Шәмсия, - дигән Шәһидә.
Ә аның сеңлесе таулар аша исни икән:
- Бигрәк тәмле! Рәхмәт сиңа, Шәмсия! Ә мин синең оныгың Рәфыйкка яңа гына пешкән, таралып торган пылау җибәрәм...
- Сез ничек бер-берегез белән таулар аша сөйләшәсез? Сезнең арада тау бит! - дип гаҗәпләнгән шулчак Рәфыйк.
- Ә без күптән бер-беребезне һәм кемнең нәрсә белән яшәгәнне беләбез һәм йөрәк белән ишетәбез. Безгә ара ераклыгы берни дә түгел, - дип җавап биргәннәр туганнар.