СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илусә Нәбиуллина "Югалту"

Нәрсәне генә алма, аны югалткач кына кадерен беләсең. Вакыты аз калганнар вакыт кадерен белә. Гомере аз калганнар - яшәү кадерен.
Илшат әле яшь иде. Аның өчен тормыш башланган гына. Тормыш юлының очы да, кырые да күренми торган вакыт.
Ә гомер дигәнең бик кыска икән. Моның шулай икәнен ул дустын югалткач кына белде.
Моңа кадәр Илшат бәхетне бөтенләй башкача аңлады. Матди байлыгың бар, үзең исән һәм туган-тумачаң сау-сәламәт, гаиләң түгәрәк, димәк, син бәхетле. Адәм баласына тагын ни кирәк соң, янәсе. Тиз һәм җиңел генә булмаса да, Илшатның да тулыр-тулмас утыз яшендә югарыда санап киткәннәрнең барысы да булды. Шуңа күрә ул үзен бик бәхетле хис итеп, ваемсыз гына яшәп килде. Тик болай шома гына барырга язмаган икән.
Тормыш ул җай гына аккан елга түгел, ул сикәлтәле юл икән.
Тормыш ул көтелмәгән хәлләргә бай китап икән.
Тормыш ул тоташ табышмак икән. Аны чишә-чишэ гомер йомгагыңның сүтелеп беткәнен дә сизмәссең.
Җай гына барган түгәрәк тормыш беркөн килеп чын йөзен күрсәтте. Әлеге сынау Илшатны сындыра ук алмаса да, башын ияргә, шул башкаен учларына кысып, тәгәри-тәгәри еларга мәҗбүр итте. Гайсә пәйгамбәр яшенә җитеп килә торган ир-егет, үткәннәрен, моңа кадәр кылган эш-гамэлләрен барлый-барлый, кеше күрүдән дә оялмыйча, үкси-үкси елады.
Елады. Тик ачы күз яшьләре дә, әрнеп үкенү дә аның хәлен җиңеләйтә алмады.
Туган якның кадерен туган яктан еракка киткәч беләсең,
Якташларның кадерен читләр янында ныграк сизәсең.
Ерак илләрдә үз регионыңнан булган машинаны күрү дә бәхетнең үзе кебек. Армиядә «якташ» сүзе бигрәк тә зyp тылсым көченә ия. Якташыңны табу, аның да серең сыярдаен, карашлар тәңгәл килә торганын табу ул үз тиңеңне табу кебек сирәк була торган бәхетле очрак. Менә шундый бәхетле очракка юлыкты Илшат.
Солдат хезмәтенең беренче көннәреннән үк әти әниләренә кичәге малайлар, бүген инде солдатлар, якташларын эзли башлыйлар.
Татарстаннан берәрсе бармы? - дип сорады ак йөзле, зәңгәр күзле егет.
«И-и, Татарстаннан булса да, бу - урыс егете, ахрысы», -дип уйлады Илшат. Шулай да ул зәңгәр күзле әлеге сөйкемле егет янына килде.
- Мин Татарстаннан.
. - Ә төгәлрәк? - диде егет, хәйләкәр елмаеп.
- Казаннан.
- Димәк, башкала егете?
- Юк, Чаллыдан.
- Кара әле, без бит терәлеп торган күршеләр. Мин - Бөгелмәдән. Исемем Таһир була, - дип, Илшатны аптырашта калдырып, чип-чиста татарча сөйләп китте зәңгәр күзле егет.
- Чаллы - төрле милләт вәкилләреннән торган зур шәһәр. Төрле милләт кешеләре яшәсә дә, Чаллы почти урыс шәһәре, Бөгелмә турында әйтеп тә тормыйм инде. Каян бу кадәр шәп итеп татарча сөйләшәсең? - диде Илшат, чын-чынлап аптырап.
Мине авылдагы әбием үстерде. Җәйге каникулларның беренче көненнән алып, мәктәптә укулар башланганчы авылда яши идем.
Таһир белән Илшат әнә шулай бик гади, бик матур танышып киттеләр. Урыннары да янәшә ятакларда гына туры килде. Бары - уртак, югы да шулай ук бергә булды. Шатлыкларны, кайгыларны тигез бүлештеләр. Кайгы дип инде, кайгы күргән малайлар идеме соң алар? Ул вакытта алар вак-төякне дә кайгыга санаганнар икән. Өйдән яки сөйгән кыздан озаграк хат килми тору да аларга кайгы була иде. Шуның өчен дә алар, балталары суга төшкән кебек, кара янып йөриләр иде. Үзләре бер-берсен юаткан булалар. Ике ел бергә өйдән, сөйгән кызлардан хатлар көттеләр. Бергә алдагы| көннәргә планнар кордылар.
Мин кайту белән өйләнәм, диде Таһир. - Син минем туйда кияү егете булырсың. Армиягә киткәнче ук ойләнмәкче идем инде, әти белән әни каршы килделәр. Башта солдат шулпасы чөмереп кайт әле, диделәр. Без бишенче сыйныфтан бирле яратышып йөрибез. Унсигез яшь тулганны айлап түгел, сәгатьләп, минутлап санадык.
Таһирга көн саен диярлек сөйгән кызы Миләүшәдән хат килеп торды. Таһир да хат алган көнне үк җавап язды. Каян сүз табып бетерәләр дә, ничек иренмиләрдер дип шакката иде Илшат Үзе ул хатны сирәк һәм кыска гына яза. Берсендә әтисе: «Язган белешмәңне алдык», - дип җавап язган иде. Син җибәргән хат хат түгел, исәнлегең белдергән белешмә генә, янәсе.
Солдат хезмәтеннән дә алар бергә кайттылар. Алдан ук адресларын алыштылар. Өйләнгәндә туйга килешергә, әгәр авырлыкларга юлыгучы булса, бер берсенә таянырга, ярдәм итәргә сүз куештылар. Гел күрешеп, гел очрашып торырга дип килештеләр.
Шулай килеп чыкты, Илшат Таһирга караганда да иртәрәк өйләнде. Таһир вәгъдәсендә торды, чакыруны алу белән туйга килде. Туй ыгы-зыгысы белән сөйләшеп утырырга гына вакытлары булмады. Бер арада гына Илшат:
- Кая Миләүшәң, нигә алып килмәдең? Чаллы егетләре алып калыр дидеңме әллә? дип шаяртты.
Дусты шаяртуны елмаеп кына кабул итте.
- Килә алмады шул, - дип, җавапны кыска тотты.
Шаулатып туй иткәннән соң, дусты икенче көнне ашыга-ашыга кайтып та китте. Аның күзендә ниндидер ялварулы сорау булганын Илшат сизде. Нидер әйтергә әллә ничә тапкыр ымсынды Таһир. Әйтә алмады. Кая инде ул, күз белән әйткәнне түгел, кычкырып әйтсәләр дә сүзнең мәгънәсенә төшенерлеге юк иде Илшатның. Мәхәббәттән күзе-башы тәмам томаланган, бәхеттән исергән көннәре иде.
- Ләйләгөлеңне сакла, - диде дусты, хушлашканда.
Хәзер инде гел янында булам, күз карасын саклаган кебек саклыйм, - диде Илшат, көлә-көлә.
Таһирның эчендә нинди утлар янганын сизмәде дә.
Илшат дусты белән рәхәтләнеп сөйләшеп утыра алмавына да, аңа кирәкле игътибарны күрсәтә алмый калуына да ул кадәр пошынмады. Вакыты, көне шундый иде, дустым аңлар дип уйлады. Тормыш яңа гына башлана, алда гомер озын, вакыт бар, бөтен нәрсәгә дә өлгерербез дип, үз-үзен тынычландырды. Егерме яшьлек егет, алдагы матур тормыш турында уйламыйча, тагын нәрсә уйласын?
Өйләнгәннән соң, тормыш Илшатны үз агымына ияртеп алып кереп китте. Өйләнгәч тә, хатынын әти әнисе янында калдырып, Себергә чыгып китте. Ул чакта Себердә акчаны күп алалар иде. Бер ай Себердә, бер ай өйдә булды. Бер-бер артлы балалары туды. Читгән торып техникум тәмамлады. Таһирның туйга чакырып җибәргән телеграммасын алганда, хатыны бала табу йортында ята иде. Менә бүген, менә иртәгә бәбәйләргә тиеш хатыныңны хастаханәдә ташлап, ничек үзең генә туйга чыгып китәсең инде?! Билгеле, Илшат туйга бармады. Хатын бала табу йортыннан чыккач, бераз хәлләнгәч, өчәүләп барып, яшьләрнең хәлен белеп кайтырбыз әле дип уйлады. Дустын котлап гелеграмма җибәрде дә тынычланды. Шуннан соң Таһир әллә Илшатка үпкәләде, әллә тагын берәр нәрсә килеп чыкты, бүтән ул шылтыратмады да, хат та язмады.
Вакыт үгә торды. Тора-бара Илшат фатирлы да, машиналы да булды. Кем әйтмешли, кешечә яши башладылар. Вәгъдәләр, егет чагында корган планнар, матур-матур хыяллар онытылды, зәңгәр томан артында калды. Шулай да Таһирны еш исенә төшерде ул. Вакыт булу, җай чыгу белән янына барып кайтам дип, үз-үзенә әллә ничә тапкыр сүз бирде. Ә тормыш тәгәрмәче әйләнде дә әйләнде. Көтмәгәндә, уйламаганда берәр нәрсә килеп чыга да, үзенә биргән сүзе дә, вәгъдәләре дә онытыла торды.
Гел уйламаганда Илшатның юлы Бөгелмә шәһәре аша узды. Дустының адресы язылган блокнот та түш итәсендә генә. Дистә елга якын вакыт узса да, адәм баласының кайдалыгын аның топ йортына кереп сорап-белеп була. Йортны табу авыр булмады. «Тукта, дустым Таһир, көтмәгәндә килеп кереп шаккатырыйм әле үзеңне», - дип уйлады.
Илшатка ишекне олырак яшьтәге, юка гына гәүдәле, Таһирныкы кебек зәңгәр күзле ханым ачты.
- Исәнмесез!
- Исәнмесез, улым!
Мин Таһирлар йортына дөрес кердемме?
Әйе, дөрес кердегез. Үзеңне кем дим белик?
- Мин - Илшат.
Ана кешенең йөзе яктырып китте. Ул, Илшатның кулларыннан тотып, ычкынып китеп бармасын, югалмасын дигән кебек, сак кына бүлмәгә алып керде.
- Уз-уз, улым Илшат.
- Сез Таһирның әнисе буласыздыр.
Түр якта берсеннән-берсе кечкенә ике бала телевизор карап утыра. Алар ят абый белән исәнләштеләр дә янә телевизорга «кереп киттеләр», анда бик кызыклы мультфильм бара иде.
Илшат каршына килеп утырган анага үзенең кем икәнен, ни эшләп йөрүен аңлата башлады.
- Илшат дигәч тә мин сине таныдым, улым. Сез Таһир белән бергә хезмәт иттегез. Сезнең бергә төшкән фотосурәтләрегез дә бер альбом. Беләм мин сине. Шунда ук булмаса да, таныдым. Бераз тазара гына төшкәнсең. Карточкадагы юка гына егет түгел инде. Утыр, утыр. Тартынма, өйдәге кебек хис ит үзеңне.
- Ә Таһир? Таһир үзе кайда соң?
Илшатның соравы кунакны сыйларга дип нидер хәстәрли башлаган ананы кухняда куып тотты. Ананың кулыннан чәшке төшеп китте. Ул, тәгәрәп, таш диварга барып төртелде. Илшатның йөрәге дә каядыр төшеп киткән кебек булды.
-Син белмичә генә килдеңмени?
- Нәрсәне?
Сорау аның авызыннан ялгыш кына ычкынып китте. Ул инде барысын да аңлаган иде.
Ишек ачкан зәңгәр күзле ханым чыннан да Таһирның әнисе, ә теге кечкенә ике бала аның балалары икән. Ә Илшат белән бер телем икмәкне бүлешкән, тоннәр буе сөйләшеп чыккан, серләшеп, киләчәккә планнар корган, ике ел буе солдат шулпасын бергә эчкән дусты юк. Ул моннан ике ел элек гүр иясе булган. Ничек диген син? Эштән кайтырга чыккан. Тукталыштагы урындыкка утырган да кабат тормаган. Йөрәге туктаган. Егерме сигез яшьлек ир-егетнең йөрәге туктаган.
- Таһир армиядән кайтып, туй ясарга йөргәндә, Миләүшә белән бергә авариягә юлыктылар бит. Таһирга бернәрсә дә булмады, ә Миләүшәгә әллә ничә тапкыр операция ясадылар, тәки алып кала алмадылар. Улым бик авыр кичерде бу югалтуны. Ике елдан соң гына Миләүшәнең бертуган сеңлесе Минзиләне алды. Әти-әнисе шулай теләделәр. Менә ике ел инде Таһирның вафатына. Килен миндә тора. Туган йортына кайтып китсә дә сүзем юк. Җаны ничек һәм кайда тели, шунда яшәсен. Мин барыбер исән чагымда аларга булышачакмын.
Баласын югалтудан вакытсыз картайган ап-ак чәчле ана чәй көйләгән арада менә шуларны сөйләде. Чәй табыны, таш диварлар чайкалып китте. Илшат ананы тыңлады да, тыңламады да. Ул нидер ишетерлек, ишеткән очракта да ишеткәнен аңларлык түгел иде.
И язмыш! Их син, тормыш! Нигә дип адәм баласын болай алдап яшәтәсең? Тормыш куа-куа аңа як-ягына карарга да ирек бирмисең! Вакыт бар, гомер озын дип, якыннарыбызга җылы сүз әйтергә дә өлгерми калабыз икән бит.
Илшатның әле бу беренче генә югалтуы. Шөкер, моңа кадәр әле аңа якын кешеләрен соңгы юлга озатырга туры килмәде. Әти-әни, туганнары сау-сәламәт.
Аның хәтта карт әбисе дә исән. Армиядә хезмәт иткәндә дә Ходай андый нәрсәләрдән саклады. Ә менә гуган якка кайткач дустын югалтыр дип кем уйлаган?! Каберенә бер уч туфрак та сала алмады.
Чәй эчтеләр. Юк, Илшат чәйне эчмәде, күлмәк белән тән арасына гына салды бугай.
Аннан Таһирның каберенә бардылар. Илшат, башын иеп, бик озак басып торды кабер янында. Эчтән генә гафу үтенде. Әнә егерме сигез яшьлек дусты аңа кабер ташыңдагы рәсемнән елмаеп карап тора. Үпкә дә, рәнҗеш тә юк аның карашында.
- Көтте ул сине. Башта туйга көтте. Әй, туй вакыты ыгы-зыгылы була ул, аннан иркенләп кунак булырга килер дип көтте. Мин бардым, хәзер аның чирагы, дип шаярта иде. Килер, Илшат дуслыкның кадерен белә торган кеше, җаны түзмәс, килер, дия иде. Әтисе үлгәч, ул бигрәк тә үзен ялгыз хис итте. Сине көтте. «Чакырсаң әллә ничек. Үз җае белән бер килер әле», диде.
Юк шул, Илшат дуслыкның кадерен белә торган кеше булып чыкмаган. Адәм баласы җиргә мәңгегә килә дип уйлап, ваемсыз йөргән. Җитешермен әле, тормыш алда, вакыт күп дип уйлаган. Баксаң, ул бик кыска, һай, бик кыска икән. Дусты өчен ул нибары егерме сигез ел гына булган. Янына берәр генә көнгә булса да килергә җаен да табарга булгандыр инде. Әнә ул бит Миләүшәсе үлем белән тартышып ятканда да килгән. Дустының шатлыгын уртаклашты. Үзенең кайгысы турында ләм-мим бер сүз әйтмәде. Туй көнне бәйрәмнең ямен җибәрмим, дустымның кәефен кырмыйм дигәндер. Ак күлмәкле кәләшкә карап, Миләүшәсен уйлап, үзәкләре өзелгәндер. Их.
Дустының әнисенә, балаларына биргән акча да Илшатның җанына тынычлык бирә алмады. Аның үз- үзе белән дуслыгы бетте. Моннан соң ничек яшәр?
Ана акчаны алмас өчен нык тартышты. Чөнки акча бик күп иде. Машинасын яңартырга йөргән чагы иде Илшатның. Ул да сүзендә нык торды.
- Аласыз булгач аласыз. Бетте-китте.
- Илшат улым, монда бит бигрәк күп. Күпме икәнен әйтергә дә куркам.
- Күп түгел, ул бары тик акча гына. Аласыз!
Карарының ныклы икәнен белдереп, бер төргәк акчаны өстәлдәге калын китап астына кыстырып та куйды.
Ике хатын-кызга ике бала үстерү җиңел түгел икәне бик тырышып карамаганда да күренеп тора иде.
Таһирның әнисе, балалары янында тыеп торган үкенү, әрнеш, күз яшьләре булып, тышка бәреп чыкты. Шәһәрне чыгып бераз бару белән, агачлыкка керде. Машинадан төшеп, үкси-үкси елады. Дусты алдында түләп булмастай бурычлы булып калды ул. Ярты көн вакыт табып, бер-ике сәгатьлек араны узып, янына бармый калды. Хәзер менә ярты көн түгел, бер, ике, өч көн янында утырыр иде. Әллә ниләр сөйләр иде. Серләре белән уртаклашыр, киңәшләр сорар иде.
Армиядәге хәлләрне исләренә төшереп тәгәри- тәгәри көләрләр иде.
И көләрләр иде.
Иде шул. Барысы да үткән заманда.
Башын бәрә-бәрә гафу үтенер иде. Ләкин ул юк инде. Юк.
Бик әче икәнсең бит син югалту, бик үкенечле икәнсен.