Борын заманда бик ярлы бер кеше яшәгән. Балалары күп, ә хатыны бик усал булган моның.
Бу кеше кыш көне тегермәнгә йөргән. Моның капчыгы булмагач, арышны табак белән алып барган. Арышны тарттырып кайткан вакытта, җил чыгып, онын очырып бетерә моның. Өйгә кайткач, онсыз кайтканы өчен хатыны бу кешене тотып кыйный. «Бар, җилне табып, онны алып кайт», — ди.
Ире чыгып китә. Бара-бара урман кырыендагы бер йортка барып җитә бу. Керсә, йортта бер карчык утыра икән.
— Син нишләп йөрисең? — ди карчык.
— Менә шулай-шулай булды, онымны җил очырып китте, шуны эзләп йөрим, — ди.
Шуннан соң карчык әйтә:
— Мин җилләр әнкәсе булам, минем шималь тарафыннан искән улым бик усал. Ул тиздән кайтыр, кайткач сине күрсә үтерер. Ул кайтканчы тизрәк мич башына менеп кач, — ди.
Теге кеше карчыкның малае кайтканчы мич башына менеп утыра.
Карчыкның малае кайтып керә. Кайткач:
— Кеше исе килә, — ди.
Әнисе әйтә:
— Синең өстән шикаять килгән. Син бер ярлы кешенең актык онын очырып бетергәнсең, аны хатыны кыйнап, сине эзләргә чыгарып җибәргән, — ди.
Теге кеше чыга. Өс-башы бик начар моның, үзе калтырана. Сорашалар, сөйләшәләр дә, чәй эчеп бераз җылынгач, җилләр әнкәсенең улы, бик ашыгып: «Хәзер юлчылар үтә, миңа шуларны туңдырырга кирәк. Менә сиңа бер тартма бирәм. «Тартма-тартма» дип әйтсәң, ул сиңа ни кирәк булса, шуны бирер», — ди дә чыгып китә, ә теге кеше өенә юнәлә.
Өенә кайтып җитә. Моны күрүгә хатыны ябыша. Бу көчкә котылып, «тартма-тартма» дип әйтергә өлгерә. Шулай дигәч, өстәл өсте тулы ризык барлыкка килә.
_ Шуннан соң болар бик яхшы көн итә башлыйлар: өс-башлары дә рәтләнә, тамаклары да туя.
Берзаманны урамнан узып барган бер бай сусап боларга су эчәргә керә. Керсә, хатын әйтә: «Су эчереп тормабыз инде, сыйлап чыгарырбыз, безнең шундый-шундый тартмабыз бар», — ди.
Ярар, тартманың кая куелганын күреп чыгып китә бай. Өенә кайткач, шундый ук тартма ясатып ала да хезмәтчеләрен боларга җибәрә. Хезмәтчеләр килеп, бу тартманы алыштырып алып китәләр.
Берзаманны хатын теге тартманы алып караса, ризык бирми. Ризык бирмәгәч, хатын тагын ирен кыйный башлый: «Бар, җилләр әнкәсенә барып әйт, тартма ризык бирми», — ди.
Ире тагын чыгып китә. Бара. Бу юлы теге егет моңа бер мичкә биреп җибәрә. «Бу мичкәгә суксаң, көчле кешеләр килеп чыгалар, «кер» дип суксаң, кереп китәләр», — ди.
Алып кайта бу мичкәне. Ә карчыкның малае әйткән була моңа: «Син шушы мичкә ярдәмендә байдан теге тартмаңны кайтарып алырсың», — дип.
Өйгә кайткач, байны сугышка чакыра ярлы. Бай көлә моңардан. Көлсә дә, хезмәтчеләрен чыгара, үзе карап тора. Теге кеше мичкәсен алып чыгып сугуга, күп кешеләр килеп чыгалар да хезмәтчеләрне кыйный башлыйлар. Бай боларга ялына башлый: «Зинһар, җибәрегез, бүтән беркемгә дә начар эш эшләмәм, тартмаңны да китереп бирәм», — ди. Шулай дигәч, бай, тартманы китереп, көчкә котылып кала.
Ә теге фәкыйрь кешеләр бүген дә яхшы гына көн итәләр, ди.