Әллә ялгыш, әллә юри Гөлсем бүген ишекне каты ябып чыгып китте.
Ахры, шуңадыр, Бибинур көнозын ике кулына бер эш тота алмый йөдәде. Каба итеп урындык аркасына йон бәйләгән иде, ул да җегерләнмәде — орчыгы кулыннан ычкынып тинтерәтте. Бишинәсен тотса, таштай каткан бармаклары бөгелмәде.
Әнә кайчаннан бирле чәйнеге җырлап утыра. Тәрәзә пыялалары парланып беткән. Ялгыз башына табын корасы килми. Балаларының берәрсе кайтып килер дә кыңгырау тавышын ишетмәм, дип, телевизорны да кабызмады. Югыйсә ачкыч кесәләрендә. Кайтып җитсәләр, кире борылып китмәс берсе дә.
Гөлназ иртәдән үк чыгып китәсе итте, гомер булмаганны өч яшьлек Ләйсәнне дә үзе белән ияртте. «Бу тиктормаска зоопарк күрсәтимче. Сиңа да ял кирәк, ялыккансыңдыр. Бүген безнең дәресләр юк!» — дип сөйләнде. Җаны теләгән — елан ите ашаган. Күрсеннәр елан, филләрне. Ә карт сөяккә өй, җылы тансык.
Ә күңеле баядан бирле Гөлсемен көтә, төшке ашка кайтмый калмас дип өметләнә икән ләбаса!
—Әнкәем, син өйдә булгач, дөньям ямьле, ашлар тәмле, — дип йөгереп кайтып җитәр дә, Бибинурның Һәр шөгылен мактап, бер карышка үсендереп җибәрер иде. Өйләреннән әллә ни ерак түгел, элемтә бүлегендә эшли олы кызы, эше җиңел түгелдер, талчыгып-арып кайта, үзенең сиздерәсе килми. Әни кеше:
—Бәбкәм, эшең авыр түгелме? Иптәшләрең ару кешеләрме? — дип сораша башласа да, уен-көлке белән котылу җаен таба:
—Әнкәй, кояш булып эшлим бит мин, — дип хәйләле елмайган була. —Минем тәрәзәгә гел чират. Көнозын шул хәл. Күзләр әлҗе-мөлҗе килә кайчак. Ә чырай сытарга ярамый — елмай! Заманы шундый, эшеңне югалтасың килмәсә, кояш сыман көләч бул. Кояш та гел көлеп тормый югыйсә. Болыт артына кача.
Баш бала кыз булса, әнкәсе язмышын кабатлый, дигәннәре хак, күрәсең.
Ә тормыш үзе гел көлеп-елмаеп тормады аңа. Шөкер, кайгылардан сыгылып төшеп, баш югалтып йөри торган түгел, чырыш Гөлсем. Кала бит бу! Ул калага — чит, кала аңа — ят. Бер таяныр, киңәш итәр кешесе юк. Кояш кебек якты күңеле генә. «Минем тәрәзәне никтер артыграк та үз итә халык», — ди, үзе шуңа шатлана. Эшләргә эшең булсын ул, дип тора. Кешене күпсенми, чит- ятлар өчен дә сөенә белә. Ягымлы, мөлаем булганга тартылалар аңа! «Көлү файдалы бит ул, — дип юана. — Көнгә ярты сәгать көлсәң, ярты кило май ашаган кебек буласың икән. Сигез сәгать буе көлеп торсаң, күпме май янга кала... Хикмәт!»
Бибинур җир йөзендә алтмыш ел яшәп, үз гомерендә беренче мәртәбә дөнья көтү мәшәкатьләреннән арынып, кызында кунак булып ята бит әле менә. Сый-хөрмәттә, нинди рәхәттә яшәгәнен Нургаянына кайтып сөйләсә, билләһи, тегесе ышанмаячак. Әкәмәт! Җылы су дисеңме, суыгымы — краннан агып тора. Мунча ягып мәшәкатьләнәсе юк. «Гөлсем өчен җаным тыныч», — дияр инде...
Өч кыз үстерделәр алар. Өчесендә өч төрле холык-фигыль. Төскә-биткәдәбер-берсенә охшамаганнар. Төпчекләре Гөлназ Бибинурның нәкъ үзе! Әллә шуңа, анысын аерып, бүтәннәреннән артыграк та ярата бугай. Сәламәтлеккә туймавы да бер сәбәп түгелме икән? Йөрәк чире белән гомер бакый үзе интекте, шул хәерсезне кече кызына да мирас иткән булып чыкты. Бер дә яныннан җибәрәсе килмәгән иде Гөлназны. Авылга практикага килгән башкорт егете белән танышты да, шуңа ияреп, Себергә үк китеп барды. «Кеше үз теләге белән китәмени андый җиргә, иң гаярь, тыңлаусызларны сөргәннәр бит Себер тиклем», — дип акыл бирергә тырышып карады, юк, тыңламады. Яшьлек бит ул, ата-ана акылы белән яши торган чакмыни?! «Мәхәббәтен кеше җир читеннән эзли, әнкәй. Мәхәббәт артыннан декабрист хатыннары Себер җилләренә каршы барган! Без алардан кимме әллә?» — дип көлгән булды. Казанга килеп университетка кергән генә иде. «Читтән торып та укып була», — диде. Үзсүзле, тискәрелеге дә — нәкъ үзе! Бәбие тугач, сессияләргә бала күтәреп килеп йөрде. Бәхеткә, кияү-балакай акыллы, йөрәккә ятышлы, юньле егет булып чыкты. Гөлназга сүз-мазар тидермәде. Ләйсән дә тупырдап үсеп килә, бала табарга да рөхсәт итмәсләр иде, табиблар сизми калды. Әлеге дә баягы шул үзсүзле булуы.аркасында үҗәтләнеп тырышты инде, диплом якларга җыена әнә! «Әнкәй! Апаның хәсрәтле елы, аңа да сердәш булырсың. Ләйсәнне дә калдырыр урын юк. Әйдә, бергәләп тырышыйк инде, ерып чыгыйк дипломны!» — дип, ташны да эретерлек ягымлы елмаеп үтенгәч, нишләсен, өен, Нургаянын ялгыз калдырып, Казанга — бәби карарга килеп утырды менә. Гөлназның сөйкемле сөяге бардыр, аудара үз ягына. Чирле булмасамы...
Гөлсемгә мәшәкать инде мәшәкатен... Өйне җыештырып кына чыга, бала-чага мәш килеп туздырып бетерә. Өеп ашарга пешерә, тарала да бетә. Ничек җиткерә торгандыр? Бер кыек сүз әйтми үзе, чыраен да сытмый. Әнкәсен генәме, сеңлесен, нәни Ләйсәнне дә көйләп кенә тора иде моңарчы... Иртән торуларына коймагын пешереп куя, көндезгә аш асып китә. Кич мичкә йә бәлеш бөреп тыга, һич югы, бәрәңге тәгәрәтә. «Мич бәрәңгесе бик файдалы ул, файдалы ризыклар — салат ашыйк әле» дип, тозлаган кәбестә, кыяр, уган кишер, чөгендерен тезә. Әнкәсенә моңарчы бер баласы да мондый кадер-хөрмәт күрсәткәне юк иде әле. Гөлсемендә яшәү — җәннәт булды. Инде үз балаларының бәхетен күрергә насыйп итсен. Токмач, ит, бәрәңге, бәлеш пешерүдән башканы белмәгән авыл хатыны салат дигәннәрен ясарга күнекте. Шиһаб Нургаяны кызы гына димәссең бер дә. Юк, күңеле тыныч аның Гөлсеме өчен. Айдан артык көйли — йөзе кояштай якты. Өч көне — кунак, өчтән узса — кумак, дия иде әнисе. Калада бәрәңгесен дә сатып аласы. Бакча җимеше дә акчага.
Ә менә бүген зыңлап торган тынлык күңелен әллә нишләтә. Су талымлый башладымы инде? Авызда тәм юк. Сыбызгысын сызгыртып утырган чәйнек тә ачуны гына китерә.
Туктале, ул да бер файдалы эш эшләсен әле! Әнә әбиләреннән Гөлсемгә мирас булып калган җиз самавыр киштәдә кукраеп утыра. Ник утыра ул эшсез? Кайнатып куярга кирәк Гөлсем кайтуга. Чәй тәмлерәк булмасмы? Гомер дә узар. Шөгыль табылганына чын-чынлап куанып киштәгә үрелде. Буе җитми икән, каһәр... Күрче, кәттә күренә бу, гел кайнатып торалардыр, елкылдап мы-елкылдый.
Ул урындыкка менеп самавырга үрелде. Әбәү, эченә таш тутырганнар әллә тагын! Кузгатучы булмаган моны. Эченә юшкын утырган. Чыра пычагы сыман озын, үткер пычак табып, катып ташка әйләнгән юшкынны кырмакчы иде. Азапланып беркавым тир түккәч, ялыкты. Кырырсың пычагымны! Хәлдән тайды, әмма юшкын бирешмәде! «Самавыр куйдым күмерсез, кайнап чыгар, күрерсез» дип җырлап та карады, авыз эченнән мыгырдануы да ярдәм итмәде. Баягы халәт — борчылу, шөбһәләнү янә күңелен уеп алды. Бу баланың ник ни үзе, ни хәбәре юк соң әле?! Иртән дә ут капкандай кабаланып, ишекне каты ябып чыгып тайды. Ялгыш япкандыр ла. Бәрәкалла! Эч пошуы юкка түгел ич. Кызы туйгандыр алардан! Шуны яшерерлек хәле калмагандыр. Кояш та көнозын көлеп кенә тормый лабаса. Болыт артына качып хәл ала. Ялыккан Гөлсеме!
Гөлназ килә-китә биш ел укыды, гел апасында торды. Җәйге-кышкы имтиханнардан бик бетеренеп, йончып-өшәнеп кайта иде. «Апаң караңгы чырай күрсәтмәгәндер бит?» — дип төпченә Бибинур. Юк дигәнне белдереп Гөлназ баш селки.Ә ике күзендә — моң... Саулыкка туймагач, үз хәле хәл инде. Йөрәге гел бимазалап тора. Операция ясатмый булмас, әгәр яшисең килсә, дип әйтеп кайтардылар... Казаннан кайткач, бигрәк тә аз сүзле, йомыкыйга әйләнә. Әйтерсең ниндидер сер ычкындырудан шүрли. «Апаң да авыр яши, ахрысы» дип пошаманга төшә ана. Дөрес, олы кыз борчуын сиздерми. Соң, ул бала туганнан бирле, якты дөньяга көтелмәгән кунак булып аваз салган көненнән үз көнен үзе күрә түгелме. Мәрхәмәтле булмады аңа язмыш. Насыйп яр дип сайлаган яртысы да каты күңелле, кырыс кеше булып чыкты. «Йодрыгы йомарланган моның!» —дип, бер күрүдә нәтиҗә ясаган иде кешеләрне таный белгән Бибинур. «Җаны чиста аның, көнләшүе генә менә...» — дип авыр сулап куйды кызы. Тормышлары, ничек яшәүләре хакында артык сүз куертмады. «Гаделлек эзләү белән җенләнгән җайсыз ала карганы эшендә дә сөймиләр бит!» — дип, бер тапкыр гына ачылып алды. Әллә заманга ачу итеп, әллә язмышында шулай язылган булган, зәмзәм суына хирысланып китте Таһир кияү. Бала-чага, тормыш көтү мәшәкате гел Гөлсем өстенә өелде. Шулай да хәсрәтләрен илгә чәчеп, әнкәсе җанын борчымады олы кыз, кулы сынса, җиң эчендә аның. «Ни хәлләрең соң, балам? Сөйләсәң, җиңелрәк булмасмы?» дип, әнкәсенең өзгәләнүләренә каршы: «Хәлләр ал да гөл, калганын үзең бел», — диюдән узмады. Хәер, ни кылсын соң? Кайтыр җире бармы? Авылда — төп йортта энесе белән килен, бала-чага. Бүгенге борчу үтәр, иртәгә якты көн җитәр дип өметләнеп яшәп ятканда, кияү кешенең юл һәлакәтенә очравы аяз көндә күктән атылган яшен ташы булып башларына сукты. Атна-ун көн чамасы кияү һушсыз ятты да, күзләрен мәңгегә йомды, бахыр. «Йа Раббым! Үзең бирдең, үзең алдың, бер кайгымны ким иттең! Моннан соң да рәхмәтләреңнән ташлама!» — дип, кат-кат дога кылды Бибинур. Ике ятим сабыен кочаклап, утызга да җитми тол калган Гөлсем исә бертуктамый яшь түкте: «Ник безне ятим итте? Ник?» Моны күреп ана йөрәге тагын меңгә телгәләнде. Яраткан бит кызы шул кырыс ирне! Кызганып кына түзеп булмый ул, яратканга түзә кеше! Түзде бит!
Аксак күп йөрер, сукыр күпне күрер дигәндәй, үзенең дә теләсә нәрсәгә кысылып торуын гына кара! Хәер, күңелгә ошамастай нинди сүз әйтте соң ул? Ә-ә... «Кер сабыны беткән. Порошок- мазар да калмаган. Гөлназга кушкан ием, бик кыйбатлысын, әллә ниткән «Ар иле» дигәнен алган... Үзе эшләмәгәч, аның акчасы чутлы. Син үзең белеп бир, яме», — дип кыбырсыды. Кич янә төпченде: «Бирдеңме акча?» «Юк әле», — диде олы кызы, оялгандай башын аска иеп. «Онытма. Ул болай да үзен ким итеп тоя, акча да тота белмисең, дип, тагын ире табаламасын», — дип сөйләнде. «Өч тапкыр әйтмәсәң бирмәс идем шул. Акча алгач, дидем ич!» Гөлсем үпкәләде, ахры, бүтән чактагыча назлы елмаеп әнкәсенең җилкәләрен дә сыйпаштырмады, атыла-бәрелә чыгып чапты.
Соңгы араларда болай да зиһене чуалган мескеннең! Өермәдәй бөтерелеп Гөлнар килеп китү үзе ни тора. Бу юлы да әнә зилзилә куптарды бит!
Өч төрле холык-фигыль, өч төрле язмыш дигәннән... Уртанчы кызлары Гөлнар исемле иде, илдә булмаган бер елак-көйсез булып дөньяга килде. Иркә үсте. Көен табар хәл юк, дип, аңа эш тә кушмадылар. Бөтен яхшы, тәмле-татлы аңа! Шуңа күнегеп үсте. Бирмәсәләр, хәйләләп, елап алды, барыбер теләгенә ирешә иде.
Хәйлә капчыгы бушаса, усалланып җиңде. Ни укырга күңел салмады, ни эшкә кулы ятмады. Көчкә өчкә мәктәпне тәмамлагач, ни хикмәттер җиңел генә кооператив техникумына керә алды. Дөнья гел сырты белән тормый иде иркә-көйсез балага. Үсә төшкәч, күзгә күренеп үзгәрде, күз алмаслык чибәр, назлы-сөйкемле туташка әйләнде дә куйды. Йомры телен тасмадай итеп сөйләшергә өйрәнде. Бәхет эшедер, җайлы гына кияүгә чыкты. Зур урында утыра торган дәрәҗәле түрә яшь хатынга ничек ярарга белми бер артына, ике алдына төште. Аны киендерү-сөендерүдән тәм тапты. Ялга курортларга йөрергә хәвәсләнеп киттеләр. Кунак-кунак уйнап ләззәтләнделәр. Ул-кызлары туып, тәгәрәшеп өч- дүрт сабый үссә, шаккатарлык матур гаилә, соклангыч пар буласы иде болар. Дөнья — түгәрәк, дисәләр дә, бәхет түм-түгәрәк булып бетми икән шул. Бер чите китек була икән дөнья дигән хикмәтле нәрсәнең. Боларга Ходай бала насыйп итмәгән икән. Күңеле төшкән һәрнәрсәне җиңел генә алырга күнеккән Гөлнар өчен авыр сынау шушы иде.
Апасы, бәләкәйдән үк аны кулларына асып йөргән, еласа — юаткан, ачыкса — ашаткан, иркә сеңелкәше өчен җанын да аямый торган, тәти күлмәкләр тегеп куандырган Гөлсем апасы, тылсымчы сыман бу юлы да аңа ярдәм кулын сузарга бурычлы иде! Ире үлеп ел чамасы үттеме-юкмы, Гөлсемнең колак итен кимерергә тотынды Гөлнар. Турыдан ярып әйтми сүзен, ерактан урата:
—Күр инде, ишегең шыгырдый. Ябылмый, асылынган ич! Суыткыч үкереп утыра, каратырга кирәк ләбаса! Ташландык йортта яшәгәндәй яшиләр димени?!
—Дәрт бар, дәрман юк дигәндәй, хатын-кыз кулыннан килми шул, — дип авыр сулый беркатлы Гөлсем. — Ир заты булмагач, апаем, кем төзәтсен?
—Дөрес, апа. Сыңар канат белән кош та оча алмый, — дип килешкәндәй итә сеңел. — Бер акыллы киңәш бирүче дә юк үзеңә. Тот та кияүгә чык, апакаем! Үлгән артыннан үлеп булмый. Яшь гомер ике килми. Вакыт кулдан ычкына!
—И-и, сөйләп тә карыйсың инде! Алма кебек кызларга юньле кияү табылмый, — дип чишелеп бетә апасы.
Ә теге хәйлә капчыгына шул гына кирәк!
—Тапкансың кайгырыр нәрсә. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга. Синең кебек җиләктәй хатынга тол булып яшәргә! Юк! Үзем тотынам бу эшкә...
—Кирәкми, кирәкми! Кеше көлдерә күрмә!
—Яучылап алу, димләп бару борынгылардан калган.
—Ташласана тормышка ашмас буш хыялларыңны! Кая ул яучы?
—Ә газиз туганың нәрсәгә?! Менә мин үзем яучы булам. Ышан син миңа!
Гөлнарның тешләгән җирдән өзми туктамый торган гадәте барын белә иде Гөлсем. Алай да бу кадәр үк киребеткән дип уйламый иде. Сүзендә торды бит тәки. Рәтле эшкә җигелмәгән дәрт- дәрманын кияү эзләүгә сарыф итте. Купшы-көяз, җилбәзәк Гөлнар белән танышырга атлыгып торучы ирләр буа буарлык, имеш. Хатыны куып чыгарган, май сөртеп эткә ташласаң, эт яламас берәүне таныштырам дип ияртеп килде. Оялу-гарьләнүдән чәче үрә торды Гөлсемнең.
—Чүплектән казып чыгардыңмы әллә моны? — дип көлгән булды аптырап.
—Юып, кыргычлап җибәрсәң, гөл кебек булыр. Биргәннең битенә карама. Тәрбиялә, кеше ит! — дип тел чарлап маташты сеңел, ваемсыз гына.
—Ат түгелдер ич ул кыргычларга? — Гөлсем ярсып китүдән чак тыелып калды. — Синең үзеңне кыргычларга кирәк башта, бүтән кычынмаслык итеп...
—Апакаем, мин бит сиңа бәхет эзләшәм. Дөрес, бәхет — дефицит тауар, аяк астында аунап ятмый. Ә тырышып, бәхетне сынап карауның бер ояты да юк, — дип кет-кет көлеп тора Гөлнар. — Монысын ошатмасаң, бүтәнен табарбыз.
—Тырышып-тырышып апаңны адәм мәсхәрәсе итәргә йөрүеңме бу? Туктат!
—Аңла син... Бөкресен чыгарып күпме интексә дә, ирсез хатын кадерсез була. Әлегә син яшь, чибәр, ир-ат күзе төшәрлек. Тол ирләр бар. Аерылуны да гаеп итмик. Дүрт аяклы ат та абына. Менә син аны аңла, тәртипкә күндер.
—Син нәрсә? Төзәтү колониясе кемне рәткә керталган?
—Ә нигә? Наз белән төзәтеп була! — дип башын тилегә сала тегесе.
—Чыкмыйм мин кияүгә! Берәү дә кирәкми! Ач тамагым, тыныч колагым!—дип инәлә апасы, сырганак булып ябышкан «яучы»дан котыласы килеп. — Ике кыз үстерәм. Артын-алдын карап яшәргә тиеш ана. Кемгә тансык ул сабыйлар?
—Гөлшат инде үскән. Эшеңә булышыр. Ә Гөлияне без алып китәбез.
—Акылың алтын икән. Әйтәм бик тырышасың...
— Апам-бәгърем! Гөлия сабый гына әле. Җизни үлгәндә өч яшь тулмаган иде. «Әти кая?»— дип сораганы бармы? Сабый хәтере кыска. Ятимгә кем ипи бирә, шул яхшы! — Гөлсемнең кашлары җыерыла башлавыннан арттырганын аңлый: — Йөгерерсең дә кайтырсың. Сагынса, апкитәрсең. Тормышыбыз җитеш. Синең сыман һәр тиенне санап яшәмибез. Нәҗип балалар йортыннан алыйк берәр кыз, кыз бала үстерү җиңелрәк, ди. Чит кан бит ул. Уйлап кара. Берәр исерек хатын ташлап калдырган, чирле бала булса ни кылырсың. Кире илтерсеңме? Ятим бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, диләр ич...
— Менә-менә! Үзең әйтеп торасың!
— Гөлия үзебезнеке ич. Үз нәселебез. Җизнине бик хөрмәт итә иде Нәҗип, сине дә... Гөлсем сабыр, ипле ул, ди. Ә Гөлияне күргәч тә ничек яратты? Җәй көне өч кенә көн бездә торды кызың, нишләргә белмәде Нәҗип. Бөтенләй үзгәрде. Яме юк баласыз йортның, ди. Мине кызган, ташлап китсә, нишлим?
Гөлсемнең башы каткан. Чынлыкта, сеңлесе аңа караганда да бәхетсезрәк икән. Тезеңә утыртып сөярлек сабыең булмагач, ни кызыгы бар бу дөньяның.
— Апа! Чык инде кияүгә! Сиңа бәби алып кайту авырмыни? Име шул бит, гаиләне бәби генә мүкли-ныгыта. Белсәң, бер шәп кеше белән таныштырам үзеңне. Тимер юл машинисты, әле генә пенсиягә чыкты. Тап-таза ир уртасы, менә дигән кеше. Аның язмышы да синеке күк: хатыны үлгән, ялгыз калган. Улы булган — өйләнгән. Сыңар канат белән бәндә түгел кош та очалмый...
Ике кыз туган серләшкәнне читтән генә тыңлап утыра торгач, Бибинурның да башы тубал була. Сүзгә кушылып, ә дә дими, җә дә дия алмый. Нинди киңәш бирсен соң ул кызларына? Гөлнар сүзендә дә хаклык бар сыман, ул сүзне юри әнисе барында чыгара, әнисеннән яклау өмет итә. Дөньяныкын каян белеп бегермәк кирәк. Ялгыз яшә, диярсең... Кемгә таянсын гомер буе? Хатын- кыз бит ул, кем хакында булса да кайгыртып яшәргә тиеш. Иренең күлмәген генә юып куйса да күңеле була бит аның. Юньле кеше очраса, балалар нык исәйгәнче яңадан тормыш корып караса да гаеп итә торган түгел.
Узган ел җәй бер айга якын әбисендә яшәде Гөлия. Өзелергә торган скрипкә кылыдай нечкә шул җаны. Күңеле шулкадәр саф- нәзберек, җил иссә дә кителергә тора. Мәчегә кычкырсалар да үзенә ала. Йөзен әнкәсе авылга кайтканда кия торган чәчәкле халатка яшереп, ничә карасаң, почмак якта елап тора. Ятим бала моңлы буладыр. Нарасыйны күреп үзенең дә җаны өзгәләнә Бибинурның.
— Тәтием, ник качып торасың? Кем тиде? — дип төпченә ул, кызның чәчләрен сыйпап. — Әниеңне сагындыңмы? Кайтыр, борчылма.
— Мин еламыйм. Яшь үзе тула күзгә, — дип, керфекләренә эленгән яшьләрен йота Гөлия, сер әйткәндәй шыпырт кына өсти: — Мин әниемнең исен исним!
— Йә, әнкәң халатыннан нинди ис килә? — дип, сабыйны иркәләп сөя әбисе.
— Тәмле ис! Сөт исе! — Ул үзенең ачышына үзе куанып көлә. Күзендәге яше дә көлә. Үз гомерендә бала көе көйләмәгән Гөлнар өчен ул — уенчык кебек кенә. Җае чыкса, чыкмаса, үзенчә тәрбия сәгате үткәреп маташа.
— Елак-мылак, җылпый колак, дип үртәрләр, әнкәң кебек җылак-җебегән булма, минем сыман яшен ташы бул! — ди, белдекле кыяфәт белән акыл сата.
— Әнисе — кешенең иң кадерлесе җебегән була димени! Тимәгез кешегә! «Кешенең әнисе бар!» Яктыра башлаган күзләрне тагын сагыш томаны өртә. Гөлия, качып-яшеренеп елаудан туеп, йөрәкләрне парә-парә телеп, үксеп-үкереп елый.
Сыңар колаклы чүпрәк маймылга, тәм-томга алданып, өч көн аларда яшәде әле Гөлия алай да. Кеше-карага исе китми торган Нәҗип аның янында үзе сабыйга әйләнде дә куйды. Муенына атландырып, дүрт аякланып палас буйлап ат булып чабулап йөрү калмады. Дөньясын онытып, кыз белән уйнады. Тансык, бик тансык бала сөю аңа да. Тик сиздерәсе килми. Гөлсем кызын алырга кайткач, алай да гозерләнеп әйтте:
—Калсын бездә, бер-ике ай яшәп карасын. Бакчага йөрер. Ияләшер, —диде. — Тормыш арбасын сөйрәү читен ич сиңа да. Әзрәк ял ит.
—Безнең кызыбыз буласың, — дип, Гөлнар яңа күлмәк, хәтта кечкенә велосипедка кадәр алып кайтты, ул да кош тоткандай шатланып, куанып йөрде. Гөлсем дә язмышына риза булган сыман иде. Калдырып торырга, сынап карарга язмышны дип хәл кылдылар. Әллә ялгыш, әллә язмыш... Бәлки, ялгыштан сакланыр өчен борылып карамаска кирәк булгандыр! Ә ул ишек тоткасына тотынгач, түзмәде, борылды, кул изәмәкче иде. Мөлдерәмә моң сыктау тулы сабый карашы белән күзләре очрашты. Йөрәген әйтерсең яшен уты телеп алды, кинәт сыгылып төште, үзе дә сизмәстән әрнеп-ачынып пышылдады.
—Гөлиям! Сау бул, кызым!
—Әнием! Калдырма мине! Мин синнән калмыйм.
Елый-елый алар бер-берсенең кочагына атылдылар. Сабыеның яшькә чыланган бит алмаларын шашып-шашып үпте дә үпте Гөлсем. Шушы мизгел — ана белән баланың аерылу газабы — үзе бер фаҗига икән.
Ачтан үлсә дә ташлап калдыра алмас ул газиз баласын! Юк, берәүгә дә бирә алмас!
—Әни бер генә була ул!
Өч яшәр сабый теленә каян килде икән шулкадәр хикмәтле тәгъбир. Аны югыйсә беркем дә алдан өйрәтеп куймаган иде.
Алай да Гөлнар өмет өзәргә теләми иде әле. Димче булу уеннан да ваз кичәсе килми. Дәрт-дәрманын әшкә җикте, борынгы яучылар сыман илһамланып-рухланып апасына кияү эзләвен дәвам итте. Бу юлы да шундый тәкъдим белән йөрүе инде. Ә Гөлсем көлемсерәп, тыңлар-тыңламас утырды да, туеп, кул селтәп эшенә китте. Гөлнар, гадәттәгечә, өермәдәй бөтерелеп уй-хыял дөньясын корт күчедәй тузгытып, бу юлы чынлап үпкәләп-рән җеп, карганырга тотынды. Имеш, яхшылыкның кадерен белми апасы. Рәхәт күрмәс үзе дә! Карга каргышы — кар башына, дисә дә Гөлсем боекты. Уйга баткандай моңаеп йөри башлады. Ә Бибинур күңеленә шик-шөбһә оялады.
Гөлсемен үзе үстермәде ул. Күз өстендәге каш булып алдында гына үсмәде шул баш баласы. Бәлки, шуңадыр да, үз каныннан, үз җаныннан яратылган булса да холык-фигылен ахыргача аңлап бетерә алмый изалана...
И-и язмыш, язмыш! Ниләр генә күрсәтмисең син адәм баласына?!
Бибинур сабагында пешкән җиләк кебек җиткән кыз булып үсеп җиткәндә, сугыш башланды. Вәгъдәләр бирешкән Габделхәен сугыш гарасаты йотты. Җиңү көнен көтеп алалмастай булып тилмергән бер заманда Нургаян яраланып кайтты. Озын-озак уйлап тормыйча, Нургаян белән Бибинур өйләнешеп тә куйдылар. Тик каенана белән киленнең борчагы пешмәде. Авылда кызлар күп. Ир затына кытлык. Гел шуны искәртте биана. Килен, үпкәләп, әти-әнисе йортына кайтып китте. Аерылып кайтты, ә йөрәге астында нәни җан тыпырчына, дөнья күрергә ашкына икән. Ул арада хәбәрсез югалган Габделхәй кайтып төште. Ләкин... Кушылмады аерылган сукмаклар. Сукырайган Габделхәйне озата килгән шәфкать туташы марҗа Софья, Сәвия килен булып, авылда тамыр җибәрде.
Яшь кәләш туй күлмәге кигән диярсең, шомыртлар ап-ак чәчкәгә төренгән. Ашкынып, каударланып, дөньяны яшәртеп ел саен язлар килә. Яз саен алмагач, чия куаклары чәчәккә күмелә. Ярсып аккан ташкын сулар, үпкә-сапкаларны ияртеп, ага да ага. Нургаян белән янә никах яңартулары чарасызлыктан булгандырмы, язмыш тактасына шулай язылгандырмы, айкалып-чайкалып, аерылып-каерылып беркавым яшәгәч, атна-ун көн эчендә сугышта югалган абыйсыннан калган келәтне ипләп-сипләп алар башка чыктылар. Бала туар чак җиткән иде. Бибинурга әнкәсе бер бөтен ипи тоттырды, әткәләре баздан чиләкне түбәләмә тутырып бәрәңге чыгарды. «Чәчүлеккә дә, ашарыгызга да шул, саклап тотыгыз, бүтән берни юк. Башка кайтып-килеп йөрүләр булмасын. Капканы бикләп куям. Теләсәң нишлә!» — диде коры-кырыс холыклы әтиләре.
Кырык алтының ач язы иде бу. Аръяктагы басу-кырларны иңләп, тез тиңентен бата-чума көздән калган бәрәңге эзләп йөрүләр. Өшегән бәрәңге кәлҗемәсе иң тансык ризык саналган ул чаклар искә төшсәме...
Гөлсем әбисендә үсте. Бибинурның баладан котылганына нибарысы ун көн узган иде. Ә күкрәккә бер тамчы сөт төшми. Иркәләнеп, баладан котылдым, өзлегәм, дип ята торган чак түгел иде шул. Колхоз бригадиры Бибинурга чәчүлек орлык җибәреп торырга, амбарга эшкә чыгарга кушты. «Уттай чәчү өстендә берәүгә дә пощада юк!» — дип җикеренә районнан килгән вәкил, уполномоченный, ягъни. «Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың. Авырыйм дип өйдә яткан кеше Гитлер тегермәненә су коючы ул», — дип төкерек чәчә бригадир Әсфән. «Гитлер капут бит инде», — дип, берәрсе гел озайтса: «Бөек иптәш Сталин кайсыгызның кайсы сәгатьтә ни эшләгәненә, хәтта ки ни уйлаганына тиклем күреп-белеп тора. Аның колагы озын, күзе үткен!» — дип кырт кисә. Ходайның рәхмәте белән генә исән калган, әмма нык йончыган гарип-гораба ир затлары сугыштан кайта башлагач, койрыгы кысылды, әмма көчле иде әле бу адәми зат әлегә.
Ул көнне тәмам арып, ачыгып эштән кайтса, аны буш өй каршы алды. Кайдадыр өздереп-өздереп чикерткә сайрый. Баз ишеге ачык. Бала юк.
Ачлык та, хәлсезлек тә кул белән алып ташлагандай юкка чыкты. Бибинур әнкәләренә йөгерде. Күрше Һәдия карчык капка төбендә утыра икән.
-— Орчык буе да юк... Теге баланы әйтәм. Баягынак Маһинурттәй гүбән очтан менеп килә, алъяпкычына төреп нидер күтәргән. «Нинди төенчек ул?»—дип сорыйм. «Күрче, елый-елый сыны катып беткән, исән калырмы икән, имләштереп карыйк әле», — ди. «Абау, минәйтәм, шушы йодрык кадәр нәмәрсә дә үсеп кеше булса, тугач, бәндә үлә икән, дигәннәренә мәңге ышанмам, дим!» — Кет-кет көлә Һәдия карчык. Әллә куана ул моңа, әллә кайгыра. Кем белсен...
Бәхеткә, капка бикле түгел иде.
— Юк, бирмим! Бала төс түгел икән сезгә! — дип, караңгы чырай белән каршылады аны әнкәсе Маһинур карчык. — Адәм мәсхәрәсе! Баздан табып алдым нарасыйны! Җен кагылган булса! Үлсә үлсен, тавышы гына авылга ишетелмәсен, дидегезме...
— Әнкәй! Бишеге дә юк бит. Сәкегә биләп салган идем. Шуып төшкәндер!
— Алайса, җеннәр ыргыткан инде. Җен кагылган булса, нишләрсең?
Ун бала табып үстергән карчыкның күзләрендә нәфрәт кайный, куыра-өтә.
— Тимә күңелгә, зинһар. Үләм бит, башым чатный, дөньям әйләнә!
Үз сөягең үзеңнән артмый шул ул. Сукрана-сукрана булса да карчык чоланга урын салып бирде. Кайнар чәй йоттырды. «Тегеләр күргәләгәнче, кап тизрәк», — дип, шулпа белән ипи чыгарып ашатты Бибинурга.
Яшәсен дип, тәкъдиренә язылган булгач, чыдый икән адәм баласы. Гөлсем, бик әкренлек белән булса да, тернәкләнә башлады. Бала имезү сылтавы белән Бибинур иртәле-кичле төп йортка килеп йөрде. Гаярь, каты куллы Нургаян белән яңадан кушылып китүен сабый хакына гына кичерделәр. Киленнәре Рабига шулай да төрттереп әйтте:
— Сөтең юк бит синең, Бибинур. Буш күкрәгеңне суыра Гөлсемең, — диде. — Имә дә белми ул. Сөтемне савып эчерәм. — Аның да яшь баласы бар.
Килгән-киткәндә анасы Маһинур карчыкның качыра-яшерә кесәсенә ипи сыныклары салуы файда иттеме, аз булса да сөт төште күкрәгенә. Димәк, алдап йөрми иде инде ул туганнарын, бала имезә!
Сугыштан аягы яраланып кайткан Лотфулла абыйсын бүтән колхозга рәис итеп күчерделәр. Маһинур карчык янында бердән бер юанычы, шатлыгы һәм бәхете булып иптәшкә оныгы Гөлсем торып калды.
Иш янына куш. Берсенә берсе терәк-таяныч булып гомер сукмагыннан бергә атлап киттеләр. Әле буыннары ныгырга өлгермәгән сабый белән тормыш инде җелекләрен суырган, тәмам изгән, миңгерәйткән карчык икәүләп дөнья көтте. Бәләкәй арба тартып әрәмәдән казан аслык чыбык-чабык ташып, сыңар мөгезле кәҗәгә печән әзерләп, көнне төнгә ялгап гомер кичерделәр. Дөрес, кул арасына керә, эшкә ярый башлагач, Нургаянның Гөлсемне үз йортына кайтартасы килеп күзе кызган чаклары аз булмады. Дөнья көтәргә кирәк ич. Пычкы башын тартышырга, ярган утынны ташып өяргә, чапкан печәнне арбага төяргә булышчы кирәк. Бетәмени авыл җирендә эш! Кылны кырыкка ярырдай чаклар бихисап: печән өсте, урып-җыю, чәчү-мазар вакытларында эшче кул артык буламыни?!
Килен — каенана, кияү — каената туфрагыннан ярала, диләр. Нургаян үзе дә кияүләре төсле үк каты куллы, йодрыгы йомар ланган гаярь ир иде. Шулай да Бибинур белән сүзгә килешмичә, дус-дошманны көлдерми яши белделәр тагын. Күңел кыллары шартлап сынардай киеренке мизгелләрдә дә иренә юл куя иде Бибинур. Зирәк әнкәсенең бер җөмләсе: «Җүләр әйтер — җиңдем, дип, акыллы әйтер — юл куйдым, дип», — диюе ярады. Хәер, ирдән узып сүз сөйләү, нидер эшләү ят иде холык-фигыленә. Ир — баш, хатын — муен. Акыл җитсә, башны муен кирәгенчә бора ала. Борынгыдан калган гадәт-гамәлләр дөнья көткәндә артык түгел. Сабыр иде ул.
Нургаянның бер гадәте — Г өлсемне чит итүе, кагуы йөрәгенә таш булып утырды. Җаны белән кичерә, гафу итә алмады ул иренең кыланмышын.
Күрше Гариф туктатып әйтте берсендә:
— Печәнгә барган идем. Алдан Нургаян кайта. Арбасы кыек төялгән моның. Янтая да янтая олавы. Берзаман үзе дә сизде. Йөк өстендә утырган кыз баланы — Гөлсемеңне сукты да очырды. Ярый йомшаграк җиргә барып төште, башы белән такыр юлга кадалып төшсәме... Җан имгәге, гарип булып кала иде кыз бала. Колагына киртләп, ныгытып әйт, ярамый бу эш. Ник кага ул аны? Әллә Габделхәйдән көнләшүеме? — дип турыдан ярып сорады.
Ил-көн алдында бер гаебе булмаса да, коелыплар төште хатын.
— Ник юк сүз куертасың, агай? Нинди көнләшү ул? — дип аптырады.
— Яшь чакта, сугышка кадәр, яратышып йөргән гашыйклар идегез ич.
— Гомер сукмаклары аерылганга кайчан? Габделхәйне йөз ел күргәнем юк лабаса. Кем, каян уйлап чыгара мондый кара гайбәтне? Сугыштан соң туган бала ич Гөлсем. Ике тамчы су кебек Нургаянның үзенә охшаган, кыз бала булса да, тач үзе! — Мәгәр авыл акны кара дип бара икән, исбатлап кара, җилдән туган бала түгелен! Гөнаһлы булса, бәлки, бу кадәр ачы тоелмас та иде нахак сүз.
— Аптыраганнан гына әйтүем. Үз баласы дип уйласа, имгәтерлек итеп сугар, йөк өстеннән очырып төшерер идемени?!
Булды инде, булды. Утсыз дөрләп яна торган, гаярь, кызу булды Нургаян. Утын кисә башласалар, кыек тартасың, дип, кыз өстенә пычкы ыргыту, ишегалды себергәндә, эшен яратмыйча себерке томырулар, хәтта балта-көрәк ату — берсе дә калмады. Сырхау йөрәген аз бозмады шул баланы рәнҗетеп.
Ходайның хикмәте, өстенә төбәп ыргытса да, тидерерлек итеп түгел, кыек ата иде атуын. Югыйсә кулы кәкре түгел. Андый-мондый хәвеф-хәтәрдән, шөкер, Ходай саклады. Буйсындырасы, куркытасы килүдән шулай кыландымы ага кеше? Бу әлегә кадәр табышмак булып кала бирде. Хәер, белә бугай ул табышмакның серен. Бала — үз күз алдыңда үссен икән ул! Син аның тәпи атлап киткәнен күрергә тиеш. Шуңа сөенсәң, егылганын күреп, үләрдәй булып көенсәң, күзеннән тәгәрәп төшкән борчак кебек яшьләренә чын энҗе бөртекләре коелганнан да артыграк кайгырсаң, шул чакта газиз, якын була бала. Чит ояда үссә — читләшә, берни кыла алмыйсың. Ата белән баланы бәйләп торган күзгә күренмәс нәзек-нечкә җеп — нәзберек мөнәсәбәтләр өзелә. Ә Г өлсем Нургаянның нәкъ үзе иде: таш булып катса ката, гафу сорап түбәнсенми, ялвармый, ялынмый. Горур булды. Кемнәрдер аның кыланмышын тәкәбберлеккә юрады. Ә чынлыкта бик тә нәзберек, уалырга торган юка пыяла кебек нечкә, хисләрен эчкә тирән яшерә торган садә күңелле кыз бала иде ул.
...Чиксез озын, үтмәс кебек булып тоелган көн дә узды. Шау- гөр килеп, Гөлназ белән Ләйсән кайтып керде. Алар чишенергә дә өлгермәде, Гөлшат кайтты. Мәктәптән кайтышлый, гадәттәгечә, Гөлияне бакчадан ала кайткан иде. Алар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә бүгенге көн тәэсирләре белән уртаклаштылар, күргән- кичергәннәрен түкми-чәчми сөйләп сөенделәр. Сабый Ләйсәнгә хәтле, тәтелди-тәтелди, дәү әнисенә арысланнар, крокодиллар турында бытылдады. Гөлназ җиң сызганып табын әзерләп йөргәндә, бик тә гаҗәпләнеп:
— Әллә бүген ураза тоткансың инде? Аш та өлгертмәгәнсең. Апа кайтмады әллә? — дип сорашты. Күңел төбен тырнап торган борчуы хакында Бибинур төпчегенә дә тишмәде. Олы кызын ничектер сагаеп һәм тәшвишләнеп көтте ул. Ходаем, юк-бар уйлар белән баш катырасың, дип әрләп ташласа, җиңелрәк булыр төсле иде. Гөлсем, көн дә кайта торган вакытыннан шактый соңарып, өйдәгеләр табынга утыргач кына кайтып керде. Чырае сүрән, күңелсез-боек иде ул.
—Кояшны болыт каплаган бүген! — диде Бибинур, кызларының берсенә дә туры карамыйча гына. — Әллә күз тидердек шунда.
Гөлсем аның читләтеп әйтүен әллә ишетмәде, әллә юри аңламамышка салышты, дәшмәде. «Көнең ничек үтте?» — дип тә сорашмады. Табынны җыеп алуга, Гөлшат белән дәрес карарга утырдылар. Балалар ятып беткәч, ярты төн авышкач, Гөлсем ялгыз калып кухняда кер үтүкләргә тотынгач кына моңарчы йоклаганга сабышып яткан Бибинур, аяк очларына гына басып, аның янына чыкты. Урындык читенә генә утырып, кыенсынып кына сүз башлады:
—Балам! Көне буе җаныма тынычлык тапмадым бүген. Кайтмадың...
—Эш бик тыгыз булды, бушый алмадым шул.
—Картайгач, акыл яклары саега торгандыр. Юкка-барга да хәтер кала. Телефоннан булса да шылтыратырсың дип көнозын көттем. Аннан тагын бер ярамаган эш эшләдем.
—Ул-бу булмагандыр ич, әнкәй?
—Булды, кызым. Җан сызлады. Ишекне каты итеп ябып чыгып киттең ич. — Юшкынын кырам дип тырыша торгач, борынгыдан — әбисеннән калган истәлек самавырны тишеп чыгарганын әлегә әйтмәскә булды. Мал дип исе китә торган түгел, әбисе төсе дип кадерләп саклый торган әйбер булганга гына кызганыч самавыр.
Тынлык урнашты. Гөлсем, бирелеп, кызларының сүтелгән эчке киемнәрен типчеп утыра иде.
—Ярлы яманыр да куаныр, ди. Кул җитми тора иде. Менә, әйбәт булды әле.
—Әй, бала! Үпкәлисендер. Әнкәй мине якын итми. Читтә үстем, дисеңдер.
—Ник, хак түгелмени? Мине анысы әбекәйдән башка беркем яратмады.
Мылтык эленеп торса, ул һичшиксез атарга тиеш, диләр. Менә ул шартлады. Моңарчы әйтергә куркып йөргән сүз сер булудан узды, утлы ядрә булып йөрәккә үк килеп кадалды.
—Ялгышасың, кызым. Мин сине барысына караганда да ныграк яраттым, һәрдаим сиздермәгәнмендер, бәлки. Чөнки син үзең көчле, акыллы булдың. Тормыш сукмагыннан тайпылмый барасың. Яратуны әйтмәсәк, белдермәсәк тә ярый дип уйлап ялгышабыз шул без. Оялабызмы, кирәксенмибезме? Белмим.
—Ә яратмауны сиздерсәң дә ярыймы? — Ул һаман көлгән- шаярган булды.
—Әтәң үзенчә ярата сине. Кияү белән мондый хәл килеп чыккач, төн йокылары качты, нык кайгыра ул да. Балалар өчен борчыла. Кызым... Дөньясы авыр булды шул. Әтәгез — инвалид, ярты кеше. Печәнен чабарга да кирәк, утынын әзерләргә дә. Кулалмашка пычкы сабы тартышучы да булмагач соң... Мин — чирле. Гөлнар — көйсез, Гөлназ — чирләшкә. Бөтен авырлык сиңа төште.
—Мин барысын да аңлыйм, әнкәй. Гөлназга акча бирдем. Кайгырма.
—И-и балам! Тинтәк димә инде мине, йә. Айдан артык синдә яггык. Бер кыек сүз дә ычкындырмадың. Гел җаебызга тордың. Ашарга әзер, урын-җир юылган. Кер сабыннарың, порошокларың өелеп тора иде бит. Без тотып бетердек. Көн дә бала киемнәре юа Гөлназ да. Күпме ризык кына ташыйсың. Ә мин, акылы җиңеләйгән нәмәрсә, вакланып, акча бирдеңме, дип бәйләнәм...
—Хикмәт акчада түгел, әнкәй... Җиңел керми акча. Шулай да табынмыйк!
—Әйе, кызым. Хикмәт акчада гына түгел.
—Ятыйк, әнкәй. Иртәгә иртә торасы. Озакламый таң атар. Дөньяны сылап-сыйпап кына төзәтерлек түгел аны. Үз күчәре тирәсендә әйләнә дә әйләнә ул!
—Әйтче дөресен... Ялгыш ябылдымы ишек... Иртән... Каты яптың.
— Сорап торасың тагын! Әлбәттә, ялгыш. Тыныч йокы, әнкәй! — Ул урыныннан купты, тагын утырды, күзләрен читкә төбәп, авырсынып кына сөйләп китте: — Мин аңлыйм... Барысын да... Әткәй гариплеген, сугыш ачуын, тормышның адәм күтәрә алмаслык авырлыгы алдында көчсезлеген... шулай чыгарды... Хәлсез-көчсез, яклаучысыз сабыйдан ачу алу... Беләм, егетлек түгел бу. Яклый да алмыйм, аклаган кебек тә булам... Ул да гаепсез... Тормышы күтәрә алмаслык авыр булды бит, дим. Юанырлык сәбәп тә бар: эчеп йөрмәде, йортка кергән бер тиенне үз мәнфәгатенә тотмады... Безне үстерим, укытыйм, кеше итим дип тырышты әткәй. Ул да, син дә. Рәхмәт икегезгә дә. Тик... Ачуланма... Юшкын юылмый икән...
Утлар сүнде. Урамда аяк тавышлары да, машина гөрелтесе дә күптән тынган инде. Тигез генә тын алып балалар йоклый. Гөлсем дә, сиздермәскә тырышып, авыр көрсенеп куйды да йокыга оеды бугай. Кояш булып эшләү җиңел түгел шул аңа да. Болыт артына качасы килгән чаклар күп буладыр.
Ә Бибинур йокысызлыктан сызлый башлаган күзләрен агарып килә торган тәрәзәдән аера алмыйча ята да ята менә. Күкнең куе зәңгәрлеген ярып, канатларын салмак кына тибрәндереп ниндидер кош очып узды. Каргамы бу, чәүкә-мазармы? Әллә күгәрчен микән? Ни белән туена икән алар бу кара кышларда? Җылы яклардан кошлар кайтыр чак җитәме икән инде? Аларның да тәрәзә капкачы астына күгәрченнәр оя кора торган иде. Баласын көйләп йоклата иде шул мәхлук та. Ә күке йомыркасын чит ояга китереп сала, имеш. Күңеле шәфкатьле бүтән кош, чит йомырканы танымый, имеш. Басып чыгара баласын, адәм рәтенә кергәнче, юк ла, канат чыгарганчы шул кошчыкларны томшыгы белән ризык ташып ашата икән. Кешеләрнең генә түгел, кошларның да гомер сукмаклары чуалып-чуалып бетә икән. Кайчак кисешә алар. Кайчак ерагая. Кайвакыт тәмам тарая. Шул сукмаклар, берчә кушылып, берчә ерагаеп, тормыш юлы дигән чиксез дәрья булып ага да ага.
Ә күке-мескен, тилмереп-изаланып бүтәннәр гомерен саный: күк-кү, күпме? Ул да шулай өзгәләнә-бәргәләнә торгандыр. Җанына тынычлык тапмыйдыр. Башкаларга гомер юрап юанадыр.
Бибинурның да балаларына васыять итеп әйтеп калдырасы сүзләре җәтмәгә эләккән кош балалары кебек күңелендә бәргәләнә әнә...
Якын күргән кешеңә иң кадерле әйбереңне биреп тор, бүләк ит. Әмма дә ләкин җаныңнан артыграк күргән газиз балаңны беркайчан, беркемгә бирә күрмә. Үз җаныңнан яралган җан язмышын кемгә дә ышанып тапшырма син... Юшкын сиздермичә, әкрен-әкрен утыра. Ләкин юып та, кырып та бетереп булмый аны.