СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Җәвад Тәрҗеманов "Уяүлык — саклык"

Әкрен генә төн якынлашты, алтын кояш тау артына качты. Саф һавада уйнап йөргән, шатланып йөгергән балалар, йокларга дип, өйләренә таралдылар. Бакчада агачлар караңгыланып, күңелсезләнеп калдылар. Моны күреп, Кара тавык та йокларга булды. Ләкин ул бүген бераз соңга калды. «Кыт-кытыйк, кыт-кытыйк! Йокларга вакыт җитә, кайда соң мин куна торган киртә?» — дип, бакча коймасына кунды. Бу вакытта аның күзләре яртылаш йомылган иде һәм, шунлыктан, ул бик начар күрде, бакча коймасын кетәклек дип белде.
Менә бар җир караңгыланды һәм тынып калды. Кара тавык болай дип уйлап алды: «Якты көндә бик күп йөрдем, төрле-төрле нәрсәләр күрдем. Минем тамагым бик тук. Кичен күзләрнең кирәге юк. Барыбер җирдәге бернәрсә дә беленми, тары ярмалары да күренми. Менә көндез, ичмаса, йөрсәң дә ярый, күзләрең һәрнәрсәне җентекләп карый, сап-сары, түм-түгәрәк тары ярмасын табасың». Кинәт һавада нәрсәдер шапылдый, аннан барысы да тынып кала.
Кара тавык үз янына кызыл күзле, усал йөзле Ябалак очып килгәнен белмәде, чөнки күзләре күрмәде. Менә очлы тырнаклар аны эләктереп алды, һавада тавыкның ачы тавышы гына ишетелеп калды.
Ябалак бик куанды. Ул ашарга тиз таба алуына шатланды һәм оясына юл алды. Ябалакның ут кебек якты зур күзләрен күреп, йолдыз атыла дип белеп, төнге юлаучылар — бүре дигән аучылар куаклыкка качтылар. Кечкенә кошлар, сыерчыклар, сандугачлар һәм башкалар: «Нигә ул шапылдап очты, йокыбыз качты», — дип, аны орыштылар.
Ябалак оча-оча арып бетте, таң атканда гына урмандагы оясына барып җитте. Ул агач ботагына кунаклады һәм болай дип уйлады: «Агач башына кем менсен? Мине аннан кем күрсен?»
Ябалак бик түбән кунаклавын белмәде, чөнки аның күзләре яхшылап күрмәде. Инде яктырган иде, чут-чут итеп сайрап, матур куак сайлап оча торган кошлар да йокыдан уянганнар иде.
Ябалак тырнаклары арасында тыпырчынучы Кара тавыктан көлде һәм болай диде:
— Ябалаклар яктыргач йоклыйлар, көндез күрүнең нигә кирәге бар? Төнлә дисәң, менә әйтсәң дә ярый, кемнең күзе яхшы карый, шул сезнең кебек юләр тавыкларны тотып ала, үзенә тәмле азык таба.
Кинәт аста нәрсәдер шаулады, аннары тагы тынып калды. Ябалак үз янына аучы кеше килгәнен сизмәде, чөнки аның күзләре яхшылап күрмәде. Оста аучы куакларга посып-посып кына килде. Менә мылтык аткан тавыш ишетелде. Агач ботагындагы яфраклар селкенештеләр, Ябалак һәм аның тырнаклары арасындагы Тавык — икесе бергә җиргә егылып төштеләр.
— Бер атуда ике кошны бәреп төшердем, — дип шатланды аучы. Зирәк кешенең күзләре көндез дә, төнлә дә яхшы күрә шул.