СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте “Кырдырган, кырдырган”

Борын заманда булган бер патша, аның бер кызы булган. Бу патша үзенең кызын икенче бер патшаның малаена бирергә уйлаган. Ә кызның яраткан ярлы гына егете булган икән.
Иртәгә туй була дигән көнне кыз белән егет күгәрчен булып очканнар да чыгып киткәннәр, ди.
Шулай очып чыгып китеп барганда, болар артыннан кызның атасы бик күп гаскәр җибәргән, ди. Кыз, артына әйләнеп караса, гаскәр килгәнен күргән дә егеткә әйткән:
Кырдырган, кырдырган да кырык тирәк,
Кырыгын да берьюлы атсана, атсана,
Арттан килгән чирүнең, чирүнең
Күңеле анда кырылсын, кырылсын, — дигән.
Шуннан егет угын алып атып җибәргәч, килә торган гаскәрнең күбесе кырылып беткән, бик азы гына исән калган.
Тагын шулай очып барганда, кыз артына әйләнеп караса, тагын болар артыннан гаскәр килә икән. Кыз егеткә әйткән:
Аударган, аударган да ун тирәк,
Унысын да берьюлы атсана, атсана,
Арттан килгән чирүнең, чирүнең
Күңеле анда кырылсын, кырылсын, — дигән.
Шуннан соң егет укны атып җибәргән икән, килә торган гаскәр кырылып беткән.
Шуннан болар икенче бер авылга очып барып төшкәннәр дә, әүвәлге хәлләренә кайтып, тыныч кына бергә-бергә дөнья көтә башлаганнар, ди.