СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фарсель Зыятдинов «Фермер балык»

Аланда йөреп, зәңгәр һәм сары мәтрүшкәләр, шифалы ромашкалар җыеп арыгач, Белми елга буена ял итәргә утырды. Тын гына ага елга, аның өстендә ялгыз бер акчарлак балык күзли. Аны күрүгә, балыклар, дәррәү килеп, тирәнгәрәк качалар. Тик бер ташбаш кына уйлап та бирми, акчарлактан гел дә курыкмый. Белми, моның серен белергә теләп, Гыйльмине чакырды.
— Нәрсә булды тагын? — диде Гыйльми, куаклар арасыннан чыга-чыга.
— Күр әле менә бу ташбашны, акчарлактан куркып та карамый. Әллә сукыр микән ул?
— Сукыр түгел, фермер балык ул. Акчарлакның якын танышы, беләсең килсә.
— Кит әле моннан, юкны сөйләмә, каян килеп таныш булсын ди ул акчарлакка?
Гыйльми, бик җитди кыяфәткә кереп, Белмигә текәлеп карады да:
— Ышанмыйсыңмыни?— диде. — Әнә кара, акчарлак бөтенләй аның янына ук килде, ә ташбаш койрыгын гына селкетте. Бу аның: «Рәхмәт, акчарлагым, коткаруың өчен мең рәхмәт!» — диюе. Аның бөтен сере дә менә шунда, Белми.
— Нинди сер ул, Гыйльми?
— Язлар җитеп, елгалар тулып аккан матур бер таңда Ташбаш, бүтән балыклардан аерылып, ялгызы тыныч кына фермер булып яшәмәкче булган. «Туйдым бу балык колхозыннан, кая карама балык, хәтта иркенләп йөзәргә дә ирек бирмиләр», — дип сөйләнә-сөйләнә, ялгызы гына бер яңа култыкка кереп киткән. Йөзгән дә йөзгән бу һәм моңарчы бер балык та «аяк басмаган» урынга килеп чыккан. «Менә монда яшәсәң дә ярый, беркем комачауламый», — дип уйлаган үзе һәм күп итеп уылдык сипкән. Шулай итеп, көн арты — көн, атна арты атна үткән. Ташулар тынгач, су да китә башлаган. Ташбаш култык суында зур елгадан бүленеп үк калган. Шуннан моның күле ай кибәсен көн кибә икән. Ахырда бөтенләй саеккан. Ташбашка чумып уйнар урын беткән, тыны кысыла башлаган моның, йөзүләре читенләшкән, уылдык кипкән. Нәрсә бу? Хәзер ни эшләргә? Киңәшер, сорашыр иде, күлендә башка бер җан иясе дә юк. Ташбаш, тәмам акылдан язар хәлгә җитеп: «Үз халкың, үз балыкларың белән яшәүгә ни җитә?» — дип кайгырган, уфтанган.
Ә иртәгесен кояш тагын да ныграк кыздыра башлаган. Ташбашның күлендә күп булса бер уч су калган. Ә кичкә анысы да бетәчәк. Нәрсә эшләргә? Аның күлендә генә түгел, тирә-юньдә — җирдә дә, күктә дә — бер җан иясе күренми. Ташбаш барысына кул селтәп җан бирергә җыенганда, аның «күле» өстенә ялгышыпмы, газапланып яткан бу балыкны күрепме, акчарлак килеп чыккан.
Ташбаш исә, калган бар көчен җыеп: «Акчарлагым, кадерлем, коткар мине!» — дип, бер уч судан өскә сикергән. Шунда моны акчарлак эләктереп алган да очып киткән. Туган елгасы өстеннән үткәндә, Ташбаш: «Рәхмәт, акчарлагым, мең яшә!» — дигән. Акчарлак исә: «Нәрсә кирәк сиңа?» — дип авызын ачкан икән, ташбаш елгага төшеп тә чумган...
Гыйльми сөйләп бетерде дә:
— Әнә игътибар беләнрәк кара әле син, — диде Бел- мигә. — Ташбашның сыртында яра эзен күрәсеңме? Акчарлак яралаган аны.
Әмма, яраласа да, туган елгасы, үз балыклары белән кавыштырган өчен һәрчак койрыгын селтәп рәхмәт әйтә ул акчарлакка.