СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габделхәй Сабитов “Чүкеч”

Бакый кадак кагарга ярата. Кулына чүкеч белән кадак эләктеме, коймага да кага, өй стенасына да, сарай почмагына да кага.
Тик шунысы яман: кадак урынына чүкеч еш кына малайның үз бармагына китереп суга. Бик каты авыртса да еламый Бакый, тешен кысып түзә.
- Тырнагың тагын кара көеп чыккан бит, - дип битәрли әтисе. - Тотынма, дип, ничә әйттем. Кадак җене кагылган, ахры, сиңа!
- Мин түгел, чүкеч... - дип аклана Бакый. - Чүкеч әшәке минем. Синеке әнә ничек туры суга.
Миңа да шундый кирәк...
- Ә-ә, имәндә икән чикләвек! - диде әтисе беркөнне. - Алайса, әнә сиңа такта башлары, менә бер тартма кадак. Шуны кагып бетерсәң, кулга сукмый торган әйбәт чүкеч алып кайтырмын.
- Һәй рәхәтләнде Бакый! Иртән дә кага, көндез дә кага, карыны ачса, аяк өсте генә капкалап чыга да янәдән шакы-шокы, шакы-шокы, шакы- шокы...
Инде ничә тапкыр кулына сукты, хәтта тырнак төбеннән кан бәреп чыкты.
Ул кадәрле түзмәс тә иде, яңа чүкеч кызыктыра шул. Әтисенеке кебек, кадак башына туп-туры суга торган әйбәт чүкеч кызыктыра.
Тырыша торгач, тартмадагы кадак шактый кимеде. Кадак бетә барган саен, чүкеч кулга сирәгрәк суга башлады.
Өч көн узды дигәндә, әтисе, килеп, аның эшен тикшерде:
- Иә, ничек, беттеме?
Булган бу. Әйдә, алайса, яңа чүкеч алырга кибеткә барабыз. Барышлый, искесен чүплеккә ташлап китәрбез.
Бакый чүкечен бер куйды, бер алды, әйләндереп-әйләндереп карады, кизәнеп, кадак башына сукты. Әйбәт суга иде чүкеч. Искиткеч шәп суга иде. Ул хәзер Бакыйга бик кадерле, бик кызганыч тоелды.
- Юк, әти, ташламыйк без аны, - диде малай.
Әтисе мыек астыннан гына көлеп куйды:
- Нишләп?Үзең яңаны сораган идең бит.
- Бусы... Бу чүкеч өйрәнеп җитте инде хәзер, - диде Бакый. - Кулга да сукмый, кадакны да кәкрәйтми. Миңа башкасы кирәк түгел.
- Шулай дисеңме?Алайса, хәзер келәшчәне эшкә өйрәтә башла инде. Кадакны юкка әрәм итәргә ярамый, кеше хезмәте ул. Келәшчәне өйрәтеп җиткергәч, пычкыны өйрәтә башларсың.
- Аннан балтаны! - дип дәртләнеп китте Бакый.
- Әйе, балтаны, аннан өтергене. Бераз үскәч, тракторларны иген игәргә өйрәтерсең.
- Әти! Әти! Аннан комбайнны, аннан машиналарны...
- Аннан соң самолётларны, - диде әтисе, зәңгәр күккә карап.
- Диңгездәге корабларны! - дип өстәде Бакый.
Әтисе белән улы, кояшлы аяз күккә карап, зур-зур планнар корганда, әлеге чүкеч - өйләр сала торган, сыерчык оялары, трактор, самолётлар ясый торган гап-гади чүкеч - тын гына кадак тартмасында ята иде.