Яз көне бакчада яшелчә утыртканда, әтисе Наҗиянең учына бер орлык салган.
- Менә бусын син утыртырсың, - дигән.
Наҗия орлыкны зу-ур түтәлгә утырткан. Орлык зу-ур булып тишелеп чыккан. Күзгә күренеп үсә дә башлаган. Чәчәк аткан һәм кавынга әйләнгән. Зур түтәл генә аңа аз тоелган, коймага менгән, коймадан - агачка, агачтан күктәге болытка ук менгән. Болыт, бичара, иптәшләреннән аерылып, бер урында эленеп торырга мәҗбүр булган.
Наҗия әтисе янына йөгергән:
- Кавыныбыз безне ташлап китә! - дигән.
Бергәләшеп, кавынның сабагыннан тарткалый башлаганнар.
Тарткалыйлар, тарткалыйлар, әмма һич кенә дә үсүеннән туктата алмыйлар икән. Үсә дә үсә. үсә дә үсә генә, ди. Болытны да каплап алган, зәңгәр күкне дә каплаган, тирә-якны көпә-көндез караңгылык баскан.
Шул чагында бер кәҗә килгән дә, тегеләр сабакны тартып азапланганда, аскы өлешен кимереп тә бетергән. Сабагы тамырдан аерылгач, болытлар өстендәге кавын егылып төшкән һәм вак кисәкләргә таркалган Ашыйсы килгән бөтен кешегә җиткән, кәҗәгә дә өлеш чыккан, ди.