СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Кыргыз халык әкияте "Каты чикләвек һәм йомшак йөзем"

Көннәрдән бер көнне Әпәнде ханга бүләк илтмәкче булган. Үз бакчасында үскән чикләвекне капчыкка тутырган да юлга чыккан бу.
— Кая барасың, Әпәнде? — дип сораган аннан беренче очраган танышы.
— Ханга чикләвек илтәм.
— Чикләвек алып барма син аңа. Ул йөзем ярата, ханга йөзем алып бар.
Әпәнде, моның сүзен тыңлап, кире өенә кайткан да, чикләвекне калдырып, арбасына бер капчык йөзем салган.
Ә ханның исә кипкән йөземне җене сөйми икән. Ул, ачуланып, хезмәтчеләренә: «Әпәндене үз йөземе белән кыйнагыз!» — дип әмер биргән. Хезмәтчеләр, капчыктагы йөземне учы-учы белән алып, Әпәндегә ыргыта башлаганнар. Ыргыткан саен, Әпәнде сөенеп кычкыра икән:
— И рәхмәт! И рәхмәт яугыры!
Моны ишеткәч, хезмәтчеләр гаҗәпкә калганнар.
— Без сине кыйныйбыз, ә син сөенеп кычкырасың, әллә акылдан яздыңмы? — дигәннәр аңа.
Әпәнде, көлә-көлә, һаман такмаклый икән:
— Мин чикләвек алып килмәкче идем. Юлда бер танышым очрады да ханга йөзем алып барырга кушты. Әгәр, аны тыңламыйча, чикләвек алып килгән булсам, хәзер минем башыма таш шикелле каты чикләвек яуган булыр иде. Аллага шөкер, ни әйтсәң дә, йөзем чикләвектән йомшаграк шул...