СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Хәлил Шәриф "Кемнең тешләре үткенрәк"

Урмандагы җанварлар барысы да бүредән шүрлиләр икән. Тик алар моның сәбәбен бүренең куркусызлыгыннан, кыюлыгыннан күрмәгәннәр, ә аның үткен тешләре, тырнаклары аркасында гына дип уйлаганнар. Шуңа күрә алар: «Әй, минем дә бүренеке кебек тешем яисә аякларым булсамы», — дип гайрәт тә чәчеп ала торган булганнар.
Берзаманны мондый хурлаулар бүренең үзенә дә ишетелгән. Аның моңа бик хәтере калган, ди. «Юк, мин моңа һич риза түгел, әйдәгез җыелыйк та бу хәлнең шулаймы-түгелме икәнен тикшереп карыйк, — дигән ул. — Мин үземдә, мәсәлән, иң үткен тешләр, тырнаклар булуына шикләнәм».
Киекләр бу хәбәргә шүрләсәләр дә, кызыксыну җиңгән — алар бер аланга җыелганнар. Бер читтә җиргә сыенып бүре ята икән. Ул, әлбәттә, беренче булып тешләрен күрсәтергә уйламаган да. Чөнки бу аның ягыннан итагатьсезлек булыр иде.
Шунда киекләр берәм-берәм тешләрен күрсәтә башлаганнар. Тик ни гаҗәп — тешләр ягыннан табигать беркемне дә кимсетмәгән икән ләбаса. Бурсыкның да, пошиның да, кабанның да, тиеннең дә — һәммәсенең дә тешләре корычтай каты, пәке кебек үткен, бик тә тәэсир итәрлек икән. Киекләр, ах- вах килеп, бер-берсенең тешләрен мактаганнар. Соңгылардан булып куян авызын ачкан. Йа Хода, нәрсә бу — иң шәп тешләр менә кемдә икән! Куянның тешләре барысыныкыннан да озынрак та, үткенрәк тә күренгән, курык маган җирдән куркырсың. Бәлки, ул куянның гәүдәсе кечкенә булганга шулай күренгәндер, анысын өзеп әйтүе авыр. Әмма киекләр аның тешләрен кат-кат килеп караганнар, ышанып бетмичә баш селкегәннәр. «Мөгаен, куян шундый тешләргә ия икәнен белмәгәндер, юкса безгә көн күрсәтмәс иде», — дип уйлаучылар да табылган.
Бүре исә бу хәлне тыныч кына күзәтеп яткан. Аның карашы: «Менә күрдегезме инде минем хаклы икәнемне?» — ди икән.
Менә берзаманны барысының да карашы бүрегә юнәлгән. Ул озак көттермәгән — ялт кына торып баскан. Моны күрүгә, бар җанварлар калтыранып куйганнар. Ә бүре күзләрен йомып, авызын зур итеп ачуга котлары чыгып җан-фәрманга төрле якка качып киткәннәр. Ә шау-шу ишетеп күзләрен ачкан бүрегә аларның койрыклары гына күренеп калган. Менә сиңа мә! Бүре сөйләшү мондый борылыш алыр дип һич көтмәгән булган. Шуңа күрә аның киекләргә бик каты ачуы чыккан. Шуннан соң ул аларга карата тагын да мәрхәмәтсезрәк була башлаган.
2025-02-18 08:57