СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илүсә Нәбиуллина "Кар яратучы малай".

Сүзем кар яратучы бер малай турында. Сез инде карны бөтен кеше дә ярата диярсез. Алай әйтеп хаклы да булырсыз. Ябалак-ябалак ап-ак карның бөтерелә-бөтерелә җиргә төшкәнен кем генә күзәтергә яратмый икән! Яратабыз. Әнә шул ап-ак карның ак җәймә кебек җир өстенә ятып бар дөньяны аклыкка күмгәнен дә яратабыз. Ак карның кояш нурларында җем-җем килеп күзләрне камаштырганын да. Кышкы салкында шул ак карны шыгыр-шыгыр китереп йөрергә дә, ап-ак кар белән капланган таудан чана, чаңгы шуарга да яратабыз.
Шулар өстенә, Камил исемле малай карны ашарга да ярата. Әнисе белән балалар бакчасына барганда да, тәрбияче апалары белән бакчада йөрергә чыкканда да, алар күрмәгәндә генә кар ашый. Ашый да, әбисе әйтмешли, бер көн бакчага барса, бер атна авырып ята. Тамак төбе кызарып, шешеп чыгып, су йотарга да авыр була. Авыр булса да түзә Камил. Кар ашарга шундый нык ярата ул! Шуңа күрә гел йөткереп йөри. Ни бакчада, ни өйдә яхшылап ашамый да. Муены нечкә, үзе ябык. Әнисе әйтмешли, катырак искән җил дә очыртып алып китәрлек хәлсез ул.
Авырганда иртән иртүк торып бакчага барасы юк югын. Әбисе аңа кура җиләге кайнатмасы, бал белән мәтрүшкәле чәй пешерә. Тәмле коймаклар, кабартмалар пешерә. Тик ул аларны ашый алмый. Авырганның беренче, икенче көннәре бик авыр. Әбисе китергән тәмле чәйне бер йотым да эчә алмыйча, янып-пешеп ята. Кар ашаганнан авырганын гына белми. Әнисе белән әбисе дә аның кар ашаганнан авырганын белми
иделәр. Тәрбияче апалары да белми иде. Беркөнне урамга чыккач, ул Камилнең яшереп кенә кулына кар алганын һәм ашаганын күрде.
— Камил, кар ашарга ярамый, пычрак ул! — диде тәрбияче апалары.
—Юк, апа, кар чиста, ап-ак, — диде Камил.
Минзилә апасы Камилгә берничә тапкыр кисәтү ясады. Әтисенә, әнисенә, хәтта әбисенә дә Камилнең еш авыруының сәбәбе аның кар ашавында икәнен әйтте. Ләкин Камил кар ашавыннан туктамады. Әтисе уенчык машина алып биргәч тә туктамады. Әбисе тәмле кабартмалар пешерсә дә, һаман кар ашады Камил.
Беркөнне апалары табигать белеме дәресен урамда уздырачагын әйтте. Балалар бакчасының ишегалдына чыккач, Минзилә апалары аларга башта кар һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләде. Аның нинди матур кристаллардан ясалуын, карның эреп суга әйләнүен дә әйтте.
— Балалар, карның суга әйләнгәнен без үз күзләребез белән күрербез, — диде ул. Апалары, урамга чыкканда ук, үзе белән зур пыяла савыт алып чыккан иде.
— Әйдәгез, балалар, хәзер без менә шушы савытка кар тутырыйк. Иң чиста карны гына сайлап алыйк, сез миңа булышыгыз, — диде апалары.
Балалар тәрбияче апаларына ярдәмгә ашыктылар. Барысы да чиста кар эзләде, бакча ишегалдындагы төрле почмаклардан иң чиста, иң ак карны табарга тырыштылар.
— Апа, менә монда кар ап-ак! — дип кычкырды Камил, веранда артындагы ак карга төртеп күрсәтеп.
Минзилә апалары Камил күрсәткән урыннан, балалар уйнап йөргән җирдән читтәрәк, ап-ак булып яткан карны алып, савытка салды.
— Минзилә апа, әнә койма янында кар бигрәк тә чиста, — дип, Лена, койма янына йөгереп барып, чиста карга төртеп күрсәтте.
Койма буендагы кар, чыннан да, бик чиста, җем-җем килеп тора иде.
Минзилә апалары, койма буена ук үрелеп, Лена күрсәткән урыннан иң чиста, иң ак карны алды. Савыт кар белән тулды. Төшке аш вакыты да җиткән иде инде. Алар үзләренең төркем бүлмәләренә керделәр. Апалары карлы савытны үзенең өстәленә — бөтен кеше күз алдына куйды. Балалар чишенделәр, юеш киемнәрен кибәргә элделәр. Аннан юыну бүлмәсенә кереп, кулларын яхшылап сабынлап юдылар. Балаларның әле берсе, әле икенчесе, йөгереп барып, тәрбияче апаларының өстәлендәге савытны күзәтте. Савыттагы кар әкрен-әкрен эри, кими башлады. Балалар төшке ашны ашап йокларга әзерләнгәндә, кар, тәмам эреп бетеп, суга әйләнде. Апалары балаларны үз янына җыйды.
— Балалар, килегез әле, кар эреп суга әйләнде, йоклар алдыннан су эчеп алыйк, — диеп, кар суын иң элек Камилгә сузды.
— Менә, Камил, йоклар алдыннан бераз су эчеп куй әле, — диде тәрбияче апалары җитди генә.
Камил бер апасына, бер савыттагы суга карады. Ә савыттагы су өстендә ни генә юк! Анда ниндидер чәчләр, вак мамыклар йөзә, тузан бөртекләре савыт төбенә утырып, каралып торалар. Камилнең куркудан күзләре зур булып ачылды.
— Юк, юк, апа, мин бу суны эчмим, — диде Камил, артка чигенеп, — ул бит пычрак!
Башкалар да, суга карап, борыннарын җыердылар.
Ул арада бүлмәгә шәфкать туташы килеп керде. Кулына зур лупа тоткан. Ул карга һавадан күзгә күренми торган төрле вак чүп-чар коелуын, карны ашарга ярамаганлыгын, өсте ачык суларны да кайнатканнан соң гына эчәргә кирәклеген сөйләде. Балалар суга лупа аша да карадылар. Суда бик вак бөҗәкләр дә йөзеп йөри иде.
Шул көннән алып, Камил кар ашамый башлады. Ул, балалар бакчасыннан мәктәпкә киткәнче, башка бер дә авырмады. Битләре алсуланып торган таза, матур малайга әйләнде.
Ә сез, балалар, кар яратасызмы?