СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәфкать Шаһиев “Калды сагынып сөйләргә...” (Моңсу хатирә)

Авыл кешесе, нигездә, кыюсызрак, тәмле телгә, матур сүзгә саранрак була. Әлбәттә, арада төрлесе бар. Шулай да... Мин шундыйрак булдым бугай. Гомумән, кирәк чакта кирәк кешегә (ул бөтенесенә дә кирәктер инде), үз якыннарыма бер җылы сүз әйтә алмый яшим. Әйтергә кирәк икәнен беләм, укучыларыма да бу хакта әйтә киләм. Ә үзем әйтә алмыйм. Яратуымны, хөрмәтемне телемә салып дөньяга чыгара, аларга ишеттерә алмыйча үтә гомер.
Әдәбиятка аз гына булса да кагылышы булган һәркем үз гомерендә бер тапкыр булса да әнисе турында җылы сүз язмыйча калмый. Каршысына басып әйтмәсә дә, яза. Язучылар, шагыйрьләр иҗат иткән хатын-кыз образларында үз әниләренең, хатыннарының, кызларының җанга якын бер сыйфаты чагыла. Иҗатта ир-ат образына караганда хатын-кызлар күбрәктер.
Матур сүзләрне күп белсәм дә, исән чагында әниемә аларны әйтә алмадым. Шулай да, азрак кына булса да, радиодан музыкаль сәламнәр аркылы, вакытлы матбугаттагы язмаларым аша ишеттердем. Ә әтигә нишләптер ничектер булдыра алмадым, калды. Югыйсә ул да җылы сүзгә, тәмле телгә мохтаҗ иде бит. Җыр-моңга бай нечкә күңелле, әйтеп бетергесез ярдәмчел иде безнең әти. Бәлки, кирәгеннән артык беркатлы да булгандыр. Балалардай, юк кына нәрсәгә дә куана белә иде ул. Кешеләргә яхшылык эшли алуына сөенә, аны бер карусыз теләп эшли. Кешегә булышудан үзенә бер эчке рәхәтлек ала иде. Кайвакытларда инәй, ачуы килеп: «Кеше эшенә — җан-фәрман, үз эшемә һич бармам» инде син»,— дия иде. Хәтерлим, бервакыт, әллә кайтмаган сарыкны, әллә сыерны эзләп Уразай очыннан кайтып килгәндә, мәрхүмә Оркыя апа сыерын кертә алмый изалана. Шунда, аркылы төшеп, сыерын кертешергә булышкач: «Син әтиеңә охшагансың икән, булышырга йөгереп торасың», — диде. Төптән уйласаң, бик мәгънәле, бик тә олы сүз бит бу. Кеше өчен зур бәя!
Әтинең башкаларга карата ярдәмчел булуын, бергә җыелган чакларда печән чапканда булган бер вакыйга белән бәйләп тә елмаеп искә алалар иде.
Инәй белән икесе, тирләп-пешеп, Иван тугаенда печән чабалар икән. Тугайның кашлаграк ягында тол карчык Шадра Оркыя да чалгы селти. Челлә. Инешнең икенче ягында гына сыер көтүе. Шуңа да кигәвеннәр тынгылык бирми. Шулвакыт, чалгысын күтәреп, әти янына Оркыя әби килә. «Улым, Шириаздан, чалгымны гына чүкеп бир, зинһар. Сораусыз-исәпсез җәннәткә керерсең»,— ди ул әтигә. Әлбәттә инде, аның чалгысын чүкеп, кайрап кына калмый, печәнен чабып та бирә.
Гомумән, безнең әти печәнне шулкадәр дә рәхәт итеп чаба иде. Аның печән чапканын читтән карап торсаң, бер дә эч мускулларын тарттырып авырттыра торган авыр эш дип уйламыйсың. Ул чүкегән, янап- кайрап биргән чалгы үзе чаба торган була. «Гали пәкесе кебек» диләр андыйны. Селтәп кенә җибәрергә кирәк. Үзенең җиңел, какча гәүдәседәй, уйнап кына селтәгән кебек җиңел чаба. Кояшта янып, бакыр төсенә кергән беләкләре уйнаклап тора. Майкасының уң як элмәгеннән кулын чыгарып, чалгысын тоткан. Чалгы сабына янавычын кыстырырга җайланма ясаган. Кечкенә чакта миңа ул печәнне чабып бара, чабып кайта кебек тоела иде.
Иртән эшкә барганда, тракторына утыртып барып, безне печән җыярга, әйләндерергә дип яланда калдыра да үзе эшкә китә. Шул вакытта, «Үги кыз» әкиятендәге кебек, әти мине калдырып китәр, дип, бик курка идем. Аллага шөкер, ул безне калдырып китәсе көнгә әле ерак булган икән.
Бала чагы сугыш елларына, ә үсмер вакытлары сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән әтиебез кечкенәдән үк колхоз эшендә була. Ярты гасырга якын хезмәт стажының күбесе туган авылы кырларында трактор штурвалы артында үтә. Үз вакытында, чөгендер игү серләрен өйрәнү өчен, Воронеж шәһәренә кадәр барып җитә. Безнең авылдан туып, район һәм шәһәрнең төрле транспорт өлкәләрендә эшләүче егетләрнең бик күбесе — безнең әтидә тракторист ярдәмчесе булып эшләп киткән кешеләр.
Әтиебез авылдашларыбызга бик ярдәмчел иде. Язын-көзен кешеләрнең бакчаларын сөрү, утын, печән алып кайту кебек эшләрнең берсеннән дә баш тартмады. Кеше өчен, тормыш итәр, көн күрер өчен кирәкле кәсеп-һөнәр күп иде аңарда. Мин әле аның, агачны кырып, кашык ясап караганын да хәтерлим. Юк, ул күп нәрсәне мал табар, акча эшләр өчен түгел, ә күңел өчен эшли. Киез итекләргә олтан салуны профессиональ дәрәҗәдә оста башкара иде. Шуңа да, кыш башлануга, әби-сәби, итекләрен култык асларына кыстырып, әтигә килә иде. Әлбәттә инде, тамак чылатырлык «гошере» дә тия.
Сүз дә юк, бер гөнаһсыз фәрештә түгел иде ул. Шешәдәге «яшел елан» еш кына өйдәге тынычлыкны качырса да, икенче көнне баш «төзәтергә» эзләнеп йөрмәде, андый чир белән интекмәде. Инәйдән аның өчен ни акча, ни аракы сорамады. Чөнки бирмәсен белде. «Эчмәгәндә, бездән дә рәхәт, бездән дә тыныч яшәгән кеше юк бит»,— дия иде инәй. Данлыклы оста түгел иде, тик бер эшне дә акча түләп, яллап кешедән эшләтмәде. Өйне дә, мунча, абзар-кураны да үзе бурады. Сугым вакытында тирә-күрше әтине чакырырга тырыша. «Кулың тәмле синең»,— диләр. Инәй дә: «Кайбер кеше суйса, ит чүбек кебек була. Әтиегезнеке алай түгел»,— дип, башкалар сүзен җөпләп, дөресләп куя иде.
Олыгаеп килгән көнендә балыкка йөрергә хирысланып китте әти. Әллә кая еракка түгел, йә үзебезнең бакча башына төшеп утыра, йә нефтьчеләр буып куйган буага бара торган булды. Анда да бик иртә таңнан, яисә беркадәр эшләр тәмамлангач, кичте якта. «Әби, мин бераз утырып кайтам әле»,— дип, инәйне кисәтеп китә. Тотып кайткан алабуга балыгын инәй парда гына пешереп, бик җайлы гына, рәхәт итеп, тәмләп ашыйлар иде. Балык яратканын белгәч, күрше Нәмига апаны да дәшәләр. Олыгая төшкән саен, инәй белән алар бер-берләренә тагын да якыная төштеләр кебек.
Авыру көтмәгәндә килде. Әтигә врачлар «яман шеш» дип диагноз куйганда, дүртенче стадиядә иде инде. Тик ул азрак йөткергәләде генә, алай «авырта» дип зарланмады. Казан врачлары әйткән ярты елның яртысын гына яшәде. Шул вакыт эчендә бер генә тапкыр да зарлану, сукрану, «авырта» дип, безне, инәйне борчу булмады.
Чит кешеләр белән бик ачык, көлеп кенә сөйләшсә дә, өйдәгеләргә бик тиз кызып китә, холыксызлана торган гадәте бар иде әтинең. Шуңа да әтидә яман шеш авыруы икәнен белгәч, авылның шәфкать туташы: «Ир-ат болай да көйсез, чәүчәләк була. Үзе дә холыксызрак. Бик интегерсез инде»,— дигән иде. Тик әтинең бөтен сабырлыгы соңгы көненә калган икән. Ул, беребезне дә борчымыйча, сабыр гына каршы алды үлемне. Көннәр санаулы гына калып барганын без генә түгел, үзе дә сизгәндер.
Халыкта бит «бәхилләшү» дигән бик тә авыр, бик тә җаваплы-саваплы, үтәлергә тиешле гамәл бар. Ләкин бу гамәлне матур итеп китапларда гына язуы һәм кешегә «бәхилләшегез» дип акыл бирүе генә җиңел икән. Анысы да җиңел түгелдер әле... Авыз ачып андый сүз әйтеп булмады. Ә вакыт кыса. Соңгы төнне барыбыз да җыелдык. Әти үзен утыртырга кушты. Эшләребезне сорашты. Инәй кухня якта нидер эшләп йөри иде. Күрәбез, әти карашы белән кемнедер эзли. Тиз генә инәйне дәштек. Ул, әтинең кулыннан тотып: «Нәрсә, әллә мине югалттыңмы?» — дигәч, «Әйе, сине югалттым шул»,— диде. Инәйнең кулыннан тотып, үрелеп аркасыннан какты да: «Барыгызга да рәхмәт!»— диде.
Таң аткан иде. «Үләм инде»,— диде дә үземнең кулда җан бирде, башы бер якка авып төште. Әтинең «Барыгызга да рәхмәт!» дигән сүзләрен бәхилләшү дип кабул иттек.
Әтинең кырыгын уздырырга җыенып йөргәндә, инәйнең 70 яшьлегендә төшергән, бер дә карамаган видеоязма барлыгы искә төште. Тукта, әтине тагын бер тапкыр шуннан булса да карыйк әле дип, әлеге язманы карадык.
Безнең әти артык күп сөйли торган кеше түгел. Шешәдәге су гына күбрәк сөйләтеп ташлый иде. Туган көн мәйсез генә бара. Без, балалар, инәйне котлап сөйлибез. Инәй — өстәлнең бер башында, әти икенче башында кара-каршы утыралар. Әтигә сүз бирергә биш баланың берсенең дә башы җитми. Шул чакта әти үзе, мәктәп укучысы кебек кул күтәреп: «Мин дә бер ике сүз әйтим әле»,— диде. Без хәтта бераз аптырап та киттек. Ул торып басты, матур теләкләр теләде. «Тормыш булгач, төрле вакыт булды. Чәч арасыннан бет тә качырдык. Сез дип яшәдек. Безне олылаган өчен, Ходай сезне зурласын! Дөньяныкын белеп булмый. Барыбыз да бергә җыелганда бәхилләшик»,— дип, искиткеч акыллы итеп сөйләде. Барыбыз бермәл телсез калып тордык та шаулатып кул чаптык. «Ай, әти-и-и, язучы буласың калган икән»,— диде апа. «Туктагыз, монда кем үләргә җыена соң әле»,— диде шулвакыт абый. «Аның кайчан киләсен кем белгән, улым. Үлем ул каш белән күз арасында. Әле яшәргә иде бер-ике ел».
Ул чакта апа гармун уйнады, әти рәхәтләнеп, кинәнеп җырлады:
Сез уйнаган, мин җырлаган
Калсын сагынып сөйләргә...
Шулай булды да. Үзе әйткән ике елны яшәде дә: «Сагынып сөйләгез әле»,— дип китеп барды.
Сагыну да рәхәт икән икән ул, вакыты белән...