(Хикәянең дәвамы)
-Иртәгә үк коены ачтыр, казыта башла! — Әлеге тавыштан Шәрифә карчык каударланып идәнгә торып басты.
— Әйтергә генә ансат, кемгә казытасың аны? — диде ул, ачыргалануны тавыш белән. Инде коены казытмыйча, җанына тынгы тапмаячыгын белә иде. Акланасы килеп, суда батучы тотынырга салам эзләгән сыман, сүзен дәвам итте: — Бурасы череп беткән, казытсаң да, көч кенә әрәм итү була... — Ул үзен яклап кемнеңдер сүз әйтүен көтте. Әмма аңа җавап кайтаручы булмады... Нәгыймуллага әйтеп ачтырасы иде дә коены. Шәһәргә китеп яшәп карады да, аннан тагын авылга кайтып егылды... Өйләнде, балалар үстерде, ветеран булып йөрде. Аннан кисәк авырып гүр иясе булды да куйды. Киткәннәргә бернәрсә дә кирәкми, ә менә Шәрифә дөньялыкта да җавап тотарга тиеш икән бит әле, хикмәт диген.
Таң атканчы күзенә йокы кермәде Шәрифә карчыкның. Коены ачтырмыйча җанына тынычлык тапмаячагын белеп алган иде инде. Шушы эшне төгәлләмичә үлеп китмәсәм ярар иде дип тәшвишкә дә калды. Пенсия акчасы бар, шөкер, кешесен ялларга да булыр, авылда эшсез яшь-җилкенчәк бетәсе түгел. Тик бураны ничек яңартасы, баганасын, сиртмәсен ничек куярга? Аннан аның суын кем эчәр инде? Урам буп-буш бит.
— Анысында кайгың булмасын! — Теге тавыш янә өнен алды Шәрифә карчыкның. — Шыр уяу хәлендә ишетте тавышны, шүрләүдән бизгәк тоткандай калтыранып, башыннан ук юрганын бөркәнеп ятты.
Иртүк кәнсәләргә китте Шәрифә карчык. Монда эз басмаганына күптәннән икән инде. Керергә ишеген тапмыйча мәшәләнде, караңгы, коты качкан салкынча коридорга кергәч кая табан атларга белмичә, тәмам аптырашта калды. Ике катлы бинаның өске катындагы бер бүлмәдән каты тавышлы ир-атның шәрран ярыплар сөйләшкәне ишетелә. Мәхәтле кирәкле кеше — Нәгыймулланың дүртенчеме, бишенче малае тавышы бу. Тумыштан каргылдык тавыш. Авыл халкы мәзәк бит ул, үз кешесен читкә кага, санлашмый, җәфалап бетерә, чит-ят берәүне китереп куйсалар, табанын да яларга әзерләр. Нәгыймулла малаен рәис иткәч башта ду килделәр: «Рәис итеп куярга кеше тапмагач, шуңа килеп төртелделәр», — дип көлеп йөрсәләр дә, инде унбиш еллап бар, урындыгын кешегә бирми, нык кына утыра әнә. Эшен дә алып барды, халык та ияләнде үзенә. Соңгы елларда гына көе китте тормышның. Монысын Шәрифә карчык белеп тора, анда-санда мәҗлескә чакырсалар, барысын да ишетеп, хәтеренә төйнәп кайта.
Тимер култыксага тотынып икенче катка күтәрелде, сулуы капкан иде, бераз тын алып торгач, ишекне сак кына ачып эчкә үтте әби. Бүлмәнең әчкелтем-төчкелтем исе тынга капланды. Рәис дигәнең, әбигә күз дә салмый, телефон трубкасына кычкыруын белә:
—Кара аны, Шәрифҗан, урланган таналарны минем өскә сылтап, бүтән чактагы кебек шома гына котылырмын дип уйлама. Сезне яклап, һаман саен үземнең башыма бәла аласым юк, җитте! Дөньягызның астын өскә китерәм, анагызны сатыйм... — дип, трубканы көч белән атып бәрде.
Мәрәләп килеп кергән Шәрифә карчыкны күргәч, кызарган йөзенә аптырау галәмәте йөгерде, аннан иреннәренә көлемсерәү чаткылары кагылып узды.
—Исәнме, Марсиян балам, — диде Шәрифә карчык, ишеккә кысылып калган таягын йолкып алгач. — Исән генә ятасызмы?
Рәис дуамалланып җавап кайтарды:
—Марсиян түгел мин, әби, килгәнсең икән, хет исемемне дөрес әйтеп сөйләш. Болай да баш каткан, — дип, графиннан стаканга су койды. — Ни йомыш, Шәрифә әби? Хәзер сезне тыңлап, карчыклар көен көйләп кенә утырасы калды инде.
—Бәрәкалла, мине беләсең, онытмагансың икән әле, — диде Шәрифә әби, ирен читен яулык очы белән сөртеп. Рәиснең шапырдатып су эчүен күргәч, үзенең дә тамагы кипкән сыман тоелды. — Марсиян түгел дип... Әбиең Нәгыймә әйткәнгә әйтәм.
—Ну бу карчыкларны, тәки сүзләрен бирмиләр, әби әйтмешли, деннәре белән каталар. Әбием Марсҗан дип йөртте шул. Документта Марс дип язылган мин. Марс, Марс... — Рәис, онытма дигәндәй кырт әйтеп, исемен кабатлады.
—Ярый, ярый, бәбкәм, галауный, синең дүкәминтең дөрес булсын. Безне дөресләп азапланасы юк инде. Алайса, сиңа сүзем шул — безнең урамны да дөресләп язарга кирәк.
—Урамыгыз юк бит инде, Шәрифә әби, таралып бетеп бара, капут, аның нәрсәсен дөресләп язасың? — Марс чыраен сытып ишеккә күз ташлады. Каядыр ашыга иде, ахры.
—Сабыр ит, улым, юкны бушка аударып йөри дип уйлыйсыңдыр инде, иеме? Беләм, сез яшьләргә безнең сүз әллә бар, әллә юк. Шулай да бер килгәченнән, әйтеп калыйм дим... Безнең урам «Эрбәлутсия урамы» дип атала, иеме, улым?
Марска әбинең сүзләре кызык тоелды, тел чарлап аласы итте:
—Революция дә бетте, урам да капут.
Марсны үз артында «капут Марс» дип йөртәләр иде. Дөрес әйтәләр, ике сүзнең берсендә шул «капут»ын ычкындыра икән бу егет.
—Болай барса, авыл да бетәр, улым.
—И әбекәй, эчләремне поштырмасана! Бетми ул авыл! Бик бетерәселәре килә, менә нәрсәгәдер эләгеп тора, һич бетәсе килми. Өстәгеләргә җир кирәк, авыл халкы кирәк түгел, кая олактырып бетерергә белми җәфаланалар. Менә ул кайда революция, әби. Тавыш куптармый гына җир өчен тавыш бара. Авылларны кырып бетерми торып, җирне болай гына эләктерүе кыен. Әмма дә ләкин авылның һич кенә дә таралып бетәсе килми. Ни уйларга белмәссең, кичә ике егет башка чыгарга ихата урыны сорап килгәннәр. Елыйсылар килеп китте.
—Шуңа әйтәм дә, улым, безнең урамга Өммәткол исеме кушарга кирәк. Тирә-якта данлыклы оста иде ул. Мин авылда аны күреп-белгән соңгы кеше. Ул ясап биргән чанада тау шуып үстем. Шунсыз урамга кот кунмаячак, шушы җүләр әби әйткән иде диярсең.
—Җүләр булырсың син, Шәрифә кортка диләр әле сине. Шулай да әйт әле, әби, ни йомыш белән кердең? Үпкә-бавырым сизеп тора, ниндидер хикмәт белән йөрисең син, карчык. — Марс бераз йомшара төшкән иде.
—Йомыш дисәң дә ярый, гозер дип әйтимме, үләр вакытым да җитә торгандыр. Бер эшне башкарып чыкмый китә алмыйм дөньядан. Гозерем шул, улым, Өммәткол коесын казып чыгарасы иде.
—һи-и, әбекәем, йөрисең баш катырып. Кое кайгысымы монда? Менә авылга «инвестор» дигән бик тә хикмәтле бернәрсәне китереп тактылар, иеме, хет егылып үл, нәрсәне сатарга була, сатып бетерде, нәрсәне аткарырга була, аткарды. Мантып кына ята идек, үз көнебезне үзебез күрә идек, көчләп тактылар, риза булмасагыз, бетәсез, дип өркеттеләр, нәтиҗәсе шул булды — бөтенләй аяктан егылдык. Син мине рәис дип уйлыйсың иңде, тү-тү ул чаклар, беркем дә түгел мин. Монда күзле бүкән булып кына утырам — пичәт тә, чурт та юк кулда. Атна саен фермадан бер тана югала, үткән айда каравылчы Рәсимҗанны үтергәнче кыйнап, өч сыерны алып киттеләр. Инвестор агайның үз сакчылары — охранасы — машинага төялеп авылдан авылга йөреп кенә тора. Ала-тиләле киемле әзмәвердәй егетләр, милициягә язып бирим дигәч, идән тибеп кенә кычкырдылар: «Урлата белгәнсез, таба да белегез, тавыш чыгарсагыз, үзегезне ит комбинатына озатабыз», — диләр. Үзләре хәл итәләр, заразылар. Эзләренә төшәсе иде дә... Йөрәкнең януына чыдап булмый, син кое дисең. Кая иде соң ул кое? Ишеткәнем дә бар кебек.
— Мөхәммәт бабайның ян капкасы белән рәттән, тыкрыкта иде ул... Суы бик шифалы иде аның, улым. Курыкма, пенсия акчам бар, ачып, казып бирүче табылса, буш итмәм.
— Акчаң булгач, миңа килеп йөрисе юк. Кибет алдында ун минут басып тор, акча түлим, эш бар, дисәң, ярты авыл җыела. Егылып эчә бит халык, әбекәем, кычкырыплар елыйсы килә. Эшләгәненә хезмәт хакы бирмиләр, күбесенә эш тә юк, әби-бабайларның пенсиясенә эчәләр. Әлегә авыл эләгеп тора, озакка бармас, болай булса. Эшлисе, яшисе килми, әбекәем, кайвакыт барысын ташлап чыгып качасы килә... — Марсның зур гәүдәсе шәлперәеп өстәлгә ишелеп төшкәндәй булды.
— Син дә шулай утыргач, улым, башкаларга ни сан? —- Шәрифә әби чынлап шелтәли иде.
— Шул шул, күрә торып бетертәсе килми. Син коены кире ачтырырга йөрисең менә. Аны кабат казытырга булыр да. Менә авыл таралып бетсә, кире торгызып булырмы? Пугач яуларында катнашкан яугирләр яшәгән авыл бит бу. Кемнәрнең генә кендек каны таммаган бу җиргә... Карап торып бетертикмени инде?..— Марс, ачынып, башына элгән кәпәчен кире өстәлгә ыргытты.— Коены ачтырырга була аны, хафаланма, әби. Теге егетләрдән сезнең урамга нигез кордыртам, болай булгач. Өммәткол урамы икән, әйдә шулай булсын. Авыл Советы сессиясендә карар кабул итәрбез дә куярбыз.
Шәрифә әбгә җан керде. Сүзен аяк астына салып тапта мый торган тәүфыйклы кеше очратырмын дип башына да китермәгән иде. Юк, авыл бетми әле, димәк.
—Хәләл пенсия акчама исерекләр яллый алмыйм, миңа әйбәт эшчеләр кирәк. Коеның бурасын да яңартасы булыр. Синнән башка кемгә барыйм?
Марс башын кыңгыр салып, әбигә карап утыра иде, кисәк нидер исенә төшеп, калгынып китте:
—Ул Өммәткол коесының суы чыннан да шифалы идеме соң? Бабай сөйләгән хәтердә калган. «Суын эчкән кеше сихәтләнеп китә иде», дип сөйләгәне истә. Ничек юкка чыкты соң ул кое, әби, нишләп күмелгән ул?
—Үз кулларым белән күмдем, улым, — диде Шәрифә карчык, күңелсез тавыш белән. — Кеше коткысы белән. Инде бу турыда сүз чыккан икән, үзем белән каберстанга сер итеп алып китәсе килми, әткәң Нәгыймулла күмдерде ул коены. Мөхәммәткә үч итеп. Бик кызыгып йөрде әткәң Өммәткол ихатасына. Өммәтколның үзен кулак дип Минзәлә төрмәсендә атып үтергәннәр. Алтын куллы оста иде бит ул, нинди кулак булсын.
Шәрифә карчык курка калды. Рәис ялгап сөйли башлады:
—Менә ни өчен әткәй вафат булыр алдыннан ничә мәртәбә телгә алган икән Өммәткол коесын. Әммә серне чишми китеп барды. Дөнья диген, кемнәр килеп кемнәр китми дә, шул кыска гына гомер эчендә нинди генә гамәлләр кылынмый... Түгәрәкләп әйтсәк, Шәрифә әби, миңа атап дөрес килгәнсең. Нәселебезгә тап булып яткан нәрсә бар икән, бездән калмасын, төзәтик аны. Нигәдер бу арада әткәй төшкә керә иде. Ни бер сүз әйтми, күренә дә каядыр китеп бара. Сиртмә сыман әйбер генә шәйләнә иде. Шушы кое газаплый торгандыр аның да җанын... — Марс уйга калып, нәрсәдер исәпләп утырган сыман булды. — Моннан ике ел элек фермалар ремонтлатам дип, каен борыслар кайтарган идем. Әлегә яшереп тота идем, теге охрана дигәннәренең күзе төшсә, сәгате-минуты белән төяп алып китәрләр. Син, әби, өеңә кайт, әткәйнең рухы да тынычланыр, ачтырып, төзәт- терәм мин ул коены. Түлке, әби, гаепкә алма, эшләүчеләргә түләргә акчам юк.
—Күпмегә төшәр соң ул? Калхуз кадәр калхуз как таякка калсын инде, җә, — диде әби, хафаланып.
—Колхоз капут, әби. Дүрт кешегә меңәр сум түләргә кирәк булыр. Алар өчен зур акча бу.
Шәрифә әбинең тәне кызыша башлады.
—Эшләт кенә, улым, әйтәм бит, пенсия акчам бар, дүрт меңне генә табам инде анысы... Өммәткол коесын гына ачсыннар,— Әби чыгарга кузгалган җиреннән туктап калды.
—Ни бар тагын, әбекәй? — диде рәис, риза булмыйчарак.—
Ашыгам, районга киткәнче, кешеләрне табып, эшкә кушарга кирәк.
—Ике егетне безнең урамга чыгарам дигән идең бит, Өммәткол коесына каршы Рауза әбиең белән Галимҗан бабаңның планнары буш ята. Балалары авылга юлны оныттылар, йортлары җимерелеп бара. Шул нигезләргә йорт салып кер сеннәр ул егетләр, Марсиян улым.
— Марс мин, Марс, — диде рәис, көлемсерәп. — Булды, аңладым, өеңә кайтып көтеп тор, эшчеләрне хәзер җибәрәм. Техника паркы тулы егетләр эшсез йөри. Ичмасам, маңгай тирләрен бераз чыгарып алсыннар.
Марс сүзендә торды. Ярты көн дигәндә дүрт ир-ат Өммәткол коесын казып ача башлаганнар иде инде.
Башта коеның урынын таба алмыйча җәфаландылар, һәркайсының Өммәткол коесы дигәнне ишеткәннәре бар, әмма кычыткан, әрем үскән тыкрык буеннан каян табасың кое урынын. Алар аптырашып торганда, тыкрык башында коштабак тоткан Шәрифә әби күренде.
—Нәрсә оланнар, кое урынын таба алмыйсызмы? — диде ул, эшнең шулай буласын алдан ук белгән кебек. — Менә бәрәңге пешереп алып чыктым, тамак ялгап алыгыз. Ә коены хәзер табып бирәм мин сезгә. — Шәрифә әби коены күмгән төнне хәтерендә яңартты. — Бу тыкрык киңрәк иде, Мәхтүрә малайлары кыстылар аны. Гел җир җитми дип талашып йөрде Мәхтүрә, судлашып бетте, менә хәзер ихатасына кайтып караган кеше дә юк. — Ул тыкрык башына кабат борылып килде. — Шушы багана буеннан төгәл егерме адым чамасы иде ул кое. Мин аны күзне йомган килеш тә табам, — дип, Шәрифә карчык җәһәт адымнар белән үзе чамалаган җиргә килеп, тып итеп чокырсу җиргә китереп басты. Өммәткол коесы шушында, оланнар, Аллага тапшырып, эшкә тотынсагыз да була.
Егетләр канатланып йөргән әбигә исләре китеп карап торалар иде.
—Вәт хәтер бу әбидә, — диде таза гәүдәлесе.
—Ходай зиһенне биргән иде дә... — диде Шәрифә карчык.
—Әби, син бу тирәдә уралып йөрмә, без эшкә башлыйбыз,— диде юка озын гәүдәле егет.
—Кума, Әбләй, әбине, ул безнең инвестор бит, ачуы чыгып, хезмәт хакыннан коры калмыйк. Мең тәңкә җирдә аунап ятмый.
— Хатынга инде икенче ел акча алып кайтып биргән юк, — диде өченчесе.
Дүртенче эшче кулын төкерекләп көрәккә тотынды:
— Бисмилла әйтеп, башладык, егетләр!
Әби исә бар белгән догаларын укып торды, һич кенә дә эшчеләр яныннан китәсе килми иде. Нәрсәдер тотып тора аны.
Егетләр кич җиткәндә коеның яртысыннан артыгын ачып өлгерделәр. Алар кайтып киткәч, Шәрифә карчык кое тирәсенә килеп, бик озак ыржаеп торган тирән чокырга карап торды. Бура лар череп, көрәк тигән саен актарылып чыкканнар әнә, чокыр авызыннан дымлы тирес исе килеп тора. Карчык читкәрәк китеп балчык өеменә чүмәшкән иде, артына лып итеп утырды. Мүкәләп торды да күзләренә ышанмыйча янә бакты — балчыкка әйләнеп бетә язган тирес арасыннан ялтырап торган бер нәрсә шәйләнә иде. Караңгы күктә яктырып торган ай сыман. Башына шаулап кан йөгергәнен тойды, аркасыннан салкынча җил кагып алды. Әби, кабалана төшеп, ялтырап яткан әйберне үрелеп алыйм дисә, нишләгәнен белмичә, кычкырып җибәрде:
— Әстәгъфирулла-тәүбә, и Илаһым, беләзегем түгелме соң бу? Коены күмгәндә беләгемнән төшеп киткән инде. Дуамаллык белән сизмәгәнмен, җүләр башкайларым. Беләзекне алып алъяпкычы итәгенә әйбәтләп сөрткән иде, беләзек әнкәсе биргән чактагы кебек яктырып, балкып китте. Шәрифә карчыкта дөнья гаме беткән иде, тирә-якка күз дә салмый йөгерә-атлый өенә ашыкты. Кабаланып өйгә керде, үт элде, беләзекне күз яшьләре юган битләренә тигезеп торды, иреннәренә китерде, беләгенә киеп карады. Кайнарлык бөркелеп торган иде сыман аннан. Ничә еллар буе салкын җирдә яткан димәссең. Тамагы кипкәндәй тоелды Шәрифә карчыкның. Чәйнектән чокырга су агызып, ашыкмый гына йотып куйды. Аннары, мөһим эшен тәмамлагандай, яулыкларын төзәтеп бәйләде, беләзекне тагын кулына алып, озаклап, җентекләп карап торды, шкафтан чиста кулъяулык алып, беләзекне әйбәтләп төрде дә, йоклый торган мендәр астына кыстырып куйды. Үзе ишетелерлек итеп:
— Ләйсәния оныгыма булыр, әбисеннән бер бүләк, истәлек булыр, иншалла, башка югалмас инде, — дип сөйләнә иде.
Бу төнне Шәрифә карчык рәхәтләнеп, изрәп йоклады.
Бер атна дигәндә Өммәткол коесын ачып, осталар өр-яңа бура төшерделәр. Марс үзе карап торып, ике көн рәттән коеның суын түктерде. Баштарак күгәрек тәм килә иде судан, икенче көнне Шәрифә карчык авыз итеп карады, тансык тәм сизеп алды — суның үз тәме кайткан иде.