СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Абдулла Алиш "Чәчәк".
Фәрит үзенең апасы Разия белән бакчага чыкты. Бакчада чәчәкләр бик күп: кып-кызыллар, Фәритнең өстендәге майкасы төсле зәп-зәңгәрләр, оекбашлары кебек сап-сарылар. Шул чәчәкләргә төрле-төрле күбәләкләр килеп куна һәм аларны тагын да матурлата төшә.
-Эх, нинди ямьле соң җәй! - дип куйды Разия. - Әнә нинди матур чәчәкләр үсә, әнә нинди матур күбәләкләр оча!
Яшел яфраклы агачларны киссәң, бакча шып-шыр булып калыр иде. Түтәлдәге ул матур чәчәкләрне өзеп бетерсәң, бакча ямьсезләнер иде. Чәчәкләргә кунып уйнаучы ул күбәләкләрне юк итсәң, җәйнең матурлыгы кимер иде.
Фәрит буе җиткән агачларны сындыра. Апасы әйтә:
-Сындырма! - ди.
Түтәлдәге чәчәкләргә Разия үзе су сипте. Аларны үзе карап үстерде. Фәрит әнә шул чәчәкләрне дә өзә. Апасы әйтә:
-Өзәсе булма, ул чәчәкләр кулыңны тешләр! - ди.
Фәрит апасының сүзенә ышанмый. «Үзе үстергәнгә күрә өзмәскә куша торгандыр»,- дип уйлый.
Очып уйнаучы күбәләкләргә дә тия Фәрит. Апасы әйтә:
-Тимә! - ди.
Сындырма да өзмә! Өзмә дә тимә! Чәчәкләрне Разия үстергән булса, агачларны ул үстермәгән. Күбәләкләрдә тагын Разиянең ни эше бар?! Алар аныкы түгел бит! Разия үзе дә агачларны да сындыра, әллә никадәр чәчәкләр дә җыеп кайта. Аларны китап арасына салып киптерә, аннары ап-ак кәгазьләргә ябыштыра. Разия күбәләкләрне, төрле-төрле бөҗәкләрне дә тотып кайта. Аларын, энәгә кадап, бер тартмага җыя. Ә менә Фәриткә өзәргә дә, сындырырга да, тотарга да ярамый, имеш.
Шуларны уйлаган Фәрит Разиянең киткәнен генә көтеп торды. Разияне әнисе чакырып алган иде. Фәрит шул арада түтәл уртасындагы иң зур чәчәкне ботарлады да алды. Һәм шунда ук үрле-кырлы сикереп еларга да тотынды. Аның елавын ишетеп, Разия йөгереп килеп җитте.
-Нәрсә булды? - дип сорады ул.
Фәрит, елаган килеш:
-Чәчәк тешләде! - диде.
-Мин сиңа «өзмә» дип әйттем бит! - диде апасы, үзе Фәрит өзгән чәчәк янында җирдә йөрүче бал кортын күреп көлемсерәде.
2025-12-11 08:57