СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рафис Гыйззәтуллин "Айсылу"
Әтисе Гүзәлгә курчак алып кайтты. Аның исеме дә бар - Айсылу.
-Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз, - диде әтисе.
Әй сөенде, әй шатланды соң Гүзәл! Җитен чәчле, зәңгәр күзле курчагын кулыннан бер дә төшермәде. Курчакны җайсызрак тотсаң, ул:
- Ән-нә, ән-нәү-ү... - дип, тавыш та бирә белә иде.
Бүген ял көне. Гүзәлне бакчага илтмәделәр. Ул, сөенеп, Айсылу белән уйный гына башлаган иде, урам яктан күрше кызы Рәйханәнең тавышы ишетелде:
-Гүзәл, әйдә уйнарга!
Кыз тиз-тиз киенде дә урамга йөгерде. Айсылуның «Мине дә алып чык, бергә-бергә уйнарбыз» дип ял варып карап калуын да күрмәмешкә салышты.
-Әйем лә, синең белән үзем генә уйнармын, - дип, ашыгып, ишекне япты.
Рәйханәнең курчак белән уйнавын теләмәде Г үзәл.
Урамда алар комнан әллә нәрсәләр ясап бетерделәр. Гүзәл курчагы турында тәмам онытты. Өйгә кергәч кенә, янә исенә төшерде, йөгереп килеп, Айсылуны кулына алды. Чү! Ни булган аңа? Кулга алгач:
- Ән-нәү-ү, тимәү-ү! - дигән сыман ыңгырашты да күзләрен йомды.Әни, әнием, - дип, алгы бүлмәгә йөгереп керде Гүзәл. - Айсылу минем белән уйнарга теләми.
Әнисе, сынап, кызына карады.
-Әллә үпкәләттеңме үзен?
Гүзәл ни дияргә белмәде. Бары шунда гына әтисе әйткән сүзләрне исенә төшерде. «Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз...» - дигән иде бит.
Гүзәл курчагының чәченнән йомшак кына сыйпап алды:
-Син ачуланма инде, икенче вакытта сине дә дусларым янына алып чыгармын... - диде.
Айсылу әйтерсең лә шуны гына көтеп торган, ул зәңгәр күк төсле күзләрен ачып җибәрде.
2025-04-24 13:07