СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Халисә Ширмән “Кыргыйлык”


...Ниһаять, Гәүһәр яңа фатирга күченде. Үз фатирына! Егерме елдан артык тулай торакта яшәгән хатынның шатлыгы сөйләп бетергесез иде. Шулай булмый соң! Казансу елгасы ярында төзелгән яңа йортларның берсеннән бер бүлмәле фатирны ярты бәясен генә түләп алып кара әле син! Төрле сүзләр йөрде: имеш, Гәүһәр Ирхановның сөяркәсе икән. Ирханов кул куймаган булса, Гәүһәр бу фатирны төшендә дә күрәсе түгел икән. Җитмәсә, Гәүһәр Мәскәүдән килгән комиссия вәкилен дә үзенә караткан, ди. Мәскәү вәкиле, хатынның тулай торакта яшәвен белгәч, Ирхановка әйткән: «Мин Казанга еш киләм, икенче килүемдә Гәүһәр Сафуановна мине үз өендә каршыласын, тулай торакта түгел», — дигән, имеш. Мондый сүзләр йөрисен йөреп, тыңланып, колакларны ялыктырып бетергәч кенә Гәүһәрнең үзенә дә килеп ирештеләр. Хатын башта кычкырып көлмәкче иде, тик «Нәрсә әйтер икән бу?» дип, үзенә текәлгән Гөлиягә карап, берара аптырап калды. Күпләр кебек үк, якын дусты Гөлия дә хәлнең нәкъ шулай булганына чын күңелдән ышанган иде, ахрысы. Тавышында бераз үпкәләү дә бар, янәсе, аңа әйтми генә Гәүһәр сөяркәле булып куйган. «Ничек була инде ул? Мин икесенең дә сөяркәсе булып чыгаммыни?» «Ник, берсе — тегендә, берсе — монда. Мишәйт итмиләр ич». Ни генә әйтеп акланса да, Гәүһәр инде кеше сүзен кире кага алмаганлыгын ачык аңлады. Хәер, мондый сүзләрне беренче тапкыр гына ишетми лә. Чибәр хатын ул, үзе дә белә. Премия-фәлән ала калса, «Карале, син бит иртәдән-кичкә кадәр ат кебек эшлисең» димиләр, «Бу юлы кемгә елмайдың?» дип, кылларын тарткалап торалар. Җыелышта берәр ир-ат белән янәшә утырса, иртәгәсен ирләр тәмәке тарткан арада әлеге «бәхетле»не «чеметкәлиләр». Янәсе, ничек анда, эш пешәме? Әлбәттә инде, ир эшнең берничек тә пешмәгәнлеген сөйләп азапланмый, хыялый сюжет үзеннән-үзе үстерелә. Их, гомер... Яше кырыкка якынлашып килсә дә, Гәүһәргә гаилә бәхете насыйп булмаган, күрәсең. Берәм-берәм дус кызлары кияүгә китә торды, балалары үсте, инде балаларын да кияүле- кәләшле итә башладылар, ә Гәүһәрнең үз тиңен тапканы юк. Юк иде... Нурланга кадәр. Нурлан. Казах исемен алган, Казахстан далаларында ат уйнаткан бу ирне Гәүһәр күрсә дә күрде, күрмәсә дә күрде. Республика көненә чамалап, энесенең хатыны кунакка килгән иде. Гәүһәр, ерак авылдан Казанга беренче тапкыр килгән туганына башкала күрсәтәм дип, бик өзгәләнде; Кремль, Сөембикә манарасы, метро — барысы-барысы турында да белгәннәрен сөйләп, кунакның кәефен табарга тырышты. Хәер, авылдан тиенләп җыйган акча белән килгән кунак «метро» дип тә, «Кремль» дип тә җан атмады, икенче көнне иртән: «Гәүһәр, витнам базары син торган җирдән еракмы ул? Күршеләр ун сумнан гына оекбаш алып кайтканнар, шул витнам базарыннан, диләр. Бездә бигрәк кыйммәт бит. Малайга да кышкылыкка өстенә берәр нәрсә булмасмы дигән идем», — дип, Гәүһәрне бик тиз күктән җиргә тартып төшерде. Шулай да бәйрәм көнендә ат чабышы карарга бардылар. Гәүһәр чабыш карарга яратмый иде. Кунакның теләгенә каршы килеп булмый бит инде. «Карале, мәйтәм, — диде кунак. — Президентны якыннанрак күреп булмас микән? Телевизордан барыбер икенче төрле булып күренә бит инде ул. Тормыштагыча түгел». Гәүһәр көлемсерәде генә. Менә шул чакта Нурлан белән таныштылар да инде алар. Үзенә текәлеп карап торганын күргән иде, берәр иске танышыммы әллә дип, үзе дә күз салган иде хатын. Сүзләрен дә тыңлап торган икән бу ир. «Теләсәгез, мин сезне янәшәдәге трибунага үткәрә алам. Әйдәгез!» Ил башлыкларын якыннан күреп, Казан кунагы бик канәгать калды, байлыгы булганнарның тормыш маҗараларыннан гыйбрәт алгач, вьетнам искесе белән шыплап тулган авыр сумкасын күтәрде дә икенче көнне үк туганнарын сөендерергә кире авылга кайтып китте. Ә Нурлан калды. Ипподромда ат тәрбияләүче булып эшли икән. Атлар турында бик күп белә. Кайчакта, кызып китеп, Гәүһәр белән бәхәсләшә дә. Гәүһәр исә атларның күзенә карый алмаганын сөйли. Дөнья яралганнан бирле нинди хәсрәт булса, шуларның барысы да ат күзенә җыелгандыр кебек тоела аңа. Бер елны ул җәйге каникул вакытында авыл ашханәсендә пешекче булып эшләде. Каравыл атын суеп, итен ашханәгә китергәннәр иде. Йа Раббым, әле дә күз алдында тора Гәүһәрнең: яңа туналган ябык кына түшкә өстендә камчы белән сугудан буй-буй кан сауган эзләр иде... Аякларын тышаулап, кайберләренең авызлыкларын да алмый (янәсе, бер-ике сәгатьтән җигәсе бар!) утларга җибәрелгән малкайларны күреп, йөрәге өзгәләнә иде кызның... Авызлык кидерү өчен казык тешләрен сугып сындырулар... Тагы кайсы хайванны кеше шулкадәр рәнҗетә? Сыернымы, сарыкнымы? Йа Ходай, кешегә каргыш төшсә, ат каргышы төшәдер... Ә Нурлан атлар турында иләсләнеп сөйли. Янәсе, ат — ирнең юлдашы. Хатын-кыз моны аңлыймы соң! Шулай да хатын-кыз белән ат арасында уртаклык бар, имеш. Яхшы ат, гүзәл хатын-кыз кебек, нечкә билле, озын торыклы, нык бәкәлле булырга тиеш. Шундый атлар гына чабыш аты була ала. Калганнары — йөк атлары. Тагы кымыз атлары — бияләр бар. Йорт хатын-кызлары кебек. «Ә мин, мин нинди ат булам инде?» Нурлан, беркадәр сынап, Гәүһәргә текәлә. Авызын ачтырып, тешләрен санар шикелле тоела башлый Гәүһәргә. «Синме? Яшьлегеңдә син чабыш аты булгансыңдыр. Ә хәзер кыргыйлангансың. Кыргый ат син». Гәүһәр көлә. Ярый инде, йорт аты, бия, димәде. Шунысына да канәгать хатын. Ә Нурланның назлары... Беркайчан да Гәүһәрнең «ир» дип, болай җүләрләнгәне юк иде. Баксаң, ир назларының тәмен белмәгән дә икән ул. Тыгыз тәнле дала ире үзе кыргый атка әверелә. Их, гайбәтчеләр! Ирханов, имеш... Ирхановкамы соң Нурлан белән тиңләшергә!..
Нурланга зур өметләр баглады Гәүһәр. Менә инде яз да узып китте, күптән көтелгән җылы яңгырлар яудырып, җир өстенә июнь ае ятты. Яңа фатирда беренче язы, беренче җәе Гәүһәрнең. Йорт яңа булганга, әле күршеләре дә юк диярлек, берничә гаилә генә күзгә чалына. Нурланны да фатирына дәшкәне юк әле. Ничектер тантаналы һәм бик җылы итеп каршылыйсы килә аны. Ә ничек — күз алдына да китерә алмый. Гадәттәгечә, табын әзерләр инде, Нурланның яраткан ризыкларын куяр. Яңа фатирны котлап, шампан шәрабы ачарлар. Шуннан соң... сихри төн килер. Тик болар барысы да бик гади, бик зәвыксыз, хәтта вульгар булып тоела Гәүһәргә. Нурланның боларга исе китмәс. Ярый әле, быел подъезд төбендә роза гөлләре үстерде. Яңа йортка ямь өстиләр. Гөлләрне бик ярата шул Гәүһәр. Тулай торакта яшәгәндә дә, берничә ел рәттән ишегалды ягына түтәл ясап, затлы роза гөлләре утырткан иде, һәр көн сулар сибеп, тәрбияләп үстерде. Шул роза гөлләре иртәнге таңда кызыл шаһинә таҗларын ачып, көне буе кешеләрнең күңелләрен күтәрсәләр, икенче көнне гүзәл чәчәкләрнең бары сынган сабаклары гына утырып кала иде. Кемнәр өзә, кемнәр шундый сихри матурлыкка кул күтәрә — Гәүһәр белми. Бик рәнҗи кызның күңеле. Өзелгән чәчәкләрнең нинди матурлыгы булсын? Чәчәкләрнең җәсәде ич ул, ничек кешеләр шуны аңламыйлар?! Кем үлгән кошның, үлгән мәченең гәүдәсен бүләк итеп икенче бер кешегә бирсен инде! Башка килмәслек күренеш! Ә чәчәкләрнең үлгән гәүдәләрен бүләк итеп бирү — гадәти хәл, хәтта зыялылык билгесе, имеш! Аннан шул чәчәк җәсәдләрен чүплеккә чыгарып аталар. Их, кешеләр...
...Гәүһәр тулай торак янына гадирәк чәчәкләр — ромашкалар, канәфер чәчәкләре, күккүзләр утырта башлады. Өзсәләр дә, күп булып шытып чыккач, алай сизелерлек кимемәде чәчәкләр. Еллар буе һәр җәйне тулай торакның соры диварына ямь биреп, аңлаганнарның күңелләрен назлап, аңламаганнарның күзләрен кызыктырып, Гәүһәрнең чәчәкләре күкрәп үсте. Әһә! Менә! Уйлап тапты! Нурлан килүгә, өен гөлчәчәкләр белән бизиячәк ул! Ярый әле, хәзер кибетләрдән чәчәк аткан гөлләрне теләгән кадәр алып була, акчасын кызганмас...
...Подъезд янына утырткан сары, кызыл, алсу роза гөлләре быел ничектер көттереп кенә чәчәк атарга уйладылар, ахры. Әллә комлы туфрак килешмәдеме? Гәүһәр исә, гөлләренең чәчәк атуына туры китереп, кибеттән дә бары чәчәкле гөлләрне генә сатып алды. Зәвык белән бизәлгән өстәл өстенә, тәрәзә төпләренә, телевизор, диван, кәнәфи — кайда урын бар, шунда гөлләр тезеп чыкты. Ишектән залга кадәр арага ике яклап гөлләрдән сукмак салды. Шәмнәр утыртты. Соңыннан бу кадәр гөлләрне кая куясын да уйламады Гәүһәр — табар әле урынын, дусларына, күршеләренә өләшер. Бары Нурлан өчен... Киләчәге өчен. Бәхете шушы гөлләр кебек гүзәл булсын, көтеп алган бәхете бит ул аның!
... Ишектәге кыңгырау да, Гәүһәрнең холкына килештереп, назлы гына шылтырый. Тәрәзәдә кичке шәфәкъ чагыла — вакыт соң инде. Нурланның эштән кайтып, юынып, чистарынып, Гәүһәргә беренче тапкыр өй котларга кунакка килүе. Гәүһәр тиз генә шәмнәрне кабызып чыкты. Кичке эңгер-меңгер яктысына утның сихри нурлары кушылып, йокымсыраган гөлләрне уятты. Кичке балкыш Гәүһәр өстендәге озын алсу ефәк күлмәкне шаһзадә киеме итеп күрсәтә иде. Биленә кадәр таралып төшкән кара чәчләрен төзәткәндәй итте, дулкынланып, көзгегә карап алды. Йа Хода, әйтерсең беренче тапкыр очраша Нурлан белән! Тынычлан! Ниһаять, ашыкмый гына, серле елмаюын ирен читләренә яшереп, Гәүһәр ишекне ачты. Бусагада аның Нурланы — аның сөеклесе басын тора иде. Гәүһәрне күреп елмая, дала кешеләренә хас нурлы күзләреннән соклану бөркелә.
— Нурлан... Нурым минем! Шундый көттем сине!
Гәүһәр ирнең көчле иңнәренә сарыла, ир бер кулы белән Гәүһәрне кочып ала, иреннәренә үрелә, артка яшерелгән икенче кулын хатынга суза...
— Аһ!..
Гәүһәр үзе үстергән роза гөлләрен шунда ук таныды. Әнә иң беренче булып ачылган зур бөреле кызыл шаһинә розаның таҗлары тымызык кына яуган сәер яңгырдан соң саргаебрак калдылар. Башкаларына ул яңгыр тимәде. Ә менә сары розалар көннәр салкынаеп киткәндә бөреләнделәр, шуңа бераз гына соңрак ачылдылар, таҗларының очы да, кырау тигәндәй, каралыбрак тора... Шулар инде, Гәүһәрнең гөлләре... Җил тидермичә, сулар сибеп, карап-саклап үстергән гөлләре... Хатын авызыннан чыккан аһылдауны ир үзенчә аңлады, тагы да киңрәк елмаеп, чәчәкләрне хатынга суза төште:
— Котлыйм, кадерлем!
...Гәүһәр, чәчәкләрне кочаклап, подъезд төбенә атылды. Күңеле ышанмый иде әле, Нурлан ич ул, аның нурлысы, аның Нурланы болай эшли алмый!!!
Нурлан исә шәмнәр янып торган гөлләр патшалыгын ачык ишек аша бераз тамаша кылып торды да, аптырап, Гәүһәр артыннан чыкты. Ярамаган эш эшләгәнен аңлап, күңеле сулкылдап куйды. Гәүһәр, өзелгән чәчәкләрне кочаклаган да, бала тибрәткәндәй, алга-артка чайкалып, түтәл каршындагы утыргычта утырып тора. Юк, еламаган. Нурланның чыкканын да тыныч кына каршы алды.
—Мә, тотып тор әле, — кочагындагы чәчәкләрне сак кына Нурланга сузды. — Мин хәзер.
Җыештыручы бүлмәсеннән көрәк алып чыкты, сүзсез генә чокыр казыды. Чәчәкләрне шул чокырга салып, туфрак белән күмеп куйды.
— Менә булды да.
Көрәкне урынына кертеп куйгач, Гәүһәр ни әйтергә белми аптырап басып торган Нурлан янына килде:
—Нурлан, әйт әле, чабышта аяклары җәрәхәтләнгән атларны соңыннан нишләтәләр? Суялармы?
Көтелмәгән сораудан ирнең башы әйләнеп китте. Нигәдер күз алдында далага чыгып чапкан кыргый ат гәүдәләнде. Томырылып, артка борылмый каядыр офыкка таба чаба иде ул ат... Җавап көтеп, үзенә текәлгән күзләргә чумгандай булды. Туктале, мондый күзләрне күп күрде түгелме соң ул? Дөнья яралганнан бирле нинди хәсрәт булса, шулар җыелганмы әллә бу күзләргә?
— Барысын да түгел инде. Шунда ук тартышып үлсә, чүплеккә чыгаралар. Җәрәхәтләрен дәвалап булганнарын хуҗалыкларга озаталар. Кайберләрен суялар.
Озын кара керфекләр тетрәнеп куйдылар, тамчылар яңаклар буйлап аска тәгәрәде.
— Хуш, сау бул, Нурлан. Бәхетле яшә.
* * *
...Дала буйлап кыргый ат чаба. Тузгыган ялларын, авызлыкның нәрсә икәнен белмәгән горур башын, төз муенын, киселмәгән озын койрыгын җил хөкеменә тапшырып, дала буйлап томырылып ат чаба. Бу — аның даласы, бу — аның тормышы, бу — аның бәхете...
...Гәүһәр төшендәге дала, кайда син?!