СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Бирма халык әкияте "Хәйләкәр әкәм-төкәм" (Разил Вәлиев тәрҗемәсе)
Ат, юл буйлап чапканда, җирдә шуышып барган Әкәм-төкәмне күреп туктап калган.
- Болай барсаң, йөз елга йөз адым да китә алмассың син, - дип, пошкыра-пошкыра, башын чайкаган Ат.
- Ә минем ашыгыр җирем юк. Узышсак та, мине әллә ни артта калдыра алмассың әле, - дигән аңа Әкәм-төкәм.
- Әй мактанчык! - дип көлгән Ат.
-Алайса, әйдә, иртәгә узышып карыйбыз! - дигән Әкәм-төкәм. -
Йөз адымнан да күбрәк артта калсам, таптап китсәң дә була...
Ат моңа ризалашкан.
Ә кич җитүгә, Әкәм-төкәм бер агач төбенә үзенең ун мең туганын җыйган да иртәгә аларга, бер-берсеннән йөзәр адым ара калдырып, юл читенә тезелергә кушкан.
Икенче көнне, таң аткач та, узыш башланган. Ат бераз чабып барган да, артына борылып:
-Син кайда калдың? - дип кычкырган.
-Мин монда! - дип аваз салган Әкәм-төкәм.
Ат караса, Әкәм-төкәм, чыннан да, аның янәшәсеннән генә үрмәләп бара икән. Моңа аптыраган Ат тагын җан-фәрманга чабып киткән. Бераздан, туктап, артына борылып караган, янәшәсендә тагын теге Әкәм-төкәмнең шуышканын күргән. Шулай бер чабып, бер туктап, Әкәм-төкәм белән узыша торгач, кичкә таба бөтенләй хәлдән таеп, Ат юл читенә егылган.
Әкәм-төкәм аның янына ашыкмыйча гына шуышып килгән дә:
- Бу дөньяда аягы җитез булганнар түгел, ә зиһене җитез булганнар җиңә шул! - дигән.
2025-05-14 16:40