СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

һинд халык әкияте "Төлке белән мәче"

Мәче урманда адашып йөргәндә, моның каршына төлке килеп чыккан. «Туктале, бу хәйлә капчыгы белән сөйләшеп карыйм, берәр юньле киңәш бирмәс микән?» — дип уйлаган мәче.
— Исәнме-саумы, төлке туганым! Хәлләрең ничек дип, ерактан ук сәлам биргән ул төлкегә.
Төлке моңа теләр-теләмәс тәкәббер генә җавап кайтарган:
— Аллага шөкер! Күршедән акыл сорамыйбыз.
Сүз иярә сүз чыгып, болар дөнья хәлләре турында сөйләшеп киткәннәр. Мәче үзенең ничек итеп итеп тычкан тотуы, ә төлке мең төрле хәйлә белүе хакында сөйләгән
— Әй, туганым, мин нибарысы бер генә хәйлә беләм шул, — дигән мәче.
— Бер хәйлә белән ничек яшисең соң? Мин мең хәйлә белән аучыларның башын катырам! — дип мактанган төлке.
Болар шулай гәп сатып торганда, яннарына сиздермичә генә аучы килеп чыккан. Ау этләрен күрүгә, мәче тиз генә агач башына үрмәләп менеп киткән. Ә төлке, этләрдән качмакчы булып, агачлар арасында эз яздырып йөри башлаган. Әмма ау этләре төрле яктан төлкене эләктереп алганнар. Мәче агач башыннан боларның һәммәсен дә күреп торган.
— Әй, төлке туганкай, кайда соң синең хәйләң? — дип кычкырган ул аңа. — Мине менә бердәнбер хәйләм дә коткарып калды. Ә син мең хәйлә белән дә эт авызына эләктең. Артык хәйләкәр бу да яхшы түгел икән бу дөньяда...