СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Валентин Катаев "Курай һәм чүлмәк" (Х.Фәйзрахманова тәрҗемәсе)

Каен җиләге өлгергәч, әтисе - чынаяк, әнисе - касә, Женя, кечкенә чүлмәк тотып, урманга киттеләр. Нәни Павликка да чәй тәлинкәсе бирделәр. Килеп җитү белән, җиләк җыярга тотындылар: кем күбрәк җыяр?
Әнисе, яхшырак аланны сайлап, Женяга күрсәтте:
- Менә, кызым, монда җиләк бик күп. Рәхәтләнеп җый.
Женя чүлмәген әрекмән белән сөртте дә арлы-бирле йөри башлады. Йөрде- йөрде, тик бер җиләк тә тапмады. Әтисе ярты чынаяк җыйган, әнисенең җиләкләре ярты касә булган, хәтта Павлик тәлинкәсендә дә ике җиләк ята.
- Әни, нишләп миңа җиләк очрамый? Син миңа иң начар җирне күрсәткәнсең бугай.
- Әйбәтләп карадыңмы соң? - диде әнисе.
- Әйе. Анда гел яфрак, җиләге бөтенләй юк.
- Яфрак астын карадыңмы?
- Карамадым, - диде Женя.
- Җиләк ул бик хәйләкәр, гел качып утыра. Аларны таба белергә кирәк, - диде әтисе. - Менә карап тор.
Әтисе, чүгәләп, яфракларны аралый-аралый, җиләк өзә башлады:
- Бер җиләкне өзәм, икенчесен күрәм, өченчесен күзлим, дүртенчесен эзлим.
- Аңладым, аңладым! - диде Женя, шатланып. - Рәхмәт, әтием!
Женя, кире үз аланына килеп, җиләк эзли башлады. Җиләкнең күплеге! Җыеп кына өлгер! Женя өзеп ала да чүлмәгенә сала, салганда үзалдына сөйләнә:
- Бер җиләкне өзәм, икенчесен күрәм, өченчесен күзлим, дүртенчесен эзлим.
Чүгәләп утыра-утыра, тиз арыды Женя. «Әй, булгандыр инде», - дип торып басты да чүлмәгенә күз салды. Анда нибары дүрт җиләк. Женя тагын чүгәләп җыя башлады:
- Бер җиләкне өзәм, икенчесен күрәм, өченчесен күзлим, дүртенчесен эзлим.
Чүлмәгенә караса, нибары сигез җиләк, чүлмәкнең төбе дә күмелмәгән.
«Ошамый миңа болай җыю. Иел дә бөгел, имеш. Чүлмәгең тулганчы арып бетәрсең. Икенче урын эзлим әле», - дип, Женя урман эченә кереп китте. Нихәтле эзләсә дә, чүлмәккә үзләре сикереп менә торган җиләкләр очрамады аңа. Ниһаять, арып-талып, ул бер агач төбенә килеп утырды. Утыра-утыра, җыйган җиләкләрен берәм-берәм авызына озатуын да сизми калды. «Инде нишләргә? Ичмасам, берәрсе ярдәм итсен иде».
Шулай дип уйлавы булды, төп янындагы куе үлән арасыннан өстенә аксыл күлмәк, башына бәрхет эшләпә кигән чал сакаллы кечкенә генә бер карт килеп чыкты.
- Исәнме, кызым!
- Исәнме, абый!
- Мин абый түгел, бабай. Әллә танымадыңмы? Мин - Урман хуҗасы, гөмбә-җиләкләр патшасы. Ник болай моңаеп утырасың? Кем үпкәләтте?
- Җиләкләр үпкәләтте мине, бабай.
- Ай-Һай, алар бик ипле бит, ничек үпкәләттеләр икән?
- Күренергә теләмиләр, яфрак асларына посканнар. Иел дә бөгел аларга. Чүлмәгең тулганчы арып бетәсең.
Карт, чал сакалын сыпырып, хәйләкәр генә елмайды:
- Хәзер болай эшлибез. Минем махсус кураем бар. Ул уйный башлауга, җиләкләр, башларын калкытып, әллә каян күренеп торачаклар.
Ул кесәсеннән кураен чыгарды:
- Уйна, курай!
Курай тавышына яфрак астыннан җиләкләр чыга башлады.
- Тукта, курай!
Курай туктауга, җиләкләр яңадан яфрак астына качышып беттеләр.
И шатланды Женя!
- Бабай, бу курайны миңа бүләк ит әле.
- Бүләк итә алмыйм. Әйдә алмашабыз: мин сиңа курайны бирәм, ә син миңа чүлмәгеңне калдыр. Бик ошады ул миңа, - диде Урман хуҗасы.
- Мә, бабай, ал.
Женя, курайны эләктереп, аланына йөгерде.
- Уйна, курай!
Көйне ишетүгә, башларын күтәргән яфрак асларыннан яшел җиләкләр күренде. Алар артыннан аграклары, алсулары һәм, ниһаять, иң өлгергән, иң хуш исле, иң тәмлеләре - карасу-кызыллары килеп чыкты. Тирә-юнь җиләк белән тулды. Курай уйный да уйный, җиләк күбәя дә күбәя.
- Уйна, курай, уйна!
Күңелле аһәң белән тулган урман музыкаль тартмага охшап китте. Бал кортлары, күбәләкләр, бөҗәкләр барысы да тынып калды, җиләк чыпчыгының балалары ачкан томшыкларын ябарга онытты, бу матур көйне ишетми калмыйк дигән сыман, гөмбәләр аяк очларына басты, хәтта шар күз чикерткә дә, музыкага сихерләнеп, очып барган җиреннән һавада эленеп калды.
«Менә хәзер җыям инде!» - дип, Женя иң зур, иң кызыл җиләккә сузылган иде, чүлмәге юклыгы исенә төшеп туктап калды.
- И юләр курай! - дип кычкырып җибәрде. - Җиләкне кая салыйм инде мин? Тукта хәзер үк!
Женя Урман хуҗасы янына йөгерде.
- Бабай, чүлмәгемне кире бир! Җиләк салырга кирәк.
- Яхшы, — диде карт. - Тик син миңа курайны кайтар.
Женя курайны бирде дә, чүлмәкне күтәреп, аланга чапты.
Инде хәзер җиләк беткән. Менә сиңа кирәк булса! Чүлмәк бар — курай юк.
Нишләргә? Женя уйлап-уйлап торды да янә теге карт янына китте.
- Бабай, кураеңны тагын бир инде!
- Ярар, тик син чүлмәгеңне бир, - диде Урман хуҗасы.
- Чүлмәк үземә кирәк шул, җиләк салырга.
- Алайса, курайны бирмим.
- Миңа чүлмәк тә, курай да кирәк, - диде кыз, нишләргә белмичә.
- Ай-яй хәйләкәр кыз икәнсең! һе, аңа чүлмәк тә бир, курай да бирик. Юк инде, чүлмәк тә җитеп торыр.
- Юк, бабакай, җитми шул.
- Ә башкаларга җитәме? - диде Урман хуҗасы, елмаеп.
- Башкалар җиләкне иелеп җыялар. Миңа алай бөтенләй ошамый. Иел бөгел, имеш. Арып бетәсең.
- Ә-ә, менә ничек икән!.. - Картның шулкадәр ачуы килде, хәтта чал сакалы каралып чыкты. - Менә ничек! Син ялкау икәнсең бит! Чүлмәгеңне ал да кит моннан, юк сиңа курай!
Карт шулай дип аягы белән җиргә типте дә төп астына төшеп югалды.
Ә Женя, буш чүлмәгенә карап, әтисен, әнисен, энесе Павликны исе төшерде һәм, тиз генә аланлыкка кайтып, җиләк җыярга кереште. Бераздан чүлмәге тум-тулы булды.
- Менә нинди акыллы кыз, савытыңны тутыргансың, - диде әтисе. - Бик арыдыңмы?
- Юк, әтием. Миңа чүлмәк булышты.
Барысы бергә җыелышып кайтырга чыктылар, һәммәсенең дә савытлар тум-тулы.
Ә курай турында Женя беркемгә дә сөйләмәде.