Капка төбендә мин хат ташучы Нинаны очраттым.
— Әтиеңә китәргә повестка бар,— диде ул, авызын ерып.
Нина үсмер генә иде, әмма ул минем күзләремә әкиятләрдә ишеткән убырлы карчык булып күренде. Китәргә дип әтигә хәбәр булуына кызый сөенәдер сыман иде. Военкоматтан килгән повесткаларны ул йорттан йортка ниндидер бер куаныч белән таратып йөридер кебек тоелды.
Нина безнең авылга эвакуацияләнеп килде. Кеше әтисенең бәясе, минемчә, аңа сукыр бер тиен генә. Әйе, үз әтисе булып, сугышка китәргә дип повестка килсә, кызый карга очып керердәй авызын ермас иде, юк, ермас иде...
— Әтиеңә китәргә хәбәр бар,— диде әни, чишенмичә ишек янында күңелсез генә басып торуымны күргәч.
— Беләм, теге җен кызы әйтте...
— Әтиеңне әйтер идем инде, «брунь» бирергә дип үзен ничәмә тапкыр военкоматка чакырдылар, бармады, кул гына селтәде. Имеш, аңарда солдат сөяге. Биргән чакта «брунь» алып кал, дип үзенә күпме әйттем, тыңламады, шул тикле кире булмаса!.. Сине, мине, бабаңны калдырып, үз башын нимечтән өздерергә китә бит. И Хода, бирсәнә сабырлык, бирсәнә!
Шулчак ишекне шар ачып, лаштыр-лоштыр атлап бабай килеп керде.
— Әтигә фронтка китәргә повестка бар,— дидем мин бабайга.
— Шулаймыни, әйтәм дә әниеңнең чырае көл шикелле... Әтиең үзе кайда соң? — диде бабай.
— Кайда булсын, кәнсәләрдәдер,— дидем мин.
Тышта, капка ачылганы ишетелде, һәм мин тәрәзәгә атылдым.
— Әнә әти кайтты!
— Гомере озын икән,— диде бабай.
Мин әтине каршыларга дип ишеккә йөгергән идем, шулчак ул өйгә үзе килеп керде.
— Нәрсә бик күңелсез утырасың? — диде ул бабайга.— Кемнедер җирләп кайтканмыни?!
— Закирҗан, сиңа повестка килгән,— диде бабай сабыр гына.
— Беләм,— диде әти.
— Кайчан китәсең соң?
— Иртәгә таң белән,— диде әти, итәгенә утырган мәче баласын сыйпый-сыйпый. (Яшерми әйтәм, шулай иркәләнүенә мәче баласыннан бераз көнләшә идем.)
— Бик тиз икән, ә? Ут капкан шул, ут!.. Бөтен илгә ут капкан! — диде бабай, ыңгырашып... Үлсәм, бәхил бул инде, исән-сау әйләнеп кайткач, каберемә тимер рәшәткә тотарсың, яме? Бригадир булганчы, син тимерче идең ләбаса... Син алтын куллы кеше, кулыңны сакла... Синең, Закирҗан, әллә нинди гөнаһ-мазарларың юк кебек. Урлап тотылмаган, кеше үтермәгән, илгә хыянәт итмәгән. Әмма кеше фәрештә түгел, гөнаһлы- гөнаһсызлыгыңны син үзең беләсеңдер инде. Шулай да чыбыркыдан курыкма, языктан курык дигәнне истән чыгарма, яме? Ут эченә китәсең бит, и Хода! Дөрес, күнегерсең, тәмуг газабына да күнегә кеше дигәнең.
Төнката диярлек өйдә беркем күз йоммады. Әни сохари киптерде, әти белән бабай сөйләшеп ятты. Мин дә йокламадым: әле алар сөйләшкәнне тыңладым, әле мичтәге корт борынны кытыклады.
— Закирҗан улым, син «брунь» алмыйча дөрес эшләгәнсең. Мәйтәм, җил-давыл кайда — ир анда. Ай-Һай, усал җил исәдер ул сугыш кырларында? «Брунь» алып, фронтка китми калсаң, нинди зур языклы булыр идең, мәйтәм. И Хода, бу йортта йоклау синең өчен соңгы төн генә булмасын иде инде. Тьфү! Тьфү! Авызымнан җил алсын, тузга язмаган сүзләр сөйлим ләбаса, фәрештәләр тыңлап торып, колакларына кермәгәе.
Әтине станциягә бабай үзем илтәм дигән иде, сүзендә торды: таң белән айгырны капка төбенә китереп туктатты. Китәргә бер сәгатькә якын вакыт калган иде. Туган-тумача, күрше-күлән, таныш-белешләр белән саубуллашырга дип әти өйдән чыгып китте. Санаулы вакыт, ай-һай, тиз уза икән! «Кузгалырга!» дигән сыман сәгать тә сукты. Әмма әти күренми иде әле. Әни борчыла башлады:
— Әтиеңне әйтәм, дөньясын онытып кайда гына йөри икән?
Тик бабай гына кулына чыбыркы тоткан килеш тыныч утыра бирә:
— Әйдә, сабуллашсын, киткәч, үкенерлек булмасын, мәйтәм.
Ниһаять, әти кайтты, күңеле күтәренке, чырае якты иде аның.
— Закирҗан, гаиләң белән саубуллаш, котомкаң чанада,— диде бабай, олау тирәсендә маташып.— Үзең беләсең, юл кешесенең юлда булуы яхшы. Иртәнге юлны фәрештәләр юлы, диләр.
Бабай әтигә нәрсәдер сузды.
— Георгиевский крест, япон сугышында алган идем, үзеңә бер истәлек булсын.
— Рәхмәт!
Аннары әти ике кулын биреп, әни белән саубуллашты.
— Сау бул, Зөһрәкәй! Киләчәктә күрешергә насыйп булсын. Инде хаталарым булса, гафу ит, яме?
Әни сулкылдап елап җибәрде, әмма әтигә, ичмасам: «Хуш!» — дип тә әйтә алмады: янында бабай басып тора иде. Әлеге дә баягы, каенатайның таягы дигәндәй, сөйләшергә ярамый, язык була.
— Хуш, Зөһрәкәй, хаталарым булса, гафу ит, яме! — диде әти, икенче тапкыр кабатлап.
— Син нинди хаталар турында әйтәсең? — диде әни.— Ир белән хатын арасында ни генә булмас, атта да, тәртәдә дә бардыр...
Бер-ике адым гына читтә басып торган бабайны күргәч, әни тукталып калды, авызына су капкандай булды, әйтер сүзен дә әйтә алмады.
«Бу шәригать законнары бигрәкләр дә каты икән!» — дип уйладым мин.
Иң соңыннан әти минем белән саубуллашты.
— Улым, хат яз, яме?
— Язармын, әти, язармын, тик менә хатларны Нина ташымаса иде,— дидем мин.— Җенем сөйми шуны, әтиеңә повестка бар ди, үзе авызын ера...
— Нина елгыр кыз ул, укый да, хатлар да ташый. Син аның белән дус бул.
— Булдым ди!
— Алай димә, улым...
Әтинең артлы чанага менеп утыруы булды, кара айгыр аны алып та китте. Мин түзмәдем:
— Әти! — дип чана артыннан карга бата-бата йөгердем.
Әти бабайга атны туктатырга кушты.
— Нәрсә, улым?
— Урамны чыкканчы утырып барыйм әле.
— Сабакка өлгерерсеңме соң?
— Өлгерәм, әти, өлгерәм, әни әле сыерны да саумаган.
— Утыр алайса.
Әти мине үз итәгенә алды, аның җылы кочагында миңа рәхәт булып китте... Моннан ике ел элек, чаңгы шуган чакта күпергә бәрелеп аякны имгәткәч, әтинең мине мәктәпкә күтәреп барган чаклары күз алдына килде: «Сабакташларыңнан калуың ихтимал, уку чаңгы шуу гына түгел ул, артта калсаң, тиз генә куып җитәм димә!»
Урам чатына җиткәч, әти:
— Үзем белән шырпы алырга онытканмын, тәмәке тартасым килә,— дип Ниналарга кереп китте. Бабай исә ак толыбын киеп, кулына дилбегә тоткан килеш, чанада утыра бирде. Кар бабаймыни! Станциягә йөрергә өйрәнгән айгыр да тыныч, гүя ул әтинең поездга өлгерәсең белә кебек. Шулайдыр да, фронтка китүчеләрнең күбесе станциягә кара айгыр белән озатылды, әти шикелле таң белән китүчеләр дә булды.
Ниһаять, әти чыкты, аның артыннан әбисе белән Нина күренде.
— Военкомат бирә торып ни өчен «бронь» алмадың соң? — диде Клара апа.— Бригадирсыз калабыз бит инде, ниндие иде бит әле. Ел ярым бергә эшләдек: син бригадир, мин агитатор идем. Стена газетасына сурәтебезне ясап, самолетта «очырдылар», атка да «атландырдылар».
— Ташбаканы оныттыңмыни? — диде әти, елмаеп.
Әтинең шулай дип әйтүе генә булды, Нина йөгереп кереп, өйдән нәрсәдер алып та чыкты.
— Менә ул!
— Нәрсә?
— Ташбака рәсеме.
Нина әтигә кәгазь кисәге сузды.
— Көзге артында иде.
— Стена газетасыннан кисеп алган идем,— диде Клара апа.
— Әби белән Закирҗан абыйны ташбакага «атландырганнар»,— диде рәсемгә таба муенын сузган Нина.— Әнә алар, икәү.
— Күрәм,— диде әти.— Ургыч ватылган иде, исеңдәдер, Клара Мартовна, өч тәүлек тоташ басудан кайтмадык, арышны урак белән урдык.
— Хәтерлим, бригадир. Шул чакта икебезне ташбакага «менгезделәр» дә инде. Бригада койрыкта сөйрәлә, имеш... Истәлегем шул булсын,— диде Клара апа, ташбака сурәтен әтигә биреп.— Ташбакага атланып булса да сугыштан әйләнеп кайт, бөтен бригада белән көтәрбез.
— Рәхмәт инде, Клара Мартовна. Йә, сау бул, сынатма, ни дисәң дә биредә туган җирең түгел, җиңел булмас... Клара Мартовна, әйтергә онытканмын: ындыр табагында колхоз амбарына кертелмичә күпмедер борчак калды, син шул турыда кайгырт әле.
— Әйткәнеңне эшләрмен, Закир. Хуш-ш!.. Исән йөреп, исән кайт, фашистларны җиңеп кайт, сезнең татар халкы җырлаган шикелле.
— Йә Хода, качак хатынының изге теләген кабул ит, илаһи иллалла... Клара, син миңа ачуланма,— диде бабай.— Синең үзеңнеке, минем үземнеке, белгәнемне укыйм.
— Юк, бабай, ачуланмыйм.
Әти чанага менеп, аркасы белән сөялеп утырды.
— Балалар, килегез әле,— диде ул, Нина белән мине үзенә чакырып.
Без әти янына йөгереп бардык.
— Әйдәгез мине сыртка хәтле озатыгыз,— диде әти.
— Сабак балалары бит алар,— диде бабай, кисәтеп.
Әти Клара апага күтәрелеп карады: Нинаны да, мине дә ул укыта иде. Җавап ишетелгәнче үк мин үземнең чанага сикереп менеп утырганымны сизми дә калдым. Шулай да Нина үз урынында басып тора иде әле. «Әбием рөхсәт итсә, мин дә барам».
Клара апа оныгының күз карашыннан аңлап алып: «Мин каршы түгел!» — дигән ишарә ясады, һәм кызый кәҗә бәтиедәй сикергәләп, әти итәгенә менеп утырды.
— На-а, бахбай! — диде бабай, дилбегәне тартып.
Кара айгыр юырта башлады, Нина ничектер, минем исә атны атлатып кына барасым килде: «И җылы да соң ата кочагы!» Әтинең бер кулында мин, икенчесендә Нина иде. Мин хәтта әтинең «Дөп-п! Дөп-п!» йөрәге типкәнен дә ишеттем, әйтерсең ул: «Көт-т! Көт-т!» — дип аваз бирә иде. Шулай да мин кызыйдан көнләшеп куям: «Ни дип ул минем әтиемә тигәнәк кебек ябышты әле?»
Күперне үтеп, сыртка менгәч, бабай атны туктатты.
— Оланнарга төшәргә вакыттыр, мәйтәм, буран да чыгып тора. Сабак балаларының сабакта булуы яхшы,— диде ул.
— Хушыгыз, балалар!.. Хуш-ш, Зәбир улым, зур үс, тырышып укы. Әниеңне дә, Клара апаңны да тыңла.
Таза куллары белән әти мине чытырдатып кочып алды: «Хат яз, яме?» Аннары күкрәгенә Нинаны кысты.
— Ахирәтләр булыгыз, укуда бер-берегезгә ярдәм итегез.
Әти китеп барды, без Нина белән тау башында басып калдык: олау офык артына кереп югалганчы, әтине күзәттек. Күз алдында кара кашлы, кырыс йөзле әти булса, колак төбендә диң-диң кыңгырау тавышы иде. Мин янымда басып торган Нинага текәлеп карадым: күзләрендә яшьләр җемелди! Төнәгесен: «Әтиеңә китәргә повестка бар!» — дип авызын ерган иде, ә хәзер балавыз сыга, әйтерсең үзен бер төн эчендә алмаштырганнар инде. Әллә кылана гынамы? Шулайдыр, мөгаен, мәктәптә тикмәгә генә «артистка» кушаматын йөртмидер әле. Җырчы буларак аны сабакташлары гына түгел, бөтен авыл кешеләре белә. Өздереп җырлый ул Нина, әбисенә охшаган. Әбисе дә әти белән саубуллашканда: «Исән йөреп, исән кайт!» —- дип чүт кенә җыламады түгелме соң? Каладан шул алар, кала кешеләре хислерәк, нечкәрәк булалар, ди. Сугыш башлангач күчеп килгәннәр иде, инде бөтенесе каядыр китеп бетте, безнең авылда әбисе белән Нина гына калды.
Нина белән без кайтырга чыктык, аягында бозау башы хәтле киез итек булганга, кызый көчкә атлый. Мин, үзем дә сизмәстән, кулымны аңа сузам:
— Бир кулыңны, Нина, икәү җиңелрәк булыр!
һич көтмәгәндә кояш чыгып, көн ачылып китте. Без озак вакыт кышкы салават күперенә сокланып карап тордык: «Ничәшәр бизәк, күк капусы ачылганмыни! Юлыңа салават, әтием!»
Юлда Алатыр урманыннан кайтып килүче бер чувашны очраттык.
— Каян кайтасыз? — дип сорады ул.
— Әтине солдатка озаттым,— дидем мин.
Чуваш чанадан сикереп төшеп, кулына дилбегә тоткан килеш җәяү атлый башлады.
— Синең аттәгә ((чув.) — әти) дә чират җиткән икән, белә идем мин синең аттәне. Тимерче булып эшләгән елларда аңардан әллә ничә мәртәбә ат дагалатканым бар иде, соңгы вакытта бригадир иде бугай... Мин үзем дә армиягә китәр идем дә...— диде ул, сүзен әйтеп бетермичә.
— Ник китмисең соң? — дидем мин.— Алмыйлармыни?
— Алмыйлар шул, ачам, ((чув.) — энекәш) күзең дә ярамый, буең да кыска, диләр. Хурлыгыннан җир тишегенә керерсең! Мин гаеплемени? Фронтта анда, ачам, ашау байдан булса, үлем Ходайдан... Мин менә монда чыгымчы үгезләр белән нужа чигәм. Аттәңә нәрсә, ул бригадир иде. Аның урынына кем калды икән, ә?
— Белмим шул, пиччә, ((чув.) — агай) — дидем мин.
— Ник белмисең, белергә кирәк иде, минем ише кылый-мылыйдыр инде... Йә, атлагыз! — дип бакырды чуваш үгезләргә.— Тиздән кайтып җитәбез!
Чуваш чанага сикереп, агачлар өстенә менеп утырды да, каеш чыбыркысы белән сул якка җигелгән үгезнең сыртына берне тамызды.
Колач-колач нарат агачлары салынган чананы тартып күбеккә баткан үгезләрне жәлләп куйдым мин: «И бу сугыш, кешеләрне генә түгел, хайваннарны да нужага сала, каһәр суккыры!..»
— Әтиеңне кая тикле озаттың? — диде әни, мин өйгә кайткач.
— Сыртны менгәнче озаттык, әни...
— Үзең генә түгелмени, кем белән тагын?
— Нина белән бергәләп.
— Чанага утырырга кызыккандыр инде, каладан килгән кыз ич... Калада анда машина чебен шикелле оча дия торган иде әтиең.
Ашык-пошык капкаладым да, букчаны асып мәктәпкә йөгердем. «Шөкер, тәнәфес икән!» — дидем мин, малайлар өерен күреп. Алар Нина утырган партаны сырып алып, алгебрадан мәсьәлә чишеп маташалар. Нинаны әйтәм, кай арада мәктәпкә килеп җиткән?.. Өлгер дә инде.
Коридорда кыңгырау чыңлагач, укучылар куяннар шикелле сикергәләп, үз урыннарына утырдылар. Класска ак шәл бөркәнгән Клара апа килеп керде.
— Исәнмесез, балалар!
Урыннарыбыздан торып, барыбыз да беравыздан җавап бирдек.
— Утырыгыз.
Класста кемнәрнең юклыгын-барлыгын сорап чыкканнан соң, Клара апа дәресне башлап җибәрде.
- Хәзер өйгә бирелгән эшне тикшерәбез... Йә, ничек, барыгыз да эшләп килдегезме? — диде ул.
Класс тып-тын калды. Укытучы күзенә күренмәскә тырышып, мин алгы партада утырган, таза гәүдәле Бәшир исемле малай артына постым... Дошман пулялары очканда, окопта яткан солдатмыни?! Бер атна элек кенә авыл клубында караган «Чапаев» кинофильмы искә төште. Пуля нәрсә, син менә арифметикадан мәсьәлә чишеп кара! Ах, аны чишеп утырганчы, кулга кылыч тотып, Чапаев шикелле, аклар белән сугышыр идем әле. Арифметика минем өчен ак казак кына түгел, фриц ул! Фрицын да җиңәр идем әле, кылычым гына булсын!.. Ә менә арифметика дигәч, тез буыннарым калтырый башлый, күз алларым караңгыланып, башым әйләнә, чиргә сабышам...
— Йә, барыгыз да эшләдегезме? — диде Клара апа, тагын бер кат кабатлап.— Син?.. Син?.. Ә син?
«Дүрт кешедән соң чират миңа җитәчәк, ни дип җавап бирергә. Әтине озаттым дияр идем — моны Клара апа үзе дә белә, Нина белән бергә озаттык...»
— Ә син, Хасиятҗанов?
— Эшләдем, апа,— диде Бәшир, урыныннан торып.
— Димәк, барыгыз да эшләгәнсез,— диде укытучы, минем партага җиткәч кенә,— Ә хәзер яңа мәсьәләләрне чишәрбез...
Клара апа мине кара такта янына чыгарды. «Көймә» комга терәлгәч, Нина «буксирга» алды.
Тәнәфестә Нина минем янга килде.
— Зәбир, әйдә мин сиңа арифметикадан ярдәм итәм...
— Ярый,— дидем мин, теләр-теләмәс кенә. «Зәбир начар укый» дип, Клара апа әтигә хат язмасын тагын.
Шулай итеп, Клара Мартовна әйтмешли, Нина минем репетиторыма әверелде. Класста, өйдә без аның белән икәү «билгесезләр»не эзләдек. Инде катлаулы мәсьәләләрнең серенә төшенә башлагач, үземнең дә башым эшли икән, дидем. Минем әти счет төймәләрен шал-шолт уйната иде, тикмәгә генә колхоз бригадиры булмаган икән, мәйтәм.
Мин дә Нина алдында бурычлы булып калмадым: үзен чаңгыда йөрергә өйрәттем. Инде хәзер безнең өй янындагы таудан да бернинди ярдәмсез төшә ала...
— Синең әтиеңнән минем әбиемә хат килде,— диде бервакыт Нина минем колагыма гына.
— Шулаймыни? Безгә дә ике хат килде... Ни дип яза соң? Ындыр табагындагы борчак турында сорап язамы әллә? Мин барып карадым, анда борчак юк бит инде. Колхоз председателе амбарга кайтарткан. Әллә Клара ападан минем ничек укуымны сорашып яза микән?
— Кайдан беләсең?
— Белми ни, шул бер балык башы инде. Йә, әйт, Нина, Клара апа әтигә минем хакта ни дип яза?
— Улың тырышып укый, алгебрадан аксый иде, аякка басты инде, дип яза.
— Синең ярдәмеңдә, Нина, сиңа рәхмәт инде.
— Ни дип син миңа рәхмәт әйтәсең әле? Без бит бертуганнар шикелле. Әтиеңне армиягә бергә озаттык, бергә уйныйбыз, бергә укыйбыз. Никтер, Зәбир, минем синең белән бер партада утырасым килә.
— Шулаймыни? Ә менә үзең хат өләшергә рөхсәт итмисең.
— Ник рөхсәт итмим, итәм. Әйдә, киттек...
— Кая?
— Почтага, хатларны әбидән алабыз да икәү бергә өләшеп йөрибез...
Без килеп кергәндә, Клара апа өстәл янында дәфтәрләр тикшереп утыра иде. Ул укыта да, кеше җитмәү сәбәпле, почтада да эшли, өстәмәгә агитатор да икән.
Мине күргәч, Клара апа өстәлдән бер дәфтәр алып, кулыма сузды.
— «Бишле» куйдым!
Бу минем өчен зур сөенеч иде: «бишле»не тизрәк үз күзем белән күрәсем килде. Түземсезлек белән дәфтәр битләрен актара башладым, шул чакта, көтмәгәндә генә бер хат килеп чыкты.
— Әтиеңнән! — диде Клара апа.
Без өчәү: Клара апа, Нина һәм мин әти хатын укырга керештек.
«...Клара Мартовна, сиңа фронттан сугышчан сәлам җибәрәм. Бүген синең хатыңны алдым, онытмавыңа рәхмәт инде. Таныш-белешләреңнән фронтта хат алу бик тә күңелле...»
Клара апа тәкъдиме белән, әтигә яңа ел бүләкләре җибәрергә булдык. Посылка итеп дәфтәр, карандаш, җеп, энә, оекбаш, сабын, сөлге, эченә тәмәке тутырган янчык салдык. «Кадерле әтием, фашистларны каты дөмбәслә, орден алачагыңа нык ышанам»,— дип яздым мин хатка.
Без җавап көттек, ләкин җавап килмәде дә килмәде. Ниһаять, әтидән хат алдык. Әти яраланып госпитальгә эләккән икән, бу хәбәр бөтен авылга таралды.
Беркөнне укытучы безгә килеп керде.
— Үзегезгә яңа хәбәрләр алып килдем,— диде Клара апа, һәм ул әни белән бабайга карап куйды.— Тыңларга телисезме?..
— Сөйлә, Мартовна, сөйлә, фрунт хәлләрен бәйнә-бәйнә сөйлә,— диде бабай.— Йә, дөньяда нинди яңалыклар бар соң?
Бабай башындагы кәләпүшен төзәтте, мыегын сыпырып куйды.
Клара апа кулына газета алды.
— Бүген Кызыл Армия көне, бабай. Безнең Кызыл Армия шәһәрләрне һәм авылларны фашизм коллыгыннан азат итә. Газета теле белән әйткәндә, дошманны Советлар иленнән массовый төстә куу башланды... Генерал Коневның гаскәрләре Курск шәһәрен азат иткән.
— Бик яхшы иткәннәр, вәт маладислар! — диде бабай.— Конев дисеңме? Шәп генерал икән, мәйтәм. Ә безнең татарлардан шундый батыр генерал бармы соң, мөгаллимә?
— Бардыр, бабай...
— Болай булгач, эшләр ничава бара икән!
— Шулай, бабай, шулай.
— Безнең Кызыл Армияне әйтәм, Гитлер армиясен тукмаклый, маладис! Шатлыклы хәбәрләр алып килгәнсең син, мөгаллимә... Тагын нинди яңалыклар бар? Сөйлә, мөгаллимә, сөйлә... Агитатор дисең түгелме соң? Заемнарны киредән дәүләткә тапшыралар дип ишеттек, шул дөресме? — диде бабай, әллә борчылып, әллә кызыксынып.
— Барысын да түгел, бабай, хәрби облигацияләрне генә. Оборона фондына... Кызыл Армиягә халык ярдәме кирәк, үзебезнең армия ләбаса!
— Заемнар кайда? — диде бабай әнигә.
— Сандык төбендә.
— Менә алар, төгәл егерме җиде мең сум,— диде бабай, заемнарны өстәлгә чыгарып салып.— Әбделмәновларның кайчан кешедән артта калганы бар? Дәүләткә тапшыр син ул заемнарны, мөгаллимә... Хәрбиләрен дә, өч процентлыларын да, үзең әйтмешли, абаруна фундына тапшыр. Кызыл Армиябез Берлинга барып җитсен!.. Тик менә Закирҗаннан гына хәбәр юк, икенче айга китте бит инде...
Минем туган көнем иде: әни, бабай һәм мин, өчәүләп, тәмләп кенә чәйләп утыра идек. Шулчак урамда: «Хат бар! Хат бар!» — дигән тавыш ишетелде, бу әлеге Нина тавышы иде, һәм ул атылып өйгә дә килеп керде.
— Закирҗан абыйдан хат бар! — диде ул, сикергәләп.
Нина кулыннан тартып алып, мин хатны укырга керештем:
«Мин, Зиннәтҗан улы Закирҗан Әбделмәнов, үлә калсам, кызым Нинаның минем фамилияне йөртүен сорыйм. Гомер буе ятим кыз булып түгел, аталы булып яшәсен. Өч процентлы заемның яртысын кызым Нина белән әбисе Клара Мартовнага васыять итәм... Нинаның әнисе Ма рия минем никахсыз хатыным иде, ул бала тапкан чакта вафат булды. Марияны мин Зөһрә белән ара бозылганнан соң, Ленинградка киткәч очраткан идем... Гореф-гадәт бетә бара, ата-аналар дөньядан китә, ә балалары кала, без аларны онытмаска тиеш... Нина да Зәбир шикелле кәбисә елны туды...»
Хатны кулга тоткан килеш мин катып калдым: бер мизгелгә минем күземә әти әкиятләрдә ишеткән шүрәле булып күренде, әйтерсең аның бармагы бүрәнә ярыгына кысылган... Бабай авызыннан мин кайбер сүзне дөрес булса да кешегә әйтмә, дип ишеткәнем бар, әтигә дә минем шулай дип хат язасым килде. Бу турыда мин хаттан үз күзләрем белән укысам да, ышанырга теләмәдем. Нинаны туганым итеп түгел, мәңгелек дус итеп яшәү өмете иде миндә. Туганнар булгач, аның миңа карашы үзгәрер, бергә уйный, хыяллана, салават күперенә карап, аның төсләрен саный алмабыз кебек иде. Юк, безнең әтиебез бер булуына, аңа мин дә, Нина да: «Әти!» — дип эндәшәчәгебезгә ничек кенә дә ышанасы килмәде. Ләкин минем кулымда күз яшьләре дә юа алмаслык, әтинең үз кулы белән язган хаты иде... Өч атнадан соң әтинең үлгән хәбәре килде, конверт эчендә фотосы да бар: кабере агач рәшәткә эчендә, баш түрендә кызыл йолдыз...