СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Халисә Мөдәррисова “Ал кирәк, гөл кирәк”

Яшьли салкын Себер киңлекләренә бәхет эзләп китеп югалган классташым Зинфир истәлегенә багышлыйм.
— Сулга борыл! — диде Зөһрә, трассадан борылып кергән юл чатына җиткәч.
Хуҗасының әмерен аңламыйча калдымы — шофёр чатны үтеп китте.
— Сулга! — диде Зөһрә тагын кискен генә.
Затлы чит ил машинасы зур тизлек белән барган уңайга талгын гына акрынаеп туктала башлады.
— Кая барабыз, Зөһрә Сәлимовна? — дип сорады инде күп еллар җан сакчысы да, шофёры да булып эшләгән, холкын өйрәнеп беткән .егет, янәшәсендә утырган ханымга карап.
— Минем туган авылым ягына, — диде Зөһрә, — киңәшмә башланырга хәтсез генә вакыт бар, күп еллар булганым юк туган якта, нигез күптән таралса да, авыл урынында бит, юлыбыз бу яклардан узгач, тизгә генә булса да кагылып китик әле.
Машина артка чикте, сул якка — авыл ягына җилдерде. Менә Йөзлетау башы.
Үрдән карасаң, авыл уч төбендә генә кебек. Әнә Зур Буа, авылның уң ягында — Киндеркүл, арырак — Кече Буа, ә бераз барсаң — Мүклекүл. Аның төбе юк, диләр. Бер елны төшеп баткан ат егерме чакрымнар ерактарак икенче күл өстендә калыккан, имеш, дип сөйлиләр иде олылар. Күлләр күп аның туган ягында. Мүклекүлнең янынарак килү белән, чыннан да, аяк асты бәвелә башлый, тирбәлә, ә суы тап-таза, сыек чәй төсендә. Бәләкәйрәк чакта Зөһрә кызлар белән шул күл буендагы басма өстендә кер юа иде. Суы җылы, яңа сауган сөт кебек, йомшак, керләр чип-чиста була. Аннары керләрне күл тирәсендәге талларга, яшел үлән өстенә салып киптерергә куясың да үзең ул арада су коенасың, кызлар белән, чырык-чырык көлешеп, яр читендә балык каптырган малайларны үртәп аласың. Ә инде судан чыккач, учны куеп, сыңар аякта сикерә-сикерә, колакка кергән суны чыгарасың. Кояш кичкә авышуга, инде кипкән керләрне җыеп, кайту ягын уйлыйсың... Авыл яныннан Мәчет тыкрыгы аша чишмәгә юл башлана. Авыл тирәсендә күлләр күплеккә күп, ләкин халык эчәргә суны хәтсез генә ерак булган урман авызындагы чишмәдән ала. Бу инде кызлар эше. Көянтә-чиләк асып, чишмәгә таңнан барыш. Юл — басу аша, ике якта ашлык тирбәлә, арыш арасында үскән күкчәчәкләр, ромашкалар акрын гына кул изәп озатып кала. Янда гына арба юлы. Атлы кешеләр исә суны арбага флягалар салып ташыйлар, үтенсәләр, күрше-күлән савытларын да алалар.
Чишмәне «Биктимер чишмәсе» диләр. Заманында кизләү генә булып тибеп яткан ул. Биктимер атлы бабай зурайтып, тазартып, бура төшереп, агым ясап тәртипкә китергән. Үзе күптән юк инде, ә чишмәсе исән.
Суга иртә таңнан йөриләр, авыл халкы соңлап йөргән кызлардан көлә, ялкау, ди. Чишмәгә килеп җиткәч, чиләкләрне түбәнрәк агымсуда үлән белән комлап ышкыйсың, юасың, аларда кояш чагылып ялтырап торырга тиеш. Суга чиста чиләкләр генә төшәләр.
Аннары чишмә башындагы урман авызына күтәреләсең, иртәнге чыклы үлән аякларны иркәли, чүәкләр аша дым аяк бармакларына үтеп керә. Куллар, ирексездән, күзләрен кояшка ачкан кып-кызыл сәгать чәчкәләре, миләүшәләр, ромашкаларга үрелә: «ярага — яратмый, ярата — яратмый, ярата...»
Ә урман эченәрәк керсәң, озын киң яфраклары арасына качып кына утырган энҗе бөртекләре төсле ландыш чәчәкләреннән хуш ис бөркелә. Бер-берсеннән уздырырга тырышып, кошлар сайрый, үлән очларына, үргәрәк — кояшка таба бөҗәкләр үрмәли, әкрен генә, гүя сине сәламләгәндәй, агач яфраклары кыштырдаша.
Менә имәнлек. Шул кирәк тә инде кызларга. Чөнки башка агач яфраклары белән чагыштырганда, имән яфрагының үзенчәлеге бар. Моның сере бик гади: берничә эре булмаган имән ботагын сындырып, мөлдерәмә тулы чиләкләрдәге су өстенә өске яклары белән каплап саласың, кайтып җиткәнче, бер тамчы су да түгелми, чайкалмый. Димәк, сине беркем дә булдыксызлыкта гаепли алмый. Ә имән яфраклары өстенә чыккан саф су терекөмеш кебек ялтырый, алмаз бөртекләре шикелле күзне чагылдырып ялтлый, уйный.
Машина, таудан төшеп, авыл башында кичке уеннар үтә торган чирәмлеккә җитте. Тирә-як ямь-яшел, тик бер читтә генә кемдер усактан ап-ак итеп мунча бурап куйган. Зөһрә машинаны туктатырга кушты. Аягындагы затлы, биек үкчәле туфлиләрен салып машина идәненә куйды да, зәвыклы итеп тегелгән сары төстәге костюмының итәген күтәрә төшеп, килешле борылып, кыйммәтле капрон оеклары белән яшел чирәмгә басты.
И-и, туган якның чирәмнәре! Бәрхет кебек йомшак, җил шикелле ягымлы, салкынча дымы күңелләрне сафландырып, йөрәк түрләренә чаклы үтә. Зөһрә ирексездән күзләрен йомды.
«Ал кирәк, гөл кирәк...» Кинәт колакка ап-ачык булып шушы тавыш ишетелде. Балачак авазы. Ул тирә-якка карап алды, беркем дә юк иде. Читтәрәк, йомарлам- йомарлам сары майга охшаган бәбкәләрен ияртеп, эре, горур кыяфәттә казлар үлән чемти; каккан казыкка бәйләнгән бозау, төпсез-тирән кара-зәңгәр күзләре белән озын керфекләрен каккалап, Зөһрәгә гаҗәпләнеп карый-карый, үлән утлый, ара тирә авыл тынлыгын якындагы өйләрдән ишетелгән эт өрүе генә бозып куя.
Зөһрәнең биредә аяк эзләре күптән күмелгән, инде яшьләр үскән, олылар авыл башындагы кечерәк урман булып күренеп торган мәңгелек йортка — зиратка күчкән. Аның сөекле нәнәсе белән картатасы да шунда ята. «Авылда мине танучы да юктыр инде» дигән уй чагылып китте башыннан. «Ал кирәк, гөл кирәк...» Нигә әле бу тавыш колакта чыңлый да чыңлый?
... Кечерәк класста укыганда уйный торган уен иде бу. Кулга-кул тотынышып, егетләр бер якка, кызлар каршы якка басалар да: «Ал кирәк, гөл кирәк, бездән сезгә кем кирәк?» — дип, күмәкләшеп кычкыралар. Каршы як: «Ал кирәк, гөл кирәк, фәлән атлы кыз кирәк», — дип җавап бирә. Кыз каршы якка йөгерергә, көч белән килеп бәрелеп, кулларны аерырга тиеш. Аера алса, үзенә ошаган егетне «әсирлек »кә алып кайта, аера алмаса, үзе «әсирлек»тә кала. Шулай бер якта кеше беткәнче уйнала. Зөһрәнең күз алдына үткәннәр килеп басты...

Бүген уенда Ильяс та бар. Ул сирәк чыга. Куе кара чәчле, кара күзле, үз яшенә караганда буйчанрак, эшкә дә ныклырак ул. Чөнки бәләкәйдән эш эшләп үскән. Әнисе гүр иясе булганнан соң, үги әни алып кайткач, әтисе дә озак та тормады, авырып түшәккә егылды. Шуннан бирле бар булган өй эшләре Ильяс иңнәрендә — әтисе урынына утарга ат карарга да ул йөри, үги әнисенә ияреп килгән ике кызчыкны да караша. Җитмәсә, бозау караучы булып эшләгән үги әнисенә фермага барып ярдәмләшергә дә кирәк. Дөнья йөге вакытыннан алда үсәргә, ныгырга тиеш булган Ильяс җилкәсенә төшә. Уенга чыккан көнне Зөһрәгә аеруча күңелле була. Ильяс Зөһрәне һәрчак яклый, малайлар дорфа кылансалар, аның саллы йодрыгы аларның ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамый. Зөһрәне Ильяс кызгана, какча гына буйлы, оялчан, ләкин бик мөлаем кыз нәнәсендә тәрбияләнә. Әнисе белән әтисе аерылышканнан соң, әнисе Үзбәкстан якларына чыгып югалды, әтисенең икенче гаиләсе бар. Әтисенә Зөһрә бар ни дә, юк ни. «Каты бәгырьле» дип уйлый Ильяс аның турында. Нигә зурлар шулай икән, бергә яшиләр-яшиләр дә йә үләләр, йә аерылышалар. Балалар кала. Балаларга авыр, чөнки алар бу зур дөнья белән күзгә-күз ялгыз калалар. Үзләренең уйлары, кичерешләре, теләкләре, шатлыклары, кайгылары белән япа-ялгыз. Баланың киләчәге, бәхете-бәхетсезлеге дә бит аның әти-әнисенең бердәмлегенә, татулыгына, тигезлегенә бәйләнгән. Ильяс үзенә үзе сүз бирә: «Мин, үсеп җиткәч, Зөһрәгә өйләнәчәкмен, ул бәхетле булачак, аның күзләрендәге бу моңсулык үтәр, гел генә шатланып яшәячәк», — ди ул.
«Ал кирәк, гөл кирәк, Зөһрә атлы кыз кирәк».
Ильяс чыккан көнне башкалар өчен уен бераз кызыгын югалта, чөнки ул гел Зөһрәне генә чакыра. Ильяс белән Зөһрә беренче класстан ук бер парта артында утырдылар. Баштарак ул аның ак атлас тасма белән икегә аерып үргән чәч толымыннан тарткалап елаткан чаклары да булды. Зөһрә дә карап тормады, Әлифба китабы белән Ильясның баш түбәсенә кундыргалады. Үсә төшкәч, дуслашып киттеләр. Зөһрә Ильяска диктант язганда күчертсә, математикадан Ильяс ярдәмләшә иде.
Зөһрә машина идәнендә яткан затлы туфлиләренә күз салды. Туган як чирәме самими садә хисләрне, киләчәккә олы өметләр, ышанычлар баглаган үсмер чакны хәтерләтте. Унынчы сыйныфта әллә ни булды аларга. Бер дә көтмәгәндә, Зөһрә китап-дәфтәрләрен җыйды да икенче партага, иптәш кызы янына күчте. Ильяс та сер бирмәде, портфелен алды да сүзсез- нисез иң арткы партага барып утырды.
Класс өнсез калды. Алар утырган парта уку елы беткәнче буш торды. Кызның ни өчен мондый карарга килүенең сәбәбе дә аңлашылмый иде. Аның Ильясны күрәсе дә килә, шул ук вакытта ул аннан качарга да тырыша. Бу хис аны үзе дә белмәгән, аңламаган, күрмәгән тарафларга дәшә, әйди, чакыра. Ул аңа бик якын да кебек һәм бик ерак та. Ильяс хакында уйлаган чакта Зөһрәнең йөзенә алсулык йөгерә, шул ук вакытта кызга аның янында рәхәт тә. «Ал кирәк, гөл кирәк» дип уйнаган бала чаклар инде артта калды.
Аның күз алдына чыгарылыш кичәсенә әзерләнгән шаулы көннәр хатирәсе килеп басты... Кызлар яңа күлмәк, яңа туфлиләр хәстәрли башладылар. Зөһрәнең нәнәсе, зур агач сандыгын ачып, үлемтеккә дип әзерләгән әйберләре арасыннан зәңгәр җирлеккә ак каурыйлар төшкән тукыма тартып чыгарды. «Менә, кызым, тегеп ки», — диде. Зөһрәнең түбәсе күккә тиде. Әнисеннән калган машинада, журналлардан карый-карый, манекен кызларныкы шикелле күлмәк текте. Биле кысып тора, тездән аскы ягына бөреп-бөреп әберкә куйды, изү тирәсен дә тирән генә уеп шулай итте, җиңенә тукыма җитмәде җитүен, кулбашына кадәр булгач та яраган, дип уйлады ул.
Киеп, көзге каршына килеп басты. Көзгедән зифа буйлы, калку күкрәкле, кара дулкын чәчләре биленә чаклы таралган, кыйгач кашлы, зур зәңгәр күзле, ак йөзле чибәр кыз карап тора иде. «Чәчләрең — әниеңнән, күзләрең — әтиеңнән», — дип кабатлый аның нәнәсе еш кына. Чыннан да шулай иде.
Зөһрә үз-үзеннән канәгать булып калды. Хәзер инде аякларга туфли кирәк иде. Кибеткә кичә генә биек үкчәле, көймә борынлы туфлиләр алып кайтканнар иде. Хакы да бик кыйммәт түгел — 7 сум гына. Кызлар, әти-әниләре белән сайлана-сайлана, киеп карый-карый, шуларны алдылар. Зөһрәләрнең акчасы юк, нәнәсенең дә пенсиясенә чаклы хәтсез генә вакыт бар.
— Әтиеңнән сора, кызым, алып бирсен, кеше балаларын карый бит, аннан гына бөлмәс әле, — диде нәнәсе.
Зөһрә дәшмәде. Аның күңелендә каршылыклы уйлар өермәсе иде. Бик киясе килә туфлине. Яңа күлмәге белән зифа буена ай килешле булыр иде ул. Ильяс алдыннан тып-тып килеп үтеп китсә, күзләре дүрт булыр иде тегенең. Хәер, Ильясның, мескеннең, үзендә дә әтисеннән калган, күп юылудан саргылт төскә кергән күлмәк, иске генә чалбар. Ул аны кайнар үтүк белән газета аша үтүкләп, пычак йөзе кебек үткен стрелка ясый, ныклы гәүдәсенә килешеп кенә тора.
«Сорыйм!» дип, катгый карарга килде кыз, әтием ич ул минем. Икенче минутта инде әтисенең юлда очраганда битараф караш белән үтеп китүе исенә төшеп: «Юк, акчам юк яки мин бит сиңа алимент түлим, шуннан алсын нәнәң», — дип әйтер төсле булды. Чыннан да, алимент килә килүен, ләкин нәрсәгә генә җитә соң ул? Китап- дәфтәргәме, өс киеменәме? Яңа гына акча җыештырып, бурычка да кереп, язгы пальто алдылар. «Бирмәс, — дип икеләнде Зөһрә, — соравым гына калыр». Шулай да, җыенып, кибет ягына юнәлде. Әтисе кибеткә якын гына тора.
«Тагын бер кереп күрим әле», — дип, кыз, туфлине киеп карау нияте белән, кибеткә керде. Кибеттә кеше күп, кемдер нәрсәдер карый, кемдер нәрсәдер ала, кемдер кемгәдер киңәш бирә.
Халык арасыннан читкәрәк каерып, Зөһрә дә прилавкага таба үтте. Прилавка янында әтисе белән хатыны басып тора иде.
Хатыны җылы, матур итеп бизәкләп-бизәкләп бәйләнгән бәйләм күлмәге киеп карый. Тирә-яктагылар үтереп-үтереп мактыйлар: «Килешә үзеңә, ал, Наҗия, ал», — диләр. Тегесе, назлана биреп, иренә елыша: «Кыйммәт бит, Сәлим, алыйм микән, юк микән», — ди ул иркә тавыш белән.
Әтисе дә: «Охшагач, аласың инде, үзеңә бик килешә, мә», — дип, хатынының кулына иллелек акча суза. «Илле сум — күп акча инде ул, җиде пар туфли килер иде», — дип исәпләп ала шунда ук Зөһрә. «Тагын 87 тиен», — ди сатучы. Әтисе хаты нына карый һәм, мут елмаеп: «Акча бетте, анысын үзең түлисең инде, җаный», — ди.
Зөһрә, кысыла-кысыла, урамга чыкты, аның бөркүдәнме, йөрәк әрнүеннәнме битләре ут кебек яна, күзләрендә яшь иде.
«Юк», — диде кыз, ныклы итеп, үлсәм дә, бөлсәм дә, беркемнән дә беркайчан да бернәрсә дә сорамам. Укырмын, эшләрмен, теш-тырнагым белән тырышырмын, ләкин кешегә ялынмам, кеше иркендә булмам», — диде ул, яшьләрен сөртеп.
Чыгарылыш көне җитте. Укучылар мәктәпкә агыла. Зөһрә дә яңа күлмәген киеп куйды, нәнәсе каядыр чыгып китте. Кыз аякларына иске чүәкләрен киде. Алар күлмәк белән берничек тә ярашмый иде. Чүәкләрнең буяулары кырылып беткән, карап торырга ук күңелсез.
Кыз, аларны салып, өстәл янына килеп утырды. Төпсез зәңгәр күзләреннән чык бөртекләре шикелле яшь тәгәрәп итәгенә төште.
Күпме утыргандыр, хәтерләми Зөһрә. Бермәл ишектән аптыраган Ильяс килеп керде.
— Зөһрә, син нигә өйдә, әйдә тизрәк, хәзер концерт башлана, кичәнең тантаналы өлеше бетте, тиз бул, — диде.
— Юк, бармыйм, Ильяс, теләмим, — дип баш чайкады Зөһрә, авыр сулап.
— Ни булды?
— Берни дә.
— Яшермә, әйт, авырыйсыңмы әллә? Алай дисәң, бик матур күлмәк кигәнсең, туфлиләреңне ки дә, йөгердек.
— Ильяс, минем туфлиләрем юк.
— ?.. Ә чүәкләрең?
— Алар тишек.
Кыз чүәкләрен киеп күрсәтте.
Чыннан да алар бик мескен хәлдә иде.
— Синең күлмәгең матур, үзең матур, аягыңа беркем дә карап тормас.
— Юк, мин бармыйм.
Чарасызлыктанмы, өйдә авыр тынлык урнашты.
— Мин дә бармыйм алайса, — диде Ильяс. — Беләсеңме, Зөһрә, әти үлгәннән соң, үги әни дә мине гел «әрәмтамак» дип әрли, мин училище бетерәм дә, күрше Галләм
абыйга ияреп, Себергә акча эшләргә китәм. Әнә Галләм абый кайтканда зур чумаданнар белән баеп кайта, аның үги әнисе хәзер бер дә «әрәмтамак» дими, «улым» дип кенә тора. Мин беренче эш хакыннан ук сиңа дөньядагы иң матур, иң затлы, иң биек үкчәле туфли алып бирермен, яме, — ди.
Ильяс, чыннан да, һөнәрчелек училищесын тәмамлау белән, Себергә юлланды. Китәр алдыннан, инде университетта укыган Зөһрә янына тулай торакка хушла шырга керде.
Зөһрә аны озатырга чыкканда, көзге чалт аяз күктә җемелдәгән йолдызлар, аларга нәрсәдер вәгъдә иткән кебек, күз кысышалар иде.
— Мин вәгъдәмне онытмадым, Зөһрә, көт, җәй кайтканда, сиңа шәп туфли алып кайтырмын, — диде ул, елмаеп.
Хатларында «Трассада эшлим, Себер бик зур, бик ерак һәм салкын» дип яза иде ул. Шул китүеннән Ильяс кайтмады, әкренләп хатлары да тукталды.
Күрше Галләм кайткан арада: «Аны күптән күргәнем юк, ерак участокларда эшли», — дип сөйләде.
Ильясны да, бәхет эзләп киткән күп татар, башкорт балаларын куенына алган кебек, иксез-чиксез, карлы-җилле Себер киңлекләре йотты...
Шофёрының тавышы Зөһрәнең уйларын бүлде:
— Зөһрә Сәлимовна, киңәшмәгә соңга калабыз, Ак йорттагы абзыйлардан да соңга калып йөрү килешмәс, алар вакытында йөргәнне ярата, — диде.
Сүзендә торды Зөһрә. Бар ирешелгән уңышлары, эшләнгән эше, җәмгыятьтәге урыны, дәрәҗәсе — барысы да үзенең тырышлыгы, булдыклылыгы, акылы һәм таланты белән яуланды.
Тик еш кына колак төбендә «Ал кирәк, гөл кирәк, Зөһрә атлы кыз кирәк» дигән тавыш чыңлап китә.
Күп матур киемнәр киде, затлы туфлиләр туздырды ул, ләкин кия алмаган җиде сумлык туфли генә, яшьлегенең ирешалмаган зәңгәр хыялы булып, еш кына төшенә керә.
Төнге күк төсен хәтерләткән, бар уңайлыклары булган япон машинасына утыргач, Зөһрә ялт итеп торган биек үкчәле туфлиләрен киде.
Шофёры гына бу үзаллы, чакматаш кебек ныклы холыклы, егәрле, акыллы, бәйсез, дәрәҗәле, әле чибәрлеген югалтмаган ханымның күзләрендә беренче тапкыр яшь бөртеге күреп аптырап калды...