Төш алдыннан кояш тотыла башлады. Көн караңгылан ганнан-караңгылана. Малайлар кечерәя барган кояшка текәлделәр. Белми дә, бабасының өстәлдә яткан күзлеген эләктереп, ишегалдына чыкты. Күзлекне киеп карады да кире салды. Файдасы юк — барыбер күзләрне чагылдыра.
Бу чакта энесе Үсәр инде кояшны рәхәтләнеп күзәтә иде.
—Нәрсә аша карыйсың син? — диде Белми, энесен күреп.
Тегесе исә, бер дә исе китмичә:
—Яшькелт пыяла таптым... Кирәк булса, сиңа да өлеш чыгара алам, — диде.
Белми бабасының күзлеген койма тактасына элде дә энесе янына ашыкты.
Яшькелт пыяла аша каравы чынлап та бик уңай, рәхәт икән... Кояш инде урак кадәр генә калды. Әмма шуннан ары кечерәймәде... Җир белән кояш арасына туры килгән ай үз җаена тәгәрәде... Урак акрынлап киңәя барды. Яшькелт пыяла аша хәзер инде кояшның яртысы ук күренә. Тамашаның иң кызыклы җирендә генә Белминең бабасы бүлде:
—Белми улым, минем күзлекне алмагансыңдыр бит? Шушында гына куйган идем ләбаса.
—Алган идем, бабакай, — диде Белми, — хәзер китерәм.
Ләкин Белми күзлекне куйган урынында таба алмады. Койма буйларын, андагы песи борчагы үләне төпләрен карап бетерде, ары сугылды, бире сугылды, күзлек юк та юк. Югыйсә койма тирәсендә беркем күренмәде... Кая китәр икән?
Көтеп-көтеп күзлекне китермәгәч, Белминең бабасы үзе болдырга чыкты:
—Күзлекне кертәм, дигән идең бит... Кая югалдын тагын?
Белми башта ни әйтергә белми аптырап калды. Тик бертын сүзсез торганнан соң гына:
—Менә шушында койма башына гына элеп куйган идем, бабакай, — диде.
—Куйган булсаң, пәри урламагандыр лабаса, шундадыр. Юньләп кара, үлән арасына төшмәгәнме?
Белми дә эзли күзлекне, Үсәр дә килеп кушылды. Бабалары белән өчәүләп тә эзләделәр. Тик күзлек юк та юк.
—Бабакай, — диде Белми, ниндидер зур сер әйтергә теләгәндәй, — кояшның тарту көче зур, диләр. Шунда тартылмады микән?
—Тарту көче җитәрлек булса, иң элек синең үзеңне тартып алыр иде ул, улым, — диде бабасы, сукранып, — башың гүпчим буш диюем, күзлекне түгел, иртән ни ашаганыңны да белмисеңдер әле.
Шул вакыт капкада Гыйльми күренде.
—Исәнме, Сәхип бабай, — диде ул, — нәрсә югалттыгыз?
—Менә Белми йөри инде кеше кылмас эш кылып. Күзлегемне алып чыккан да каядыр куйган. Үзе дә таба алмый, без дә...
Гыйльми дә ярдәмгә кушылды. Дүртәүләп күзлек эзлиләр, һаман таба алмыйлар. Шулчак тупыл башында кемдер чүкердәп куйды.
—Чәүкә, — диде Гыйльми, — менә кем урлаган күзлекне.
Чәүкә белән янәшә генә ботакта Сәхип бабайның күзлеге эленеп тора иде.