Әле кояш үзе дә урыныннан яңа гына торып килгәндә, авыл урамнары шау-шуга күмелде. Бәйрәм хөрмәтенә иртүк ачылган кибет ишеге төбендә ыгы-зыгы башланды. Халык конфет, шикәр, бал-май ташыды. Чәчәктәй матур кыз-кыркын, егет-җилән капка төпләренә җыелып җырлап-биеп алды, һәм, ниһаять, кояш Фәхри картларның бакча түрендәге каен очына менеп җиткәч, авыл Чиятауга сабан туена кузгалды.
Иң элек шыгрым тулы йөк машинасы үтте. Аңардан калышмаска тырышып, биш-алты мотоцикл китте, велосипедка атланган ун-унбиш егет иярде. Аннан соң арбадагы чәчәкле юрганнар, ястык-түшәкләр өстенә эре генә утырып, кунаклар үтте. Иң соңыннан ду килеп уйнап-көлеп, гармун кычкыртып яшь буын кузгалды. Дугаларда шөлдерләр чыңлады, яшелле-зәңгәрле тасмалар, чуптарлы сөлгеләр җилфердәде, уйнаклап баручы атларның шлеяларына тезелгән җиз тәңкәләр кояшта ялт-йолт килде.
Зөләйха апа бу халык елгасын капка төбендә озатып калды.
Менә Солтангәрәй малае. Аягына хром итек кигән, ак күлмәгенең чигүле якасын ике якка ачып җибәргән. Зөләйха апаның улы Алмаз белән бергә укыган иде. Әнә, тальянын сыздырып, Гөлҗамалның төпчеге Имай бара. Анысы да Алмаз белән бер палас өстендә тәгәрәп, ипи белән сөт ашап, бергә бозау карап үсте. Бар да матур киенгәннәр, нинди шат, уйнап- көлеп баралар. Араларында Алмаз гына юк...
Инде атлар басу капкасыннан әллә кайчан чыгып беттеләр, чырык-чырык көлү, гармун, җыр тавышлары ызан сыртында ук ишетелә башлады. Урам бушап калды. Әмма Зөләйха апа өенә керергә ашыкмады. Аның йөрәген ачы сагыш чеметеп алды. Әйе, Алмаз юк! Әле хәзер генә урамга сыймыйча күкрәп үткән яшьләр арасында бер урын буш. Аның төн йокыларын калдырып, егерме ел буена җил-яңгыр тидерми багып үстергән Алмазының урыны буш.
Алар өчәү үстеләр: ике кыз, бер егет. Кызлар ата-ана йортына мәңгелеккә килми инде. Канат чыгу белән, буй җитүгә, оясыннан очкан кош балалары кебек, нигезләреннән аерылалар. Зөләйха апаның да ике кызы — Әлфия белән Гөлфиясе шулай булды. Зур өметләр баглап торган Алмазга да солдатка китәргә вакыт җитте. Аны бөтен авыл озатты. Дугасына кызыл әләмнәр уралган пар юрга авылны ике-өч әйләнде дә басу капкасыннан чыгып китте. Зөләйха апа ялгыз башы торып калды. Ләкин ул чакта эч пошарга сәбәп юк иде. Исән булса, әйләнер дә кайтыр, яңадан гөр килеп бергә яшәрбез, килен төшәр, туй итәрбез, мин, оныкларымны ияртеп, сахраларга чыгармын, дип, үзен юата-юата, Зөләйха апа өч ел үткәнен сизми дә калды.
***
Көзге көннәрнең берендә Алмаз кайтып та төште. Тазарган, чибәрләнгән иде ул. Әллә нинди значоклар кадалган яшел гимнастеркасына җилкәләре көч-хәл белән генә сыеп тора иде. Әмма Зөләйха апа үзенең бөркетенә күзе туйганчы карарга да, күрше-колан арасында әз-мәз мактанып, горурланып калырга да өлгермәде. Бер кулына нечкә киндерә, икенчесенә чалгы пычак тоткан Сәфәргали карт сыңар мөгезле кара тәкәне акыртып-бакыртып абзар артына сөйрәп китүгә, Алмаз әйтеп куйды:
— Мин иртәгә Урал якларына чыгып китмәкче булам, әни. Югыйсә берсекөнгә пароход юлы бетә, диләр. Колхозда калмыйм. Монда ямь табып булмас. Сиңа акча җибәрермен, чәй-шикәр салырмын.
Зөләйха апаны аяз көнне яшен суккандай булды. Ул, нидер әйтергә теләп, калтыранган иреннәрен бер ачты, бер япты. Аннан соң май канатын тәлинкә өстенә ташлады да, яулык почмагы белән күзләрен каплап, сәке йөзлегенә утырды...
Шул китүеннән Алмаз авылда күренмәде. Эремчек эретеп, атланмай язып, әзерләнеп көтүләре юкка гына булды. Ике ел бит инде, ике ел! Күргән юк, дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә кара-каршы утырып чәй эчкән юк. Урал ягына китте дә агач кисүче булды. Барган көзне үк өйләнде, ләкин әнисенә шушы гомергә чаклы киленне күрсәтмәде. Узган ел, сабан туена кайтам, дигән иде, отпуск бик аз булды, дип кайтмады. Инде быел кайтабыз дип хат язды, телеграмма сукты — әмма тагын өметне кисте. Зөләйха апа Кызыл яр пристанена ике көн берочтан аларны каршыларга ат җибәрттерде. Алырга дип киткән малай ике баруында да арба тутырып башка кешеләрнең кунакларын, кода-кодачаларын төяп кайтты...
Зөләйха апа такталары каралып беткән, менә авам, менә авам дип торган иске коймаларына сөялеп бик озак торды. Бер якка янтая төшкән өй аңа ике тәрәзәсе белән офтанып, үпкәләп карагандай тоелды. Ул гүя, кайда соң безнең ир-ат, кайда соң минем хуҗа, шушылай япа-ялгыз икебез генә картаябызмыни инде, ди кебек иде. Ә бит авыл яңара, авыл төзелә. Югары очта, арыш басуын кисеп, каен урманына таба яңа урам сузыла. Өйләр, бер-берсеннән көнләшкәндәй, аллы-гөлле буяуларга төренәләр. Өй саен радио сөйләп тора. Ындыр башларына, элекке корымлы кара мунчаларның нигезен җимереп, калай торбалы ак мунчалар салына. Урамнарда, төнне көн кебек балкытып, электр утлары яна.
Авыл яңара, авыл байый. Ир-аты булган, уллары әти-әнисе белән гөрләшеп колхозда эшләгән өйләрнең эченә керсәң, чыгасың килмәс. Бөтенесе төзек, көлеп, балкып тора. Ә аның өе ничек күңелле булсын. Көн буена кайда барып сугылырга белмичә әштер-өштер ялгыз башың йөре. Малай-шалайга күкәй биреп бәрәңге бакчаңны сөрдер. Ялгыз кешегә ни кызыгы, ни яме!..
Зөләйха апа шулай уйланып торганда, күршесе Мәдинә карчыкның, берсеннән-берсе кечкенә алты баш кызын ияртеп, җиләктән кайтып килеше килде. Әбисе, кызларының җиләккә буялып кып-кызыл булган авызларына, кулларына карап, орышып алган булды:
— һи, Аллаһы Тәгаләнең гөнаһсыз бәндәләре, буялыгыз әле менә, буял, әниләрегез кайткач, күрмәгәнегезне күрсәтер.
Аннан соң Зөләйха апага баш какты.
— Нихәл, Зөләйха килен, ни хәлләрең бар? Сырхауламыйсыңмы? Йорт-кура, мал-туар иминме?
— Аллага шөкер, Мәдинә әби, үзең ни хәлләрдә, исән-саумы? Бу курчакларны сиңа калдырдылармыни?
— Ие, шулай шул. Өч улым, өч килен иртүк мәйданга китте. Боларын икешәрләп-икешәрләп миңа тоттырдылар. Шулай итеп ясле булдым әле. һе-һе-һе. Ничек соң, синекеләр тагын кайтмадымы, Ходайның рәхмәте?
Зөләйха апа көрсенеп куйды.
— Юк шул, юк. Тагын бер-бер эш килеп чыкты, ахры, Мәдинә әби.
— һе-е, алай икән. Син инде, Зөләйха килен, ачуланма, үзең дә җебегән икәнсең. Шул бер бөртек малаеңа баш була алмадың. Бар икәнеңне дә белми. Хәзерге көндә егермешәр ел читтә йөргән кешеләр дә авылга кайтып төпләнә. Урман эчендә, тау-таш арасында ни калган аңа! Колхозга ни булган! Менә минем өч улым да, Аллага шөкер, үз янымда. Колхозда эшли дип, берсенең дә куллары өзелеп төшми, Аллага шөкер. Тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Тормышыбыз, Аллага шөкер, гөл кебек. Аллага шөкер!.. Минекеләр шулай колхозның абруен төшереп йөрсә, белер идем мин нишләргә... һе... Сәгате, минуты белән чакырып кайтарырыем. Ата-ана фатихасыннан, туган-үскән илдән, үзебезнең изге туфрагыбыздан да якын ни бар дөньяда!., һе, син үзең җебегән. Аның онытканда бер җибәргән дөге ярмасы белән токмачына алданып ятарга! Ялгыз башыңа ни ямь табып тормак кирәк бу дөньяда!..
Мәдинә карчыкның алдын-артын уйламыйча турыдан бәреп әйтелгән сүзләре Зөләйха апаның болай да тулып, ташырга торган күңелен чайпалдырып җибәрде. Ул көн буена уйланып-моңланып ишегалдында йөрде. Бер эшкә дә кулы йокмады. Соңыннанрак, елап күңелен бушаткач, ныклы карарга килеп, үз-үзенә сүз бирде: кайтарам, бер минут тотмыйм, авылга кайтарам. Кәшфи малаена бүген үк, хәзер үк хат яздырам, аэроплан белән җибәрәм!
Ике елдан бирле башка килми, килсә дә әйтелми йөргән көчле теләк менә бүген, ниһаять, теләк кенә булып калмыйча, катгый карарга әйләнгәч, Зөләйха апа күптән интегеп эзләгән әйберен тапкан кебек иркен сулап куйды, җиңеләеп калды. Ул, ике тәрәзә арасына эленгән бәләкәй көзге каршысына басып, яшьләрен сөртте. Өйалдына чыкты. Күзләре юкагач колгада эленеп торган каклаган казга төшкәч, идән уртасында хәрәкәтсез калып уйланып торды. Ул ике ел рәттән Алмазы кайтуга дип каз каклады. Узган елгысын ахырында посылкага салып җибәрде. Әмма Алмаз алдымы-юкмы — белә алмады. Каз ите җибәргән идем, алып ашадыгызмы, дип, хат аша кат-кат сорашып караса да, сирәк-мирәк кенә килеп торган җавапларда каз хакында ләм-мим бер сүз булмады. Инде менә быелгысы! Монысы да Алмазга насыйп түгел икән. Зөләйха апаның казны бер кояшка элеп, бер өйалдына кертеп мәш килеп борчылып йөрүләре бушка гына булды. Ярый, үзе кайтса, ит табар әле. Акыл үстергән, буй җиткергән, күзле-башлы булган. Аптырамас...
Ачу килгәндә пычагы да үткен була икән. Зөләйха апа казны өч-дүрт чабуда ике яртыга аерып ташлады. Аның бер өлешен юып казан янына китергәч, салмыйча туктап калды.
Аз булмасмы?! Хат язып бетергәч, Кәшфи малаен да сыйлармын. Мәдинә карчыкны да дәшәргә кирәк. Кызларын җыеп керсен... Зөләйха апа, шуларны уйлый-уйлый, казның калган яртысын да казанга салды. Ишегалдыннан каен тузы, йомычка җыеп кереп, казан астын тергезеп җибәрде дә капка төбенә чыкты.
Көн шактый сүрелгән иде инде, һавада анда-санда кечкенә аккошлар кебек болыт кисәкләре кабара башлаган, һәм кыйбла ягыннан искән талгын җил урамга күл исен, яңгыр дымын алып килә иде. Ык ягыннан быт-быт итеп моторлы көймә гөрләве ишетелә. Сабан туеннан кайтучыларны паром белән бу якка чыгарып йөри торгандыр. Әнә, кодаларын ияртеп, Гыймай кайтып та җиткән. Аларның ике якка киереп ачылган зәңгәр кашагалы тәрәзәләреннән гармун моңы, бер ир затының озын көйгә сузып-сузып җырлаганы ишетелә. Менә авыл башында җилкенеп кайтучы мотоцикллар күренде. Тыкрыктан велосипедчылар атылып чыкты. Су буенда атлыларның җыры ишетелде. Авыл җанланды, тагын шау-гөр килә башлады.
Авылдашларының шатлыклы көләч йөзләре, гомуми күңеллелек, шаярып сөйләшүләр, җыр, гармун чыңнары — барысы берьюлы Зөләйха апаның күңеленә шифалы дару булып ятты. Ул, үзен ике ел буена газаплап килгән сагышының ничектер үзеннән-үзе бетә башлавын, йөрәгенең җиңеләя баруын тоеп, елмаеп куйды. Елмаеп куйды да, нык-нык басып, югары очка — Кәшфи малаен чакырырга менеп китте...