СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Убыр-Таз"

Әүвәле булган, ди, өч агай-эне. Боларның икесе акыллы, ди, өченчесе тиле, ди. Убыр-Таз атлы, ди. Убыр-Таз бер эш тә эшли белми, ди. Моңа агалары әйттеләр, ди:
— Убыр-Таз, син, тик торганчы, киеккә тозак кор, — диделәр, ди. Убыр-Таз тозак корды, ди. Корганның икенче көнендә барып караса, эләккән, ди, бер бик зур аю. Убыр-Таз аюны ычкындырып җибәрде дә, ди, өенә кайтып китте, ди. Өйгә кайткач, агалары моннан сорадылар, ди:
— Ни эләккән тозагыңа? — дип.
Убыр-Таз әйтте, ди:
— Попның кара сыеры эләккән, — диде, ди.
Иртәгесен Убыр-Таз тагын барды, ди, тозагын карарга. Бу юлы эләккән, ди, бик олы бүре. Убыр- Таз бүрене ычкындырып җибәрде дә, ди, өенә кайтып китте, ди. Кайткач, агалары:
— Тозагыңа ни эләккән? — дигәч, бу тагын:
— Попның кара танасы эләккән, — диде, ди.
Өченче көнне тагын барды, ди, Убыр-Таз тозагын карарга. Тозагына эләккән, ди, төлке. Бу төлкене ычкындырган да, ди, өенә кайткан, ди. Агалары моннан тагын:
— Ни эләккән? — дип сорадылар, ди.
Убыр-Таз әйтте, ди:
— Попның кызыл бозавы эләккән, — диде, ди.
Дүртенче көнне эләккән, ди, куян. Убыр-Таз барып аны да ычкындырып кайтты, ди. Агалары:
— Ни эләккән? — дигәч:
— Попның ак көчеге эләккән, — диде, ди.
Барган саен поп малы эләккәнгә агаларының ачулары килде, ди.
— Моннан болай барсаң, эләккән нәрсәне өйгә алып кайт, — дип кисәтеп җибәрделәр, ди.
Убыр-Таз өйгә кайткач, агалары сорадылар, ди:
— Ни эләккән тозагыңа? — дип.
Убыр-Таз әйтте, ди:
— Шүрәле эләккән иде, «бик баетырмын» дигәч, җибәрдем, — диде, ди.
Иртәгесен китте, ди, Убыр-Таз кунак булып. Барып җитү белән, Шүрәле моны бик сыйлады, ди. Киткән чагында бер бик олы кап белән мал биреп җибәрде, ди. Убыр-Таз өйгә кайткач, капны киштәгә куйды да, ди, үзе чыгып китте, ди. Ул кайтканчы, җиңгәләре, кап эчендәге бар малын алып, җыеп куйдылар, ди. Иртәгесен егетне тагын җибәрделәр, ди. Убыр-Таз янә барды, ди, Шүрәлегә. Бар булган хәлләрне сөйләп бирде, ди. Шүрәле моңа тагын бер кап бирде, ди.
— Кайтып җиткәнче ачып карама, — дип әйтте, ди.
Убыр-Таз юлда ачып караган иде, ди, үзләреннән-үзләре тукмаклый торган тугыз тукмак сикереп чыкты да, ди, Убыр-Тазны тукмаклый башлады, ди. Убыр-Таз: «Кап, ябыл!» — дип кычкырган иде, ди, тукмаклар капка кереп киттеләр дә, ди, кап ябылды, ди. Өйгә кайтып җиткәч, Убыр-Таз кабын ян сәкегә куйды да, ди, чыгып китте, ди.
Җиңгәләре ачып караганнар икән, тугыз тукмак чыгып, җиңгәләрен тукмакларга ябышты, ди. Бераздан кайтты, ди, Убыр-Таз. Болар Убыр-Тазга әйттеләр, ди:
— Тукмакларыңны тыйсаң, бар малыңны кире бирербез, — диделәр, ди.
Убыр-Таз: «Кап, ябыл!» — дип кычкырды, ди, тукмаклар барысы да кереп беттеләр, ди, кап шап итеп ябылды, ди. Шуннан соң Убыр-Таз агалары белән бергә бик баеп тора башладылар, ди.