Борын-борын заманда данлыклы Аккошлар иле булган. Ул илнең урманнары шаулап, күлләре дулкынланып, кошлары сайрап торган. Биредә, билгеле, аккошлар оя корган. Кешеләр дә тыныч, матур, дус яшәгән, ди.
Аккошлар иленең патшасы да зирәк, акыллы, миһербанлы икән, ди. Халкы да аны шуңа бик тә, бик тә хөрмәт иткән. Патшаның берсенән-берсе чибәр, шаян кыз-уллары булган. Ә бер улының йөзеннән тирә-якка нур сибелгәнгә, аңарга Нур дип исем кушканнар икән, ди.
Нур бик тиз егет булып үсеп тә җиткән. Әти-әнисенең ярдәмчесенә, таянычына әйләнгән.
һәм менә шулай матур гына яшәп ятканда, урман-болыннарны таптап, яндырып, кошларны куркытып, җәнлекләрне аулап, коточкыч Гыйфрит болар җиренә һөҗүм иткән.
Ул бик көчле, бик куркыныч, бик гайрәтле булган. Атлары корычтан, ә сугышчылары - диюләр икән, һәм бу әзмәвергә аларның һәммәсе дә берсүзсез буйсынган. Аккошлар иле халкы куркуга калган. Ир-егетләр бер-бер артлы яуга китә торган. Чират Нурга да җиткән. Өч көн, өч төн баргач, ул тимерче алачыгына юлыккан. Тырыш хуҗа аңа кылыч, сөңге, гөрзи ясап биргән. Нур тимерчегә рәхмәт әйтеп, Йолдыз Кашкасына атланып, юлын дәвам иткән. Җиде көн, җиде төн баргач, куе урманга килеп чыккан. Имән күләгәсенә ял итәргә утыргач, агачның тамырына үзе белән алган суны салып:
- Йөзьяшәр имән! Син бу дөньяда күпне күргән, Гыйфритне җиңү юлын өйрәтмәссең микән, - дип үтенгән.
Сусавы басылуга сөенеп:
- Мәрхәмәтле, кыю егет күренәсең. Өйрәтәм, тыңла! Бик озын юл үтәрсең, ач та булырсың, сусарсың да. Тирә-ягыңа игътибарлы, мәрхәмәтле булсаң, дошманнарыңны җиңәрсең! - дигән аңарга йөзьяшәр агач, киңәшен биреп.
Нур, имәнгә дә рәхмәтен әйтеп, яңадан атына атланган. Күбрәк юл үткән саен, актарылган болын-кырлар, кара күмергә әйләнгән урманнар очрый торган. Егетебез чишмәләрне тазарткан, янган-көйгән җәнлекләргә ярдәм иткән, агачларның кайрылган ботакларын бәйләп куйган. Шулай бара-бара, Гыйфрит янына килеп тә җиткән. Ә теге килбәтсез егетне күреп, шаркылдап көлгән генә. Аның кеткелдәвеннән таулар җимерелгән, елгалар ярларыннан чыккан, дөнья караңгыланган. Көлеп туйгач, ул мыскыллап егеткә эндәшкән:
-Синме ул, минем белән алышырга теләүче? Шушы кылычың белән мине җиңмәкче буласыңмы? Югал күземнән, Аккошлар иле минеке! Андагы кошлар да бары миңа гына җырлаячак! Күрәсеңме зәһәрлегемне, гаярьлегемне!.. Ә синеке кая?
-Минем көчем - илемне яратуымда!
Нурның җавабын ишетеп, Гыйфрит тагын да шаркылдабрак көлергә тотынган.
-Ярату... Нәрсә соң ул? Илеңне яратуың белән ни кыра алырсың икән?
Шулчак Аккошлар иле егете башын горур күтәреп, Гыйфрит янына килеп баскан да күзләрен очкынландырып, аңа текәлгән, һәм:
-Илемне яратуым - йөрәгемдә, һәм ул шул кадәр көчле, әнә кара - сүнмәс ялкын булып ыргыла, - дигән. Чыннан да, шулчакны, гаҗәеп гайрәт, көч иңгән, ди, Нурга, һәм егетебез кылычын алып күз ачып йомганчы Гыйфритнең башын чабып та өзгән, ди. Тегенең, моны күреп торган, корыч айгырлары үзләреннән-үзләре юкка чыкканнар. Диюләре дә, кечкенә кәлтәләргә әйләнеп, күздән югалганнар. Әмма батыр баһадирның үзенең дә көче беткән булган, ди, шул. Ул хәлсезләнеп җиргә ауган.
...Ә бераздан күк йөзе зәп-зәңгәр төскә кергән, кояш үзенең җылы нурлары белән җирне иркәләгән. Шулчак каяндыр ике аккош пәйда булган һәм алар әкрен-әкрен генә егет янына төшкәннәр. Нур үз илендәге аккошларны танып алган, соңгы көчен җыеп:
-Дусларым... Мин бәхетле... Аккошлар иле яшәячәк... Әти- әниемә сәлам җиткерегез... Дошман явы җиңелде. Сау булыгыз... - дип кенә әйтә алган.
Бу сүзләре егетнең туган ягы белән соңгы хушлашуы булган. Аккошлар шуннан үз илләренә юл тотканнар. Туган туфрагына Нурның рухын алып кайтканнар.
Аккошлар иле әле хәзер дә бар икән, ди. һәм батыр егет турында берсеннән-берсе матур бәяннәр бүген дә җырларга, бәетләргә салынып, халык күңелендә яши, ди!