СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гәрәй Рәхим “Чәчәк сатучы малай”

Кешеләр чәчәкләргә карап сокланалар, хуш исләрен исниләр, аларны түшләренә кадап йөриләр. Ә менә Әмир өчен чәчәкләр бары тик газап кына китерә. Юк, яратмый Әмир чәчәкләрне. Шулар аркасында бит инде ул, иртүк торып, әбисе белән Казанга чабарга тиеш. Әбисе чәчәк сатарга мәҗбүр итмәсә, борылып та карамас иде ул аларга. Дөрес, бу - чарасызлыктан уйлап табылган әйбер. Шул рәвешле акча эшләмәсәң, аларның ашарга да, киенергә дә мөмкинлекләре булмаячак. Монысын аңлый Әмир. Шулай да йокысы туймый уянганда, чәчәкләрне күралмас дәрәҗәгә җитә.
Үзенең кыска гына гомерендә күпме чәчәк сатты ул! Ландышын да, дегет чәчәген дә, күке башын, саранасын, тагын әллә нинди төрле чәчәкләрне. Һәр яз саен диярлек әрәмәдә чәчәк атып утырган шомыртларны, урман буендагы шәмәхә сиреньнәрне дә шактый сындырдылар алар әбисе белән. Казан урамнарында еш кына полиция хезмәткәрләреннән качып йөрергә дә туры килә иде. Чәчәкләрне күп кеше бик теләп алса да, кайбер кырыс йөзле абыйлар һәм апалар, ап-ак шомырт ботакларын күргәч, Әмирләрне табигать корткычлары дип ачуланалар.
Малай боларның барысына күптән күнеккән, һич игътибар итми. Аңа шулай тиеш кебек тоела, шуңа күрә аның намусы тыныч иде. Әнә бит башка чәчәк сатучылар да тыныч кына йөри. Шомырт ботаклары өчен кырыс йөзле кешеләр аларны да ачулана.
Ә менә кичәге хәл Әмирне шактый уйланырга мәҗбүр итте. Ул чәчәкләрне дә, үзен дә, әбисен бөтенләй күралмас дәрәҗәгә җитте. Болай карап торуга әллә ни дә булмады кебек югыйсә.
Алар таныш урам почмагында шомырт чәчәкләреннән ясалган бәйләмнәр сатып торалар иде. Кыска толымнарын тырпайтып, әллә каян гына сипкелле бер кыз килеп чыкты да, кулындагы конфет әтәчен суыра-суыра, чәчәк бәйләмнәрен карый башлады. Ул зур букетлар ясаганда артып калган вак-төяк чәчәкләрдән тезелгән иң ямьсез бәйләмне алды да, борынын җыерып:
- Бу бәйләм ничә сум тора? - дип сорады.
Әмир, оста сатучылар төсле елмаеп:
- Рәхим итегез, ун сум, - диде.
Кызчык бәйләмне кире кәрзингә куйды да иң матур букетка үрелде.
- Ә монысы?
- Монысы утыз сум.
- Ни өчен?
Бу сораудан Әмир бер мизгелгә аптыра- калды.
Ләкин аны мондый кыяфәттә озак күрә алмассың, ул сату-алу, сәүдә эшләрен биш бармагы кебек белә. Бигрәк тә чәчәкләр өлкәсендә.
- Ни өчен булсын, чөнки монысы матуррак, - диде Әмир.
Кызчык җитдиләнеп калган күзләрен кәрзиндәге чәчәкләргә текәп торды да, Әмиргә якын ук килеп:
- Абый, ә ни өчен чәчәкләр матуррак булган саен кыйммәтрәк була? Уенчыклар да, күлмәкләр дә шу ай... Ә мин бит чәчәкләрне матуррак булган саен ныграк яратам. Алайса, чәчәкләр кешеләр ныграк яраткан саен кыйммәтләнә баралармы? - дип пышылдады.
Әмирнең җорлыгы бер секундта әллә кая китте дә бетте. Ул тәмам аптырады. Чыннан да, ни өчен соң әле әйберләр матуррак булган саен кыйммәтләнә баралар? Ә бит Әмирнең уйлавынча, киресенчә, әйберләр матуррак булган саен, бәяләре арзанрак булырга тиеш. Кешеләр бит матурлыкны яраталар.
Малай, шушы уйларыннан айный алмыйча, ык-мык килде, ләкин кызчыкка юньле-башлы җавап бирә алмады.
* *
Әмир бүген, көндәгедәй иртәрәк уянып, ятагыннан тормыйча гына, шушы «фәлсәфә» турында уйланып ята иде. Сипкелле кызчыкның сүзләре аңа төн буе йокы бирмәде. Төшенә дә, сораулы күзләрен текәп, шул кызчык керде. Юк, Әмир моннан соң беркайчан да чәчәк сатарга бармаячак, матурлыкны акчага сатасы килми аның.
Шулчак күрше бүлмәдән әбисенең карлыккан тавышы ишетелде:
- Әмир, балакаем, тор тизрәк. Чәчәкләр шиңеп беткәнче сатып кайтыйк.
Тик әби, чәй кайнатып, түр бүлмәгә кергәндә инде, Әмирдән җилләр искән иде. Әби, ачык тәрәзәне яба-яба: «Нишли башлады бу малай, тәрәзәдән чыгып качкан бит», - дип сукранып алды да, зур кәрзинен күтәреп, станциягә берүзе китеп барды.
* * *
Әмир урманда озак йөрде. Мондагы бөтен алан, бөтен тугай таныш иде аңа. Кайсы аланда нинди чәчәк, нинди агач үскәненә кадәр белә Әмир. Ләкин бүген ул чәчәкләргә дә, агачларга да игътибар итмәде. Күз алдыннан кыска толымлы кызчык, шәһәр урамнарында кача-поса шомырт ботаклары сатып йөрүчеләр һәм аларны: «Шулкадәр кыйбат сорамасалар, тәмам тиреңне тунарлар болар!» - дип әрләүче шәһәр кешеләре китмәде. Әмирнең моннан соң үзенең беркайчан да чәчәк сатмаска карар кылуын сипкелле кызчыкка да белдерәсе килде. Ул гына да түгел, шушы аланнардан бик күп, бик күп бәйләмнәр җыеп, Казан урамнарындагы кешеләргә бушка чәчәк өләшеп йөрисе килде аның.
Әмир чуалчык уйларыннан кинәт кенә айнып киткәндәй булды һәм, урман ешлыгына кереп, ашыга-ашыга, зәңгәрле-шәмәхәле күкебаш чәчәкләре җыя башлады. Аңа тизрәк, иң матур чәчәкләрдән букет ясап, шәһәргә барырга һәм сипкелле кызны очратырга кирәк иде.
Әмир Казанга килеп җиткәндә инде, төш вакыты якынлашкан иде. Ул кичәге таныш урам почмагына ашыкты. Шәһәр кешеләре аның кулындагы төрле яфраклардан һәм күкебаш чәчәкләреннән ясалган зур бәйләмгә сокланып карап калдылар.
«Эх, нигә тизрәк килми икән», - дип уйлады Әмир, урам почмагында шактый вакыт басып торгач. Инде әллә ничә кеше, килеп, Әмирдән букет сорады. Утыз, кырык, кайберләре хәтта илле сум тәкъдим иттеләр. Ләкин Әмир аларны:
- Сатарга түгел бу, - дип борып җибәрә торды.
Кояш баер вакыт җитте. Эштән кайткан шәһәр кешеләре, бәйрәм киемнәрен киеп, урамнарга чыктылар. Әмирнең бәйләмендәге чәчәкләр шиңә башлады. Ләкин сипкелле кыз һаман күренмәде. Тагын ярты сәгать кенә, егерме минут кына торам да китәм ди-ди, Әмир әллә никадәр басып торды. Олы яшьтәге кешеләр өйләренә кереп киттеләр. Урамда култыклашып йөрүче кызлар, егетләр генә калды. Менә бер кыз белән егет, Әмир янына килеп, букетның бәясен сорадылар. Әмир сатмаячагын әйткәч, чәчәкләргә озак кына сокланып карап тордылар һәм бер генә чәчәк булса да бирүен үтенделәр. Әмир букет читеннән ике күкебаш алып бирде. Чәчәкләрнең берсен егет түш кесәсенә, ә икенчесен кыз чәчләренә кадады. Рәхмәт әйтә-әйтә китеп бардылар алар. Озакламый икенче пар килеп, ике чәчәк алып китте. Өченче пар... Дүртенче пар... Бу хәл Әмирнең кәефен күтәреп җибәрде. Соңгы ике чәчәкне биргәндә инде, аның күңелендә кешеләргә карата игелекле эш башкарганнан соң була торган ниндидер горурлану хисләре барлыкка килгән иде.
Сипкелле кызның килмәве Әмиргә һич тә тынгылык бирмәде. Шуңа күрә ул иртәгә дә зур букет җыярга һәм, монда килеп, аны көтәргә булды. Әмир инде кайчан да булса барыбер кызчыкны очратачагына, аның белән икәүләшеп урманнан бик күп чәчәкләр җыячагына һәм шәһәрнең олы урамында кешеләргә чәчәк өләшеп йөреячәкләренә күңеле белән ышана иде.
Шәһәрдә утлар кабынды. Әмир, чәчәкләрен таратып бетергәч, урамда тагын бераз басып торды да, поездга соңга калмас өчен, станциягә таба атлады. Шәһәрнең олы урамына, әчкелтем төтен һәм машина мае исләре арасыннан аз гына сизелерлек булып, күкебаш чәчәге исе таралган. Каршыга түш кесәләренә һәм чәчләренә зәңгәрсу-шәмәхә төстәге күкебаш чәчәге кадаган парлар очрый. Кайберләре Әмирне таныйлар булса кирәк - елмаеп узалар...
Ә Әмирнең әле, авылга кайтып, чәчәкләр һәм кешеләр турында әбисе белән сөйләшәсе бар.